7


  • Учителю
  • Урок по ФГОС. Минем холкым - минем язмышым

Урок по ФГОС. Минем холкым - минем язмышым

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5 сыйныф, рус төркеме, татар әдәбияты. Дата: 31.03.2016

Тема: Минем холкым -минем язмышым. (1нче дәрес)

Максат. Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; сюжет элементларын өйрәнү; укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: М е т а п р е д м е т- Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану

Регулятив УУГ: максат кую; планлаштыру; үз фикереңне төгәл җиткерү;

Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; укыганны анализлау; аңлап укуга ирешү.

Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; үз фикереңә ышандыра белү; башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү; сораулар кую; әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү

П р е д м е т- Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; сюжет элементларын өйрәнү;.

Шәхескә кагылышлы- Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк,67-71 нчы битләр), Интернет челтәреннән алынган мәгълүматләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, төрле презентацияләр, Ф.Хөсни китаплары.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Моны төрле фонда эшләргә була (укучылар бер-берсенә елмаеп карыйлар, яхшы теләкләр әйтәләр, хәл сорашалар, укытучы матур теләкләр әйтә, һава торышы турында сөйләшеп алалар h.6.).

2. Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

З. Актуальлаштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән музыка дөньясы турында әңгәмә оештыра.

- Сезнең арада музыка мәктәбендә укучы балалар бармы?

4. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы бүгенге дәрестә язучы Ф.Хөсни иҗаты белән танышачакларын әйтә.(Укучылар презентация карыйлар, сорауларга җавап бирәләр)

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Автор белән танышу.

1) Укытучы юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән презентация буенча әңгәмә оештыра.

- Презентация кем турында?

2) Бер укучы дәреслектән Ф.Хөсни турында белешмәне укый.

3) Укытучы сораулар ярдәмендә укучыларның аңлавын тикшерә. Дәфтәрләрдә бирем эшләнә.

Җәмләләрне тиешле сүзләрне куеп язып бетерегез.

1) Язучы________Хөсни Татарстанда туа.

2) Башлангыч_______ авыл мәдрәсәсендә туа.

3) Ул Казанда мәктәптә _________.

4) Фатих Хөсни________министрлыгында эшли.

5)____________ әдәбиятында Фатих Хөсни прозаик буларак таныла.

(Эш парларда тикшерелә. Укытучыларның берсе сорауларны һәм җавапларны укый, икенчесе билгеләп бара).

2. Сүзлек белән эш.

1) Укытучы сүзләрне укый, укчылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укчылардан кабатлаттыра.

3) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтәләр.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзеп әйтәләр.

4) "Дөрес, дөрес түгел" уены уйналына. Башта укытучы русча-татарча сүзләрне парлаштырып әйтә. Дөрес булса, укучылар баса, дөрес булмаса - утыралар яки кул чабалар.

3. Фатих Хөснинең "Чыбыркы" әсәренең беренче өлешен уку.

1) Укытучы сорау бирә:

- Хикәя кем турында язылган?

2) Укытучы әсәрне укый башлый.

3) Укучылар чылбыр буенча укыйлар, әсәрне кыскача, абзацлап тәрҗемә итәләр.

4. Биремнәр һәм сораулар, эш дәфтәрендә эшләү.

Сорауларга җавап языгыз.

Сорау Җавап

Малайның исеме ничек? _________________________

Җәй көне малай кая бара? _________________________

Малай авылдан нәрсә алып кайта? __________________________



Дәреслектә бирелгән 2нче сорауга җавап бирү.



III. Рефлексия

1. Рефлексив кабатлау.

Укытучы, укылган өлешнең эчтәлеген кабатлау өчен, укучыларга юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән әңгәмә оештыра. Бу бирем эшләнгәндә, әсәрнең эчтәлеге кабатланырга тиеш.

- Сезнең Рәшиткә охшыйсыгыз киләме? Ни өчен?

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү. Укучыларга дәрестә катнашканнары бәяләнеп, билгеләр куела.

З. Өй эше: "Чыбыркы" әсәренең беренче бүлеген укырга, бүлеккә исем куярга, план язарга, план буенча сөйләргә өйрәнергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал