7


  • Учителю
  • 7 нче сыйныфка татар теленнән эш программасы

7 нче сыйныфка татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации")


  1. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)


  1. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)

  1. "Татарстан Республикасының халыклары телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан")


  1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләре турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль


  1. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар


  1. «ТР Әлки муниципаль районы МБГБУ «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе» нең 2015-2016 нчы уку елына педагогик совет утырышында каралган (№ 1, 11.08.15) һәм 12.08.2015 нче елгы № 45 нче приказы белән расланган укыту планы .

  2. «ТР Әлки муниципаль районы МБГБУ «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе» нең 2015-2016 нчы уку елына педагогик совет утырышында каралган (№ 1, 11.08.15) һәм 12.08.2015 нче елгы № 45 нче приказы белән расланган еллык календарь укыту графигы.

  3. «ТР Әлки муниципаль районы МБГБУ «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе» нең "Эш программасы турында"гы нигезләмәсе.

  4. Основной образовательной программы основного общего образования МБОУ «Нижнеалькеевская СОШ», утвержденной приказом №33 от 8 августа 2014 года.

11 Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

7 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары


  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның гади җөмлә синтаксисын өйрәнүенә, гади җөмләләргә синтаксик анализ ясый алуларына ирешү.

  3. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  4. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  5. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  6. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  7. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

  8. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар


  • Җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

  • Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аерырга, алардан тиешенчә файдаланырга күнектерү.

  • Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга күнектерү.

  • Сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып-белүләренә ирешү.

  • Эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

  • Укучыларның җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели, аларны дөрес интонация белән укый, тыныш билгеләрен куя белүләренә ирешү.

  • Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

  • Диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белүләренә ирешү.

  • Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга күнектерү.

  • Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файлану һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләре булдыру.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):


  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

  • теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

  • бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

  • сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

  • тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

  • изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

  • эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)


  • Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне җөмлә һәм текст эчендә танып, аларга аңлатма бирү.

  • Төрле калыптагы гади җөмләләр төзү (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләр), аларны язма сөйләмдә урынлы файдалану, телдән сөйләмдә дөрес интонация белән уку (әйтү).

  • "Гади җөмлә синтаксисы"нда өйрәнелгән тыныш билгеләрен язмада дөрес кую.

  • Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү.

  • Сөйләм этикеты нормаларына туры китереп, әсәргә яки геройлар арасындагы мөнәсәбәткә телдән яки язмача бәя бирү.

  • Эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.

  • Бер минутка 15-16 сүз (85-90 хәреф) язу, 80-125 сүз (180-280 иҗек, 455-725 хәреф) уку.


Программаның эчтәлеге


2010 нчы елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программа буенча татар теленә 102 дәрес каралган, мәктәпнең базис укыту планы буенча уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. Бу уку елында мәктәпкә яңа дәреслек кайтарылды.. Укучылар өчен яңа кайтарылган дәреслектәге күнегүләр бик җайлы, үзенчәлекле, кызыклы. Шуңа күрә, сыйныф эшләре һәм өйгә биреләчәк күнегүләрнең кайберләре яңа дәреслек буенча алып барылачак.

Эш программасында "Татар теле. 5-11" интерактив электрон дәреслеге (ЭД), Интернет ресурслары (ИР) белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.

Кулланылган дәреслек:

.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. - Казан: Мәгариф, 2007.

Укытуны тематик планлаштыру.


Төп темалар

Төп программа-

дагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Искәрмә

Тема өйрәнү

Диктант

Изло-жение

Сочине-ние

Сөйләм үстерү-нең башка форма-лары

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү - 8 сәгать

1

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

6

5

1

1+1



А. Өстәлгән икенче дәрес изложение язуга әзерлек дәресе

Б. 1 дәрес арадаш аттестация эшенә алынды

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре - 14 сәгать

2

Синтаксис турында төшенчә.

1

1






3

Сөйләмдә, җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасындагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш, тиңдәш кисәкләр арасына куела торган тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр; гомумиләштерүче сүзләр алдына һәм алардан соң куела торган тыныш билгеләре.

3

3

1



1

1- туган як табигатенә экскур-сия .


4

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе; ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт.

6

5

2 Кон-троль диктант

( икенче дәрестә хаталар өстендә эш)




Сәгать саны аз каралу һәм теманың авыр үзләштерелүен исәпкә алып, 1 дәресе "Аерымланган аныклагычлар" темасын өйрәнүгә алынды.

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә - 11 сәгать

5

Сүзтезмә турында төшенчә. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

2






1.Программада сүзтезмәләрне өйрәнүгә 10 сәгать бирелгән. 1 сәгать сүзтезмәләрне өйрәнүгә өстәлде

2. изл- гә өстәлгән икенче дәрес изложение язуга әзерлек дәресе

6

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1





7

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1






8

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1





махсус текст нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү күнегү-ләре.


9

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1






10

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

2

2


2



.

11

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

1


1






12

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч функцияле кушымчалар).

1






13

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

1

1


1

1 сәг. Сочине-ниене бергәләп тикшерү


Җөмлә. Җөмлә төрләре - 12 сәгать

14

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

1






15

Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

2






16

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмлә.

1

1




1 сәг.- өй сочинениесен бергәләп тикшерү.


17

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау, боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

2

2

2



18

Раслау һәм инкяр җөмләләр, җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

2

2






19

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

1






20

Өстәлмәләр.

1

1






21

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

3

3

1


1

1 сәг- сочинениене бергәләп тикшерү


Җөмләнең грамматик кисәкләре - 51 сәгать

22

Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

4


1+1



Изл- гә бер сәгать әзерлек өчен алынды

23

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

2

1



24

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1



1



25

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1






26

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1




1 сәг- гариза турында төшенчә, аны язу күнегү-ләре.


27

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1






28

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1






29

Хәлләрне кабатлау.

-

1

2





30

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

1






31

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

2

2






32

Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләр.

2

2


1+1



Изл- гә бер сәгать әзерлек өчен алынды

33

Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

2

2






34

Сөйләмдә логик басым.

-

1




сөйләмдә логик басым.


35

Җөмләнең аерымланган кисәкләре: җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

3

5

1


1

36

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

2

2






37

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

4

4





2 сәгате "Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ" темасы өчен файдаланылды.

38

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

1






39

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

6

1




1сәг.дәрестә өйрән-елгән өзеккә язмача бәя бирү, отзыв язу.

1 дәрес "Тезүле бәйләнеш" темасында диктант яздыру өчен файдаланылды.

40

Текст белән эшләү

2

1




41

Арадаш аттестация эше


1



1

42

Йомгак

-

1





Барысы

72

74

12

8

6

5


105


Кулланылган әдәбият.

1. Ф. С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле. " Мәгариф" нәшрияты, 2002.

2. З. Хәбибуллина, Р. Миңнуллина. Сочинение язарга өйрәнәбез. " Яңалиф" нәшрияты, 2002

3. Бердәм Республика имтиханы. Школа. Казан. 2006.

4. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. Казан. 2005.

5 Н. В. Максимов, З. В. Шәйхразиева .Урта мәктәптә татар теле укыту. Гади җөмлә синтаксисы. " Мәгариф" нәшрияты. 2008.

6 Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы.казан, 2002

7 Я. Х. Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 5- 7 сыйныфлар, " Мәгариф" нәшрияты. 2005.

8 . Хәлим Сәлим. Татар теленнән 222 тест. Казан. "Яңалиф" нәшрияты, 2005

9 . Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. " Яңалиф" нәшрияты, 2006

10 . Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. " Мәгариф" нәшрияты, 2007

11 . Ф. С. Вәлиева, Г. Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. " Раннур" китап нәшрияты, 2000.

12 . Ш. Ш. Җәләлиев. Милли тәрбия нигезләре. " Мәгариф" нәшрияты, 2003

13 А. М. Низамов. Милли мәктәп тәрбия нигезләре. " Мәгариф" нәшрияты, 2005



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Дәрес темасы

Сәгать саны

Укучылар әзерлегенә таләпләр

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Үткәрү

вакыты

Искәрмә


План

Факт

1 чирек

1

Сүзләрнең мәгънә-ләре, сөйләмдәге роле. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре.

1

Тамыр, нигез, кушымчалар турында белгәннәрне актуальләштерү. Сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү. Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләр эшләү.

2.09



2

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

1

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүен, сүзләрнең ясалу ысуллары буенча кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр булуын белү.

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләр эшләү.

4.09



3

Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре

Тикшерү диктанты №1

" Солтан Габәши"

1

Алдагы сыйныфларда үзләштергән орфограммаларны язуда дөрес күрсәтә белү, грамоталы, чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.

5.09



4

Хаталар өстендә эш

Сүз төркемнәре.

1

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәгә ия булу, аларны җөмләдә күрсәтә алу.

Диагностик диктант хаталарын бергәләп анализлау, уку елына бурычлар билгеләү.

9.09



5

Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

1

Мөстәкыйль эшләү. Әңгәмә, "Сүз төркемнәре" моделе буенча сөйләү, төрле чыганаклар файдаланып күнегүләр эшләү.

Сүз төркемнәренең шартлы билгеләрен белү. Сүз төркемнәре белән җөмлә кисәкләре арасындагы охшашлыкларны белү.

Әңгәмә, төрле чыганаклар файдаланып күнегүләр эшләү.

11.09



6

Ярдәмче сүз төркемнәре.

1


12.09



7

БСҮ.

Изложение язуга әзерләнү

1

Текстны тыңлау. Гади план төзү.

Караламага язу.

16.09



8

БСҮ.

Изложение

« Төлке».

1

Гади план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.


Изложение язу һәм аларны бергәләп тикшерү.

18.09


Н.В.Максимов,С.МТрофимов, М.З. Хәмидуллина" Та-тар теленнән дик-тантлар һәм изло-жениеләр җыенты-гы"" Мәгариф" н-ты,2005, 108 бит

9




Синтаксис турында төшенчә.

1




Синтаксис турында гомуми төшенчәгә ия булу. Сүз, сүзтезмә, җөмлә төшенчәләрен формалаштыру.


Танып-белүне оештыру, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

19.09



Әңгәмә, тезүле бәйләнешнең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Тезүле бәйләнеш.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр.

23.09



10

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләр арасын-дагы теркәгечле һәм теркәгечсез бәйлә-неш, тиңдәш кисәк-ләр арасына куела торган тыныш билгеләре.

1

Сүзтезмә һәм тезмә сүз төшенчәләрен аеру. Мөстәкыйль белем алу күнекмәсен булдыру.

Нинди грамматик чара ярдәмендә формалашу-дан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең те-зүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүен, тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында булуын; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуын, санау интонациясе белән әйтелүен, алар арасында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

11





Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләрнең алдында килүче гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алмаштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы.

Әңгәмә, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация

25.09



12

Тезүле бәйләнеш: тиңдәш кисәкләрдән соң килә торган гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куелу, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куелу.

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

26.09



13



БСҮ. Туган як табигатенә экскурсия

1

Иҗади фикерләү күнекмәсен камилләштерү.


Табигатькә экскурсия.

Туган як табигатен тасвирлау - пейзаж.

30.09



14

БСҮ Туган як та-бигатен тасвирлау. "Әлки көзе".

1

2.10



15

"Тезүле бәйләнеш" темасы буенча искәртмәле диктант

"Диңгездә"

1

Дәрестә өйрәнгәннәрне гамәлдә куллану, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

Диктант язу.

3.10


Н.В. Максимов,

С.М.Трофимов,

М.З.Хәмидуллина

" Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы"" Мә-гариф"нәшрияты,2005, 45 бит.

16

Хаталар өстендә эш.

Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз, аларның шартлы билгесе.

1

Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуын белү. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгели, аларны язуда шартлы билгеләр белән күрсәтә алу.


Диктантта җибәрелгән хаталарны бергәләп ана-лизлау. Әңгәмә, ияртүле бәйләнешнең моделен төзү, биремнәр үтәү, кү-негүләр башкару. ЭД: Синтаксис һәм пунк-туация → Ияртүле бәйләнеш

7.10



17

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан ачыклаулы (төгәлләүле) мөнәсәбәт.

1

Җөмләдә ачыклаулы (төгәлләүле) мөнәсәбәтне аера белү.


Әңгәмә, ачыклаулы мө-нәсәбәтнең моделен тө-зү, биремнәр үтәү, күне-гүләр башкару.ЭД: Син-таксис һәм пунктуация → Ияртүле бәйләнеш.

9.10.




18

Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында урнашкан хәбәрлекле мөнәсәбәт.

1

Җөмләдә хәбәрлекле мөнәсәбәтне аера белү.


Әңгәмә, хәбәрлекле мө-нәсәбәтнең моделен тө-зү, биремнәр үтәү, күне-гүләр башкару. ЭД: Син-таксис һәм пунктуация → Ияртүле бәйләнеш.

10 10



19

Ияртүле бәйләнештәге аныклаулы мөнәсәбәт.

1

Җөмләдә аныклаулы мөнәсәбәтне аера белү.


Әңгәмә, аныклаулы мө-нәсәбәтнең моделен тө-зү, биремнәр үтәү, күне-гүләр башкару.ЭД: Син-таксис һәм пунктуация → Ияртүле бәйләнеш.

14.10



20

"Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше" темасын кабатлау.

1

Дәрестә өйрәнгәннәрне гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.


Әңгәмә, сөйләмдә сүзләр бәйләнешенең гомуми моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

16.10



21

Контроль диктант

" Шаулагыз, имәннәр"

1

Алган белемнәрне системага салу, контрольгә алу


Диктант чзу

17.10


Хәбибуллина З. Н.

" Диктантлар җы-ентыгы.5- 11

"" Мәгариф", 102 б

22

Хаталар өстендә эш

1

Җибәрелгән хаталарны тану, аларны төзәтә белү

Кагыйдәләр өстендә эшләү, хаталарны төзәтү

21.10



23







Сүзтезмә турында төшенчә.Сүзтезмәнең номинатив функциясе., төзелеше, төрләре, мәгънәләре.

1

Синтаксик берәмлекләр турында мәгълүматлы булу. Сүзтезмә турында төшенчәгә ия булу, үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүз-тезмә булуын белү. Сүзтезмәнең аерым бер тө-шенчәгә конкретлык, төгәллек бирүен, иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуын, ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау куеп булуын,

Әңгәмә, сүзтезмә моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Сүзтезмә.

23.10



24


Фигыль сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

Ияртүче кисәкнең нинди сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрнең төркемчәләргә бүленүен белү. Фигыль сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

Биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

24.10



25

Исем сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

Ияртүче кисәкнең нинди сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрнең төркемчәләргә бүленүен белү. Исем сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

Тест сорауларына җаваплар бирү, күнегүләр эшләү

28.10



26

Сыйфат сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар.

1

Сыйфат сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

Әңгәмә, сүзтезмә моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

30.10



27

Алмашлык сүзтезмә, алардагы бәйләүче чаралар


Алмашлык сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.


31.10






2 чирек





28

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

Сан сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.


Изложениедәге хаталарны анализлау. Әңгәмә, сүзтезмә моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

11.11



29

Рәвеш сүзтезмә.

1

Рәвеш сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

Әңгәмә, сүзтезмә моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

13.11



30

Рәвеш сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

14.11



31

БСҮ Изложение язуга әзерләнү

1

План төзү.

Караламага язу

18.11



32

БСҮ. Изложение

ы " Бер- береңә бирелгәнлек"

1

Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл һәм грамоталы итеп язып бирә белү.

Махсус текст нигезендә катлаулы план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү һәм язу.

20.11


Н.В. Максимов,

С.М.Трофимов,

М.З.Хәмидуллина

" Татар теленнән диктантлар һәм изложе-ниеләр җыентыгы"" Мә-гариф" н-ты,2005, 105 бит.

33

Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтез-мәдәге бәйләүче чаралар.

1

Хәбәрлек сүз сүзтезмәләрне җөмләдән аерып ала белү, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу, үзлектән төзи белү.

Әңгәмә, сүзтезмә моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

21.11



34

Бифункциональ кушымчалар ( ясагыч һәм бәй-ләгеч функцияле кушымчалар)

1

Бифнкциональ кушымчалар турында мәгълүматлы булу.

Күнегүләр башкару.

25.11



35

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

Сүзтезмәләрне анализлый белү.


ИР:

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Сүзтезмә

27.11



36

"Сүзтезмә" темасы буенча аңлатмалы диктант " Шомырт чәчәк аткан чакта "

1

Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү.


Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү.

Диктант язу.

28.11


Н.В. Максимов,

С.М.Трофимов,

М.З.Хәмидуллина

" Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы"" Мә-гариф"нәшрияты,

2005, 49 б

37

БСҮ. Сочинение

( Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап) Ирекле тема.

1

Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

Ирекле темага сочинение язу.

2.12



38

БСҮ. Сочинениене бергәләп тикшерү.

1

. Үз хезмәтеңне дөрес бәяләргә өйрәнү.

Сочинениеләрне бергә-ләп тикшерү, төзәтү, ре-дакцияләү

4.12



39

Җөмлә. Ике составлы җөмлә.

1

Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуын, иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмләнең ике составлы җөмлә булуын белү.

Әңгәмә, җөмләнең мо-делен төзи башлау, би-ремнәр үтәү, күнегүләр эшләү. ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр.

5.12



40

Бер составлы фигыль җөмлә.

1

Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмләнең бер составлы җөмлә булуын белү. Баш кисә-генең кайсы булуыннан чыгып, аларның ике төргә: исем (атау) җөмлә һәм фигыль җөмлә-ләргә бүленүе. Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль

Әңгәмә, бер составлы фигыль җөмләнең моделен төзү,биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Бер составлы җөмләләр һәм аларның төрләре.

9.12



41

Бер составлы исем (атау) җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә дип аталуы. Исем җөмләнең предметның булуын атап әйтүе, ә аның эше яки хәрәкәте турында берни дә белдермәве. Исем җөмләнең сөйләмне җыйнакландыруы, күбрәк әдәби әсәрләрдә кулланылуы.


Әңгәмә, бер составлы исем җөмләнең, сүз җөм-ләләрнең модельләрен төзү, биремнәр үтәү, кү-негүләр эшләү. ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Бер сос-тавлы җөмләләр һәм аларның төрләре.

11.12



42

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмләләр.

1

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләләрнең өч төрле булуын белү.Бе-рәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөм-ләнең хикәя җөмлә дип аталуы, аның тыныч тавыш белән әйтелүе, сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөм-ләнең сорау җөмлә дип аталуы, сорау җөмлә-ләр сорауны белдергән сүзләр (сорау алмаш-лыклары) белән, сорау кисәкчәләре ярдәмендә, яки бары тик сорау интонациясе белән генә белдерелүе турында белү. Сөйләүченең берәр эшне кушарга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмләнең боерык җөмлә дип аталуыннан, боеру җөмләнең хәбәре күбрәк төрле заттагы боерык фигыльләр белән, ин-финитив фигыль белән, инфинитив фигыль һәм хәбәрлек сүзләр белән белдерелүеннән хәбәрдар булу. Хикәя, сорау, боерык җөмлә-ләрне башка җөмләләрдән аера белү, алардан тиешенчә файдалана алу, тыныш билгеләрен дөрес кую.

Әңгәмә, җөмлә төрләре моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Хикәя җөмлә.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Сорау җөмлә.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Боеру җөмлә.

12.12



43

БСҮ. Өй сочинениесен бергәләп тикшерү.

1

Үз хезмәтеңә дөрес бәя бирергә өйрәнү.


Сочинениедә җибәрелгән хаталарны бергәләп төзәтү, редакцияләү.

16.12



44

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, со-рау, боерык җөмлә-ләр. Җөмләләрнең төрле урыннарында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә булуын, аның соңында өндәү билгесе куелуын, тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр, шулай ук сүзләрнең гадәти тәртибе үзгәрүнең зур роль уйнавын белү. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аера белү, алардан тиешенчә файдалана алу, тыныш билгеләрен дөрес кую.

Әңгәмә, җөмлә төрләре моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Тойгылы җөмләләр.


18.12



45

Тойгылы җөмләдә тыныш билгеләре.

1

Тойгылы җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү кү-некмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмә-ләрен камилләштерә алу.


19.12



46

Контроль диктант

"Миңсылу"

1

Грамматик нормаларны үтәп язарга омтылу. Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.


Диктант .

2312


Хәбибуллина З. Н." Диктантлар җыентыгы. 5- 11" Мәгариф" нәшрияты,118 б

47

Хаталар өстендә эш

1

Хаталарны таба алу һәм төзәтү

Биремнәр үтәү

25.12


48

Раслау һәм инкяр җөмләләр.

1

Раслау һәм инкяр җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.


Изложениедә җибәрел-гән хаталарны анализлау һәм төзәтү. Әңгәмә, җөм-лә төрләре моделен тө-зүне дәвам итү, бирем-нәр үтәү, күнегүләр баш-кару. ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Раслау һәм инкарь җөмләләр.

26 .12






III чирек





49

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең жый-нак җөмлә дип, ә баш кисәкләрдән башка та-гын иярчен кисәкләре булган җөмләнең җәен-ке җөмлә дип аталуын белү. Җыйнак һәм җә-енке җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмә-ләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

Әңгәмә, җөмлә төрләре моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

13.01



50

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким жөмләләргә бүленүе. Мәгънә ачыклыгы өчен кирәкле барлык кисәкләре дә булган җөмләнең тулы жөмлә дип аталуы. Алдагы җөмләләрдән яки сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган бер яки берничә кисәге төшерелгән җөмләнең ким җөмлә дип аталуы. Тулы һәм ким җөмләләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

Әңгәмә, җөмлә төрләре моделен төзүне дәвам итү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Тулы һәм ким җөмләләр.

15.01



51

Өстәлмәләр.

1

Инде оешып беткән җөмләгә өстәлеп килгән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләлрнең өстәлмә дип аталуын белү. Өстәлмәләрдән тиешенчә файдалана белү, дөрес интонация белән уку, сөйләү күнекмәләренә ия булу, язуда тыныш билгеләрен дөрес куллана, әдәби телдә сөйләү күнекмәләрен камилләштерә алу.

Әңгәмә, күнегүләр эшләү.

16.01



52

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

1

Составында ничә өлеш (җөмлә) булуга карап, җөмләләрнең ике төрле булулары: гади жөмлә (ул бер өлештән тора), кушма җөмлә (ике яки берничә өлештән тора).


Әңгәмә, җөмлә төрләре моделен төзеп бетерү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

20.01



53

Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

1

22.01



54

Җөмлә төрләрен кабатлау.

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Модельне дөрес итеп уку күнекмәсен камилләтерү.


Төрле жанрга караган текстларны сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату. ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Гади җөмлә төрләрен гому-миләштереп кабатлау.

23.01



55

"Җөмлә төрләре" темасы бенча иҗади диктант " Җәйге яңгыр"

1

Җөмлә төрләрен дөрес билгеләү. Үзконтрольне камилләштерү.

Диктант язу.

27.01


З. Н. Хәбибул-лина,Г. Ш. Нәбиуллина

"5- 11 нче сый-ныфлар.Диктантлар җыентыгы,"

" Мәгариф" нәшрияты, 105 бит

56

БСҮ. Сочинение . Л. Фәттаховның " Арышлар өлгерде" картинасы буенча

1

Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү.

Әдәби темага контроль сочинение язу.

29.01



57

БСҮ. Сочинениене бергәләп тикшерү.

1

Үзконтрольне камилләштерү.


Сочинениеләрне бергәләп тикшерү, төзәтү, редакцияләү.

30.01



58

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия: гади ия, тезмә ия, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләне дә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүзнең җөмлә ки-сәге дип аталуын, ия белән хәбәрнең җөмләнең баш кисәкләре булуын белү. Баш килештә ки-леп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? яки ни? сорауларының берсенә җавап бирә торган кисәкнең ия дип аталуын-нан, аның гади тезмә формалары булуыннан хәбәрдар булу. Җөмләдә баш килештән килгән исем яки алмашлыкның ия булуын, сыйфат, исем фигыль, сыйфат фигыль, сан һәм алмаш-лыкларның да исем мәгънәсендә килгәндә ия була алуларын белү. Ияне җөмләдә дөрес билгели алу.

Язма эшләрдә очраган хаталар буенча эш. Әңгәмә, иянең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация→Җөмлә кисәкләрен билгеләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация→Җөмләнең баш кисәкләре.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация→Ия һәм аның белдерелүе.

3 02



59

Хәбәр:. Гади хәбәр, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәгенең хәбәр дип аталуын, аның нишли? нишләтелә? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничек? ул кайда? ул ничә? сорауларына җавап булуын белү. Гади хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләр (исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш) белән белдерелүен, тезмә сүз белән белдерелгән хәбәрнең дә гади хәбәр булуын, бар, кирәк, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләрнең дә гади хәбәр булуларын аңлау.

Әңгәмә, хәбәрнең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Хәбәр һәм аның белдерелүе.

5.02



60

Хәбәр. Кушма хәбәр, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Кушма хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалуын белү.


Әңгәмә, хәбәрнең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Хәбәр һәм аның белдерелүе.

6.02



61

Ия белән хәбәрнең бәйләнеше. Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

Боерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе белән яки исем һәм ярдәмче фигыль белән бел-дерелгән хәбәрнең ия белән бер үк затта һәм санда килүен; тиңдәш ияләргә караган һәм бо-ерык, хикәя һәм шарт фигыльләрнең берсе бе-лән белдерелгән хәбәрнең берлектә дә, күп-лектә дә килә алуын; тиңдәш ияләргә караган һәм исем белән белдерелгән хәбәрнең бары тик күплек формасында гына кулланылуын; җөм-ләнең хәбәре исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелуын белү.

Күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннары.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Ия белән хәбәрнең ярашуы. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.

10.02



62

БСҮ Изложение язуга әзерләнү

1

План төзү

Караламага язу

12.02



63

БСҮ. Изложение « Җиңү алмагачлары»

1

Үзконтрольне камилләштерү.


Изложение язу һәм аларны бергәләп тикшерү.

13.02


Н. Гыймадиева, Р. Баһавиева

" Контроль диктантлар һәм изложениеләр" җыентыгы. Казан," Яңалиф" нәшрият йорты, 2004, 55 бит.

64

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? Нәр-сәнең? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган кисәкнең аергыч дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерылмыш булуы. Аергычның аерылмышына ике төрле чара ярдәмендә бәйләнүе: сүз тәртибе белән, иялек килеше кушымчасы ярдәмендә. Сүз тәр-тибе белән бәйләнгәндә аергычның аерыл-мышы алдыннан янәшә килүе. Зат алмашлык-лары, исем һәм исем мәгънәсендә килгән баш-ка сүзләр белән белдерелгән аергычларның аерылмышларына иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнүе.

Әңгәмә, аергычның моделен төзү, аңлату, биремнәр үтәү, күнегүләр башкару.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Җөмләнең иярчен кисәкләре.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Аергыч һәм аның белдерелүе. Аергычның аерылмышы белән бәйләнеше.

17.02



65

Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар.

1

Модель буенча сөйләү. Күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Аергыч һәм аның белдерелүе. Аергычның аерылмышы белән бәйләнеше

Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычларның җөмләдә кулланылу үзенчәлекләрен белү, тыныш билгеләрен дөрес куеп яза белү

19.02



66

БСҮ. "Ия, хәбәр, аергыч" темасы буенча аңлатмалы диктант . Аерым җөмләләр белән эшләү

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Үзконтрольне камилләштерү.

Диктант язу.

20.02


З. Н. Хәбибуллина,

Г. Ш. Нәбиуллина

"5- 11 нче сыйныф-лар.Диктантлар җыентыгы," " Мә-гариф" нәшрияты, 99 бит

67

Тәмамлык. Туры һәм кыек тәмамлыклар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? кебек сорауларның берсенә җавап булып килә торган кисәкнең тәмамлык дип аталуы. Тәмамлыкның исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе. Җөмләдә төшем килешендәге исем яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелгән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары яки бәйлек (бәйлек сүз) белән бәйләнгән тәмамлыкларның кыек тәмамлыклар дип аталулары.

Язма эштә җибәрелгән типик хаталар өстендә эш. Әңгәмә, тәмамлыкның моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

24.02



68

БСҮ. Сочинение . "Язның беренче чәчәкләре"

1

Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

Ирекле темага сочинение язу.

26.02



69

Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен бел-дерә торган иярчен кисәкнең хәл дип аталуы. Хәлләрнең күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килүе. Эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? Сорау-ларының берсенә җавап бирә торган хәлнең урын хәле булуы. Урын хәленең юнәлеш, чы-гыш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән белдере-лүе. Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын бел-дереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең вакыт хәле булуы. Вакыт хәле-нең вакыт рәвешләре, хәл фигыльнең өченче һәм дүртенче төре, урын-вакыт килешендәге яки бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исем һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

Язма эшләрне бергәләп анализлау. Әңгәмә, хәлнең, вакыт һәм урын хәлләренең модельләрен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Вакыт хәле, аның аерымлануы һәм тыныш билгеләре.

27.02



70

Сәбәп һәм максат хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең сәбәбен белдереп, ник? нигә? нилектән? ни сәбәпле? ни (нәрсә) аркасында? ни өчен? кебек сорауларның бер-сенә җавап бирә торган хәлнең сәбәп хәле бу-луы. Сәбәп хәленең күбрәк ечен, күрә бәйлек-ләре һәм сәбәпле, аркасында кебек бәйлек сүз-ләр белән килгән исем фигыль һәм сыйфат фи-гыль ярдәмендә; чыгыш килешендәге кайбер исем, сыйфат фигыль һәм исем фигыль белән; юнәлеш килеше формасындагы сыйфат фи-гыль белән белдерелүе. Җөмләдә эш яки хәл-нең максатын белдереп, нигә? ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларның берсенә җа-вап бирә торган хәлнең максат хәле булуы. Максат хәленең инфинитив, юнәлеш килеше-ндәге исем, шулай ук өчен, яки дип ярдәмлек сүзләре белән килгән башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелүе.

Әңгәмә, сәбәп һәм максат хәлләренең модельләрен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Сәбәп хәле, аның аерымлануы һәм тыныш билгеләре.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Максат хәле, аның аерымлануы һәм тыныш билгеләре.

2.03



71

БСҮ. Гариза турында төшенчә, аны язу күнегүләре.

1

Гариза турында төшенчә формалаштыру. Эш кәгазьләреннән мөстәкыйль рәвештә гариза яза белү. Фәнни сөйләм культурасын үстерү

.Үрнәк буенча гаризаның төзелешен танып-белүне оештыру, шәхси бирем-нәр нигезендә мөстәкыйль рәвештә гариза язу.

4.03



72

Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең рәвешен белдереп, ничек? ни рәвешле? сорауларының берсенә җа-вап бирә торган хәлнең рәвеш хәле булуы. Рә-веш хәленең хәл фигыльләр, рәвешләр, исем-нәр (яки исем урынында килгән башка сүзләр-нең кебек төсле, сыман һәм башка шундый бәйлекләр белән килгән очракта) ярдәмендә белдерелүе. Сирәгрәк рәвеш урынында килгән сыйфат, чыгыш яки урын-вакыт килешендәге килгән исем һәм мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе. Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? күпмегә? күпмедән? никадәр? ничә тапкыр? ни дәрәҗәдә? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган хәлнең күләм хәле булуы. Күләм хәлләренең күләм-чама рәвешләре белән; сан белән ачыкланган исем ярдәмендә; составында тапкыр, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек сүзләр килү белән, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелүе.

Әңгәмә, рәвеш һәм күләм хәлләренең модельләрен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Рәвеш хәле, аның аерымлануы һәм тыныш билгеләре.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Күләм хәле, аның аерымлануы һәм тыныш билгеләре.

5.03



73

Шарт хәле һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең шартын белдереп, нишләсә? нинди шартта? сорауларының бер-сенә җавап бирә торган хәлнең шарт хәле бу-луы. Шарт хәленең җөмләдә шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе бе-лән бергә килгән башка сүз ярдәмендә белде-релүе. Җөмләдә көтелгән эш яки хәлнең кире-се булачагын белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларының берсенә җавап би-рә торган хәлнең кире хәл булуы. Кире хәлләр-нең да, дә, та, тә кисәкчәләренең берсен алган шарт фигыль яки карамастан бәйлек сүзе бе-лән килгән башка сүз ярдәмендә белдерелүе

.

Әңгәмә, шарт һәм кире хәлләренең модельләрен төзү, биремнәр үтәү, кү-негүләр эшләү.ЭД: Син-таксис һәм пунктуация → Шарт хәле, аның аерымлануы һәм тыныш билгеләре. ЭД: Син-таксис һәм пунктуация → Кире хәл, аның аерымлануы һәм тыныш билгеләре → Контроль тест.

9.03



74

Хәлләрне кабатлау.

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Үзконтрольне камилләште

Күнегүләр эшләү.рү.


11.03



75

Контроль диктант диктант " Гейзер"

1

Хәлләрне тану күнекмәсен камилләштерү

Диктант

12.03


З. Н. Хәбибуллина,

Г. Ш. Нәбиуллина

"5- 11 нче сыйныфлар.Диктантлар җыентыгы,"

" Мәгариф" нәшрияты, 99 бит

76

Хаталар өстендә эш

1

Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

Биремнәр үтәү.

16.03



77

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә ачыклык, төгәллек кертә торган сүзләрнең аныклагычлар дип аталуы. Аныклагыч белән ачыкланып килгән җөмлә кисәгенең аныкланмыш дип аталуы. Аныкла-гычның, гадәттә, аныкланмышлары белән бер үк грамматик формада белдерелүе. Аныкла-гычның аныкланмышы соравына ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап булуы. Аныкла-гычның җөмләнең теләсә кайсы кисәген, шул исәптән бер аныклагыч икенчесен дә ачыклап килә алуы.

Язма эшләрне бергәләп анализлау.

ИР -

Ир -

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Аныклагыч.

18.03



78

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше.

1

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) кара-ган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр-нең тиңдәш кисәкләр дип аталуы. Тиңдәш ки-сәкләрнең җыйнак һәм җәенке була алулары. Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр белән дә, теркәгечләр булмыйча, тик санау интона-циясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүе.

Әңгәмә, тиңдәш кисәкләрнең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә.

19.03






IVчирек





79

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

1

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, яки теркәгечләре кабатланмаса, өтернең куелмавы.


Модель буенча сөйләү. Күнегүләр эшләү. ЭД: Синтаксис һәм пунктуа-ция → Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгелә-ре. ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Тиңдәш кисәкләрне кабатлау өчен күнегүләр, тестлар, теоретик сораулар.

30.03



80

Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр.

1

Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең эн-дәш сүз дип аталуы. Кешедән кала башка җан-лы һәм җансыз предметларга төбәп эндәшү кү-ренешенең сынландыру (сурәтләү чарасы) дип аталуы. Эндәш сүзләрнең баш килештәге зат яки сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелүе; җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алулары; җыйнак та, җәенке дә була алу-лары. Эндәш сүзләрнең җөмләнең гомуми ин-тонациясеннән аерымрак әйтелүләре. Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгеләре куелу. Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмавы.

Әңгәмә, эндәш сүзнең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Эндәш сүзләр һәм аларның белдерелүе.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре.

1.04



81

Кереш сүзләр. Керешмәләр.

1

Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсә-бәтен (ышану һәм раслауны; шикләнү, икеләнү яки чама белән әйтүне; я үз фикереннән чиге-нүне; фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен яки йомгагын, яисә аның алдагы фикергә бәйләне-шен; фикер тәртибен; фикергә бәйле тойгы-ларны) белдерә торган сүзләрнең кереш сүз-ләр дип аталуы. Кереш сүзләрнең җыйнак та, җәенке дә була алулары; җөмләнең теләсә кай-сы урынында килә алулары. Кереш сүзләрнең җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылулары. Сөйләүченең үз уена мөнәсәбә-тен төп җөмлә составында килгән бөтен бер җөмлә белән дә белдерелә алуы. Андый җөм-ләнең кереш җөмлә дип аталуы. Кереш җөм-ләләрнең күбрәк җөмлә уртасында килүләре; аларның өтер, сызык һәм җәяләр белән аеры-лып күрсәтелүе.

Әңгәмә, кереш сүз һәм керешмәләрнең модельләрен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Кереш сүзләр һәм аларның төрләре.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.

2.04



82

БСҮ. Контроль изложение язуга әзерләнү

1

Текстның стиль үзенчәлекләрен саклап яза белү.


6.04




83


БСҮ. Контроль изложение

" Әбиемнең куллары"


1

Үзконтрольне камилләштерү


Эчтәлекне грамоталы итеп үзлектән язу.

8.04


Н.В. Максимов,

С.М.Трофимов,

М.З.Хәмидуллина

" Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы "Мәгариф" нәш-рияты,2005,49 бит

84

Җөмләдә сүз тәртибе. Туры (уңай) һәм кире тәртип.

1

Җөмләдә сүзләрне туры (уңай) һәм кире тәртибен аеру.


Язма эшләрне бергәләп анализлау.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Җөмләдә сүз тәртибе.

9.04



85

Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе.

1

Сөйләм предметы (тема) һәм сөйләм яңалыгы (рема) турында мәгълүматлы булу. Аларның сүз тәртибе белән бәйләнешен аңлау

. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

15.04



86

БСҮ. Сөйләмдә логик басым.

1

Мәгънәсе ягыннан иң әһәмиятле дип саналган сүзнең җөмләдә көчлерәк тавыш белән әйте-лүен, ягъни аңа логик басым ясалуын белү. Тойгылы җөмләдә логик басым төшкән сүзнең җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алуыннан хәбәрдар булу.

Дөрес уку күнегүләре.

13.04



87

Җөмләнең аерымланган кисәкләре.


1

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең аерымлануы.

Әңгәмә, аерымланган

хәлләрнең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

15.04



88

Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр,


1

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы. Уртада килгәндә, аерымланган хәлләрнең ике яктан да өтер белән аерылуы, калган очракта өтернең бер яктан гына куелуы.

Әңгәмә, аерымланган

хәлләрнең моделен төзү, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү.

16.04



89

Алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

20.05



90

Аерымланган аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

Аныкланмыш белән нинди дә булса грамматик формада ярашкан аныклагычларның гына аерымлануы. Билгеләү алмашлыклары һәм җыю саны белән белдерелгән җыйнак анык-лагычларның аерымланмавы. Функцияләрен-нән чыгып, аныклагычларның аныкланмыш-ларыннан өтерләр, сызык, ике нокта һәм җәяләр кебек тыныш билгеләренең берсе белән аерып күрсәтелүе

Әңгәмә, аерымланган аныклагычның моделен төзү, биремнәр үтәү, кү-негүләр эшләү. ЭД: Син-таксис һәм пунктуация → Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.


22.04



91

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен кабатлау.

1

Үз-үзеңне дөрес бәяләү күнекмәсен

камилләштерү

.

Күнегүләр эшләү.

23. 04



92

Иҗади биремле диктант

( Аерым җөмләләр белән эшләү)

1

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллана алу. Ишеткәнне иҗади якын килеп яза белү.


Җөмләләрне тулыландырып язу.

27.04



93

БСҮ. Сочинение

« Мин соңгы звонокка әзерләнәм»

1

Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү

.

Әдәби темага сочинение язу.


29.04



94

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

1

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерә белү.

Үз-үзеңне дөрес бәяләү күнекмәсен камилләштерү.


Язма эшләрне бергәләп анализлау.Күнегүләр эшләү.ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.

30.04



95

Җөмлә кисәкләрен аерым- аерым тикшерү ( соравы, белдерелүе)

1

Үз-үзеңне дөрес бәяләү күнекмәсен камилләштерү.


Күнегүләр эшләү.


4.05



96

Җөмләләргә морфо-логик анализ ясау.

1

Дәреслек һәм кагыйдәләр дәфтәре белән эшләү күнекмәсен камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.


6.05



97



Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.



1



Дәреслек белән эшләү күнекмәсен камилләштерү.


ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Җөмлә кисәкләрен гомуми-ләштереп кабатлау өчен күнегүләр, тестлар, теоретик сораулар.

7.05





98


Синтаксик анализ ясауга күнегүләр эшләү


1


Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү.

Күнегүләр эшләү.

ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.

11.05



99

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

Җөмләгә билгеләмә бирә белү.


"Җөмлә" моделе буенча сөйләү. Күнегүләр эш-ләү. ЭД: Синтаксис һәм пунктуация → Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе

13.05




100

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

1

Гади җөмлә синтаксисына караган төп төшенчәләрне актуальләштерү.

Күнегүләр эшләү. ЭД: Синтаксис һәм пунк-туация → Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе. ИР -

14.05





101

БСҮ. Отзыв язу

1

Билгеле бер тема буенча фикер йөртеп, язмача бәя бирергә өйрәнү.


Аңлату, үрнәк нигезендә эш, дәрестә өйрәнелгән өзеккә язмача бәя бирү, мөстәкыйль рәвештә отзыв язу

18.05




102

БСҮ. Текст турында гомуми мәгълүмат.

Тексттан чыгып тест сорауларына җавап бирү

1

Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге, текстта сүзләр бәйләнеше, текстның темасы һәм мәгънәсе, ваграк кисәкләргә бүленеше, микротемасы турында мәгълүматлы булу.


Язма эшләрне бергәләп анализлау. Текстны танып-белү: Текстлары сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату

20.05




103

Арадаш аттестация эше. Грамматик биремле контроль диктант

1

Белемнәрне контрольгә алу

Диктант

21.05



104

БСҮ Контроль со-чинение . Сугыш һәм тыл ветераннарына карата ирекле темага язу

1

Эзләнү, материаллар туплау


Сочинение .

25.05



105

Ел буена үткәннәргә гомуми йомгак.

1

Үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү күнекмәсен камилләштерү.


Әңгәмә. Яңа уку елына бурычлар билгеләү.

27.05






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал