7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку, 10 класс

Конспект урока по татарскому языку, 10 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны.

Максат: - Кардәш телләр, Алтай телләре; көнбатыш һәм көнчыгыш һун тармаклары белән таныштыру.

- Танып белү эшчәнлеген камилләштерү;

-Төркемнәр арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итү;

Дәрес тибы- уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү.

Җиһазлау: дәреслек, компьтер, тел тармакларының таблицасы.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу этабы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

  2. Белемнәрне тигезләү.

  • Өй эшен тикшерү.

  1. Адымлап башкару этабы.

  1. УМ кую. Яңа теманы өйрәнү.

  • Җир йөзендә телләрнең бик күп икәнен һәркасыбыз белә. Аларның санын билгеләү беренче карашка ансат кебек тоелса да, бу өлкәдә бәхәсле сәсҗәләләр шактый күп. Чөнки, беренчедән, кайбер телләрдә төрле диалектта сөйләшүчеләр бер - берләрен бөтенләй аңламыйлар (мәсәлән, гарәп, марый). Мондый телләрнең диалектларын кайбер галимнәр аерым тел итеп күрсәтәләр. Икенчедән, кардәш телләр арасында шундыйлары бар: ул телләрдә сөйләшүчеләр бер - берләрен бик җиңел аңлый (мәсәлән, татар,башкорт телләрендә сөйләшүчеләр). Галимнәр арасында мондый телләрне бер телнең диалектлары дип күрсәтү мөмкин түгел. Шулай да галимнәр җир йөзендә 2500 - 5000 чамасы тел бар дип саныйлар. Дөньяда телләрнең күп булуы аларны төркемләү кирәклеген китереп чыгара. Телләрне төрле аспекттан чыгып төркемлиләр. Шунлыктан тел белемендә телләрнең классификацияләре дә күп.

  • Без аларның берсенә - кардәшлек ягыннан төркемләүгә тукталырбыз.

Кардәшлек сүзенең синонимы - туганлык. Кешеләрнең гаилә эчендәге әби-бабай, әти-әни, абый-апа, эне-сеңелләр арасындагы туганлык якын туганлык санала. Ә инде ераграк туганлык-кардәшлекне нәсел шәҗәрәсен ййрәнеп белергә мөмкин. Элегрәк һәркемгә узенең җиде бабасын белу мәҗбүри булган. Yз шәҗәрәсен белмәгән кешене хөрмәт итмәгәннәр. Шәҗәрә аркылы гаилә тарихын гына түгел, халык, тел тарихын да өйрәнергә мөмкин. Һәр халыкның, һәр телнең үз шәҗәрәсе була.(әңгәмә)

  • Телләрнең кардәшлеген ничек билгелиләр соң?

Моның өчен телләрнең тел булып формалашуында нинди кабилә-ыруглар ни дәрәҗәдә катнашканлыгы, кайсы телләрнең тәэсире булганлыгы, ягъни телләрнең генетик сыйфатлары ачыклана, авазлар системасы, лексика, грам­матик төзелеш төрле чорда язылган язма истәлекләр нигезендә тикшерелә, уртак яклар билгеләнә. Кайбер уртаклыклар чагыштырмалы-тарихи метод ярдәмендә табыла. Телләр арасындагы уртак яклар комплекслы карала, ягъни аваз­лар системасындагы, лексикадагы, грамматик төзелештәге уртаклыклар ачыклана. Алар системалы закончалыкка нигезләнгән булырга тиеш, ә кайбер очраклы туры килуләр исәпкә алынмый. Тәңгәллекләр никадәр күбрәк табылса, бу телләр шул дәрәҗәдә бер-берсенә якын була һәм, телләрне кардәшлек ягыннан төркемләгәндә, бер гаиләгә кертелә. Ә кардәш булмаган телләр арасында зур аермалыклар кузәтелә.

Телләрне генеалогик (кардэшлек) яктан тикшеру курсәткәнчә, дөнья телләре якынча 15 ләп туганлык гаиләсенә буленә: һинд-европа, семит-хәмит (афразия), кавказ, алтай телләре h. б. Һәр гаиләгә кергән телләр тагын берничә тармакка аерыла. Мәсәлән, һинд-европа гаиләсенә һинд, иран, славян, балтыйк, герман, роман төркемнәре карый, һәм алар үз чиратында тагын төркемчәләргә бүленә. Мисал өчен, славян телләренең көнчыгыш төркемчәсенә - рус, украин, белорус; көнбатыш төркемчәсенә - чех, словак, поляк; көньяк төркемчәсенә болгар, македон, серб-хорват, словен телләре керә.

  • Алтай телләренең төркемнәргә буленешен тикшерү:

Конспект урока по татарскому языку, 10 класс



Бугенге көндә татарлар купләп яшәгән җирләр:Татар­стан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы, Орен­бург, Чиләбе, Әстерхан, Екатеринбург, Төмән өлкәләре (БДБ илләрен дә санаганда, 80 ләп регион). Себердә татарлар Төмән өлкәсендә генә тугел, Сургут, Тубыл, Салехард тирәләрендә дә куп яши. Ханты-Мансийскиның элеккеге татар исеме - Камар. Татарстан белән курше республикаларда да татар авыллары шактый куп. Курше республика һәм өлкәләрнең кайбер районнарында татарлар купчелекне тәшкил итә. Пермь, Курган, Ульяновск, Саратов өлкәләрендә дә, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларында да татарлар электән яши. Урта Азиядә татарларның саны шактый зур. Гомумән, элекке Советлар Союзы территориясендә татарлар очрамаган җирләр юк дәрәҗәсендә. Совет чорында аларга татарча белем алу, үз төбәкләрендә татар мәдәниятен үстерү мөмкинлеге чикле иде. Шулай да кайбер җирләрдә татар мәктәпләре эшләп килде.

Татарлар чит илләрдә дә (Төркия, Финляндия, Америка, Кытай, Япония, Австралия h. б. илләрдә) яши. Шулар арасында Финляндиядәге татарлар аеруча бердәм. Аларньң үз оешмалары, мәчетләре бар.

Дөньяда иң киң таралган алты тел (инглиз, француз, рус, испан, гарәп, кытай телләре) БМОның (ООН) рәсми телләре булып торалар.

Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында кайбер телләрдә аралашучылар бетә, һәм бу телләр үле телгә әйләнә. Андыйлардан шумер, скиф, латин һәм башка телләрне атап була.

Җир йөзендәге куп телләр арасында татар теленең дә үз урыны бар. Бу телдә сөйләшучеләр санына карап (җиде миллионнан артык), татар теле дөнья телләренең алгы төркеменә керә. Сөйләшүчеләр саны миллионнар белән исәпләнуче 2400 тел татар теленнән артта урнашкан.

Белгәәебезчэ, татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Күп кенә галимнәр «болгар-татар тамырларының шумер-скиф чорларында ук җәелеп үсүен» күрсәтә..

Конспект урока по татарскому языку, 10 классТөрки-татар теле күп гасырлар буе үсү, шомару, баю юлы үткән. XII гасырда Кол Гали тарафыннан язылган «Кыйссаи Йосыф» әсәре борынгы татар әдәби телендә язылган дип санала. Аныц поэтик яктан югары дәрәжәдә эшләнеше, теленең байлыгы, әлбәттә, авторының талантлы булуы турында сөйли. Шуның белән бергә, сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге мондый әсәрне шундый ук югары усешкә ирешкән тел ярдәмендә генә тудырып була. Татар теленең байлыгын раслаучы әсәрләрне мисалга татар әдәбияты тарихыннан күпләп китерергә мөмкин.

Җирнең теләсә кайсы җиренә барып чыгып, андагы халыклар белән аралашу өчен, галимнәр 14 тел белү җитә дигән фикергә килгәннәр. Шул 14 тел арасында татар теле дә бар. Төрки телләр гаиләсеннән татар теленең сайлануы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.



IV. Рефлекция.

Дәрескә нинди УМ алган идек? Аны ничек чиштек?

Дәрескә гомуми бәя кую.Өй эше.

Шәҗәрәңне төзеп килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал