7


  • Учителю
  • Туган көн- күңелле бәйрәм урок по татарскому языку

Туган көн- күңелле бәйрәм урок по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Аксубай районы

"Емелькино урта гомумибелем бирү мәктәбе"











"Туган көн-күңелле бәйрәм"

хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе

(5нче сыйныф рус төркеме)













Ислямова Зөлфирә Ринат

кызы татар теле һәм

әдәбияты укытучысы







2014-2015нче уку елы













Тема: Туган көн-күңелле бәйрәм

Максат: 1. Укучыларның татар телендә сөйләм һәм лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, аларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү.

2. Укучыларда татар теленә һәм халык иҗатына карата җылы хис-тойгыларны, бер-беренә карата ихтирамлылык тәрбияләү,укуда һәм хезмәттә үзләрендә белем-күнекмәләр булдыруга дәрт-теләкне үстерү.

3. Укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар.

Дәрес тибы: яңа материал үзләштерү дәресе

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, "Татар теле", рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныфы өчен дәреслек, "Татарстан китап нәшрияты", 2011

Танып белү: Иҗади формадагы проблемаларны мөстәкыйль рәвештә чишү юлларын эзләү. Гипотезалар чыгару һәм аларны дәлилләү. Фикерләрне логик эзлелектә аңлату. Сүзләрне дөрес тәртиптә куллану.

Регулятив: Алынган һәм алыначак белемнәрне истә тотып, уку мәсьәләләрен кую. Кирәкле вакытта эш планына өстәмәләр кертә белү. Алынган һәм алыначак белемнәрнең күләмнәрен чагыштыра белү.

Коммуникатив:: Укытучы белән, бер-берең белән эшли белү. Башкаларны тыңлый, аңлый белү. Үз фикереңне әйтә, дәлилли белү. Мәгълүмат җыю буенча бергәләп эшләү. Уку мәсьәләсенең чишелешен бергә эзләү.

Эш төрләре: Әңгәмә, парлап эшләү, фронталь эш.

Дәрес барышыДәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. Оештыру өлеше. Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү

- Хәерле көн, укучылар!

- Укучылар,бер-берегезгә карап

елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз.







Хәлләрегез ничек?

Авырмыйсызмы? Арымадыгызмы?

Әйдәгез, укучылар, сораулар ярдәмендә белемнәребезне ныгытып алабыз.

-Вадим, син ничәнче сыйныфта укыйсың?

-Карина, сиңа ничә яшь?

-Диана, синең абыең бармы?

-Оксана, әниеңнең исеме ничек?

-Настя, синең дусларың бармы?

-Света, бу ничәнче дәрес?

- Аделина, синең апаң бармы?

- Мария, бүген ничәсе?

-Лена, әбиең бармы?

-Денис, хәзер нинди дәрес?

-Славик, дустыңның исеме ничек?

-Денис, бүген көн нинди?



Бик әйбәт , укучылар. Ә хәзер әйтегез әле, сез нинди бәйрәмнәр беләсез? (Өй эшләрен тикшерү: бәйрәмнәр турында сөйләшү)

- Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн барчагызга!



Әйбәт. Бик әйбәт.

Юк.





Укучыларның җавапларын тыңлау





























Яңа ел, Әниләр бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне Җиңү бәйрәме, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр.

  1. Белемнәрне актуальләштерү



-Бүген минем кәефем әйбәт.Бүген минем бәйрәмем, сезнең бәйрәмегез. Ә нинди бәйрәм? Кем әйтә ала?

- Димәк, дәрестә нәрсә турында сөйләшербез, нинди темага?

- Әйе, дөрес без бүген туган көн турында сөйләшербез.

-Сезнең туган көннәрегез кайчан?













Сүзлек өстендә эш: туган көн, бүләк, табын әзерләү, кунак, чәк-чәк, гөбәдия, өчпочмак, торт, җиләк-җимеш, котлыйм



- Туган көндә нишлиләр?













- Димәк, бүген нишлибез?







- Әйе, без бүген дәрестә туган көнгә әзерләнәбез; табын әзерлибез, уйныйбыз, җырлыйбыз , татарча дөрес, матур сөйләшергә өйрәнәбез, диалоглар төзибез.



- Әйдәгез, бергәләп табын әзерлибез. (слайдта продуктлар күрсәтелә,укучылар ризык исемен әйтергә тиеш)

-Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына чәк-чәк,

Бәлеш,өчпочмак

-Табынга тагын нәрсә җитми?

-Әйдәгез,табынга җиләк-җимешләр куйык.









-Хәзер "Табышмак әйтәм - уйлап тап" уенын уйныйбыз.



































-Укучылар, безгә тагын нәрсә кирәк икән?

-Бик дәрес. Әйдәгез бергәләп бүләк әзерлибез.





-Балалар табын әзер, бүләгебез бар, тагын ни җитми?



_Дәфтәрләрегезгә кунакларның исемнәрен языгыз әле.





-Сезнең туган көнегез турында дусларга сөйлисегез килә бит.Хәзер без сөйләргә өйрәнәбез. Сезгә шундый күнегүләр булышыр.

а) "Тәрҗемәче" уены

Татарчадан русчага: туган көн белән, сәламәт бул, тәмле ризыклар, матур бүләкләр, яхшы теләкләр, сәгать 5тә, кемне чакырасың?бәхет телим,котлыйм.

Русчадан татарчага: веселый праздник, вкусный белеш, татарские народные блюда, желаю успехов, здоровья.

- Бу сүзләр белән җөмләләр төзегез.



- Табын әзерләдек, бүләгебез бар, кунакларны чакырдык.. Ә тагын туган көндә нишлиләр?







-Туган көн бәйрәме .



-Туган көн бәйрәме турында .





Укучылар туган көннәрен әйтеп чыгалар. (Укытучының туган көнен сорарга мөмкин)













-Туган көндә табын әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар .







-Табын әзерлибез, уйныйбыз, җырлыйбыз.















-Бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк.















- Җиләк-җимешләр.



Банан, әфлисун, карбыз, алма, мандарин.





1. Үзе кып-кызыл,күлмәге ямь-яшел. (карбыз)

2. Сап-сары-кояш түгел,

Эчләре бүлем-бүлем.

Кабыгын әрчеп алдык,

Өләштек телем-телем. (әфлисун)

3.Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар? (алма)











Бүләк.

Укучылар котлау язалар. (төркемнән берничә укучы укып күрсәтә)



Кунаклар, дуслар.





Төркемнән берничә укучы укып күрсәтә.









































-Җырлыйлар.



  1. Ял минуты



-Әйдәгез,җырлыйк.





























-Укучылар, туган көн ул нинди бәйрәм?





-Сез нинди бүләк бирүләрен телисез?





-Әниегез сезнең туган көнегезгә нинди тәмле әйберләр пешерсен?







Спроси,скажи:

-когда у него день рождения;

-поздравь с днем рождения;

-кого он позовет;

-пожелай успехов;

-пожелай счастья.



"Ак калач" җырын җырлау

Ләйсәннең туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шулай киңлеге,

Менә шулай тарлыгы,

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне алып кач!

-Укучыларның җаваплары (Күңелле, кызыклы, истәлекле)



- Укучыларның җаваплары (чәчәк, конфет, китап, ...)



- Укучыларның җаваплары (өчпочмак, торт, чәк-чәк, бәлеш,...)



  1. Группалап эш





-Хәзер ситуацияләр бирәм,сезгә диалоглар төзергә кирәк.

День рождения.

Гульназ приглашает Олю на день рождения.Оля расспрашивает, кто еще придет на день рождения. А Гульназ отвечает, что придет Дамир, Ильдар, Алия, Гузель. Оля узнает, в котором часу придут они, а Гульназ отвечает, что придут в 6 часов и говорит ,что будет весело.

В магазин.

Дочка спрашивает у мамы о том, куда она идет. В ответ мама говорит, что в магазин. Дочка спрашивает, что купит она в магазине. Мама отвечает, что купит вкусные яблоки, чак-чак, конфеты. Дочка интересуется, кому она берет вкусные яблоки, чак-чак. Мама отвечает, что ей. Дочка благодарит маму.

В магазине.

Разговор между продавцом и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает, что возьмет. Покупатель отвечает, что яблоки, груши и хлеб. Продавец уточняет, что еще нужно, а покупатель в ответ, что 1торт. Продавец говорит сумму-259 рублей, покупатель благодарит и прощается.











Укучыларга карточкалар таратыла һәм укучылар диалоглар төзиләр. Укучылар җавабы тыңлана.



  1. Ныгыту.

-Димәк,бездә бүген нинди бәйрәм булды?

-Туган көндә нишләдек?

- Нәрсә ошады?

-Туган көн.



-Туган көндә табын әзерләдек, уйнадык, җырладык.

  1. Өй эше.



Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

"Минем туган көнем" дигән темага хикәя язып килергә. 79-бит 1-күнегү

Күңелле, чакырды, табын, күчтәнәч, әзерләде, бүләк, теләде сүзләрен укыйлар, тәрҗемә итәләр.

  1. Бәяләү. Йомгаклау.

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал