7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе, русская группа, 5 класс ФГОС

Рабочая программа по татарской литературе, русская группа, 5 класс ФГОС

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Муниципаль гомуми белем бирү йорты

2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Татарстан Республикасы Лаеш шәһәре



«Каралды»

«Килешенде»

«Расланды»



Метод берләшмә

җитәкчесе Сафина Л.Н.

УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары Газизуллина З.А.

Мәктәп директоры

Аптралова А.В.



Протокол №____

«____»_________2016 ел

«____»_________2016 ел

Приказ №_____

«____»_________2016 ел







I квалификацион категорияле татар теле

һәм татар әдәбияты укытучысы

Халикова Эльмира Равил кызының

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан

эш программасы

(рус төркеме)









Педсовет утырышында

каралды. Протокол №_____

«____»____________2016 ел



















2016 - 2017 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы татар әдәбиятыннан түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФның "Мәгариф турында" законы.

2. ТРның "Мәгариф турында" законы.

3. ТРсы Мәгариф министрлыгының 478 нче номерлы боерыгы (05.07 2000ел.)

4. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.

5. Дәреслек: Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты. 5нче сыйныф (2 кисәктә). Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.

6. Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.



Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты - туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге структурада төзелгән:

  • аңлатма язуы.

  • укыту-тематик планы

  • уку курсы темаларының эчтәлеге

  • укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • укыту-методик комплекты

  • календарь-тематик план.



Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала. Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.

Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоретик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлли.

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен "Үрнәк программа"да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби

әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, "Патша белән карт";

Г. Тукай, "Су анасы";

М. Җәлил, "Алтынчәч" (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, "Кыр казы";

Ф. Хөсни, "Чыбыркы" (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, "Матурлык минем белән";

Н. Дәүли, "Бәхет кайда була?".









Укыту-методик комплекты

1. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре

(V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова.

2. Дәреслек : Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты. 5 нче сыйныф (2 кисәктә). Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.

Укыту-тематик планы70

4

-

8

58

Программа елга 70 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать.







Уку курсы темаларының эчтәлеге

Кереш.

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.



I. Борын-борын заманда.

Халык авыз иҗаты.

Фольклор - халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйләүчеләр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.

«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.

Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз», «Башмак», «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.



II. Әкият яздым, укыгыз...

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль.

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы - Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.

Фәнис Яруллинның «Хәтерсез Күке» әкияте. Әкиятнең эчтәлеге. Күке образы. Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.

Владимир Дальның «Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге. «Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.

Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары.



III. Хыял канатларында.

Адлер Тимергалин Адлер Тимергалин турында белешмә.

«Сәер планетада». Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

Рудольф Эрих Распе.

«Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының берсен өйрәнү. Әсәрдәге чынбарлык белән фантастиканың нисбәте.



IV. Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.

Гаяз Исхакый. Язучы турында мәгълүмат.

«Мөгаллим» пьесасы. Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.

Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.

«Кил, өйрән...» шигыре. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.



V. Балачак - хәтерләрдә мәңге калачак...

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.

Рабит Батулла.

«Тукай-Апуш» әсәре. Кечкенә Апушка хас сыйфатлар. Аның иптәшләреннән аермалы ягы - сәләтле булуы.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.

Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

Ибраһим Газның «Илдус» әсәре. Малайның үз-үзен тотышы. Лагерьда Илдус белән бәйле вакыйга турында сөйләшү.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.

VI бүлек. Ватаным өчен.

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.

Муса Җәлил.

«Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләре. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.

Җырчы Мөнирә Булатова иҗаты. Ул башкарган арияләр. Язмышының опера сәнгате белән бәйле булуы.

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.

Лев Кассильнең «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут.1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.

Фаил Шәфигуллин.

«Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кылган гамәлләр.

Шәүкәт Галиев.

«Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.

Әдәбият теориясе. Баллада.



VII. Кояшлы ил - бәхет иле.

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам»шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.

Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма.

Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары». Пьесада кешенең үз илендә, туганнары янында гына бәхетле була алуы.

Фатих Хөсни. Автор турында белешмә.

«Чыбыркы» хикәясе . Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.

Әдәбият теориясе. Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш).

Фоат Садриевның «Көнбагыш чәчәге» хикәясе. Яхшылыкның нәтиҗәсе яхшылык булуын аңлау.

Әхмәт Рәшитов.

« Кояшлы ил - бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.

Мәгъсүм Хуҗин.

«Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү - зур бәхет булуын ачыклау.



VIII. Кеше - табигать баласы.

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеге.

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты.

Нури Арслановның «Ринат авылда» шигыре. Лирик геройның авыл табигате, мохите белән танышуы.

Гәбделхәй Сабитов.

«Чәчәк нигә боекты?» хикәясе. Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы.

Борис Вайнерның «Искиткеч китап». Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.



IX. Эш беткәч көләргә ярый.

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор.

Алмаз Гыймадиев.

«Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.

Шәүкәт Галиев.

«Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.





5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

- әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

- авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

- әдәби - теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

- татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

- авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

- 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

- 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

- Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

- төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

- 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

- мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

- төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

- сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;

- төрле темаларга проект эше яклау;

- әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.









календарь-тематик планДә-

рес

Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Өйрәнелергә тиешле төшенчәләр

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү

вакыты

Искәрмәләр

план

буенча

фактик

үтәлеш

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

Борын-борын заманда... (8 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

1

Акыллы сүзгә ни җитә!



1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

2.09









2

Белмәгәнгә - әкият, белгәнгә - чын.

1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру, әкият турында белем бирү.

Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

7.09





3





4



5

Яхшылыкка каршы яхшылык.



«Ак бүре» әкияте



«Ак бүре» әкияте буенча сөйләмгә чыгу.

1





1



1







«Ак бүре» әкияте белән танышу. Әкиятне уку.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.







«Ак бүре» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.

9.09





14.09

16.09





6

Булма син төлке, булырсың көлке.

1

«Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

21.09





7

Ана дигән хәзинә.

1

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү.

Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү.

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

23.09





8

Борын-борын заманда... (Кабатлау дәресе)

1

Халык әкиятләрен гомумиләштереп кабатлау, аларның төрләргә бүленешен

искә төшерү.

Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.



Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

28.09





Әкият яздым - укыгыз... (5 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

9

Яшәгән, ди,

булган, ди...

1

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Патша белән карт» әсәрен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен

аңлату.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү;

«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату.

Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

30.09





10

Юк дип әйтмә, бардыр ул...

1

Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри

әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.

Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,

«Су анасы» әкиятен өйрәнү;

«шигъри әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

5.10





11

Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.



1

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

7.10





12

Әкиятче бездә кунакта.

1

Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

12.10





13

Әкияттә кунакта.

1

«Әкият» курчак театры белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

«Әкият» курчак театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда театр сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

14.10





Хыял канатларында (5 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

14





15









16

Әкият тә түгел, чын да түгел...



Тимергалин-

ның тормыш

юлы һәм иҗаты белән танышу



Сәер планетада» әсәре

1





1





1

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, «Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; укучыларда

космос, галәм,

космик корабльләр белән кызыксынуга омтылыш уяту.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

А.Тимергалин-ның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,

«Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

19.10





21.10









26.10





17

Кабатлау дәресе.

Хыял дөньясында.

1

Әкият һәм

фантастика темаларын гомумиләштереп кабатлау, әкият

белән фантастиканы

аера белү күнекмәләре

булдыру.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

28.10





18

Дәрес-проект.



Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Әкият һәм фантастика тема-ларын гомумиләш-

тереп кабатлау, әкият белән фантастиканы аера белү күнекмәләре булдыру.

Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әкият жанрын фантастикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

9.11





Белем баскычлары (7 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

19

Белем -

бәхет ачкычы.



1

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлы булу турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү.

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының

белемле булуы

турында сөйләшү, «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.





11.11





20

Белем укудан

башлана.

1

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турын-

да сөйләшү, белем алу, укымышлылык турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

16.11





21

Укытучылар мәктәбе.



1

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлы булу турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.



Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.



Балаларда белемгә омтылыш, укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләү.



18.11





22

Казан универси-теты.

1

Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлылык турында фикер алышу, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Казан университеты тарихы белән таныштыру.

Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

23.11





23

Галим кеше хөрмәткә лаек!



1

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен

уку, эчтәлекне үзләштерү; укучыларда белемгә омтылыш уяту, укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.



Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.





25.11





24

Кил, өйрән…



1

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.



Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.

Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.



30.11





25

Укысаң - белерсең...

1

Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятын кабатлау.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Мәгърифәтче-лек чоры һәм әдәбияты белән танышуны гомумиләште-

реп кабатлау.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

2.12





Балачак - хәтердә мәңге калачак (9 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

26









27







28







29

Г.Тукайның

«Исемдә кал-

ганнар» авто-

биографик

әсәре.

Г.Тукайның

«Исемдә кал-

Ганнар» әсәре(дәвамы)

Г.Тукайның

«Исемдә кал-

ганнар» әсәре(3 лек)

Г.Тукай язмышы. Хикәя язу.

1









1







1





1

Г.Тукайның

«Исемдә калганнар» автобиографик

әсәре аша укучыларны

аның балачагы белән

таныштыру; әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.



Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру.

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.



7.12









9.12







14.12







16.12





30

Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш.

1

Рәссам

Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә мате-

риаллар аша

танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.



Рәссам

Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.



21.12





31

Музейларда - хәтер.

1

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.



Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

23.12





32

Кабатлау дәресе.

Ямьле

балачак.

1

Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-

лүматны

аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

11.01





33

«Салават

күпере» журналы.



1

«Салават күпере» журналы турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.



«Салават күпере» журналы белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда «Салават күпере» журналына карата кызыксыну уяту.

13.01





34

Проект-дәрес

«Салават күпере - дуслык күпере».



1

Укучылар «Салават күпере» журналы белән танышып, аның турында сөйләргә өйрәнәләр. Үз эшеңне тәкъдим итү күнекмәләрен булдыру.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү.

18.01





Ватаным өчен (15 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

35





36





37







38

«Әгәр мин тылсымчы булсам...»

Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты

Г.Кутуйның Рөстәм маҗаралары» әсәре

Г.Кутуйның Рөстәм маҗаралары» әсәре(дәвамы)

1





1





1







Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

20.01





25.01





27.01







01.02





39

Мин сине шундый сагындым...

1

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Муса Җәлилнең

«Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.





3.02





40

Гомере аның моңлы бер җыр иде...

1

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең

тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү, сугышчыларның батырлыгына их-тирам, фашизмга карата тарих аша нәфрәт хисе тәрбияләү.

Сугышчыларның батырлыгына ихтирам, фашизмга

карата нәфрәт хисе тәрбияләү.





Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү.

Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.



8.02





41





42

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәре.

"Опера", "либретто".

1







1

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен аңлату, балаларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.



Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.



10.02





15.02





43

Опера ничек туа?



1

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Композитор Нәҗип Җиһа-новның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслек-тәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту.



17.02





44

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет

театры.

1

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү.



Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.



22.02





45

Кыр казы



1

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.

Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.



24.02





46

Сөйләр сүзләр бик күп алар...

1

Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку; туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.



Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку.

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.



01.03





47

Аталы-уллы солдатлар.

1

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлату.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.



Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау.

Укучыларда илебез халкының фашистларга каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, ветераннарга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

03.03





48

Кабатлау дәресе.

Сугыш кайтавазы.



1

Бу бүлектә өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.



Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мө-

һим мәгълү-

матны аерып

ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

10.03





49

Дәрес-проект

«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»

1

Сугыш елларының әдәбиятта сурәтләнүен аңлау, аны бүгенге күзлектән тасвирлау.

Команда белән эшләү күнекмәләрен

булдыру.

Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү.

Укучыларда көрәшчеләргә ихтирам, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

15.03





Кояшлы ил - бәхет иле (9 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

50



51

Н.Дәүли . «Бәхет кайда була?»

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты

1





1

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.



Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.



17.03



29.03





52

Туган җирдә минем бәхетем.

1

«Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку; бәхет, хезмәт турында фикер алышу, хезмәткә ихтирам тәрбияләү.

Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.



«Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.



Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.



31.03





53





54





55







56





57

Минем холкым - минем язмышым.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку (дәвамы).

Ф.Хөснинең «Чыбыркы» әсәре. Монологик сөйләмгә чыгу.

1





1





1







1





1

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; сюжет элементларын өйрәнү; укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.



Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.



05.04





07.04





12.04







14.04





19.04





58

Кабатлау дәресе.

Кояшлы ил - бәхет иле.



1

Өйрәнелгән материалны гомуми-ләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү. «Кояшлы ил - бәхет иле» шигырен укып, җырын өйрәнү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.



21.04





Кеше - табигать баласы (7 сәг.)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

59

Табигать кочагында.

1

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.



Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

26.04





60







61

Мөдәррис

Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты

Матурлык минем белән.

1







1

Мөдәррис

Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү,

«Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.



Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәрес-лектәге белешмә һәм өстә-мә материаллар аша таны-шу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.



28.04







03.05





62

Җир-ана, кояш һәм башкалар.



1

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Экологик тәрбия бирү.

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.



05.05





63

Җир-анабыз - рәсемнәрдә.



1

Рәссам И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.



Рәссам И.И. Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белеш-мә һәм өстәмә материал-лар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

10.05





64

Кабатлау дәресе.

Туган илем -

иркә гөлем.

1

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

12.05





65

Дәрес-проект

«Гүзәл табигатьле туган җирем».



1

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

17.05





Эш беткәч көләргә ярый (5 сәг)

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

66

Белем - нур, белмәү - хур.

1

Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту.



Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирами-да» әсәрен өйрәнү,«юмор» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

19.05





67

Беренче хисләр...



1

А.Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда бер-берләре-нә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

24.05





68

Шәвәли шуклыгы.

1

Ш.Галиев-

нең «Ул кем?», «Әлләкем» шигырьләрен өйрәнү.



Укучыларга эстетик тәрбия бирү.



Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Әлләкем» шигырен өйрәнү.

Укучыларның хайваннарга карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.







69

Кабатлау дәресе.

Уйныйк та көлик!



1

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү.







70

Йомгаклау дәресе.

1



















Методик кулланмалар:



1. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ) :1-11 нче сыйныфлар/ Төз. К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова -Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

2.«Татарча да яхшы бел». Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан. Мәгариф, 2006.

3. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты. 5нче сыйныф(2 кисәктә). Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.

4. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты. 5нче сыйныф. Эш дәфтәре. Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.

5. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К., Л.М.Гыйззәтуллина. Татар әдәбияты. 5нче сыйныф. Методик әсбап. Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014, - 167 б.

6. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле дәресләре. 5нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.

7. "Күңелле татар теле"диск.Иҗади төркем:Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова,М.Р.Мухаметдинов, 2012.

8. Р.Р.Нигъмәтуллина. Татар телен өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык. Правила и упражнения): рус телендә белем бирүче мәкт. өчен уку ярдәмлеге.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2012ел

9. Р.С.Нурмухамметова. Сборник правил по татарскому языку . -Казань:Издательство"Гыйлем", 2007.

10. Р.Н.Насибуллина. Татарский язык в таблицах и схема для русскоязычных учащихся.-Казан: Гыйлем, 2011.

11. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. "Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре". Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 1998.

12. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. - Яр Чаллы, 2014.

13. . Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре

(V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал