7


  • Учителю
  • “Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы”

“Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе аша балаларда әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, шушы дәрес дәвамында Ризаэтдин Фәхретдиновнаң бала тәрбияләүгә багышланган гыйбрәтле, мәгънәле сүзләре аша да бала тәрбияләү күздә тотылды. Язучының яхшы психолог буларак әсәрдәге ва
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Усали урта гомуми белем бирү мәктәбе



Татар әдәбиятыннан дәрес конспекты

"Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы"



Әзерләде:

ММБГБУ "Усали урта

мәктәбе"нең югары категорияле

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Исмагилова Әнисә Равил кызы

2015-2016 уку елы


Максат:

1.Укучыларга Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясенең эчтәлеген төшендерү.

2. Әсәргә анализ ясау, хикәянең тәрбияви әһәмиятен, хикәядә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да актуаль икәнлеген күрсәтү.

3. Ата-анага карата миһербанлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Ә.Еники һәм Р.Фәхретдиновларның портретлары, Р.Фәхретдиновның тәрбиялелек һәм аналар турындагы гыйбрәтле сүзләре

Дәрес барышы

Ана-бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.


Һ.Такташ.

1.Кереш.

-Укучылар, бүгенге дәресебезнең эпиграфы итеп Һ.Такташ сүзләрен китерәм. Димәк сөйләшүебезне әниләр турында дәвам итәбез. Ягез әле, әниләр турында дәрестә һәм сыйныфтан тыш укылган әсәрләрне искә төшерик.

(укучылар мисаллар китерәләр:

  • Р.Миңнуллин шигырьләре

  • Р.Фәйзуллин шигырьләре

  • Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

  • Ә.Еникинең "Бала" хикәясе)



Укытучы: Дөрес, укучылар, әниләр турында язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр иҗат иткәннәр.Шундый гүзәл әсәрләрнең берсе Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәяседер мөгаен.Ә.Еники - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы, хикәяләр остазы.

Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Ә.Еники



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал