7


  • Учителю
  • План-конспект урока по татарской литературе в 5 классе на тему 'Фатих Әмирханның “Нәҗип” хикәясенә анализ'

План-конспект урока по татарской литературе в 5 классе на тему 'Фатих Әмирханның “Нәҗип” хикәясенә анализ'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Фатих Әмирханның "Нәҗип" хикәясенә анализ.

Максат: 1. Әсәрне өлешләргә бҮләргә өйрәнергә;

2. Өлешләр арасындагы мәгънәне табып, әсәрнең идеясын, авторның теләген ачыкларга.

Өйрәнелә торган әсәр: Фатих Әмирхан. "Нәҗип" хикәясе.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

  2. Актуальләштерү.

Укучыларны эш планы белән таныштыру.

  1. Үткән теманы кабатлау.

Сюжетны кыскартып сөйләтәбез. Анализ алымнарын искә төшерәбез.

  1. Яңа материалны аңлату.

Әсәргә тулы анализ ясау.

  1. Дәрескә йомгак ясау.

Нәтиҗәләр чыгару.

  1. Өй эше.

"Үкенү" дигән темага инша язып килергә.

  1. Ф.Әмирхан "Нәҗип" хикәясенә анализ.

  1. Сюжетны кыскартып сөйләтәбез. Анализ алымнарын искә төшерәбез.

  2. Яңа материалны аңлату.

Әсәргә тулы анализ ясау.

УКЫТУЧЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

УКУЧЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

1.Әсәрне ничә өлешкә бүләргә мөмкин?

Без вакыйгаларга бай, катлаулы һәм күләмле әсәргә анализ ясыйбыз. Бу әсәрнең төзелешен ике, өч өлеш итеп күз алдына китерү өчен , күп вакыйгаларны берләштерергә тиеш булабыз. Безнең сорауга җавап биргәндә, укучылар бик җиңел юлдан китәчәкләр. Вакыйгаларны әсәрдәгечә тәртип белән берсе артыннан берсен атаячаклар.



Cюжет сөйләгәндә әсәрне болай бүләргә ярый әле. Ләкин мондый бүленеш сюжетны кабатлап сөйләү генә бит. Бу юл белән әсәрнең эчтәлеген ача алмаячакбыз. Анализ ясаганда сюжет тәртибеннән китәргә тиеш булабыз. Сыйныфка сорау бирик:

  • Хикәядә күзгә күренми торган нинди алымнар бар?

3.Ә менә башкаларын тиз генә табып булмый. Без моңа кадәр әйбер белән әйбер, сыйфат белән сыйфатны чагыштырдык. Вакыйганы вакыйга белән чагыштырмадык. Хикәядә исә вакыйганы вакыйга белән чагыштырырга кирәк. Чагыштыра торган вакыйга төп вакыйгадан аерылып торырга, аңа турыдан - туры бәйләнмәгән булырга тиеш. Шуларны таптыру өчен мондый сорау бирәбез:

  • - Төп вакыйганы табыгыз.

Таба алмасалар, җиңелрәк сораулар бирәбез:

  • Әсәр кем турында?

  • Нәҗип турында булса, аның нинди эшләре турында?



  • Әсәрдә мактауга бәйләнмәгән вакыйгалар бармы?

4.Әсәр ахырында төп вакыйга бәйләнеше аз булган тагын бер вакыйга бар. Болытлы яңгыр турындагы өлешне дә кычкырып укыйбыз. Аннан соң бу вакыйгаларга анализ ясыйбыз. Укучылар ике уенның уртак якларын һәм аермасын табалар.



5.Укучыларның игътибарын шуңа юнәлтик: уен башта һәм ахырда ике мәртәбә кабатлана. Без инде беләбез, кабатланган урын - әсәрнең иң әһәмиятле өлеше. Җитмәсә, ул әле әсәрнең башында да, ахырында да килә. Димәк, уен нәрсәнедер чагыштырып күрсәтә. Нәрсәне чагыштырып килергә мөмкин? Әлбәттә, төп өлешне. Ягъни Нәҗипне һәм аның белән бәйле вакыйгаларны. Шуларны белгәннән соң, без уеннарның мәгънәләрен табарга тиеш.

6.Ләкин мөстәкыйль вакыйганың тагын берсе бар бит әле. Бу вакыйгага да анализ ясыйбыз. Укучылардан һава үзгәреше турында сөйләтәбез.

- Бу вакыйга эчендә бәя бирү алымы бармы?

7.Без әсәрнең чагыштыру өчен язылган өлешен таптык. Хәзер төп өлешне искә төшерик.

Гадәттә, төп өлештән дә бәя бирү алымнарын эзлибез.

Вакыт калса, Нәҗип турындагы вакыйгаларны укучылардан сөйләтаргә мөмкин. Сөйләргә өйрәнсеннәр һәм әчтәлекне исләренә төшерсеннәр.Аннан соң укучыларга мондый сораулар бирәбез:

- Бу вакыйгаларда кабатлану бармы?

- Берләштереп, гомумиләштереп исем бирә алабызмы?

- Гомумиләштерелгән вакыйгада нинди бәя бирү алымы бар?

8.Димәк, безнең вакыйгаларның һәрберсе ике өлештән тора. Мактану - ялгышын тану. Мактану - начар эш. Хатаңны күрә белү - яхшы эш. Шулай итеп, вакыйгаларның һәрберсендә каршылык бар икән. Шундый охшаш вакыйгаларны кушабыз һәм укучыларның аңлатуын сорыйбыз:

- Нәҗип, үзенең ялгышын күрә торып, ник шунда ук тагын ялгыша?



9.Мактану теләге дә хис. Ә менә үзенә бәяне ул акылы аша бирә. Шулай итеп, Нәҗип вакыйгасындагы каршылыкны Нәҗипнең үз эчендәге каршылыгы - хисе белән акылы арасындагы каршылык дип әйтә алабыз. Мондый каршылыкка кичереш диләр.

(Укучыларга кичереш турында язылган урыннарны кычкырып уку яүшы булыр иде. Мәсәлән , бу урынны:

"Ул көн кич йокларга яткач, мин үземнең шул эшләрем хакында бик озак уйландым. Бер караганда, апа, Мәрфуга апа, әни, абый, хәтта теге кунак кызлары да мине җәбер иткәннәр шикелле тоелалар, икенче караганда, мин үзем, болай сугыша башлап, начар эшләгәнмен шикелле тоела. Бер уйлаганда, тегеләргә ачуым кабара, икенче төрле уйлаганда, алардан оялган сыман булам. Башкалары тагын бер хәл иде, Мәрфуга апа алдында мин үземне оятлы итеп сизә идем.

Ул мине, акылсыз малай икән бу, дип уйлагандыр инде.

10. Дәрестә шундый тагын ике урынны укый алабыз.

Мондый сорау бирик6

-Мәрфуга апасы аны өч мәртәбә "акылсыз" ди. Нәҗип чыннан да акылсызмы?



11.- Нәҗип акылла малай булгач, Мәрфуга апасы "акылсыз" дип аның нинди сыйфатына бәя бирә?



12. Ахыр чиктә Нәҗип үзен үзе төзәтә. Кыланмый башлый. Мактанмый. Нәкъ менә үзен өстен итеп күрсәтүдән туктагач, аны мактый башлыйлар.

- Хикәя башындагы Нәҗип белән хикәя ахырындагы Нәҗипне чагыштырыгыз. Аерма бармы?



13. Чынлыкта хикәчдә ике Нәҗип бар. Без Нәҗипнең ничек үзгәрүе турында сөйләдек инде.



14. Без уен һәм табигать күренеше вакыйгаларын - беренче өлеш, чагыштырып бәч бирергә тиешле өлеш дигә идек. Менә хәзер, икенче өлешнең төзелешен өйрәнгәч, чагыштыруга күчә алабыз, һәр ике вакыйганың мәгънәсен табабыз.

-Ике төрле уен белән Нәҗипнең ике халәтен чагыштырыгыз.

Атсыз тарантас мәгънәсен белегез.

15.- Ә җилкәнле көймәнең мәгънәсе ничек була?



16. - Табигать күренешенең мәгънәсе

Ничек була?



17. - Ни өчен Мәрфуга апасын ямьсез итеп сурәтли?

18. "Кәефемнән бераз кызарынып", ди Нәҗип. Ул үзенең хисен шулай сурәтли. Бик әдәпле, бик тыйнак, тәрбияле кеше генә шулай әйтә ала. Нәҗип әсәр ахырында һәр адымына бәя бирә һәм аз гына ялгышын да төзәтергә әзер тора. Моҗа кадәр ул ничек мактанырга һәм мактау сүзенишетергә белми аптырый иде. Ә хәзер мактау ошаганын күрсәтү дә Нәҗипкә оят.

1.Бүленеш чама белән болай булачак:

  1. Нәҗип абыйсын апалары янына кертмәскә тырышы.

  2. Нәҗип өйгә кереп "батырлык" күрсәтә.

  3. Өй түбәсенә менеп "батырлык" күрсәтә.

  4. Койма башына менеп "батырлык" күрсәтә.

  5. Һөнәрен күрсәтә.

2.Нәҗипнең үзен абыйсы Гомәр белән чагыштыруы һәм аңардан өстен булырга тырышуы тиз табыла.



  • Нәҗип үзен абыйсыннан өстен куярга тырыша. Мактана. Вакыйгаларның күбесе шул хакта.

  • Андый вакыйгалар бар. Язучы малайларның уены турында ике мәртәбә яза.

(Уенның икесен дә укучылардан сөйләтәбез. Хәтта сыйныфта бу өлешләрен кычкырып укыйбыз).

  • Уеннарның икесендә дә "баралар". Атсыз тарантас та "бара", көймә дә "бара". Аермалары шунда: тарантасның аты юк. Күпме генә кусалар да, ул бармый. Ләкин Нәҗип наы барыбер "тиз бара" дип фараз итә. Ә менә көймәнең кечкенә генә булса да җилкәне бар. Көймәне чыбыркыларга, куарга кирәкми. Ул җил уңаена үзе китә.

-"Кабатлау" алымы бар. Язучы җилнең көчәюен, тынуын дүрт мәртәбә кабатлый. Монда каршылык барлыгын да табабыз. Каралып, җил - бураннары белән, бөтен дөньяны чылатып болыт килә. Ә соңыннан көн бер яхшырып, бер начарланып торганнан соң аяза, матурая. Автор бу вакыйгада да кабатлау алымы куллана. Димәк, аңарга да аеруча әһәмият итүне сорый. Шулай булгач, табигать үзгәреше вакыйгасының да мәгънәсен табарга тиеш булабыз.

-Нәҗип белән бәйле вакыйгаларда кабатлау бар. Ул абыйсының кураен тартып ала, юньсезлек эшли. Аңа "акылсыз" дип бәя бирәләр. Өй түбәсенә менеп мактанмакчы була - юньсезлек эшли. Аңа тагын шул ук бәяне бирәләр. Койма өстенә менеп мактана. Тагын шул ук бәяне ала. Ләкин кабатланган вакыйгаларның иң мөһим җире шунда: Нәҗип һәр очракта да үзенең хатасын таный. Эшләгән эшләренә үкенә. Үзенә үзе дөрес бәя бирә.

-Аның мактану теләге зур. Ул үзен абыйсыннан өстен итеп күрсәтергә тырыша. Аның үзе яраткан Мәрфуга апасыннан мактау сүзе ишетәсе килә.

-Үзенә үзе шундый дөрес бәя бирә белә торган кеше акылсыз булмый. Нәҗип - бик акыллы малай.



-Сүз, әлбәттә, Нәҗипнең тәртипсезлеге турында бара. Мактануын да, кылануын да, үз - үзен тота алмавын да апасы "тәртипсезлек" ди. Ә бөтен тәртипсезлекнең сәбәбе - Нәҗипнең хисенә ия була белмәвендә, хисен акылдан өстен итүендә.



-Бар. Ул үзгәрде. Үзенең адымнарына акыл белән бәя бирә башлады.

Әсәрдәге ике Нәҗипне без Нәҗип белән вакыйгаларның ике өлеше итеп карый алабыз. Тәртипсез Нәҗип һәм тәртипле Нәҗип. Ә менә аның кичерешләре - ике Нәҗипне бәйләп торучы өлеш, дия алабыз. Бу шулай. Чөнки малайның кичерешләре аның начар эшләре белән дә, яхшы эшләре белән дә бәйләнгән. Нәкъ менә кичерешләре Нәҗипне үзгәртә, тәртипле итә. Шуннан соң аның эшләре уңга китә дә инде.

-Автор уен вакыйгасы белән Нәҗипкә бәя бирә. Безгә укучыларга да киная ясый. Кеше күңеле кушканны гына эшләсә, акылы кушканны эшкә җикмәсә, атсыз тарантаска охшап кала. Бик нык чабып барган кебек тоелса да, чынлыкта тарантас урынында тора,ди.



-Кешенең акыл белән эш итүе көймәне алга этәргән җилкән кебек ул. Җилкәнле көймәне куаларга да, этәргә дә кирәкми. Ул үзе бара.



-Табигать күренеше Нәҗипнең кичерешләренә чагыштыру булып киләләр. Нәҗип тә бер караңгылана, бер дөрес фикергә килә дә яктыра. Автор Нәҗипнең үзенә дөрес бәя бирүен, үзен тәнкыйтьли алуын бозылган һаваның тынычлануы белән чагыштыра.



-Нәҗип, балчыктан ясаганда, Мәрфуга апасын матур булсын дип ясый. Бик ямьсез итеп ясаса да, үзе шуның матурлыгына ышана. Нәҗип Мәрфуга апасын берничә мәртәбә ямьсез итеп күз алдына китерергә тырыша. Ләкин ялгыша. Юри шулай эшли. Үч ала. Шулай итеп Нәҗип күңелендә үзе күрәсе килгән икенче Мәрфуга апасын тудыра. Игътибар итик: Нәҗип үзенең хаксызлыгын белә, ләкин Мәрфуга апасын нәкъ шулай ямьсез дип үзен ышандырырга тырыша. Чөнки аның бердәнбер юанычы шул гына була ала.

Юаныч та төрле була икән. Балчыктан ясалган Мәрфуга апасы Нәҗипнең шул хисенә чагыштыру булып килә.



  1. Дәрескә йомгак ясау. Укытучының йомгаклау сүзе.

  • Хикәягә анализ ясагач күренә: "Нәҗип" бик кызыклы, катлаулы һәм гыйбрәтле әсәр икән. Нәҗип мисалында укучылар үзләренең эшләгән эшләренә, хисләренә дөрес бәя бирергә, хаталарын күрергә һәм төзәтергә өйрәнәләр. Өстәвенә без шактый катлаулы әсәргә анализ ясарга өйрәдек.

V.Өй эше.

"Үкенү" дигән темага инша язарга.

Укучылар болай яза башлыйлар: "Мин көн дә үкенәм. Бервакыт шулай..."





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал