7


  • Учителю
  • Творческая деятельность ученика (стихотворения собственного сочинения)

Творческая деятельность ученика (стихотворения собственного сочинения)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Шәкертләрем - минем горурлыгым.



Хыялларга күмелеп яшим җирдә

Хыялсызлар, димен, бәхетсез...

Әйе, без кечкенәдән хыялый, нечкә күңелле бала булып тәрбияләндек. Яшьтәшләребездән әдәбият, сәнгатьне яратуыбыз белән аерылып тордык. Шундый була алуыбыз белән бәхетледер дә инде без бу болганчык заманда. Чөнки чордашларыбызның күбесе аңлый алмаган хисләр дулкынында тибрәлә, хыял канатларына утырып, җиде кат күкләргә аша алабыз.

Әдәбият укытучысы буларак укучыларыбызны әдәбият , сәнгать дөньсында кайнарга , кечкенә генә шатлыкны да олы сөенеч итеп тоя белергә өйрәтәсебез килә. Шуңа күрә дә аларны шигырь язу серләренә өйрәтергә карар иттек. Ни генә дисәк тә, шигъри җанлы кешеләр олы йөрәкле, миһербанлы, дөнья авырлыкларына бирешмәүчән була. Шушы сыйфатлар укучыларыбызны тормыш давылларыннан саклап торсын. Аларга иҗади уңышлар телибез. Алга таба шагыйрә С.Сөләйманованы искә алу уңаеннан уздырылган"Яшь талантлар" конкурсында "Халык мәхәббәте" призына ия булган, 7В сыйныфы укучысы Нияз Кашиповның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

17 мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Кашипова Н.З.

Укытучыма.

Укытучым!

Башым иям бүген сезнең алда.

Бар көчегез куеп тырышасыз,

Кеше булсын диеп җирдә һәрбер бала.

Тыйнаклыкны, сабырлыкны күреп,

Туя алмый күңелем сокланып.

Мәңге матур, көләч, татлы телле

Булып калырсыз, сез, сакланып.

Рәхмәт, сезгә, чит - ят балаларны

Үз балагыз итеп күргәнгә.

Рәхмәт, сезгә, "белем бакчасында"

Хәрефләрдән тәкыя үргәнгә.

Рәхмәт, сезгә, кайгы - борчуларны

Бүлешкәнгә иңне - иң куеп.

Рәхмәт, сезгә, шатлык, уңышларны

Уртаклашкан өчен сөенеп.

Әй, мәктәбем, белем учагым!

Әй, мәктәбем, белем учагы,

Күңелемнең самими чагы.

Дус - ишләрем, сыйныфташларым,

Бәхет өчен ни кирәк тагын?

Матур заллар, якты бүлмәләр,

Үрмә гөлләр, чәчәк атканы.

Күңелемә бар да якын ла,

Бәхет өчен ни кирәк тагы?

Тәнәфесләр, күркәм дәресләр,

Күз яшьләре, борчу, шатлыклар...

Минем өчен бар да кадерле,

Бәхет өчен ни җитми тагын?

Иң кадерле әнием.

Тукай абый әкиятләрен сөйләп,

Бишек җырын көйләп йоклатучым,

Сәйдәш моңын салып күңелемә

"Балам, бәгърем",-диеп, юатучым.

Җәлил батырлыгын үрнәк итеп

Кыюлыкка әйдәп үстерүчем.

Алтын - көмешләрдән өстен күреп,

"Багалмам",-дип, сөеп эндәшүчем.

Газиз әнкәм - җанга якын кешем,

Бәйрәмнәрең булсын сөенечле.

Киләчәктә читләп үтсен сине,

Борчу, хәсрәт, сагыш - көенече.

Тормышың гел торсын шатлыклардан.

Игелеген күр,син һәр балаңның.

Табигать тә сине котлый, әнкәй,

Шау чәчәктә, күрче, яраннарың!

Данлы башкалам.

Үткәннәргә кабат кайта-кайта,

Тарих дәфтәреңне актарам.

1000 еллыгың атлый бусагадан

Горур калам - данлы башкалам.

Күр, Казаным, куркып соңарудан,

Юбилеең белән котларга.

Пар атында олуг Тукай үзе

Сәфәр тоткан синең якларга.

Муса Җәлил, Алиш, Такташларың,

Туфаннарың буген сөенә.

Сайрар сандугачың - Сара сылу

Җырын суза моңлы көенә.

Картаюны белмәс Булатова,

Нур Әхмәди, Гамил Авзалың

Чит илләрдә данга күмде сине,

Шушы сиңа- шагыйрь бүләге.

Мин яратам көзләрен.

Кемдер җәйне бик ярата,

Мин яратам көзләрен.

Яфракларның кыштырдашып,

Серем тыңлап йөргәнен.

Кемдер кышларын ярата,

Таудан чана шуарга.

Миңа ошый көз көнендә

Торна тавышын тыңларга.

Кемдер язны өзелеп көтә,

"Хуш ис тарата" , - диләр.

Хуш исләрне көзләрдән дә

Никтер, эзли белмиләр.

Туган җирем-Әлмәтем.

Горурланам туган җирем белән,

Минем өчен ул бик кадерле.

"Көндезләрен чыра яндырып та,

Таба алмам андый бер җирне.

Яшел бишек миңа- болын, кырлар,

Рухи азык- чишмә җырлары.

Күңелемә тула керсез хисләр,

Көйли калсам, халкым моңнарын.

Изге теләк.

Балаларга белем бирү-

Энә белән кое казу.

Шул коеның иң төбеннән

Энҗе-мәрҗән табып алу.

Энҗе мәрҗән- газиз туган телем,

Тукайлардан варис- татар теле.

Күңелләрне тетрәндерә аның,

"Тәфтиләү"е- моңлы татар көе.

Дәрдмәндләрдән, Рәмиләрдән килгән

Рухи мирас, берүк, югалмасын.

Һәр ата-ана өйрәтә алса иде,

Туган телгә газиз "багалмасын"!

Без - Тукай оныклары.

Мин үземне Тукай оныгы дип,

Таныштырам һәрчак шаяртып.

Әнием дә иңнәремнән кочып,

"Тукаем" дип дәшә, яратып.

Сабый чактан әнкәй күңелемә,

Нык үрләткән милли моңнарны.

Былтыр булып, Шүрәлеләр белән,

Җырлап урыйм серле урманны.

Җай чыкканда, барган бер җиремдә,

"Туган тел" не җырлыйм халыкка.

Әби-бабайларның күзләрендә

Сөенеч тә күрәм, сагыш та.

Киләчәктә горур милләтемнең,

Хокукларын яклап атларга.

Түбәнчелек белән башым иеп,

Сүз бирәмен бөек Тукайга!

Данлы калам-Әлмәтем

Таралсын дип даны еракларга

Әлмөхәммәт нигез салган аңа.

60 еллар бертуктамый үскән

Әлмәт дигән гүзәл, данлы кала.

Урамнары гөл-чәчәккә чумган,

Тирәкләргә сайрар кошлар кунган.

Һәр тарафтан татар көе ургый,

Күңелләр дә сихри моңга тулган.

Европача матур төзелешләр

Балкып тора урам уртасында.

Бәйрәм бүген, күңел ача халкым,

Зур юбилей Әлмәт каласында!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал