- Учителю
- Методическая разработка 'Чыгарылыш имтиханы'
Методическая разработка 'Чыгарылыш имтиханы'
Рассмотрено на Согласовано Утверждаю
заседании МО Завуч школы Дир.школы
учителей языковедов
__________________ ________________ _________________
/Шарафутдинова А.К./ /Хайруллина Ф.Р./ /Шарафутдинов Ф.М.
ЯҢАВЫЛ РАЙОНЫ ЭТКЕНӘ УРТА МӘКТӘБЕ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН
2007-2008 УКУ ЕЛЫНА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН УРТА (ТУЛЫ) МӘКТӘП КУРСЫ БУЕНЧА ЧЫГАРЫЛЫШ ИМТИХАНЫ (ТЕСТ)
-
Уфада татар язучысы исемендәге бульвар бар, шуны әйтегез:
-
Г.Әпсәләмов
-
Г. Ибраһимов
-
М. Мәһдиев
-
М. Әмир
-
Ш. Камал
-
-
Алтын приискалары хуҗасы, миллионер һәм шагыйрь кем ул?
-
М.Гафури
-
Дәрдмәнд
-
Ш.Бабич
-
Н.Думави
-
С.Рәмиев
-
-
Сюжет үстерелешендәге киеренкелекләрнең, каршылыкларның иң югары ноктасы ничек атала?
-
экспозиция
-
вакыйгалар үстерелеше
-
төенләнеш
-
кульминация
-
чишелеш
-
-
Музыка коралында оста уйнаучы, ярлы шәкерт Ә.Еникинең кайсы
әсәрендә гәүдәләнә?
-
"Бала"
-
"Мәк чәчәге"
-
"Кем җырлады"
-
"Матурлык"
-
"Төнге тамчылар"
-
Сөн дәүләтенең патшасы - Туман тархан һәм аның улы - Албуга
мөнәсәбәтләренә бәйле вакыйгалар кайсы әсәрдә гәүдәләнә?
-
"Кубрат хан"
-
"Колшәриф"
-
"Сөембикә"
-
"Әтил суы ака торур"
-
"Сызгыра торган уклар"
-
Р.Батулланың "Сират күпере" драмасының төп герое кем?
-
Батырша
-
М.Җәлил
-
Г.Тукай
-
Салават
-
Газинур
-
-
А. Гыйләҗевның "Әтәч менгән читәнгә" әсәрендә Хәйдәр "Москвич" та,
Мидхәт "Жигули" да узышалар. Кем уза?
-
Хәйдәр
-
Мидхәт
-
бергә киләләр
-
инспектор туктата
-
авария белән тәмамлана
-
Сталин репрессияләре чорында "Халык дошманы" дип гәепләнеп кулга
алынган, төрмә, лагерьлар газабын кичереп илгә исән-сау кайткан һәм
иҗат иткән татар язучыларын билгеләгез.
-
Г.Ибраһимов, Ш.Усманов, К.Тинчурин;
-
Х.Туфан, И.Сәләхов, Г.Минский;
-
Ф.Кәрим, М.Җәлил, Г.Кутуй;
-
Ш.Камал, К.Нәҗми, М.Әмир;
-
М.Галәү, Н.Исәнбәт, И.Гази;
-
Мөхтәр бабай сөйли:
Элек чакта мин бер кеше идем,
Хәзер, малай, миндә ике "мин":
Берсе менән аның - коммун яклы,
Икенчесе каршы, суккин сын.
Бу юллар Һ.Такташның кайсы поэмасыннан?
-
"Җир уллары трагедиясе"
-
"Гасырлар һәи минутлар"
-
"Мөхәббәт тәүбәсе"
-
"Югалган матурлык"
-
"Киләчәккә хатлар"
-
Түбәндәге юллар нинди әсәрдән:
И Идел йорт, идел йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт,
Иелеп сәлам биргән йорт.
-
"Нуры содур"
-
"Идегәй"
-
"Сәйфелмөлек"
-
"Сәхипҗамал"
-
"Кыйссаи Йосыф"
-
Сугыштан соңгы татар поэзиясендә реформаторлык омтылышын
(форма оригинальлеге, сүзнең эчке куәте, метафоралар байлыгы һ.б.)
алып килгән яшь шагыйрьләр төркемен атагыз.
-
Г.Афзал, Ш.Галиев, И.Юзеев
-
Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим
-
Р.Әхмәтҗанов, Ш.Маннанов, Ә.Баянов
-
Ә.Фәйзи, С.Хәким, Ш.Маннур
-
Зөлфәт, М.Әгъләмов, Р.Миңнуллин
-
"Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар,
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон;
"Мин белшмлек" дәгъвасы - бер мең вагон",
-
юллары Г.Тукайның кайсы әсәреннән?
-
"Китмибез"
-
"Шүрәле"
-
"Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш"
-
"Пар ат"
-
"Көзге җилләр"
-
1900 нче елның 9 декабрендә дөньяга килгән; казакъ далаларында укытучылык иткән, 20 нче елларда "Зәңгәр бүре", "Башлана башлады", "Бибиевлар" кебек әсәрләрен язган "Такташлар чорын бүгенге белән тоташтырган бердән-бер олы фигура". Бу әдип кем?
-
М.Гафури
-
Г.Исхакый
-
Х.Туфан
-
Әхмәт Фәйзи
-
С.Хәким
-
-
Кайсы татар драматургы Америкадан килгән профессорның татар байлары һәм зыялылары белән очрашуына нигезләнеп көлке ("Американ комедиясе") коруга ирешә?
-
Г.Камал
-
Ф.Әмирхан
-
Ф.Бурнаш
-
К.Тинчурин
-
Т.Гыйззәт
-
-
Түбәндәге әсәрләрнең кайсы эпистоляр жанрда язылган?
-
"Хат ташучы" (М.Җәлил)
-
"Киләчәккә хатлар" (Һ.Такташ)
-
"Агыйдел" (М.Әмир)
-
"Маякчы кызы" (Г.Гобәй)
-
"Ташкыннар"(Т.Гыйззәт)
-
-
Г.Тукайның "Пар ат" шигыре шагыйрьнең кайсы шәһәргә сәфәр тотуы уңае белән язылган?
1) Уральск
2) Уфа
3) Оренбург
4) Казан
5) Әстрахан
-
Татар фронтовик шагырьләре арасында Советлар Союзы Герое исемен алган әдип кем7
-
Ф.Кәрим
-
А.Алиш
-
Г.Кутуй
-
Ө.Баян
-
М.Җәлил
-
-
XX йөз башында Уфада Г.Ибраһимов, Ш.Бабич,Х.Туфан, С.Кудаш кебек язучылар кайсы мәдрәсәдә укыганнар?
-
"Госмания"
-
"Галия"
-
"Мөхәммәдия"
-
"Касыймия"
-
"Хөсәения"
-
-
Түбәндәге сүзләрнең кайсысы әдәби әсәрләрдәге характерларның, идеяләрнең, теләк-омтылышларның кискен бәрелешен атый:
-
чишелеш
-
сюжет
-
конфликт
-
композиция
-
җыр
-
-
Г.Тукай Уфада кайсы шагыйрь белән очрашкан?
-
Ш.Бабич
-
М.Гафури
-
Дәрдмәнд
-
С.Рәмиев
-
Н.Думави
-
-
Драма әсәрләренең берсендә әҗәл кемнең җанын алырга дип килә?
-
Муса Җәлилнең
-
Гыйльминиса карчыкның
-
Әлмәндәрнең
-
Зөләйханың
-
Габдулла Тукайның
-
-
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" дигән популяр җырның авторын һәм композиторын атап күрсәтегез:
-
Равил Фәйзуллин һәм Фәрит Хатипов
-
Роберт Әхмәтҗанов һәм Зиннур Гыйбадуллин
-
Шәүкәт Галиев һәм Рим Хасанов
-
Вил Казыйханов һәм Мөфтәдин Гыйләҗев
-
Марис Нәзиров һәм Фәүзә Гасакирова
-
-
Башкортстан тарихына Батырша исеме белән кергән күренекле шәхес кайсы яктан?
-
Баймактан
-
Татарстаннан
-
Казакъ ягыннан
-
Балтачтан
-
Дүртөйледән
-
-
Түбәндә китерелгән әдәбият галимнәренең кайсысы Башкортстанда туган?
-
Мансур Хәсәнов
-
Ибраһим Нуруллин
-
Флүн Мусин
-
Рафаэль Мостафин
-
Нил Юзеев
-
-
М.Җәлилнең халык аваз иҗатыннан файдаланып язган әсәре:
-
"Сандугач һәм чишмә"
-
"Күлмәк"
-
"Хөкем алдыннан"
-
"Алтынчәч"
-
"Бүреләр"
-