7


  • Учителю
  • Разработка урока татарского языка ,русскоязычной группы, 5 класс на темуӘкиятләр сандыгы

Разработка урока татарского языка ,русскоязычной группы, 5 класс на темуӘкиятләр сандыгы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:Әкиятләр сандыгы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет- халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстететик тәрбия бирү.

Предмет - әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Шәхескә кагылышлы - укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Материал: дәреслек( 1 нче кисәк), дәфтәр, төрле халык әкиятләре китаплары һәм интернет челтәреннән алынган халык әкиятләре,татарча-русча,русча- татарча,татар теленең аңлатмалы сүзлекләре.

Җиһазлау: мультимедиа , интерактив такта, төрле халык әкиятләре китаплпры, презентация, сандык, әкиятне сәхнәләштерү өчен киемнәр.( "Өч кыз"әкияте өчен костюмнар )

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру - ориентлаштыру





1.Дәресне оештыру.

Исәнләшү:

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа!

Хәерле көн сезгә .

Хәерле көн, миңа,

Хәерле көн, сиңа,

Хәерле көн,Сезгә,

Хәерле көн, барыбызга!

У.-Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә , дип килдек.

У.- Дәрестә кемнәр юк?

Җавап. Билгеләү.

Мотив: Без узган дәресләрдә нәрсәләр укыдык?

Җавап: -Әкиятләр.Халык әкиятләре.

У.-Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

Җавап-Кыю, гадел булырга, эшне яратырга.(тактада)

У.-Бу дәрескә нинди максат куйдык?

Җавап- әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешен истә калдыру.

2Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

-Һәр төркем бер әкияткә рәсем ясарга тиеш иде. Беренче төркемгә сүз бирәбез. (Рәсемнәрен күрсәтәләр,башка төркемнәрдән рәсемнең нинди әкияттән икәнлеген сорыйлар.Җавап дөрес булса, уң кулның баш бармагын өскә күтәрәләр, ялгыш булса, аска төшерәләр.) Шулай итеп, өч төркемнең дә рәсемнәре карап чыгыла.

У. - Бик зур рәхмәт, укучылар!

У.- Сез нинди әкиятләргә рәсемнәр ясадыгыз?

- Халык әкиятләренә.

- Әйтегез әле, нәрсә ул әкият? Алар ничә төргә бүленә?

Җавап: - Әкият(гарәп сүзе) - халык авыз иҗатының бер жанры. Әкиятләрне өч төргә бүләләр: хайваннар турында, тылсымлы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.

У.- Җавапның русча тәрҗемәсен кем әйтә?

Җавап:- Различают три вида сказок: волшебные, о животных и бытовые.

- Җаваплар.

I.Уку мәсьәләсен кую.

У. - Бүгенге дәрестә без төркемләп эшлибез һәм сез әкият жанры буенча үзләштергән белемнәрегезне күрсәтерсез. Дәрес азагнда сезне сюрприз көтә.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.Сүзлек белән эш.

1)Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.

(Тактада)Үләр алдыннан- перед смертью

Дөнья гизү-путешествовать

Яланаяк - босиком

Кайгыда яши -горюет, скорбит

Өйләндерә - : поженил

Асраган - разводил

Урлаганнар - воровали

Абзар - помещение для скота

Тишек - дыра, отверстие

Берсе артыннан берсе -одна за другой

Кияүгә чыгу - выйти замуж

Җиз ләгән- медный таз

Гөберле бака - жаба

Киндер сугу - здесь: ткать холст

Үрмәкүч - паук

Камыр басу - замесить тесто

Игелек күр - будь счастлива

Куаныч - радость





2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

4)"Сүзләрне иҗеккә бүл" уены. Укучылар әдәбият дәреслегеннән башта бер иҗекле, аннары ике иҗекле, өч иҗекле сүзләрне табып әйтәләр.

У. - Ә хәзер укучылар, монда карыйбыз. Бу нәрсә?

- Җавап. Сандык.

У - Нәрсә ул сандык? Сүзлекләрдән карыйк әле.( Татарча-русча,русча- татарча,татар теленең аңлатмалы сүзлекләрдән карап , укыйлар) Ә нинди сандык икән бу?

- Җаваплар._Әкиятләр сандыгы.

У.-Әйе, Бүгенге дәресебезнең темасы: Әкиятләр сандыгы.

У.-Бу дәрескә нинди максат куйдык?

Җавап- әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешен истә калдыру.

Сандыктан "Өч кыз"әкияте өчен костюмнар чыгарыла.

У.- Бунәрсә?

Җавап-Алъяпкыч.

У.- Алъяпкыч кайсы әкияттә бар?

Җавап- "Өч кыз"әкиятенлә.

У.-Әкиятнең нинди төре?

Җавап- тормыш- көнкүреш.

У.(Төлке чыгара)- Бунәрсә?

Җавап- Төлке кайсы әкияттә бар?

У.- Төлке кайсы әкияттә бар?

-Башмак кайсы әкияттә бар?

-"Башмак" әкиятендә.

(Предметлар өстәлгә куела)

1)Төркемнәргә бүленеп эшләү:

1 төркем - тылсымлы әкиятләр;

2 төркем - хайваннар турынла әкиятләр;

3 төркем - тормыш- көнкүреш әкиятләре;

2) Кабатлау өчен сорау тәкъдимителә.

- Халык әкиятләре башка әкиятләрдән нәрсә белән аерыла?(Авторлары билгесез)

- Үзегез белгән әкиятләрдән бу төрләргә мисаллар китерегез. (Ак бүре,Абзар ясаучы төлке,Өч кыз,Башмак, Төлке белән Аленушка,Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?, Куркак юлдаш)

- Әкиятләрнең төрен билгеләгез (Башмак,Абзар ясаучы төлке,Өч кыз)

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Һәр төркемнең чыгышы тыңланыла.Рәсемнәр буенча эш.Биремнәр (әкият исемен бел ,бу кайсы әкияттән ,әкият героен ата.бу әкият кайсы төргә керә һ.б.)алдан әзерләнә.Физминут:

"Күрсәт зле үскәнем.."уены. 1)Төркемнәргә бүленеп эшләү:

1 төркем - тылсымлы әкиятләр буенча сораулар бирә;

2 төркем - хайваннар турынла әкиятләр буенча сораулар бирә;

3 төркем - тормыш- көнкүреш әкиятләре буенча сораулар бирә; Җаваплар дөреслегенә булса, сигнал бирелә.(Баш бармак өскә-дөрес, аска-дөрес түгел)

Карточкалар буенча эш.Сораулар буенча әкиятләрнең эчтәлеген сөйләү.(Бәяләү)

Слайд күрсәтелә. Слайд буенча әкиятләрнең эчтәлеген сөйләү.(Бәяләү)

"Өч кыз"әкиятен сәхнәләштерү.

Өй зше бирү: Өйгә кайткач , бер әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

Рефлексия: Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты?

Җавап- әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешен истә калдыру.

Алдагы.дәрескә максат кую. Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк? Әле нәрсәне белмибез?

</ Җавап- Язучылар язган әкиятләрне өйрәнү.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал