7


Тест по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Биектау районы Усад урта мәктәбенең 7нче сыйныфы укучысы __________________________________________________

татар теленнән контроль эше

I вариант

1.Түбәндәге сүзләрне юлдан-юлга күчерүнең барысы да дөрес булган очракны билгеләгез:

1) фи-зи-оло-гик, ә-рә-мә, трак-тор, а-юдай.

2)фи-зио-ло-гик, әрә-мә, трак-тор, аю-дай.

3)фи-зио-ло-гик, ә-рә-мә, трак-тор, аю-дай.

2.Сүзләрнең дөрес язылган вариантын табыгыз.

1) бердәнбер

2)бердән-бер

3) бердән бер

3.Санның төркемчәсен билгеләгез:

104, 32,50-

1) микъдар саны

2) бүлем саны

3) тәртип саны

4. Боерык фигыльнең мәгънәсе

1) эш кушуны, боеруны белдерү;

2) теләкне, өндәүне, боеруны белдерү;

3)эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хәбәр итү;

5.Инфинитивның юклык формасы түбәндәгечә белдерелә:

1) фигыль нигезенә -ма/мә кушымчасы ялганып;

2) түгел кисәкчәсе ярдәмендә;

3) алдагы төркемнәрдә дөрес җавап күрсәтелмәгән;

6. Сыйфат фигыльләрдән торган төркемчәне табыгыз

1) баргач (белү), алып ( китү), килүче (кешеләр), ашау (турында уйлау);

2) яза( белмәү), алачак (китап), белгән (вакыйга);

3) укыйсы(газета), китә торган пассажирлар, кайтучы (кунаклар), менәсе (тау);

7. Киләчәк заман хикәя фигыль формаларыннан торган төркемне табыгыз.

1) барыр юл, киләсе елга, дустым әйтер, хат язачак;

2) кайтасы көн, китәчәк сәгатьләр, беләчәк мәгълүмат;

3) мәңге онытмас, иртәгә укыр, мин беләчәкмен

8. Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.

1) Ватанны саклау;

2) яхшы кеше;

3) башны ташка бәрү;

9. Хикәя фигыльнең үткән заман формаларын билгеләгез.

1) ашадык, килмәгән, укыган иде, белә торган иделәр;

2) барачак идем, уйлар иде, сөймәгән булган, тыңлаячак иде.

10) Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз

Г...җәп

1) а

2) ә

3) ө

В-1. Тәрҗемә итегез.

Волчьи следы, дедушкин родник, мамина книга, деревянная ложка.

В-2. Шул сүзләр белән җөмләләр төзергә (4 җөмлә)

С. Дустыңа хат яз





__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________





















II вариант

1.Түбәндәге сүзләрне юлдан-юлга күчерүнең барысы да дөрес булган очракны билгеләгез:

1) бөтен-ләй, ва-кый-га, ма-лай, я-зу

2)бө-тен-ләй, ва-кый-га, ма-лай, язу

3)бөтен-ләй, ва-кый-га, мал-ай, я-зу

4)бө-тен-ләй, вак-ый-га, ма-лай, яз-у

2.Сүзләрнең дөрес язылган вариантын табыгыз.

1) ниндидер

2)нинди дер

3) нинди- дер

3.Санның төркемчәсен билгеләгез:

Унлап, йөзләрчә, меңләгән-

1) микъдар саны

2) бүлем саны

3) тәртип саны

4. Шарт фигыльнең мәгънәсе

1) эш кушуны, боеруны белдерү;

2) эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерү;

3) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хәбәр итү;

5. Инфинитивның юклык формасы түбәндәгечә белдерелә:

1) фигыль нигезенә -ма/мә кушымчасы ялганып;

2) түгел кисәкчәсе ярдәмендә;

3) алдагы төркемнәрдә дөрес җавап күрсәтелмәгән;

6. Хәл фигыльләрдән торган төркемчәне табыгыз

1) баргач (белү), алып ( китү), килүче (кешеләр), ашау (турында уйлау);

2) яза( белмәү), алачак (китап), белгән (вакыйга);

3) уйнаганчы (елау), укып (чыгу), яза-яза (тыңлау), сөйләгәч (белү);





7. Хәзерге заман хикәя фигыль формаларыннан торган төркемне табыгыз.

1) барыр юл, киләсе елга, дустым әйтер, хат язачак;

2) кайтасы көн, китәчәк сәгатьләр, беләчәк мәгълүмат;

3) хәзер үк китә, карга ташламый, дәрестә сөйли;

8. Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.

1) китап уку;

2) начар кеше;

3) чәчләр үрә тору;

9. Хикәя фигыльнең киләчәк заман формаларын билгеләгез.

1) ашадык, килмәгән, укыган иде, белә торган иделәр;

2) барачак идем, уйлар иде, сөймәгән булган, тыңлаячак иде.

10) Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз.

Аш...яулык

1) ъ

2) ь

3) и

</<font face="Times New Roman, serif">В -1. Тәрҗемә итегез

Охотничье ружьё, оленьи рога, муравьиная тропка, лисья нора

В-2. Шул сүзләр белән җөмләләр төзергә (4 җөмлә)

С. Яраткан шөгылең турында яз.





























Эшләрне бәяләү:

1.А-1 балл (10 балл)

2. В-2 балл (4 балл)

3. С- 6 балл









"5"ле -19 -20балл

"4"ле- 14-18балл

"3"ле-10-13балл

"2"ле-9 дан ким



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал