7


Урок 'Саумы китап' (10 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

укытучы Хәсәнҗанова Клара Әхмәт кызы




Ачык дәрес


Тема: «Саумы, китап».

10 класс, Ф.С.Сафиуллина К.С.Фәтхуллова, 97 бит.


Максат :

1) гамәли максат-телне аралашу чарасы буларак өйрәнү.

2) гомуми белем бирү максаты- укучыларда логик фикерләү сәләтен үстерү, татар телен туган тел белән чагыштырып өйрәтү, туган телләрен тагын да яхшырак белүгә, гомуми культураны үстерүгә ярдәм итә.

3) тәрбияви максат-шәхес итеп формалаштыру, төрле милләтләр арасында үзара дуслык, теләктәшлек хисләре тәрбияләүне, актив тормыш позициясе булдыруны, кешеләргә, якыннарга ихтирамлы булуны тәрбияләү.

4) халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы. Китап турында, аның басылу тарихын өйрәнербез.

5) экологик тәрбия дигән зиннәтле сүзне югары күтәрү. Табигать ул-хәзинә, шул хәзинә безгә китап-дигән могҗизаны бүләк итә. Урманны, гомумән, табигатьне сакларга, ярдәм итәргә өндәү.


-Исәнмесез-саумысыз, балалар, кадерле кунаклар!

-Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

-Авырмыйсызлы?

-Хәерле көн!

-Сыйныфта кем кизү?

-Мин дежур апа.

-Кемнәр юк?

-Бүген ничәнче число, нинди көн?


I. Дәресне актуальләштерү.

-Балалар, мин биргән сорауларга җавап бирегез әле.

1.-Сезнең үз китапларыгыз бармы?

-Әйе, үз китапларыбыз бар.

2.-Ничә китабыгыз бар?

-Минем өйдә 50 дән артык китабым бар.

3.-Нинди китаплар укырга яратасыз?

-Китап ул-рухи җан азыгы.

-Мин мәхәббәт турында язылган китапларны яратам.

-Ә мин фантастик романнар укырга яратам.

-Ә мин сәяхәтчеләр турында язылганнарын хөрмәт итәм.

-Мин сәяхәт ягъни политика белән кызыксынам.

4.-Китапларны кайдан сатып аласыз?

-Китап кибетеннән. Әмма син теләгән китап булмаска мөмкин, шуңа күрә китапханәләргә мөрәҗәгать итәм.

5.-Сезнең гаиләдә кем күп укый?

-Әти.

6.-Сез китапларыгызны саклыйсызмы?

-Әйе. Мин китапларны кадерләп саклыйм. Чөнки китапларны бастыру күп хезмәт сорый.

Укытучы: Әйе, балалар, бүгенге дәресебезнең максаты да нәкъ менә шул турында: китапларның басылу тарихы ничек барлыкка килүләре, аның серле бер могҗиза булуы турында өйрәнү тора.

Дәресебезнең темасы да "Саумы, китап"-дип атала. Сезнең белән Китап дигән серле дөньяга керәбез. Китап бастыру тарихы күп-кырлы, шул турыда өйрәнә башлыйбыз.

-Әйтегез әле, балалар сезгә өйгә эш нәрсә бирелгән иде?

-Китап турында, гомумән, ничек барлыкка килгән, ни өчен кирәк ул?

-Китап турында мәгълүматлар эзләнергә бирелгән иде,

Һәм дә мәкаләләр, табышмаклар беләсезме?

Шулай ук, шигырьләр беләсезме?

-Әле тагын тел, китап турында берәр инша язып килергә бирелгән иде.

Укытучы: Менә шулар турында сөйләшеп китик инде.

-Кем шигырь сөйләп күрсәтә?

"Китап һәм балалар". Мәҗит Гафури. Бер укучы сөйли.


II. Китап турында, аның басылу тарихы турында җыйнаган мәгълүматларыбызны сөйләп китик әле.

Сүзне укучыларга бирәбез.

Укытучы:

Менә без сезнең белән китап басылу тарихы турында, аларның дөньяга аваз салулары турында тыңлап киттек.

Китаплар барлыкка килү белән безнең телебез дә үсә, китаплар төрле милләт телләрендә язылган бит.

Ә без сезнең белән татар теле турында язган иншабызны укып китик әле.

Укучы укый.

Укытучы: Ә хәзер дәресебезне төп темасына "Саумы, китап" дигән Разил Вәлиев әсәреннән өзек белән танышыйк инде.

97 бит. Абзацлап укып, тәрҗемә итә барабыз.

1) Беренче эшебез итеп безгә таныш булмаган сүзләр белән танышып китик әле.

Тактага язып куябыз.

  1. Мәгърифәт-просвещение

  2. басма китап-печатная книга

  3. китап басу эше-книгоиздание

  4. шәрыкъ-восток

  5. кулдан язылган-рукописный

  6. аит итәргә- поклясться

  7. фарсы тел-персидский язык

  8. гарәп теле-арабский язык.

  9. гаҗәеп-удивительно

  10. патша сарае-царский дворец

  11. таш сөңгеләр асылынып тора-свисают каменные пики

  12. могҗиза-чудо

  13. йомып торыгыз-закройте

  14. вафат булырга-скончаться

  15. ант-клятва

  16. ниһаять-наконец

  17. тәмамланып килә-близится к концу

Укытучы: Менә без сезнең белән теманы ачыклап укып чыктык

Әйдәгез әле, бу текстны бөтенләй белән русча аңлатып, тәрҗемәсен укып китик әле.

III. Материалны ныгыту.

Хәзер теманы ныклап хәтердә калдыру өчен, минем сорауларга җавап биреп китик әле.

1.-Без, балалар, сезнең белән нинди могҗизалы урында булдык?

-Без могҗизалы мәгарәдә булып кайттык.

2.-Бу Мәгарә ничек атала?

-Бу Мәгарә серле Китап йорты дип атала.

3.-Сез ничәнче елларда булып кайттыгыз?

-1830 нчы елда...Юк, 1844 елда...Юк, 1865 елда... Без узган гасырга барып кайттык.

4.-Укучылар, китапханәгә нигез салучы кем булды инде?

-Николай Иванович Второв.

5.-Сез бу теманы өйрәнгәндә кемнәр белән таныштыгыз.

-Китапханәгә нигез салучы-Николай Иван Второв.

Бу йортның элеккеге хуҗасы Ушков, беренче татар китапханәчесе Закир Сәит-задә, атаклы драматург, язучы Мирхәйдәр Фәйзи эшчәнлекләре белән таныштык.

6.-Ә рус халкының китапханә эшендә бөек кешеләрдән үзләренең эшчәнлекләрен кемнәр башлаган?

-Атаклы мәсәлче Иван Крылов, күренекле галим Николай Лобачевский заманында китапханәче булып эшләгәннәр.


Укытучы:

  1. Шулай итеп, без сезнең белән китапларның ничек барлыкка килү тарихын өйрәндек.

  2. Истәлекле даталар белән таныштык

  3. Бөек язучыларның, күренекле галимнәрнең эшчәнлекләренең ничек башлауларын укып киттек.

Истәлекле даталарны дәфтәрләргә язып куйыйк әле.

  1. I басма дәреслек. 1778 елда С.Хәлфин төзеде.

  2. 1865 елның гыйнварында Казанда китапханә ачыла.

Укытучы: Балалар, сезнең белән "Сез беләсезме?" рубрикасы белән танышып узыйк әле.

Бик кызыклы мәгълүмат бирелгән. 99 биттән укып китик.

Текстның тәрҗемәсен укучылар сөйли..

Бик ерак бабасы-

Хезмәт иткән-

Урда кешесе-

Турген-төркичә җитез-

Батыр-

Менә шундый мәгълүмат белән таныштык.


IV. Без сезнең белән балалар серле тәмле телле гаҗәеп сүзләре булган татар телен өйрәнүне дәвам итәбез бит.

3 нче күнегү 99 бит. Сүзләрнең синонимнарын табып, алар белән җөмләләр төзегез.

Буйлап сөрле шулчак

Мәгарә бөтен яраткан

Стена кеше һәрвакыт

Гөл узгач яшәдем


V. Дәресне йомгаклау.

Укучыларга билгеләр куела.

Илебезнең һәр кешесе, һәр милләт халкы, рус, татар, чуваш, удмурт, мордва һ.б. халыклар китапны саклап, кадерләп тотканнар.

Китап уку-кешелекнең иң күркәм шөгыле.

Китап кешеләрдә матур тойгылар уята, фикерләү сәләтен үстерә, төрле чорлардагы вакыйгалар белән таныштыра.

-Балалар! Күз алдыгызга китерегез әле: бөтен булган китаплар юкка чыкты ди. Моннан соң тормыш нинди булыр иде икән?

Китаплар кешегә буыннан-буынга тәҗрибә өйрәтәләр, белем бирәләр, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итәләр.

Татарстан Милли китапханәсе бинасында Бөтендөнья язучылар оешмасының-Халыкара ПЕН клубының-Татарстан ПЕН үзәге Президенты-язучы, драматург,җәмәгать эшелеклесе Туфан Миңнуллин болай дигән:

"Гасырларны кичте, исән калды

Туган телебез булган бу алмаз.

Чабаталы чакта югалмады,

Татарстанлы чакта югалмас, югалмас!


Туган тел турында җыр белән дәрес тәмамлана.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал