7


  • Учителю
  • Разработка урока по теме Ак чәчәкләр Г.Әпсәләмов

Разработка урока по теме Ак чәчәкләр Г.Әпсәләмов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Габдраһман Әпсәламовның"Ак чәчәкләр" әсәре буенча татар теленнән

дәрес коспекты

1 нче дәрес

Дәреснең темасы.Г.Әпсәләмовның"Ак чәчәкләр"әсәреннән өзек.Яңа лексика белән танышу.

Дәреснең тибы.Лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Дәреснекң максаты.

1.Укучыларны яңа лексика белән таныштыру.

(белгеч,остаз,дәүләт,авыру,йөрәк,шәкерт,дәвалаучы,кыз,урындык, фәнни)

2.Сүзләрне дөрес язу,әйтү һәм сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3.Төрле һөнәр ияләренең хезмәтенә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау.Яңа лексика язылган плакатлар,карточкалар,рәсемнәр.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше

1)исәнләшү -Исәнмесез,хәерле көн укучылар!

2)уңай психологик халәт тудыру Кәефләрегез яхшымы?Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын,шатлык-куанычлар гына алып килсен.Шундый яхшы теләкләр белән татар теле дәресен башлыйбыз.

II. Фонетик зарядка.

-Укучылар.без бүген сезнең белән фонетик күнегү ясап алырбыз .Бүген[w];авазын кабатлыйбыз.

Прослушайте и укажите слова с согласным [w];савыт,тавык,вакыт,велосипед;

Прослушайте и укажите слова с согласным [w] в предложениях:1.Бу тирән савыт.2.Чуар тавык үлән ашый.3.Вакыт бик соң инде.4.Вәли велосипедта йөри.

III.Тел күнегүләре.

-Света, сделай комплемент Даше.

-Даша,синең бантигың бик матур!

-Саша ,спроси Вани какой сегодня день недели.

-Ваня,бүген атнаның нинди көне?

-Юля,пожелай одноклассникам успехов.

-Уңышлар сезгә сыйныфташларым!



IV.Өй эшен тикшерү.

-Укучылар,сезгә өй эшенә"Нинди һөнәр сайларга?" дигән темага кечкенә күләмле инша язып килергә бирелгән иде.Дәфтәрләрегезне җыеп бирегез.Мин тикшерермен.Икенче дәрескә билгеләрен әйтермен.

V.Яңа теманы аңлату.

Уытучы:Бүген без сезнең белән яңа сүзләр өйрәнәчәкбез.Бу сүзләр киләсе дәресктә яңа текст өйрәнгәндә кирәк булачак.Укучылар тактага карагыз әле,анда яңа сүзләр бирелгән,Әйдәгез шул сүзләрне укыйк.

Сүзлек эше

Белгеч [белгэч]-специалист

Остаз -[ остаз]-наставник

Дәүләт [дәүләт]-государство

Авыру [аwыру] -больной

Йөрәк [йөрәк] -сердце

Шәкерт-[шәкерт]- ученик

Дәвалаучы[дәwалаучы]-лечащий

Кыз[кыз]-девочка

Урындык[урындык] -стул

Фәнни[фәнни]- научный



</ Сүзләргә презентация ясау.

Белгеч(контекст алына )

Укытучы:-Укучылар әйдәгез беренче җөмләне тәрҗемә итик әле.

Укучы:Профессор Әбүзар Таһиров является ведущим специалистом коордиологии города Казани.

Укытучы:-Димәк, белгеч специалист дип тәрҗемә ителә.

-Әйдәгез , белгеч сүзе белән сүзтезмәләр төзик.

Укучы:Зур белгеч,танылган белгеч,акыллы белгеч.

Укытучы: Бусүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карыйк.

Укучы:Әбүзәр Таһиров зур белгеч. Ул йөрәк авырулары буенча зур белгеч.



Кыз(рәсем күрсәтелә)



Разработка урока по теме Ак чәчәкләр Г.Әпсәләмов

Укытучы:Рәсемдә кем сурәтләнгән?

Укучылар:Кыз

Укытучы:Кыз сүзе русчага ничек тәрҗемә ителә?

Укучылар:Девочка.

Укытучы :Кыз сүзе белән җөмләләр төзибез

Укучылар:Бу кыз бик матур.Минем дус кызым бар.





Йөрәк(рәсем күрсәтелә)

Разработка урока по теме Ак чәчәкләр Г.Әпсәләмов

Укытучы:Бөтен кешенең дә йөрәге бар.Бу җөмләне тәрҗемә итегез әле.

Укучылар:У всех людей есть серце.

Укытучы:Димәк,сердце йөрәк дип тәрҗемә ителә.(Йөрәк сүзе белән сүзтезмәләр төзик әле)

Укучылар:Авыру йөрәк,салкын йөрәк,олы йөрәк

Укытучы: Ә хәзер җөмләләр төзик

Укучылар:Минем йөрәгем авырта,Ул олы йөрәкле кеше.



Шәкерт(укучы) Уен формасында.(такта янына ике укучы чакырып чыгарыла)



Укытучы: Син укучымы?

Укучы: Әйе мин укучы.

Укытучы: Ә,син укучымы?

Укучы: Әйе мин дә укучы.

Укытучы:Ә укучыга иенче төрле ничек итеп эндәшәләр?

Укучылар:Шәкерт

Укытучы:Димәк,укучы һәм шәкерт сүзе синонимнар була.Әйдәгез әле шәкерт һәм укучы сүзләре белән сүзтезмәләр төзибез.

Укучылар:Тырыш укучы,сәләтле укучы,белемле шәкертләр.

Укытучы: Инде бу сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп карыйк.

Укучылар:Мин бик акыллы һәм тырыш укучы.Минем абыем татар гимназиясендә укый,аңа шәкерт диләр.Уку йортларын меңләгән шәкерт тәмамлый.

Дәүләт(аудиоязма тыңлана ) Разработка урока по теме Ак чәчәкләр Г.Әпсәләмов

-Лена,Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында сөйлә әле.

-Бик рәхәтләнеп Саша.Татарстан Республикасының үз символлпры бар.Бу флаг,герб һәм гимн.Мин Дәүләт символлары турында тулырак та сөйли алам.

-Рәхмәт Лена.

Укытучы:Бу аудиоязмада сүз нәрсә турында барды?

Укучылар:Дәүләт символлары турында.

Укытучы:Ешрак кайсы сүз кабатланды?

Укучылар :Дәүләт сүзе.

Укытучы.Бу сүзне тәрҗемә итегез һәм сүзтезмәләр төзегез.

Укучылар:Дәүләт Государство була.Мөстәкыйль Дәүләт, дәүләт эшлеклесе

Укытучы:Инде җөмләләр төзеп карыйк.

Укучылар:Без мөстәкыйль Дәүләттә яшибез.Минем абый дәүләт эшлеклесе.





VI.Яңа белемнәрне ныгыту.

Сүзтезмәләр төзү.

-Әйдәгез әле укучылар калган сүзләр белән дә сүзтезмәләр төзибез.

-Аның остазы бик акыллы кеше.

Авыру кешенең кәефе начар була.

Ул авыруларны дәвалаучы табиб.

Саша урындыкта утырып тора.

Аның фәнни хезмәтләре бар.

"Кем тизрәк?"уены

-Мин хәзер сезгә яңа сүзләр язылган карточкалар таратам.Сез төшеп калган хәрефләрне өстәп,сүзләрне кем?,нинди?,нишли? Сораулары янына дөрес итеп урнаштырырга тиеш буласыз.

Сәл_тле, эшлекл_се, дөньяк_ләм, хал_к, хезм_т , ав_руы, д_н,й_р_к, белг_ч, ф_н, ф_нни,

ш_к_рт, м_кал_, д_валый,кил_ ,ш _һәр.ав_л,_зын,гом_р.

Кем?

Нинди?

Нишли?

Коммуникатив биремнәр.

-Представьте такую ситуацию,что девочка котую вы очень хорошо знаете болеет.Посоветуйте ей обратится к хорошему специалисту .чтобы вылечится.

-Яхшы белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

-Сине белгеч караса,савыгырсың.

-Сиңа яхшы белгечкә күренергә кирәк.

-Как сказать .что Маша болеет гриппом.

-Маша грипп белән авырый

-Скажи чтобы она позвонила врачу.

-Маша,табибка шалтыратты.



Төркемнәрдә эшләү .

-Укчылар , без хәзер сезнең белән төркемнәрдә эшләп алырбыз.Дүртәр укучы берләшегез.

Сезнең алдыгызга куелган тугыз карточкага язылган сүзләрдә горизонталь буенча һәм вертикаль буенча өчәр җөмлә төзеп әйтергә тиеш буласыз. Аннан соң парлар чиратлашып җөмләләрне укыйлар һәм уку барышында тәрҗемә итәләр.(вакыт бирелә)

1төркем. 2 төркем

Табиблар кешеләрне дәвалыйлар Врачи лечат людей.

Мин укытучы булырга телим Я хочу быть учителем

Хезмәт кешене бизи Труд украшает человека.

Люди с профессией всегда нужны. Һөнәрле кешеләр һәрвакыт кирәк

Больным нужно помочь Авыруларга ярдәм итәргә кирәк.

Барыгызга да озын гомер телибез. Всем жилаем долгих лет жизни.

Һәр останың остазы була. У каждого умельца есть наставник.







VII.Йомгаклау.

-Укучылар.без бүген нинди сүзләр белән таныштык,шуны искә төшерик әле?(Укучылар санап чыгалар)

Укучылар,белемнәребезне йомгаклап,әйдәгез әле кроссворд чишеп карыйк.Бу кроссворд ярдәмендә өйрәнелгән сүзләрне кабатлап китәрбез.



Горизонталь.

1)без яши торган хөкүмәт.

2)кем?соравына җавап биргән уртаклык исем.

3)кеше өчен иң кирәкле орган.

4)билгеле бер өлкәдә эшләүче.



Вертикаль.

1)белем алырга омтылучы бала.

2)кешеләрне дәвалаучы.





























VIII.Билге кую.

-Булдырдыгыз.Бик яхшы эшләдегез.

Үзбәя. "5" легә җавап бирүчеләр кызыл төстәге смайликлар,"4"ле гә җавап бирүчеләр яшел төстәге смайликлар,"3"легә җавап бирүчеләр сары смайликлар күрсәтегез.

9.Өй эше бирү.

-Ә хәзер.укучылар көндәлекләрне алып,өй эшен языгыз: яңа сүзләрне ятларга, аларны кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга.

-Дәрес тәмам,сау булдыгыз







2 нче дәрес



Дәреснең темасы.Г.Әпсәләмовның"Ак чәчәкләр"әсәреннән өзек.Сөйләмгә чыгу.

Дәреснең тибы.Сөйләм телен үстерү .

Дәреснең максаты.

1.Өйрәнелгән лексиканы,фигыль төркемчәләрен сөйләмдә активлаштыру.

2.Укучыларның сөйләм телен,мөстәкыйль фикерләү сәләтен үмтерү.

3.Укучыларда шәфкатьлелек ,игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау.биремле карточкалар, "Фигыль төркемчәләре" таблицасы, дәреслек(Ф,С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.Татар теле:Рус урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек.-Казан:Мәгариф,2007)

Дәреснең барышы.

I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылар.

-Исәнмесез,хәерле көн.

-Утырыгыз.

-Рәхмәт.

-Света,спроси у Саши,кто сегодня дежурный.

-Саша,бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген сыйныфта Андрей дежур.

-Андрей,бүген сыйныфта кем юк?

-Бүген сыйныфта барысы да бар.

-Маша,как ты скажешь ,что сегодня 25 мая,понедельник.

-Бүген 25 нче май ,дүшәмбе.

II.Тел күнегүләре.

-Продолжите рассказ,используйте опорные слова.

Ял көне.

Бүген ял көне.Мин иртән торам...

Опорные слова (терәк сүзләр )торам, җыям, юынам, чәй, эчәм ,һәм ,китап, укыйм, буш,вакытта,чаңгы ,шуам.

-Маша,спроси у Светы,с кем она утром пьет чай.

-Света,син иртәнге чәйне кем белән эчәсең?

-Дима,предложи Коле вместе покататся на лыжах.

-Әйдә,Коля, бергә чаңгыда шуабыз!

-Даша,посаветуй Юле в свободное время почитать книгу.

-Юля,буш вакытыңда китап укырга кирәк!

III.Фонетик зарядка.

-Укучылар.без хәзер сезнең белән фонетик күнегү ясап алырбыз.

1.Тыңлагыз һәм[ ә],[ө],[ү] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтегез.

Яз килә!Яз килә!

Сыерчыклар килә!

Гөрләшеп,сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

(Б.Рәхмәт)

-Укучылар нинди сүзләрдә[ ә],[ө],[ү] авазлары кергән?

-Килә,гөрләшеп.

- Укучылар нинди аваз кергән сүз булмады?

-[ү] авазы кергән сүз юк.

-Гөлфия белән Зөлфиядә бар,Әлфиядә бер дә юк.Ул нинди аваз?

-[ө] авазы.

-Кәримә белән Мәликәдә икешәр,ә Алсуда бер дә юк.Бу кайсы аваз?

-[ ә] авазы.



IV.Белемнәрне актуальләштерү.(төркемнәрдә эшләү)

(Укучыларга дәреснең максатын җиткерү,эш барышы белән таныштыру).

Сорауларга җавап бирү.

-Әбүзәр Таһиров кем ул?

-Ул йөрәк авырулары буенча иң зур белгеч.

-Ул кемнәргә ярдәм итә?

-Ул кешеләргә ярдәм итә.

-Асия ни өчен кызганыч?

-Чөнки аның йөрәге авырта

-Кешеләргә карата нинди булырга кирәк?

-Кешеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.

Ситуатив күнегүләр эшләү.

-Скажи,что врачи всегда помогут больным.

-Табиблар авыру кешеләргә һәрвакыт ярдәм итә.

-Предложи другу сходить к врачу.

-Саша,сиңа табибка барырга кирәк.

-Предложи другу сесть на стул.

-Дустым.урындыкка утыр.

Фигыль формаларын кулланып диологлар төзегез.

Диолог үрнәкләре.(укучылар үзләре диолог төзеп сөйлиләләр)

1.Табиб янында

2.Даруханәдә

3.Авыру дустыңның хәлен белү



1.-Исәнмесез,доктор!

-Исәнмесез,рәхим итегез,утырыгыз!Нидән зарланасыз?

-Доктор,минем башым бик нык авырта.

-Әйдәгез кан басымыгызны үлчик әле.Кан басымыгыз бик түбән,мин сезгә ре

цепт язып бирәм,шушы даруларны эчегез.

-Рәхмәт,доктор.Сау булыгыз!

-Сау булыгыз!



2.-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

- Миңа рецепт язып бирделәр,сездә бу дарулар бармы?

- Кызганыч ,корволол иртәгә генә булачак.Ә калганнарын ала аласыз.

- Рәхмәт,сау булыгыз!



3.-Дустым,хәлләрең ничек?

-Тамагым авырта,температурам күтәрелә.

-Табибка бардыңмы соң?

- Әлбәттә бардык.Ул миңа антигриппин һәм күбрәк лимонлы чәй эчәргә кушты.

- Табиб киңәшләрен үтәргә тырыш һәм тизрәк терел!

- Рәхмәт ,дустым,сау бул!

"Ак чәчәкләр" әсәреннән профессор белән Асиянең сөйләшүен сәхнәләштерү.

Бирелгән мәкальләрдән текстка эпиграф сайлау.

1.Кешенең акылын үлчи торган үлчәү-аның эше.

2.Һәр останың остазы була.

3.Вакыт -акчадан кадерлерәк.



V.Йомгаклау.

Сорауларга җавап бирү.

-Без нинди әсәр өйрәндек?

-Г.Әпсәләмовның"Ак чәчәкләр"әсәрен

-Әсәрдә кемнәр турында сүз барды?

-Табиблар турында.

-Табиблар нинди игелекле эш эшлиләр?

-Алар кешеләрнең гомерен саклап калалар.

-Әсәр ни өчен "Ак чәчәкләр" дип исемләнгән.

-Кешеләрнең гомерен озынайтып,яшәргә өмет биргәнгә.

VI.Өй эше бирү.Билгеләр кую.

(Өй эше укучыларның шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып.вариантлап бирелә)

1."Мин табиб булырга телим" дигән темага хикәя язарга.

2. Шәфкатьлелек турында дүрт мәкаль.

Әгәр дә профессор Асиягә булышмаса,әсәрнең сюжеты ничек үзгәрер иде(Үзегезнең фикерегезне язарга)



3 нче дәрес





Дәреснең темасы.Г.Әпсәләмовның"Ак чәчәкләр"әсәре буенча сөйләм телен үстерү

Дәреснең тибы.Сөйләм телен үстерү.

Дәреснең максакты.1.Өйрәнелгән әсәргә нигезләнеп,укучыларның сөйләм телен үстерү,табиблар һөнәре турында белемнәрен тирәнәйтү.

2.Укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү,фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.

3.Укучыларда игътибарлылык,җаваплылык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау.Һөнәр ияләренең рәсемнәре,"Фигыль төркемчәләре" таблицасы,мәкальләр язылган плакатлар,компьютер.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1)исәнләшү -Исәнмесез,хәерле көн укучылар!

2)уңай психологик халәт тудыру Кәефләрегез яхшымы?Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын,шатлык-куанычлар гына алып килсен.Шундый яхшы теләкләр белән татар теле дәресен башлыйбыз.

II.Тел күнегүләре.

-Укучылар,Алена безгә үзенең гаилә фоторәсемен алып килгән һәм ул безгә үзенең әнисе турында сөйләргә тели.Әйдәгез аны тыңлап китик әле.

Минем әниемнең исеме Светлана.Аңа 42 яшь.Ул район хастаханәсендә табибә булып эшли.Әнием үз эшен бик ярата.Игътибарлы.җаваплы, шәфкатьле кеше минем әнием.

-Бүгенге дәрестә без иң кирәкле һөнәрләрнең берсе табиб һөнәре турында сөйләшербез.



III.Белемнәрне актуальләштерү.

"Һөнәр ияләре"картинасы буенча әңгәмә.

-Укучылар ,рәсемгә карагыз әле.Бу рәсемдә нинди һөнәр кешеләре сурәтләнгән?бу рәсемдә табиблар сурәтләнгән.Табиблар кемнәргә ярдәм итә?Кешеләргә ярдәм итә.

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау.

-Без сезнең белән нинди әсәр укыдык?Әсәр ничек атала? Ә хәзер шул әсәрне искә төшереп

китик әле.Дәрес өчен кирәкле булган лексиканы кабатлдыйбыз.

Т-Р (татарчадан русчага тәрҗемә)

Эшли-эшлиләр-,эшләве- эшли башлады,тамамлый-тәмамлаган,көчле-көчәйгәннән көчәя,

файдасы тими,нәтиҗә бирми.нәтиҗә бирмәгән,аңлап алды.

Р-Т(русчадан татарчага тәрҗемә)

Большой специалист, девочка кивала головой, у девочки болит сердце, он приятный и внимательный человек ,он наблюдал за девочкой, он понял, как она сильно болеет.



IV.Белемнәрне ныгыту.

Текстка анализ ясау.

-Әсәрне без ничә өлешкә бүлдек?(өч өлешкә бүлдек)

-Беренче бүлеккә нинди исем бирдек?(Абруйлы табиб)

Тактада бирелгән сүзтезмәләрне кулланып әсәрнең эчтәлеген сөйлибез.(сәләте турында легендалар йөри,татарлардан беренче врачларның берсе,мәшһүр медик,меңләгән шәкертләре эшли)



-Икенче бүлекнең исеме ничек?(Авыру кыз белән очрашу)

(Табиб белән кызның очрашуын сәхнәләштереп күрсәтәләр),

-Рәхим итегез,менә монда утырыгыз(кызның ничек килеп утыруын,хәрәкәтләрен күзәтә)

Тартынмагыз ,ипләп утырыгыз.(кызга каршы утыра)

-исемегез ничек?

-Асия.

-Я,Асия,көзне яратасыңмы?

-Юк.(башын селкеде)

-Ә мин яратам.

-Бераз аврдым әле менә.

-Өченче бүлек ничек атала?(Табибның ярдәме)

-Профессор кемгә ярдәм иткән?

Ул ничек ярдәм иткән?

-Әсәр ничек тәмамлана?

-Ни өчен әсәр"Ак чәчәкләр" дип атала?

-Әбүзәр таһиров нинди кеше?

-Бу әсәрдә тагын кемнәр шәфкатьле?

-Әсәрдә кемгә ярдәм кирәк?

Әсәрнең үзгәртелгән вариантын уку.(Укучылар өйдә язып килгән сочинениеләрен укыйлар)

"Ә син беләсеңме?"уены.

1.Компьютер экранында төрле һөнәр ияләренең эшләрен,сыйфатларын күрсәткән сүзләр язылган,шуларның кайсылары табибларга туры килә,шуларны сайлап атыйбыз.

(горур.гадел,акыллы,шәфкатьле,тәләпчән,кыю,усал.әрсез,тырыша,йөртә,ярдәм итә,оча,бара,ярдәмгә ашыга,көчен кызганмый)

2. гыйлем ,шәфкатьлелек,ярдәмләшү,игътибарлылык ,яхшылык,кешелеклелек турында мәкальләр әйтү.

Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый,эшеннән белеп була.

Үзеңә ышанып эшкә тотынсаң,эшең юлда калмас.

Белемсез бер эш тә чыкмый.

Сүздә мактанма,эштә мактан



V.Йомгаклау.

-Шулай итеп укучылар,без бүген Г.Әпсәләмовның"Ак чәчәкләр" әсәре өстендә эш алып бардык.Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә активлаштырдык.Әсәр геройлары аша табибларга булган ышанычыбыз тагын да артты.Аларның шәфкатьле,ярдәмчел кешеләр булуларына ышандык.

Билгеләр кую.

VII. 1."Минем яраткан һөнәрем" дигән темага сочинение язарга

2.Г.Әпсәләмовның"Ак чәчәкләр " әсәреннән бер геройның рәсемен ясарга.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал