7


  • Учителю
  • План-конспект по татарской литературе на тему 'Н. Дәүли 'Яшәү белән үлем арасында (8 класс)

План-конспект по татарской литературе на тему 'Н. Дәүли 'Яшәү белән үлем арасында (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:    Дәреснең максаты: Н.Дәүлинең тормыш юлы турында күбрәк мәгълүмат бирү. 1941-1945 нче елларда язучы әсирлектә була. Әсәр дә шушы елларны үз эченә ала. Н.Дәүли фашист тоткынлыгының коточкыч газапларын үз башыннан кичерә, бу әсәр автобиографик материалларга нигезләнеп язылг
предварительный просмотр материала

Тема: Яшәү белән үлем арасында.

( Н.Дәүлинең " Яшәү белән үлем арасында " повесте)

Максат: 1). Н.Дәүлинең тоткынлыктагы тормышына

тулырак мәгълүмат бирү;

2).Туган илебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү;

3).Н.Дәүли иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, Н.Дәүлинең төрле елларда чыккан җыентыклары,сугыш

елларына багышлап чыгарылган фото-альбомнар,әсәргә ясалган

рәсемнәр, "Яшәү белән үлем арасында" повесте (Казан,1959).

Дәрес барышы:

I Актуальләштерү.

-Исәнмесез,укучылар, дәресебезне башлыйбыз.Үткән дәрестә без язучы

Н.Дәүлинең тормыш юлын өйрәнгән идек. Хәзер шуны тактада бирелгән таблица ярдәмендә искә төшереп китик әле.

( 1910 нче ел Әлки районы Мәүләшә авылы, 1921 нче ел Царицын,1935 нче ел Казан, 1941нче ел әсирлеккә эләгә,1945-1956 нчы еллар шәхес культы корбаны, 1989 нчы ел вафат була).

II.Яңа тема өстендә эш.

- Укучылар, без бүген сезнең белән Н.Дәүлинең "Яшәү белән үлем

арасында" исемле повесте белән танышачакбы. Өйгә мин сезгә повестьнең дәреслектә бирелгән өзекләрен укып килергә кушкан идем.

(эпиграф "Тарихны онытырга хакыбыз юк!).

Сез, язучының биографиясен искә төшергәндә ,1941-1945 нче елларда

аның әсирлектә булуын сөйләп киткән идегез. Без өйрәнә торган әсәр дә шушы елларны үз эченә ала.Бу әсәр автобиографик материалларга нигезләнеп язылган.

Н.Дәүли-фашист тоткынлыгының коточкыч газапларын үз башыннан кичергән язучы. Бу әсәрдә йөрәк каны белән язылган юллар, күңел түреннән әрнеп чыккан сүзләр.Автор укучыны үзе кичергән җан тетрәткеч хәлләр белән таныштыра.(язучыларның әсәр турында фикерләре әйтеп кителә.Мәсәлән, А.Налепин "Яшәү белән үлем арасында" китабы- корбан булганнарга һәйкәл, ә фашист канэчүчеләргә гаепләү, нәфрәт авазы"; " Әсәр кайнар чынбарлыгы белән җәлеп итте,фаҗигале язмышлары белән тетрәндерде"М.Вәлиев).

1.Сүзлек өстендә эш.

фашизм, фашист, әсир,корбан, нәфрәт,җинаять сүзләренә аңлатма бирелә.

2.Дәреслек белән эш.

Дәреслектә бирелгән сорауларга җавап бирү.(136 нчы бит , 3 нче сорау;139нчы бит,1нче сорау;145нче бит,1 нче сорау).

3.Әсәргә ясалган рәсемнәр белән әңгәмә.( Укучыларның фикерләрен тыңлау һәм язучының әсәрдән үз сүзләрен укып китү. 119,203нче битләр).

Укучылар,без әсәрне өйрәнүне дәвам итәбез. Укучылардан өзек укыту һәм сорауларга җавап бирү.(әсирләрне начар ашату- 55,113,116битләр, әсирләрнең авыр хәле-62 нче бит," Алты аяклы фашист"- 76-77 нче битләр,мумия-78 бит(әсирлектән кайтканда Н.Дәүли 45 кг гына булган).

III. Йомгак

Борын-борыннан җирдә сугышлар булган.Хәтта без варвар дип атаган чорларда да сугыш беткәч, әсирләрне алмашу булган. Егерменче гасырда, бары тик безнең илдә,әсирлеккә карата коточкыч гаделсез караш ничек туган? Сугышта командирларның хатасы аркасында яисә башка сәбәптән армияләр чолганышта калырга мөмкин ләбаса.Солдатның монда ни гаебе бар? "Дошманга тереләй бирелмәскә" дигән приказны ничек кабул итәргә? Сугыш өчен дип түгел, тыныч тормыш төзергә яратылган кешегә гомер бер генә бирелә. Ул яшәргә тиеш. Үзе теләп бирелмәгән әсирләргә карата "илне саткан" дигән мөһер сугарга кемнең хакы бар?

Укучылар,сез өлкән классларда сталинизм, аның шәхес культы белән ныграк танышырсыз.Ә хәзер мин сезгә шуны әйтергә телим, Н.Дәүли фашист тоткынлыгыннан исән-сау әйләнеп кайткан дип, аны туган илендә кочак җәеп каршы алмаганнар. Сталин идарә иткән вакытта әсирлектә булган солдатларны яңадан кулга алганнар.

Н.Дәүли: " Яшәү белән үлем арасында" бәхетле тәмамлана.Дөрестән дә шулай булдымы?- дигән сорауга болай дип җавап бирә: "Язганча булса икән.Ул минем хыялым иде.Ил чиген узгач,тагын тоткын булырмын дип башыма да китермәдем.Себергә озатмадылар ,озатуын.Чәнечкеле киртәләр сузып, шпал ташып үзебезгә-үзебез лагерь төзедек.Хәл юк, ач ялангач.Ике кеше берләшеп, шпалны җилкәгә саласың да, көч биреп,яңак белән терәп барасың.Менә бу шадра эзләре шул шпалдагы май кисеп кергәннән"

(аның , дөрестән дә, бите шадра булган).Ул, Сталин үлгәннән соң гына,1956 нчы елда иреккә чыга.

Дәресебезнең темасы яшәү белән үлем арасында дип атала. Йомгак ясап,шуны әйтергә кирәк Н.Дәүлинең тормыш юлы яшәү белән үлем арасында була.Аңа язмышның беренче һәм авыр сынауларын нарасый бала чагында ук кичерергә туры килә.Бер-бер артлы әтисе һәм әнисе үлә.1921 нче елда балалар колониясенә урнаштырганчы, ул көймә асларында кунып йөри.Газаплы, бәхетсез көннәрне күпме генә кичерергә туры килмәсен,Н.Дәүли үзен бәхетле кеше дип саный. Фашист тоткынлыгыннан исән кайтуы, иҗаты белән йөз меңнәрчә укучылар күңелен яулавы- язмыш елмаюы түгелмени?(Н.Дәүлинең "Бәхет турында" шигыреннән өзек укыла)

Укучылар, сез беләсез хәзерге вакытта да җир шарында сугышлар бара.

(Ул көннәр -кешелекнең җуелмас хәтере, дигән газета күрсәтелеп кителә).

Укучылар белән әңгәмә үткәрелә.

Билгеләр кую.

Өй эше: үзегезгә охшаган берәр бүлекнең эчтәлеген сөйләргә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал