7


  • Учителю
  • Программа по домашнему обучению Литературное чтение / Әдәби уку Дәреслек: Литвинов И.Л. Татар теле һәм уку китабы=Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ И

Программа по домашнему обучению Литературное чтение / Әдәби уку Дәреслек: Литвинов И.Л. Татар теле һәм уку китабы=Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ И

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

















ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ПЛАНЫ

Аңлатма язуы









Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:





  1. "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль Законы, 2012 ел.

  2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

  3. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.

  4. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  5. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2004 ел, 11 октябрь).

  6. 95 нче мәктәпнең 2015-2016 нче уку елына белем бирү программасы.

  7. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында" 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты

Төп максатлар:

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү.

Аларны ирекле аралашырга өйрәтү.

Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.

Бурычлар:

1. Татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү.

2. Татар халкы мәдәнияте, тарихы, әдәбиятына нигезләнеп бирелгән төрле ситуацияләр буенча диалогик һәм монологик сөйләм төзергә өйрәтү.

3. Программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү.

4. Өйрәнелгән фонетик, лексик- грамматик күренешләрне гамәли үзләштереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.





ОРФОЭПИК ҺӘМ ОРФОГРАФИК МИНИМУМ



1. Авазларның, сүзләрнең, интонацион калыпларның әйтелешен даими рәвештә кабатлап тору.

2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.

3. Басымның үзенчәлекле очракларын гамәли белү.

4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.

5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6. Исемнәрнең килеш кушымчаларын, фигыльләрнең барлык-юклык, зат-сан, заман кушымчаларын дөрес ялгап язуга ирешү.

7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән яза белүгә күнектерү.

9. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен системалаштыру.

10. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне дөрес оештыру эшен тирәнәйтү.

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР

Тыңлап аңлау

Авазларны тыңлап, аларны белдергән хәрефләрне күрсәтә белү;

укытучы яки диктор әйткән сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

1,5 - 2 минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле һәм сәнгатьле итеп телдән яки язмача сөйләү;

дәрестә катнашучыларның җанлы сөйләмен тыңлап аңлый белү һәм аралаша алу.



Диалогик сөйләм

Төрле типтагы сорау һәм җавап репликаларын кулланып, көндәлек тормыш белән бәйле ситуацияләргә диалог төзү (һәр укучының репликалар саны 6 дан ким булмаска тиеш);

татар сөйләм этикетына караган танышу, исәнләшү, сау­буллашу, рәхмәт әйтү, гафу үтенү, котлау сүзләрен урынлы куллана белү;

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм

Тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик те­ма буенча эзлекле сөйли белү (җөмләләр саны 7 дән ким бул­маска тиеш);

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү;

текстның эчтәлеген сөйләгәндә, өйрәнелгән җөмлә калып­ларыннан урынлы файдалана алу.

Уку

Хикәяләү һәм тасвирлау элементларын үз эченә алган җөмләле текстларны тулысынча аңлап һәм тиешле интонация белән уку;

укылган тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен сүзлектән таба белү;

укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Язу

Укучыларның гаилә-көнкүрешенә, уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу;

тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорау­ларга язмача җавап бирү;

аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгә­решләр кертеп күчереп язу.







Интернет ресурслар





www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

www.mon.tatar.ru

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

www.shoolexpo.ru

www.it-n.ru

. belem.ru

. tatar.ruТР рәсми серверы

. suzlek.ruon- line русча сүзлеге

. Abaga.h16.ru "Абага чәчәге" олимпиада

. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар





Дәрес темасы

Сәг.с

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты





метапредмет

предмет

шәхес

План

Факт



1 нче чирек - 27 сәг.



1

Чәчмә әсәрләр белән эш. Дәрҗия Аппакова. "Йолдызкай"

1

Әсәрне уку дәресе.

Текст белән танышу.

Текст белән эш.

Татар әдәбияты-ның үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү.

Текстны аңлау, тәрҗемә итә белү.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.



03.12







2

Чәчмә әсәрләр белән эш. Абдулла Алиш. "Куян кызы"

1

Әсәрне уку дәресе.

Текст белән танышу.

Текст белән эш.

А.Алиш әсәсрләрнең тәрҗемәсе белән чагышты-рып нәтиҗәләр ясау

Текстны аңлау, тәрҗемә итә белү

Әдәби әсәср укуга кызыксыну уяту

10.12



/</</u>



3

Равил Файзуллин "Ни яхшы?".

1

Әсәрне уку анализлау дәресе

Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Дәреслек белән эш.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру

Равил Файзуллин "Ни яхшы" шигырен сәнгатьле итеп укый белү.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.



Мөстәкыйль

үзләштерергә



4

Муса Җәлил. "Маэмай"

1

Шигырьне уку, анализлау.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Хрестоматия белән эш.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру

Муса Җәлил иҗаты турында мәгълүмат алу.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.





5

Резеда Вәлиева "Иң матур җир".Узган темалар буенча тест.

1

Әсәрне уку анализлау дәресе

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү.

Текст белән эш.

Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү.

Резеда Вәлиева иҗаты белән танышу.

Балаларда табигатьнең матурлыгы-на соклану уяту.

17.12







6

"Казан Дәүләт Универси-теты" тексты

1

Әсәрне уку анализлау дәресе

Текстны сәнгатьле итеп уку.

Текст белән эш.

Казан университе-ты тарихы белән таныштыру.

"Казан Дәүләт Университеты" текстын сәнгатьле итеп укый белү

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.





Мөстәкыйль

үзләштерергә



7

"Казан Дәүләт Универси-теты" текстының дәвамы.

1

Катнаш дәрес.

Текстны тәрҗемә итү, яңа сүзләр язу.

Дәреслек белән эш.

Казан университе-ты тарихы белән таныштыру.

Текстның мәгънәсен камил белү.

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.







8

Абдулла Алиш иҗаты. "Нечкәбил"

1

Язучы иҗаты һәм әсәр белән танышу.

Әсәрне уку, яңа сүзләр белән танышу.

Хрестоматия белән эш.

Татар һәм рус әкиятләрен чагышты-рып өйрәнү.

Текст мәгънәсенә төшенү.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

24.12







9

А.Алиш. "Нечкәбил"

1

Әсәрне анализлау.

Әсәрне уку, яңа сүзләр белән танышу.

Хрестоматия белән эш.

Укучылар-да эстетик зәвык тәрбияләү

Текст мәгънәсенә төшенү.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

07.01





10

Әхмәт Ерикәй "Дөньяда илләр күп".

1

Әсәрне уку анализлау дәресе.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү.

Әңгәмә.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Туган илнең кадерен белү, ярату хисе тәрбияләү

14.01







11

"Кошлар безнең дусларыбыз".

1

Катнаш дәрес.

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү.

Текст белән эш.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Әсәрне сәнгатьле итеп укый белү.

Кошларга сакчыл караш тәрбияләү

21.01







12

Йолдыз. "Сәлам, Галәм!"

1

Дәрес әңгәмә.

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Дәреслек белән эш.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

Әсәрне сәнгатьле итеп укый белү.

Хыялланып яшәүнең бәхет һәм уңыышның нигезе икәнлегенә төшендерү

28.01





13

"Салават күпере" журналы белән эш

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Мөстәкыйль уку күнекмәләрен камилләштерү

Сорауларга нигезләнеп әңгәмә үткәрү.

«Салават күпере» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.

Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү.

Мөстәкыйль

үзләштерергә







14

"Казанның сынлы сәнгать музее" тексты.

1

Катнаш дәресе

Текстны сәнгатьле итеп уку.

Дәреслек белән эш, күрсәтмәлелек.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү

"Казанның сынлы сәнгать музее" турында мәгълүмат-лы булу.

Балаларда татар сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту.









15

Казан музейлары буйлап сәяхәт.

1

Дәрес әңгәмә.

Мөстәкыйль эш күнекмәләрен ныгыту.

Әңгәмә, күрсәтмәлелек.

Казандагы рус һәм татар халкы тарихына бәйле музейлар турында мәгълүмат булдыру

Музейлар турында мәгълүмат-лы булу.

Балаларда татар сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту.



04.02



16

Текст белән эш. Сез беләсезме?

1

Әсәрне уку дәресе.

Әсәрне аңлап сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү.

Дәреслек белән эш.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.



Иң беренче музей турында мәгълүмат-лы булу.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.



11.02













17

"Б.С.Ү. "Татарстан-ның истәлекле урыннары".

1

Катнаш дәрес.

Фикер алышу, текст уку, рәсемгә карап сөйләү.

Әңгәмә.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мө-

һим мәгълү-

матны аерып

ала белү.

Текстны уку, гомумиләш-терү

Үз фикереңне дәлилли белү.

Мөстәкыйль

үзләштерергә

18

Шәүкәт Галиев "Уйлап кара".

1

Катнаш дәрес.

Әсәрне аңлап сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү.

Әңгәмә.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана белү.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

18.02





19

Тиздән җәй җитәчәк. Монологик сөйләм үстерү.

1

Әсәрне уку дәресе.

Әсәрне аңлап сәнгатьле итеп уку, яңа сүзләр язу.

Текст белән эш.

Рус телендә укылганнар-га нигезләнеп эшләү

Үзлектән бәйләнешле текст төзү.

Үз фикереңне анык итеп әйтә белү.

25.02





20

Дәрҗия Аппакова. "Шыгырда-выклы башмаклар"

1

Әсәрне уку дәресе.

Текстны аңлап уку, сорауларга җавап бирү.

Хрестоматия белән эш.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру.

Укыганнар-га нигезләнеп үз фикереңне җиткерә белү.

Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

03.03





21

Балалар фольклоры. "Җиләк җыям"җыры

1

Уен дәресе.

Текстны аңлап уку, сорауларга җавап бирү.

Әңгәмә.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру.

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана белү

Халык иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү

10.03





22

Балалар фольклоры.

"Кәрия-Зәкәрия" җыры

1

Уен дәресе.

Текстны аңлап уку, сорауларга җавап бирү.

Әңгәмә.

Татар һәм рус фольклор әсәрләрен чагышты-рып өйрәнү.

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана белү

Халык иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү

17.03





23

Равил Фәйзуллин "Кичке төсләр".

1

Әсәрне уку анализлау дәресе

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү.

Дәреслек белән эш, күрсәтмәлелек.

Рус әдәбиятыннан мисаллар белән чагыштыру.

Равил Фәйзуллин иҗаты белән танышу.

Матурлыкка соклана белү хисе тәрбияләү

Мөстәкыйль

үзләштерергә

24

Г.Тукай һәм Г.Толымбай шигырьләре.

1

Катнаш дәрес.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Текс белән эш.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру.

Г.Тукай, Г.Толымбай шигырьләре турында мәгълүмат-лы булу.

Иҗатка хөрмәт хисләре тәрбияләү

24.03





25

Роберт Миңнуллин ""К"лар тулган бакчага".

1

Катнаш дәрес.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү.

Дәреслек белән эш.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру.

Роберт Миңнуллин ""К"лар тулган бакчага" шигыре турында мәгълүмат-лы булу.

Иҗатка хөрмәт хисләре тәрбияләү

31.03





26

Мәхмүт Хөсәен "Без - тимурчылар".

1

Әсәрне уку, анализлау дәресе.

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, яңа сүзләр язу.

Текст белән эш.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру.

Мәхмүт Хөсәен иҗаты белән танышу.

Тырышлык хисләре тәрбияләү

07.04





27

Нәби Дәүли "Бала болыт".

1

Әсәрне уку, анализлау дәресе

Әсәрне анлап сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү.

Дәреслек белән эш.

Уңай һәм тискәре сыйфатлар-ны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Нәби Дәүли "Бала болыт" шигырен сәнгатьле итеп уку.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

14.04





28

Ел фасыллары. Мәкальләр белән танышу.

1

Мәкальләр белән танышу.

Уку, аңлату, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү.

Өстәмә материаллар белән эш.

Ике тел материалы, байлыгы нигезендә чагыштыр-ма анализ алымнары булдыру.

Сорауларга җавап бирә белү

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Мөстәкыйль

үзләштерергә

29

Ел фасыллары. Шигырьләр белән танышу.

1

Катнаш дәрес.

Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү.

Хрестоматия белән эш.

Рус әдәбиятыннан мисаллар белән чагыштыру.

Сорауларга тулы җавап бирә, үз фикереңне камил җиткерә белү.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

30

Ә. Бикчәнтәева "Үрдәк беренчелекне алган"тексты.

1

Әсәрне уку дәресе.

Текстны сәнгатьле итеп уку.

Текст белән эш.

Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

Ә. Бикчәнтәева "Үрдәк беренчелек-не алган"текстын сәнгатьле итеп укый белү.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

21.04





31

Бәйрәмнәр. Ел фасылларына бәйле бәйрәмнәр.

1

Әңгәмә.

Сорауларга җавап бирү, фикер алышу.

Хрестоматия белән эш.

Рус халкы бәйрәмнәре белән чагышты-рып өйрәнү

Әсәрләрне укып, анализлап, күзәтүләр-дән чыгып әңгәмә кора белү.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.



28.04





32

Резеда Вәлиева. "Туган көндә"

1

Катнаш дәрес.

Сорауларга җавап бирү.

Хрестоматия белән эш.

Рус әдәбиятын-нан мисаллар белән чагыштыру.

Әсәрне уку, тәрҗемә итү.

Укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

05.05





33

Гомумиләш-тереп кабатлау

1

Йомгаклау дәресе.

Сорауларга җавап бирү, фикер алышу.

Әңгәмә.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны аерып ала

белү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

БСҮ

12.05



34

Резерв дәрес

1





















19.05



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал