7


  • Учителю
  • Дәрес эшкәртмәсе. А.Алиш- әкиятче

Дәрес эшкәртмәсе. А.Алиш- әкиятче

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Тема: Абдулла Алиш әкиятләре.

Максат: Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген искә

төшерү;

Татар халык авыз иҗаты һәм А.Алиш әкиятләре аша укучыларда дуслык, татулык, сер саклау тәрбияләү;

Метод: Фикер алышу,әңгәмә.

Җиһазлау:Абдулла Алиш портреты , китаплары, презентация.

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты

-Исәнмесез,укучылар.

Ягез бер берегезгә карап елмаегыз әле.

Елмайдыгызмы? Менә шундый күтәренке кәеф белән дәресне башлап җибәрәбез.

2.Актуальләштерү.

Укытучы:

- Укучылар без ,сезнең белән узган дәресләдә халык авыз иҗатын йомгаклап А.Алишның тормыш юлы белән танышкан идек. Хәзер кабатлап китәбез. Мин сезгә Абдулла Алишның тормышы буенча сораулар бирәм, сез тиз генә искә төшереп алыгыз.

Слайдларда сорулар һәм җаваплар.

1.Абдулла Алиш кайда һәм кайчан туа?

Абдулла Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә элеккеге Казан губернасы спас өязе, Көек авылында туа.

2.Алиш китап дөньясына кайчан тартыла? Әти - әнисеннән нәрсәләр өйрәнә?

Нәни Абдулла китап дөньясына бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәрә.Әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана-Газизә апа үзе бәетләр,шигырьләр язып, иҗатка рухландыра.

3.Абдулла беренче шигырьләрен кайчан, кайда яза?

1923-1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала. Аның беренче шигырьләре шунда языла.

4.Абдулла Алишның нинди әкиятләрен беләсез?

"Сертотмас үрдәк","Нечкәбил","Куян кызы","Койрыклар" һ.б

5.1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач А.Алиш фронтка китә. Ул анда кайсы шагыйрь белән очраша.

А.Алиш сугышта чолганышта калып әсир төшә. Концлагерьда Муса Җәлил белән очраша.Ул җитәкләгән яшерен оешмага керә. Алар үз халкына тугрылыклы була. Абдулла Алиш туган илгә әйләнеп кайтмый. 1941 нче елда аны фашистлар М.Җәлил белән бергә җәзалап үтерәләр.

А.Алиш - әкиятләр остасы. Ләкин ул әкиятләр белән генә чикләнеп калмый ул шигырьләр дә яза. Шагыйрь Сугыш кырларында да туган илен, гаиләсен сагынып яши. Аның ике улы Айназы белән Айвазы бар. Һәм ул аларга багышлап шигырь язган.

слайд

Һәрбер эшне җитез эшли торган

Корыч кебек ике улым бар.

Ике кулым кебек, үсеп килгән

Булышчым бар, ике улым бар.

Ике күзем минем үткен күз

Күрә койды дошман посканын

Ике кулым кебек ике улым

Сизгер саклар илнең постларын.





А.Алиш балалар язучысы. Ул балаларны ярата.Алар белән сөйләшә, алар белән аралаша, аларның телен теләкләрен , дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә иде, дип яза Абдулла Әхмәт.

Абдулла Алишның исеме аның әсәрләре белән бергә яши.

Абдулла Алиш мәңге балалар күңелендә . Исеме тарих битләрендә мәңге сүнмәячәк. Аның исеме мәңгеләштерелә.Казандагы балалар иҗат үзәге, бер урам, 55 нче мәктәп А.Алиш исемен йөртә. Аңа багышланган музей эшләп килә.Тормыш юлы, иҗаты өйрәнелә. Әсәрләре яратып укыла. Кичәләр үткәрелә.

Слайд"Сертотмас үрдәк"әкиятенә рәсемнәр.

Укытучы.

-Балалар! Без сезнең белән Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятенә рәсемнәр карадык. Сез аның эчтәлеген беләсезме. Хәзер әкиятнең эчтәлеген сөйлибез.

-Әйдә , Гүзәл сөйли башла, Булат дәвам итәр.

Афәрин.

-Укучылар тагын нинди әкиятләрен беләсез?

-Нечкәбил

-Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык

-Чукмар белән Тукмар.

Слайд сорауларга - җаваплар

1.Абдулла Алишның кайсы әкиятләре мәкальләр белән аталган?

"Ялкаулык - хурлык,тырышлык - зурлык", Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар.

2.Кайсы әкияте мәкаль белән тәмамлана?

"Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"

3.Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде". Бу җөмлә кайсы әкияттән?

" Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык"

4."Осталарның да остасы икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың?"

"Бал корты һәм шөпшә"

Укучылар Абдулла Алишның тагын нинди әкиятләрен беләсез?

Укытучы.

-Ә хәзер ребус чишәбез.

Ребусның җавабы "Чукмар белән Тукмар"

Менә укчылар сезнең дә туганнарыгыз бар . Сез беркайчан да Чукмар белән Тукмар кебек булмагыз. Дусларыгыз белән дә һәрвакыт дус яшәгез.

-Әйтегез әле, укучылар, Абдулла Алишның әкиятләре ошадымы сезгә?

Укучылар.

-Әйе, бик ошады.

Укытучы.

-Укучылар, мин сезнең үзегезгә дә әкиятләр язып карарга тәкъдим иткән идем. Язып килдегезме? А.Алиш кебек әкиятче була аласызмы икән? Хәзер сез язып килгән әкиятләрне тыңлап китәбез.

Молодцы, Афәрин!

Укытучы. Укучылар без Нечкәбил әкиятен укый башлыйбыз . Чылбыр буенча дәвам итәбез.

Йомкаклау

Без бүгенге дәресебездә А.Алишның күп кенә әкиятләре белән танышып киттек. Икенче дәресләрдә дә Алиш әкиятләрен укуны дәвам итәрбез.

Өйгә эш.

Нечкәбил әкиятен укырга.

Браыгызга да рәхмәт. Дәрес тәмам.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал