7


  • Учителю
  • Г. Тукайның ' Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш 'поэмасы буенча йомгак дәрес

Г. Тукайның ' Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш 'поэмасы буенча йомгак дәрес

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Г. Тукайның " Печән базары,яхуд Яңа Кисекбаш " поэмасы буенча йомгак дәрес

Класс:7

Дәрес: әдәбият

Максат: 1) поэма буенча алынган белемнәрне йомгаклау;

2) әсәр өстендә эшләргә өйрәнүне дәвам итү;

3) әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау:интерактив такта,дәреслекләр.

Дәрес этаплары

Уку эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Уку һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик биремнәре

Оештыру өлеше.

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Дәрескә хәзерләнү.

Укучыларны эшкә хәзерләү


"Үз белемеңне тикшер" дигән карточкалар тарату. Һәркем үзенә билге куеп барырга тиеш.


Актуальләштерү.

Максат:Яңа тема өйрәнүгә хәзерлек.




Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәллили белү.




Сораулар:

  • Үткән дәресләрдә без нинди әсәр белән таныштык?

  • Аны кем язган?


Г.Тукай язуын әйтәләр.




Яңа материал өстендә эш.

Уку мәсьәләсен кую ситуациясе

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.



Дәреслектә бирелгән мәгълүмат белән эш итү.



Фикер алышуда катнашу.



Проблемалы сорауларны дәлилли белү.



Фронталь эш оештыру.



Проблемалы сорау кую

Дәреслектән табып уку.

- Г.Тукайның "Кисекбаш"

поэмасының язылу тарихы турында ниләр беләсез?(13-14 гасырларда Идел буенда "Кисекбаш китабы" дигән әсәр булган. Анда Дию пәрие бер кешенең башын гына калдырып гәүдәсен ашый, улын ашап,хатынын урлап алып китә. Ә башсыз калган кеше Пәйгамбәргә килә. Аннан ярдәм сорый. Пәйгамбәр Батыр сугышчы Галине Кисекбашның хатынын коткарырга җибәрә. Гали Диюне җиңеп, хатынны алып кайта. Шуннан соң теге кеше Аллаһы Тәгаләгә,Мөхәммәт пәйгабәргә , дингә тугрылыклы була.)



- Ни өчен бу поэма Яңа Кисекбаш дип атала?

( искесендә дин хөрмәт уяту максат була, яңасында кайбер дин әһелләреннән көлә).

-Бу поэмады вакыйгалар кайда бара?(Печән базарында)

  • Печән базары белән Тукайның тормышы ничек бәйләнгән?

(асрарга бала бирәм ...)

Бу поэмада Тукай кемнәрне сурәтли?

  • Көфер почмагының кешеләрен сез ничек күз алдына китерәсез?(Икейөзле, гайбәтче ,узып баручылардан көлеп калучы кешеләр)

  • Печән базары халкы нинди гаҗәеп хәл белән очраша?

-Тормышта мондый хәл була аламы?

Бу нинди алым?



  • Кем ул Кисекбаш?

  • Тирә- яктагы кешеләр аны ничек тасвирлый?

- Ни өчен печән базары кешеләре аны "изге баш" диләр?



  • Кисекбашка нинди сыйфатлар хас?



  • Кисекбашның нинди кайгысы бар?

  • Дию ничек сурәтләнә поэмада? Кем ул?

-Дию патшалыгы ничек сурәтләнә? Ул кайда урнашкан?



  • Кисекбашның хатынын Диюдән кем коткара?

-Карәхмәт кем ул? (Никитин циркындагы баһадир).

- Карәхмәт халыкка үзен ничек күрсәтергә тели ?

- Ул теләгенә ирешә аламы?

- Ни өчен күтәрә алмый?

- Ә соңыннан күтәрә ала ни өчен ?

- Башны яшҗ егет кыяфәтенә кем кертә?

- Әсәрдә Камчылы ишанның роле нинди?( камчы белән акылга китерә)



-Ничек уйлыйсыз, Кисекбаш кебек кешеләр бармы тормышта ?

- Әсәр сезгә ошадымы?.

- Укучыларга тәэсир көче нык булсын өчен Тукай нинди нинди әкияти алымнар кулланган?



  • Фантастик элементларны табыгыз.



-Гипербола нәрсә ул?



  • Поэмада гипербола алымы кайсы урыннарда кулланыла?



  • Чагыштыруларны табу.Бер предметны икенче предметка охшатып чагыштыру.



-Эпитетларны табу.(Предметның,күренешнең сыйфатын,билгесен белдерәләр)



  • Сынландыру ларны табу(җансыз әйберләрне җанландыру)

Димәк, шушы сурәтләү чараларын куллану безгә тәэсир көчен рттырды.



Хәзер поэмадагы вакыйгаланы чын тормышка китереп бәйли торган якларны билгелик.

1. Печән базары -Казанда хәзер Киров урамында.

2.Көфер почмагы- Казандагы Печән базарындагы мәчет чаты шунда Никитин циркы булган.

3.Камчылы ишан- Яңа Бистә ишаны (хәзрәт)

4. Карәхмәт- Никитин өиркында көрәшче.

5. Садри , ак эмигрант,андый кеше булган.

Дию урынында Гайнан Вәисев- зур дин башлыгы булган.

Укучылар, Г.Тукай бу поэмада нәрсә күрсәтергә теләгән?

Укучылар бу поэма ни өчен сатирик дип атала?

Г.Камал истәлекләреннән өзек....

Г. Тукай тууына 2016 елда ничә ел була?(2016-1886=130),үлүенә(2016-1913=103)



Мин нәрсәгә өйрәндем:

белдем:

исемдә калды.

Язылу тарихын сөйлиләр.



Поэмада барган вакыйгалар белән Тукай тормышын бәйләү.

Көфер почмагы кешеләрен.



Дәреслектән табып уку.

"...Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә..."

-Фантастик алым.



Кисекбаш үзе турында үзе сөйли(шул юлларны табып уку)

" Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз...

Һәр җәдит -кяфер-егерме склад"

... Хазирун:"Аһ,нинди изге баш!"-диләр.



  • Икейөзлелек,бозыклык,караклык кебек тискәре сыйфатлар.

  • Дию хатынын , баласын урлаган .Үзенең гәүдәсен кабып йотка, башы гына калган.



Табып уку.

Биниһая зур башы-гөмбәз кадәр....



Табып уку.

...Бер сарай алдындадыр күрде үзен....



-Карәхмәт.



Табып уку.



...Эстәде Башны күтәреп бакмага....



-Юк

...Чөнки мең пот тәгассыб бу мидә...

Баш начар эшләреннән тәүбә иткән...

  • Камчылы ишан.

  • Әйе.

  • ... Сез беләмсез: ул Кисекбаш әл дә бар;...

Фантастик элементлар.



( Кисекбаш , Дию, су астындагы тормыш,Камчылы ишан...,Карәхмәт күл төбенә төшә)

...Биниһая зур башы,гөмбәз кадәр....

Күп татарларны имгән...........

Арттыру.16 тонна кирелек....

Бауның алты мең колачлык буе бар..



Вагон -җилдәй бара.

Күтәреп башны арслан сыман

Бик каты күк күкрәгән төсле була.



...һәм акайган ,кот очарлык күзләре

Куркынычлы күзләре уттай яна...

Салынып төшкән килешсез мыегы...



--Аглый кибеттән кәләпүшләр чыгып...

Печән базарындагы Көфер почмагы кешеләре файдасыз эшләр белән шөгыльләнгәннәр.,надан булганнар.

-Аларны файдалы,кызыклы тормыш белән яшәргә өнди.

- Чөнки шул вакыттагы начар кешеләрдән көлә.



Билге кую.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал