7


  • Учителю
  • Выступление на НПК Имя Героя - школе

Выступление на НПК Имя Героя - школе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә, Рәсәй күләмендә "Мәктәпкә - Герой исеме" хәрәкәте башланып китте. Бу проект безнең дә игътибарыбызны үзенә җәлеп итте, чөнки без горурланып әйтә алабыз: татарлардан беренче булып Советлар Союзы Герое исеме алган батыр безнең авылдан. Шуңа да үземнең фәнни-эзләнү эшемнең темасын "Төбәгебезнең танылган шәхесләре" дип билгеләдем.

Максатым: туган як тарихы белән кызыксыну, тарихи чыганаклардан файдалану күнекмәләре булдыру, патриотик хисләр тәрбияләү.

Эзләнү предметы: Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рахимовның батырлыгы.

Эзләнү объекты: Якташыбыз Бакый Рахимов.

Эзләнү мәсьәләләре: -теманы яктырткан фәнни-методик материалларны өйрәнү;

-Бакый Рахимовның тормыш юлы, Герой исеме бирерлек батырлыгы;

-"Герой исемен - мәктәпкә" Рәсәйкүләм проектында катнашып, мәктәбебезгә Советлар Союзы Герое Бакый Рахимов исемен бирүдә теләктәшлек күрсәтү;

-музей белән берлектә Бакый Рахимов исемен мәңгеләштерү.

Актуальлеге: эзләнүләр күрсәткәнчә, якташыбыз исемен туган мәктәбенә кайтару - патриотик тәрбия максатыннан актуаль адым дип саныйм.

"Мәктәпкә - Герой исеме" хәрәкәтендә Кенә мәктәбе коллективы бик теләп катнашырга булды. Бу уңайдан мәктәбебездә җитәкчеләр, укытучылар, мәктәп активы катнашында киңәшмә үтте. Беренче эш итеп проектны тормышка ашыру өчен коллективта төрле юнәлештә эш алып бару максатыннан җаваплы кешеләр билгеләнде.

Мәктәбебездә проектны тормышка ашыру буенча план булдырылды. Геройның туганнары белән аралашып, алар турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга, китаплар, интернет-чыганаклар аша материал тупларга керештек. Тупланган материаллар мәктәп музеенда урын алды, Бакый Рәхимовка багышланган стенд булдырылды, укучылар көче белән Бакый Рәхимовка багышлап альбом төзедек. Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында кичә үкәрелде. Проект кысаларында Җиңүгә багышланган төрле акцияләр үтте.

Эшебезнең иң җаваплы өлеше - Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимовның кызы Рәйсә, улы Рафаэль, сугыш һәм тыл ветераннары, авылдашлар, район башкарма комитетыннан, җирле үзидарә һәм хәрби комиссариаттан килгән вәкилләр катнашында тантаналы кичә үткәрү иде. Бу кичәгә массакүләм мәгълүмат чараларыннан да кунаклар чакырылды, соңыннан районыбызда чыга торган "Хезмәт" газетасы битләрендә Кенә мәктәбе эшчәнлеге җылы сүзләр белән яктыртылды.

Бу башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак, мәктәбебезгә Герой исеме бирү турында тиешле формада гариза язып юлланылды.

Без якташыбыз Бакый Рәхимов турында тагын да күбрәк белергә теләдек, һәм бу куызыксыну безне эзләнү эшенә алып килде. Эшебезне һәйкәл тарихы белән кызыксынудан башладык. Авылыбыз уртасында Бакый Рахимовка һәйкәл Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан куелган булган. Һәйкәлне булдыру өчен ул чорда клуб мөдире булып эшләгән Тәскирә апа Ибраһимова зур тырышлык куйган. Бу хакта авыл тарихы сәхифәләрен чагылдырган "Кенә суы агадыр" китабында да ачык языла. Китапның авторы - Фаил абый Ибраһимов. Әлеге китапта авыл тарихын чагылдырган материаллар тупланган. Бу материаллар безгә эзләнү эшендә нык ярдәм итте. Без Сибгатулла абый белән Рабига апаның балалары язмышын өлешчә ачыклый алдык. Алар биш бала үстергәннәр: Габделмәлик, Хәсәнә, Госман, Бакый һәм Сөнгатулла.

Бүгенге көндә Түбән Кенә авылында яшәгән туганнары белән аралышып, без Рәхимовларның нәселен барладык.

Бакый Рәхимовның әтисе Сибгатулла абый Чувашиянең Батыр районы кешесе. Батыр районы энциклопедиясендә Бакый Рәхимов турында мәгълүматлар лаеклы урын алган.

1913 елда Чувашия җирлеге Озын Куак авылында туган уллары Бакыйның, Түбән Кенә авылы, Тукай әйткәнчә, "күзе ачылган урын", чөнки ул монда 8 ел яши, мәктәпне тәмамлый. Бакый Рахимов 17 яшеннән Казанга китә, Юдинода паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли. 1938 елда Казан кинопленка фабрикасына слесарь булып эшкә урнаша. Бакый Рахимов Казанда Мәрфуга исемле кыз белән гаилә корып җибәрә, 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Армиягә киткәндә аны Казан шәһәрендә 2 яшьлек кызы һәм авырлы хатыны озатып кала. Кызганычка каршы, аларга кабат очрашу насыйп булмый.

Шул ук елны Советлар Союзы белән Финляндия арасында сугыш хәрәкәтләре башлана. Бакый Рәхимов та шул сугышта катнашып, үзенең үлмәс батырлыгын күрсәтә.

1940 елның 22 февралендә Койвисто-Бъерке утравын алу турындагы карар чыгарыла. Элеккеге 109 нчы разведбатальонның операциясе уңыш китерми. Һәм комбат Васильев утрауны күзәтүне 15-20 кешелек төркем белән яңадан кабатларга була. Бары тик үзе теләүчеләр генә бара. Чаңгыда баручылар арасында Бакый Рәхимов та була.

Кыю сугышчылар 23 февраль көнне иртә белән генә, куе томанга ышыкланып, утраудан китәләр.

Бу бәрелештә күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен Бакый Рәхимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ләкин Ватаныбызның бүләге турындагы шатлыклы хәбәр аңа килеп җитә алмый: 1940 елның 3 мартында ул батырларча һәлак була.

Бакый Сибгатулла улы Рәхимов Выборг районы Высоцк шәһәрендәге туганнар каберлегендә күмелгән.

Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимовның исеме Хәтер китабында урын алган.

Бүгенге көндә Бакый Рахимовның ике баласы да гаиләләре белән Казан шәһәрендә яши: кызы Рәйсә ханым һәм улы Рафаэль. Кызы Рәйсә Бакиевна - ветеран укытучы, улы Рафаэль исә әтисе эшләп киткән "Тасма" берләшмәсендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан.

Олы хөрмәткә ия Геройның кызы Рәйсә Бакиевна һәм улы Рафаэль Бакиевичны тарихи вакыйга - Герой Бакый Рәхимов исеме бирелү уңаеннан, мәктәп каршында истәлек тактасы ачу тантанасына чакырдык. Рәйсә апа әтисе хакындагы истәлекләрен безнең белән уртаклашты, мәктәп музеена әти-әнисеннән калган тегү машинасы, телевизор, урындык кебек экспонатларны, әтисе турында төрле газеталарда басылып чыккан язмаларны тапшырды.

Без Казан шәһәренә барып, Рәисә Бакиевна һәм Рафаэль абыйлар белән аралаштык, алар безне бик җылы каршы алдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Рафаэль абый безгә әтисенә багышлап язган шигырен укыды. Алар белән аралашу бездә җылы тәэсирләр калдырды.

Халкыбыз үзенең батыр улын онытмый. Бүгенге көндә Казанның Левченко бистәсендә Рәхимов урамы бар, "Тасма" җитештерү берләшмәсе каршында стела куелган, Балтач район үзәгендәге Батырлар аллеясында Бакый Рәхимов бюсты урнаштырылган, безнең Түбән Кенәдә аңа атап һәйкәл һәм элмә такта бар, мәчет урамы Рәхимов исемендә, авылга кергәндә Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимовка куелган истәлек тактасы каршы ала, колхозыбыз 25 ел буе якташыбыз - "Рәхимов" исемен йөртте. Һәм менә, ниһаять, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Рәсәйкүләм "Мәктәпкә - Герой исеме" проекты кысаларында, «Кенә төп гомуми белем мәктәбе"нә Бакый Рәхимов исеме бирелде, мәктәп каршында истәлек тактасы ачылды.

Бакый Рахимовның туган авылы - Батыр районы Озын Куак авылына экскурсияне киләчәккә үзебезгә план итеп алдык.

Геройга рәхмәт йөзеннән аның һәйкәленә мәктәп исеменнән һәр бәйрәм саен венок куела.

Татарлар арасыннан беренчеәрдән булып Советлар Союзы Герое исеме алган якташыбыз белән без чиксез горурланабыз.



Игътибарыгыз өчен рәхмәт.





5







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал