7


  • Учителю
  • 8нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты

8нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес темасы: Тулы һәм ким җөмләләр.

(8нче сыйныф өчен татар теленнән план- конспект)

Хәлиуллина Сурия Заһидулла кызы

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

  1. Бер һәм ике составлы җөмләләрне оештыручы кисәкләре ягыннан искә төшерү

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә бирү, аларның сөйләмдә әһәмиятен ачыклау.Ким җөмләләрнең бер составлы җөмләләрдән аермалы якларын аңлату;

  1. Укучыларның бәйләнешле сөйләү, аралаша белү күнекмәләрен үстерү;

  2. Туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисләре тәрбияләү

Җиһазлау: Тестлар, индивидуаль биремнәр, дәреслек,

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Мин сезгә уңышлар телим, сез дә бер- берегезгә хәерле иртә һәм уңышлар теләгез ( укучылар бер- берсенә борылып, уңышлар телиләр).

-Бүген яңа тема, сез теманы үзегез билгеләрсез, кагыйдә чыгарырсыз. Ә яңа белемне ничек ачарбыз? ( үтелгән материалны искә төшерәбез, текст өстендә эшлибез, нәрсә белмәгәнне билгелибез, сәбәбен ачыклыйбыз, эталон төзеп, кагыйдә чыгарабыз).

2. Актуальләштерү .

Үткән дәрес темасын искә төшерәбез.

-Нинди җөмләләрне бер составлы, нинди җөмләләргә ике составлы дип атыйлар?

-Бер составлы җөмләләргә икенче баш кисәкне куеп буламы? Нинди нәтиҗә ясыйбыз? ( Оештыручы үзәге бер генә булган һәм икенчесен өстәп булмый торган җөмләләр бер составлы, оештыручы үзәге ике булган җөмләләр ике составлы дип аталалар. Бер составлы җөмләләр исем, фигыль, һәм сүз җөмләләргә бүленәләр)

(Өй эшен тикшерү)

Үзбәя.

3.Бирем. Җөмләләрне укырга, составы ягыннан нинди җөмлә икәнен билгеләргә.(группада эш)

Яз. Кояшлы көн. Казанда ел саен апрель азагында Шигырь бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмне Тукайның туган көнендә уздыралар. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләрен укыйлар. (Тикшерелә)

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер,суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый.

Бер составлы җөмләләрне табып укырга

Үзбәя

  1. Яңа теманы үзләштерү өстендә эш

-Рушад, син Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында беләсеңме?

-Беләм.

-Алайса, әйт әле , Г.Тукай кайчан туган?

- 1886нчы елның 26 апрелендә.

-Кайда туган?

-Кушлавычта.

-Без кара-каршы сөйләштек. Кара-кара сөйләшү нәрсә ул? (Укучылар җавабы: әңгәмә, диалог). Рушадның җавапларына игътибар итик. (Укучылар җавабы: кыска, тулы түгел) Алар аңлашыламы? Аңлашыла.Каян аңлашыла? (Укучылар җавабы: алдагы җөмләләрдән). Димәк, безнең бүгенге дәрес темасы нинди була? ( Тулы һәм ким җөмләләр).

-Дәфтәрләргә числоны һәм теманы языгыз.

-Карточкаларда бирелгән җөмләләрне күчереп языгыз һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

-Бу җөмләләрне чагыштырыгыз һәм әйтегез : җөмләләрдә барлык җөмлә кисәкләре дә бармы?

Кайсы җөмләдә төшеп калган? (ким җөмләдә). Ким җөмләләргә төшеп калдырылган җөмлә кисәкләрен өстәп буламы?

-Хәзер әйтегез, нинди җөмләләр тулы җөмлә дип, ә нинди җөмләләр ким җөмлә дип атала?

Димәк, укучылар, без тулы һәм ким җөмләләр турында кагыйдә чыгардык.

Үзбәя

Физминутка



Шулай итеп, җөмләдә мәгънә бөтенлеге өчен кирәк булган барлык кисәкләре дә булган җөмләләр тулы җөмлә дип атала. Ә кайбер кисәкләре төшеп калса да, алдагы җөмләләрдән мәгънәсе аңлашылса, бу- ким җөмлә дип атала.( Китаптан кагыйдә укыла)

  • Китапларны ачтык кагыйдәләрне укыгыз, бер-берегезгә сөйләп карагыз. Әйтегез, ни өчен без сөйләмдә ким җөмләләрне кулланабыз?. (Сөйләмне матурлыйлар, җыйнакландыралар, кабатлауларны булдырмыйлар).

  • 307 нче күнегү. Өзекне укырга һәм ким җөмләләрне күчереп алырга. Ким җөмлә икәнен исбатлагыз.





Рефлексия. Үтелгән тема буенча белемнәрегезне тикшерү өчен кечкенә генә тест

Нинди җөмлә тулы җөмлә була?

ике баш кисәге булган җөмлә;

баш һәм иярчен кисәкләре булган җөмлә;

бер баш кисәге булган җөмлә;

мәгънә ачыклыгы өчен кирәкле барлык кисәкләре дә булган җөмлә.



Ким җөмлә дип нинди җөмләне атыйлар?

алда әйтелү сәбәпле, кирәкле бер яки берничә кисәге кулланылмаган җөмләне;

иясез җөмләне;

исем (атау) җөмләне;

иясе күрсәтелмәгән җөмләне.

Җөмләнең нинди кисәкләре кулланылмаска мөмкин?

иясе һәм хәбәре

теләсә кайсы кисәге;

тәмамлыгы һәм хәле;

иясе һәм аергычы.



Ким җөмләләр кайда күбрәк кулланыла

шигъри сөйләмдә;

прозада;

вакытлы матбугат телендә;

драма әсәрләрендә.



Нәтиҗә ясау Без бүген дәрестә нинди яңалык белдек?

Өйгә эш

Укучылар,

  1. 194нче бит, кагыйдәләрне кабатларга (барлык укучыларга)

  2. 196нчы бит, 308 нче күнегү.

  3. Тукай әсәрләреннән 3 тулы ,1 ким җөмлә табып язарга.





Йомгаклау.

Билгеләр кую.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал