7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку 'Кием' (6 класс)

Урок по татарскому языку 'Кием' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Үткән заман сыйфат фигыль. ""Милли киемнәр" кибете" тексты

6нчы эксперименталь сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

(Дәреслек авторы Нигъмәтуллина Р.Р. )


Максат: 1) киемнәр темасына бәйле сүзләрне кабатлау, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру өстендә эшләү, үткән заман сыйфат фигыльне аңлап куллануга ирешү ;

2) бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү;

3) татар халкының милли киемнәренә соклану һәм ихтирам хисләре уяту.

Җиһазлау: дәреслек ("Татарча да яхшы бел", 6 эксперименталь сыйныф өчен: 2 кисәктә. 1кисәк / Ф.С.Фәизова. - Казан: Мәгариф, 2006), магнитафон, диск, компьютер, татар милли киемнәре рәсемнәре, эш дәфтәре.

Дәрес тибы: катнаш


Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Сыйныфта кем дежур? Бүген ничәнче декабрь? Атнаның кайсы көне? Декабрьнең / атнаның / кышның ничәнче көне? Декабрьнең / атнаның / кышның башымы, әллә уртасымы? Бүген көн нинди? (көтелгән җаваплар: салкын, болытлы, карлы, яңгырсыз, томанлы, җилле, буранлы һ.б.)


II. Актуальләштерү. Үткән дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту өчен сораулар:

1. - Укучылар, без сезнең белән үткән дәресебезне мәкаль белән тәмамладык. Әйдәгез, аны искә төшереп китик. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтегез: "Киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар".

- Хәзер үткән материалны ныгыту өчен сөйләшеп алыйк.

2. - Сез нинди баш киемнәрен беләсез? (башлык, бүрек, эшләпә, яулык һ.б.)

- Нинди өс киемнәрен беләсез? (күлмәк, кофта, итәк, чалбар, сарафан, джинсы, футболка һ.б.)

- Нинди аяк киемнәрен беләсез? (туфли, ботинка, итек, кроссовка, оекбаш һ.б.)

3. - ..., спроси у ..., какие одежды одевают зимой?

- ..., спроси у ..., какие одежды одевают летом?

4. - Син ничәнче үлчәм туфли / күлмәк / итәк / чалбар киясең?

- ... , ... ничәнче үлчәм туфли / күлмәк / итәк / чалбар кия?

5. - Театрга барганда нинди кием киясең?

- Спорт белән шөгыльләнгәндә нинди кием киясең?

- Бакчада эшләгәндә нинди кием киясең?

- Мәктәпкә барганда нинди кием киясең?

(көтелгән җаваплар: зәвыклы, модалы, матур, гади, пөхтә, чиста, уңайлы һ.б.)


III. Төп өлеш.

1. - Бүгенге дәреснең темасы: Үткән заман сыйфат фигыль. ""Милли киемнәр" кибете" тексты. Дәрестә киемнәр темасына бәйле үткән сүзләрне кабатларбыз, татар халкының милли киемнәре белән танышырбыз, үткән заман сыйфат фигыльне сөйләмдә активлаштырырбыз, "Милли киемнәр" кибетенә сәяхәт итәрбез, Резеда Вәлиеваның "Энҗе калфак" шигырен укырбыз, "Кәләпүшем - калфагым" җырын җырларга өйрәнербез.

2. 1нче күнегү, 88 бит (трэк 37). Тыңлагыз, диктор артыннан кабатлагыз, [к] һәм [къ] авазларын дөрес әйтегез (күлмәк, кәләпүш, читек, камзул, казаки, кафтан, яулык, калфак, башмак)

3. Укучыларны яңа лексика белән таныштыру, алар өстендә эш алып бару.

- Әйдәгез, яңа сүзләр белән танышыйк.

Калфак - калфак

Түбәтәй - тюбетейка

Ефәк шәл - шёлковая шаль

Күлмәк - платье

Камзул - камзол

Алъяпкыч - фартук

Башмак - башмак

Читек - ичиги

  • Мин татарча әйтәм, ә сез минем арттан кабатлагыз һәм тәрҗемәсен әйтегез;

  • Минем артымнан кабатлагыз (аерым укучылар укытучы артыннан татар сүзләрен кабатлыйлар);

  • Мин татарча әйтәм, ә сез русчасын гына әйтегез;

  • Мин русча әйтәм, ә сез татарчасын гына әйтегез;

  • тактада эленгән рәсемнәргә күрсәтәм, ә укучылар аларны татарча әйтәләр.

4. Үткән дәресләрдә өйрәнгән үткән заман сыйфат фигыльне кабатлап китү (слайдта кагыйдә бирелә)

а) - Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә? - Причастие что обозначает? (причастие обозначает признак предмета по действию - предметның билгесен белдерә торган фигыль). Ул ничә заманда килә? Фигыльдән нәрсәсе белән аерылып тора? Үткән заман сыйфат фигыльнең нинди кушымчаларын беләсез?

б) - сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез: чигелгән калфак, теккән алъяпкыч, бүләккә биргән түбәтәй, кызлар кигән күлмәк, ефәк шәл бәйләгән апа, камзул кигән егет, сатып алган башмак, читек киеп биегән бала.

5. 88 нче биттәге 3 нче күнегүне аңлар өчен бирелгән лексика белән танышу.

Энҗе - жемчуг, жемчужный

Милли - национальный

Сәйлән - бисер

Чигәргә - вышивать

Сәхнә - сцена

Чыгыш ясарга - выступать

- Бу сүзләр белән сүзезмәләр әйтү, укучылар тәрҗемә итәләр: жемчужный калфак, милли күлмәк, вышивать бисером, сәхнәдә чыгыш ясарга.

6. 5 нче күнегү, 89 нчы бит. Татарча-русча парлап әйтегез.

- Һәр сүзтезмәгә туры килгән милли кием, бәйрәм, көрәш, бизәк рәсемнәрен слайдта күрсәтегез. Милли кием / милли бәйрәм / милли көрәш/ милли бизәк рәсемнәре слайдта уңнан / сулдан ничәнче?


7. Слайдта схеманы күрсәтү, өйрәнгән сүзләр белән үткән заман сыйфат фигыльне ныгыту.

8. 3 нче күнегү, 88 нче бит.

- Хәзер без сезнең белән ""Милли киемнәр" кибетендә" тексты белән танышырбыз. Текстны укыгач, түбәндәге сорауга җавап бирерсез: Сания апа киемнәр кибетеннән нәрсәләр сатып алган?

Казанда Кремль урамында "Милли киемнәр" кибете бар. Ниләр генә юк анда: күлмәкләр, камзуллар, сәйлән белән чигелгән калфаклар, ефәк яулыклар, милли бизәк төшкән түбәтәйләр, чигүле читекләр һәм чүәкләр...

Сания апа бүген шул кибеткә барды. Анда ул үзенә ошаган җәйге күлмәк сатып алды. Сәйлән белән чигелгән калфакны да бик ошатты. Аны оныгына бүләккә алды, чөнки оныгы Гүзәл гел сәхнәдә концертларда чыгыш ясый, татарча җырлар җырлый.

- сәнгатьле уку;

- сорауга җавап алу.

9. 4 нче күнегү, 88 нче бит. Тиешле сүзләрне, тексттан табып, күп нокталар урынына куеп укыгыз. Русча әйтегез.

Милли ... . Ефәк ... . Милли бизәк төшкән ... . Сәйлән белән чигелгән ... . Чигүле ...

10. Тексттан үткән заман сыйфат фигыльләр кергән сүзтезмәләрне табып укыгыз, русчага тәрҗемә итегез.

11. Текст буенча сорауларга җавап бирегез.

  1. Казанда "Милли киемнәр" кибете кайда урнашкан?

  2. "Милли киемнәр" кибетендә нәрсәләр сатыла?

  3. Сания апа кая барган?

  4. Ул үзенә (себе) нәрсә сатып алган?

  5. Оныгына бүләккә нәрсә алган?

  6. Гүзәл аны кайда кияр?

12. Слайдта чыккан сорауларга таянып, 3-4 укучы эчтәлеген сөйләп карый.

13. 7 нче күнегү, 89 нчы бит (трэк 38) - Резеда Вәлиеваның "Энҗе калфак" шигырен тыңлагыз. Ә шигырьдә дәү әни оныгына нинди калфак бүләк иткән? (өстәмә сорау бирү)

- Калфак кызга килешәме?

- Бу калфакны киеп, кыз кайда чыгыш ясый?

14. (трэк 39) Резеда Вәлиеваның "Кәләпүшем - калфагым" җырын тыңлау, һәм җырлап карау (кызлар, малайлар өлешләргә бүлеп җырлыйлар).


IV. Өй эше.

  1. яңа лексиканы кабатларга;

  2. "Энҗе калфак" шигырен сәнгатьле укырга;

  3. дәфтәрдә 76 биттәге 2-3, 6 нчы күнегүләрне язмача эшләргә.


V. Йомгаклау. Билгеләр кую.


"Иң яхшы татар теле дәресе" I - Бөтенроссия конкурсына

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе



Үткән заман сыйфат фигыль. ""Милли киемнәр" кибете" тексты



Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ихсанова Гөлнара Фәрит кызының

дәрес эшкәртмәсе



Бөгелмә

8 апрель, 2012нче ел.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал