7


Урок Тамыр һәм кушымча

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Тамыр hәм кушымча

Максат: 1. Тамыр һәм кушымча турында белемнәрне ныгыту.

  1. Укучыларның фикерләү, чагыштыру сәләтләрен үстерү.

  2. Туган телгә, илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәрескә презентация, мультимедиа



Дәреснең барышы.



I.Оештыру моменты.

Исәнмесез,балалар! Кәефләрегез ничек? Хәерле көн, уңышлар теләп бер-беребезгә, татар теле дәресен башлыйк.



II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны язып куегыз.

Укучыларга сүзләр күрсәтелә: Слайд 1

Алма, алмалар, алмагач



- Бу сүзләрнең мәгънәләре уртак булган кисәкләре нинди? (алма)

- Ул сүз тагын мәгънәле кисәкләргә бүленәме?(Юк.)

- Тагын яңа сүзләр таба аласызмы? (алмагачлар, алмагачларның)

- Уртак кисәкләр һәр сүзнең кайсы урынында килгән? (Сүзнең башында).

-Ул нәрсә дип атала?

-Нәрсә ул тамыр? (Сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерүче кисәк)

-Тагын нәрсәнең тамыры була?(агачның, кешенең тамырлары).

Тамырлары нык булган агачны җил очрып алып китә, сындыра алмаган кебек, тамырлары нык һәм күп кешегә тормыш итү җиңелрәк һәм ул җаваплылыкны да ныграк тоя. Шуның өчен, һәрбер кеше үзенең тамырларын белергә тиеш.

Менә шул хакта сезгә Алина үзенең эзләнү-тикшеренү эшеннән бераз сөйләп китәр.

Алина:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап мин үземнең нәсел тамырларымны

өйрәнергә булдым. Минем максатым: туганнарымның кайсылары Бөек Ватан сугышында катнашканнарын, Җиңүгә нинди өлеш керткәннәрен белергә.Сезгә сугышта катнашкан ике карт бабаем турында сөйләп китәргә телим. Берсе - әниемнең дәү әтисе-Хәйруллин Салихҗан Хәйрулла улы. Ул 1941 нче елда сугышка алына. Ерак Көнчыгышта илебезнең чикләрен япон самурайларыннан саклаган һәм 1945 нче елны Япониягә каршы сугышта катнашкан. Лейтенант Салихҗан Хәйруллин 1946 нчы елда авылына әйләнеп кайта.

Икенче карт бабаем- Мәхмүтов Арифулла Әбделхан улы- сугышка чакыру кәгазен 1941нче елның октябрь аенда ала. Арифулла бабаем Сталинград шәһәрен һөҗүмнән саклауда катнаша. Дон елгасы буенда пленга алына. Тоткынлыкта 2,5 ел була, соңыннан америкалылар килеп азат итәләр. Туган авылына 1946 нчы елда гына кайтып җитә.

Бу эзләнү эшемне киләчәктә дәвам итәргә һәм нәсел тамырларымны тирәнрәк өйрәнергә уйлыйм.



Укытучы: Рәхмәт, Алина. Балалар, менә шулардан чыгып, ничек уйлыйсыз, дәресебезнең темасы нинди булырга тиеш? (Тамыр һәм кушымча). Слайд 2. Теманы дәфтәрләрегезгә язып куегыз.Ә максатыбыз нинди булыр? (тамыр һәм кушымча турында белемнәрне ныгыту, сүзне дөрес мәгънәле кисәкләргә бүлергә өйрәнү). Слайд 3.



III. Куелган проблеманы чишү.

Дәреслек белән эш (149 бит)

Дәреслектән кагыйдәне укыгыз, тамыр һәм кушымча нәрсә икәнен җавап бирергә тырышырсыз ( тамыр- сүзнең төп мәгънәле кисәге; кушымча-тамырга ялганып, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәк).

IV Яңа материалны ныгыту.

  1. Экран белән эш. Слайд 4.

Шушы укыганнарыбызны ныгытыр өчен киләсе биремне эшләп алыйк. Бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчага аерып языгыз.



  1. Текст белән эш. Төркемләп эшләү.

Сезнең алдыгызда «Яңарыш» гәзите ята. Шуны файдаланып, "Мәңге онытылмас остазыбыз" дигән мәкаләдән 6 сүзне алып, тамыр һәм кушымчаларга таркатып языгыз.

1 нче төркем -1 нче абзац

2 нче төркем -2 нче абзац



Тикшерү (такта янында бер кеше төркемнән)



-Балалар, бу мәкаләдә сүз кем турында бара? (Я. Зәнкиев турында)

-Кем ул Я. Зәнкиев? ( себер татарларының беренче язучысы, Г.Тукай премиясенә лаек булган язучыбыз)

-Нинди әсәрләрен беләсез? ("Актырнак", "Кайчыколак" "Ана йөрәге")

-6 нчы апрель көнне Я. Зәнкиевның туган көне иде. Аңа 98 яшь тулган булыр иде. Я.Зәнкиев- сугыш ветераны булган, "Ватан сугышы", "Кызыл Йолдыз" орденнары һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнгән.





Физминутка



Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык -киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.



3) Төркемләп эшләү.

Дидактик уен "Кайсы сүз артык?" Слайд 5.

Бал сана урак

Балык сансыз ургыч

Балыкчы сандык урман

1 нче төркем- артык булган сүзләрне билгеләргә, калганнарын тамыр һәм кушымчаларнга аерып язырга.

2 нче төркем - артык булган сүзләрне билгеләргә, калган сүзләр белән җөмләләр төзергә.



VI. Йомгаклау. Рефлексия.



1) Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек. (Укучы­лар җавабы).

Белемнәрегезне тикшереп карыйк. Слайд 6, 7 ,8

Тест

1.Сүзнең мәгънәле кисәкләрен нинди фән өйрәнә?

а) сүзнең төзелеше һәм ясалышы дигән фән;

б) лексика;

в) фонетика;

г )синтаксис.

2.Төп мәгънәле кисәк ул...:

а) тамыр;

б) кушымча;

в) иҗек;

3.Тамыр ул...(дөрес булмаган җавапны билгелә).

а) сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше;

б) төп лексик мәгънәне белдерүче кисәк;

в) сөйләмдә үзе генә дә кулланыла алучы кисәк;

г) Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче кисәк.

4. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дөрес билгеләнгән сүзне әйт:

а) кү-ңел-сез-лек-лә-рем;

б)күңел-сез-лек-лә-рем;

в)күңел-сез-лек-ләр-ем;

г)кү-ңел-сез-лек-ләрем.

5.Җырлагансыз сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?

а)җиде;

б)биш;

в)алты;

г)дүрт



Слайд 9.Тикшерү: үзегезне тикшерегез: 0 хата- "5"

1 хата -"4"

2 хата - "3"

  1. Өй эше бирү: Слайд 10. 1. Күнегү 243.

2. Үзең уйлап тамыр һәм кушымчадан торган 5-6 сүз язарга, шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзергә.



-Сезгә дәрес ошадымы? Йөзләрегез белән күрсәтегез.Әгәр дә ошаса - елмаегыз, ошамаса ачуланыгыз ( яки смайликлар күрсәтәләр)

-Сезгә дәрестә нәрсә ошады? Нәрсә сезгә авыр тоелды?

-Алган белемебез тормышта кирәк булырмы?









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал