7


  • Учителю
  • Татар теле. ФГОС. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Татар теле. ФГОС. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Лексикология. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Максат: 1.Лексикология турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2.Сүзләрнең бер яки күп мәгънәле булуларын төшендерү.

3. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуда аңлатмалы сүзлекләрнең урынын ассызыклау..

4. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

5. Туганлык хисләрен үстерү.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек, схемаУкытучы эшчәнлеге+



Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Укучыларны саләмләү, уңышлар теләү.Тәрәзәгә чиртә,

  • Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

Салкын

Таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә

Хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа өр-яңа көн,

Хәерле иртә.



Саләмне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;



әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Актуализация

Өй эшләре белән танышу, нәтиҗәләр чыгару. 222нче күнегүне тикшерү, сыйныфка сөйләтү.



  1. Яңа зур тел теманы кабул итәргә әзерләү, укучыларга сораулар биреп:

  • Татар телендә сүзләрне төркемләү нәрсәгә карап башкарыла?

  • Мәгънәләренә карап нинди төркемнәргә бүленәләр?

  • Синоним, антоним, омонимнар турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Татар телендә башка телләрдән кергән сүзләр бармы?

  • Кулланылыш ягыннан сүзләр нинди төркемнәргә бүленәләр?

  • Иң төгәл мәгълүматны кайдан белеп була?

Укучылар өй эшләрен сыйныфка тәкъдим итәләр.





Сорауларга җавап бирәләр.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау(алдан фаразлау)

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары



Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәреснең максатларын ачу.

Укучылар бер һәм күп мәгънәле сүзләрнең үзенчәлекләрен аңлата белмиләр.

Укучыларга максатларны билгеләү өчен "Модель-Эйр-Гайд" эшен тикшерергә тәкъдим ителә.





Мисал бирү, дәреснең максатын билгеләү өчен проблемалы ситуация тудыру.

Яфраклар.

Яшел түгел үзләре,

Кайберәүләре кара;

Оялганда - кызара,

Юдың исә - агара!

Кайда дисәң аларны -

Сул якта да уң якта.

Җаваптан колак какма -

Ул яфраклар... колакта!

  • Без бүген нинди эш белән шөгыльләнербез?

"Модель-Эйр-Гайд" таблицасын тикшерәләр.

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;



Авырлык

тан чыгу юллары.

Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.



Сүзлекләр белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.



- проблеманың әйтелеше яки бирелеше

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Яңа материалны аңлату.

  1. Укучылар белән сүзнең бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында күзаллау булдыру.

Мисаллар карарга, проблемалы ситуация тудырып, аны хәл итәргә. сорауга җавап табу:

Кабаклар.

Күзеңнең алмаларын

Кабаклар саклап тора:

Уяу чак - ачык була,

Йокласаң - каплап тора.

(Гаделсезлек, хаксызлык

Очрый калаган чакларда,

Күзең йомып калма син,

"Күрмәдем" дип акланма!)

  1. 223нче күнегү остендә эшләү.

  • Шигырьне укучыларга тәкъдим итү;

  • Сорауларга җавап бирү (99б.)

Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.



Нәтиҗә чыгару. Кагыйдә белән чагыштыру (100б.)

Сүзлекләрне карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.













Тел сүзе кергән җөмләләрне дәфтәргә күчереп язалар;

Үзләре теләгән 3 сүзтезмә белән җөмләләр төзиләр.

-кирәкле информация туплау;

- билге-символлар

- модельләштерү



Логик

- билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;

- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;



Материал

ны беренчел ныгыту.

  1. Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (100б.) Укучыларның нәтиҗәләре белән чагыштыру.

  2. Кагыйдә ярдәмендә модель төзү. 224нче күнегү ярдәмендә мисаллар өстәү:

Сүз



Бер мәгънәле сүзләр Күп мәгънәле





Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.



Схеманы өйрәнәләр, алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерәләр. Фикерләрен сыйныфка әйтәләр. Мисаллар ярдәмендә дәлиллиләр.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

- логик фикерләү чылбырын төзү,

- исбатлау.

Телдән аңлату.

Физкультминутка

Ак куян басып тора,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Ак куян басып тора,

Ул кулларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Ул кулларын җылыта.

Ак куян басып тора,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.

Ишетеп аңлау

Мөстә

кыйль эш.

225нче күнегүне башкару.

  • Укучыларга эшләү рәвешен аңлату.

Туган сүзенең мәгънәсен аңлаталар, нәтиҗә ясыйлар.

  • Укучылар тел шомарткычны укыйлар, истә калдыралар;

  • Хәтердән язалар.

  • Язма эшләрен үрнәк буенча тикшерәләр.

Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;



Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Төркемдә эшләү:

227нче күнегү өстендә эшләү, Җөмләләр төзү.



Сүзлекчәдән карау.

Татар теленең җөмлә төзелеше үзенчәлеген исләренә төшерәләр. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.

Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә

Рефлексия. Өй эше.

Дәрескә йомгак ясау.

  • Нинди эш башкардык?

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Кайсы эш катлаулы булды?

  • Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез?

Үзбәя.

1.226нчы күнегү.

2. Кагыйдәне ятлагыз 97б.

3. Иҗади эш. Антонимнар кулланып 5 җөмлә төзегез.

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал