7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе Г.Исхакый Кәҗүл читек

Урок по татарской литературе Г.Исхакый Кәҗүл читек

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

























Г.Исхакыйның "Кәҗүл читек"

хикәясен анализлау

(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

















Төзеде: Яңа Кабан авылы

мәктәп - интернатының

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәлимова Линара Гавис кызы





















2016 ел

Г.Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясен анализлау

Максат: 1.Әсәргә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген, идеясен табу өчен шартлар тудыру, әсәрнең актуальлеген күрсәтү;

2.Әсәрдәге уртак якларны табып гомумиләштерергә, нәтиҗәләр чыгарырга, системага салырга, иҗади уйларга өйрәтү;

3.Милләтебез гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, милли горурлык, сакчыллык, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Исхакыйның портреты, әсәрләреннән күргәзмә, компьютер, проектор, презентация.

Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау дәресе.

План

I. Оештыру этабы.

II. Белемнәрне һәрьяклап тикшерү.

а) өй эшен тикшерү.

III. Мотивация этабы - укучыларны актив һәм аңлы рәвештә яңа материалны кабул итәргә әзерләү.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы.

V. Яңа материалны ныгыту этабы һәм башлангыч рефлексия

VI. Өй эше һәм аны башкару өчен инструктаж.

VII.Рефлексия этабы

Дәрес барышы. Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек? Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Бүгенге дәрескә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде? ( Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында кабатларга һәм аның "Кәҗүл читек" әсәрен укып бетерергә).

II. Белемнәрне һәрьяклап тикшерү. Өстәмә чыганакларны өйрәнеп, Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә. Укучыларның чыгышларын тыңлау.

- Укучылар, Гаяз Исхакый хаксызга кимсетелгән, онытылган, игътибардан төшеп калган язучы була. Бары тик XX гасыр ахырында гына аның иҗатын торгызып өйрәнә башлыйлар. Замандашлары аңа югары бәя биргән, чөнки әдәби мирасы бик бай: романнар, драма әсәрләре язган, күп санда повесть һәм хикәяләр иҗат иткән. Шулардан без әле кайсын укыдык? («Кәҗүл читек» әсәрен).

III. Мотивация этабы - укучыларны актив һәм аңлы рәвештә яңа материалны кабул итәргә әзерләү.

- Сез әсәрне өйдә укып чыктыгыз. Аны нинди жанрга кертер идегез һәм ни өчен? (Хикәя жанрына, чөнки әсәрдә Әхмәдулла белән булган бер генә вакыйга турында бара).

- Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез? (Ике өлешкә)

- Бу өлешләргә нинди исемнәр бирер идегез? (1- Әхмәдулланың татлы хыялы; 2 - Өзелгән өмет).

- Әхмәдулла ни өчен әтисен түземсезлек белән көтә? (Әтисе аңа читек алып кайтачак).

- Укучылар, әйдәгез әле тексттан Әхмәдулланың хыялындагы читекне сурәтләгән урынны табып укыйбыз. (67 нче биттә бирелгән өзекне табып укыйлар)

- Экрандагы читек рәсеменә игътибар итегез әле, ул Әхмәдулланың хыялындагы читеккә охшаганмы? (Әйе)

- Хәзерге вакытта читекне кияләрме? Кайда күргәнегез бар? (Биючеләрнең аякларында күрергә мөмкин)

- Әхмәдулла читекне киеп кая барачак? (Гает бәйрәменә)

- Нинди бәйрәм соң ул Гает бәйрәме? (Гает бәйрәме - Исламда иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу айда кешеләр ямьсез сүзләрдән, ялганнан, кеше сөйләүдән тыелырга, начар эшләр эшләмәскә, олыларга - хөрмәт, кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтергә тиеш. Бу көнне әниләребез иртүк торып тәмле ризыклар пешерәләр, яңа киемнәр кияләр).

- Нинди нәтиҗә чыгарырбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди.

- Әхмәдулла, әтисенен читек алып кайтуын көткәндә, нинди уйлар белән яна? Аның кичерешләрен сөйләп үтик әле. (Әхмәдулла янып - көеп, түземсезләнеп көтә. Ул көтү каршыларга чыккан, үз кичерешләренә малайларны да бөтереп кертә, аларга тәмле прәннекләр бирергә вәгъдә итә...)

- Әхмәдулланың хыяллары тормышка аштымы? Өметләре акландымы? (Юк. Аның хыяллары челпәрәмә килде).

-Язучы Әхмәдулланың кичерешләрен ничек оста итеп тасвирлаган. Әйдәгез, шул урынны табып укыйбыз. (71 нче бтттә бирелгән өзекне укыйлар)

- Әти - әнисе, әбисе Әхмәдулланың күңелен күтәрү өчен ниләр эшлиләр соң? (Хикәядән өзек уку һәм анализлау).

- Әхмәдулла әбисенең читек әзерләп утыруын күргәч, нинди хисләр кичерде? (Ул тыныч күңел белән йокларга ятты).

- Менә таң атты. Гает иртәсе җитте. Әхмәдулла татлы хыяллар белән йокысыннан уянды. Әхмәдулла татлы хыяллар белән йокысыннан уянды. (Әхмәдулла гаеткә барырга әзерләү күренешен рольләргә бүлеп уку).

- Әхмәдулла гаеттән еламыйча гына кайта ала идеме? (Әйе. Мәчеттәге малайлар Әхмәдулладан көлмәгән булса, мондый күңелсез хәлләр булмый калыр иде.)

- Сезнең фикерегезчә, алар дөрес эшләделәрме? (Юк, алар Әхмәдулланың кеше киемнәрен кигәнен күрсәләр дә, сиздермәскә тиешләр иде. Якларга тиешләр иде. Әхмәдулланы үртәп, алар аның хисләрен җимерделәр.)

Хикәядән шул вакыйгага караган өзек укыла, фикер алышына

- Хикәядәге тел - сурәтләү чараларын табыйк әле. (укучыларның җаваплары тыңлана)

- Тел - сурәтләү чаралары ни өчен кирәк? (Алар хикәянең тәэсир көчен арттыралар)

- Ә хәзер, укучылар, Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була? Менә шул сорауга үзебезнең фикерләребезне әйтеп карыйк ( укучыларның фикерләре тыңлана).

Физкультминутка ясау.

- Ә хәзер һәр киемнең мәгънәсен ачыклыйк. Чапан турында әсәрдә нәрсә язылган? (Әтисенең чапаныннан тегелгән )

- Әтисе кем? (мулла)

- Димәк, мулла чапаныннан тегелгән. Ни өчен? (Мулла малае, яңасы юк, экономия өчен)

- Материалы нинди? (Җем-җем итеп тора, саранҗы, искерми, бохар патшасының улы гына кия, яшел ) Ни өчен?

- Ни өчен чапан, башка кием түгел? (Чөнки мулла малае, дәрәҗә, алдынгы кеше)

- Ни өчен җемелди? (Дәрәҗәгә ия)

- Ни өчен яшел? (Мөселман, дин төсе)

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә Әхмәдулла, дәрәҗәгә ия булган мулла булып, милләтнең дәвамчысы булырга тиеш.

- Чалма турында ниләр укыдыгыз? (Чалма чуар)

- Гадәттә чалма нинди төстә? (Ак) Әтисенең чалмасы нинди булыр? (Ак) Ни өчен?

- Ни өчен башка баш киеме бирмәгән язучы? Мәсәлән, бүрек яки түбәтәй?

(чөнки әтисе дин әһеле һ.б.)

- Малайның чалмасы нигә чуар? (Ул әле кечкенә, уйлары тәртиптә түгел, шуңа чуардыр)

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә Әлегә Әхмәдулланың уйлары төрле, ләкин ул әтисенең эшен дәвам итәргә тиеш.

- Читек турында сөйләшәбез. (Читек хыялдагы яңа тегелгән кызыл сөхтиянлы чак түгел әнисенеке, кызыл тип-тигез киселгән киләсе елга чак үлек өстендә бир. солдатныкы кебек түгел абыйсына бирә карага буялган чем кар , кәҗүл читек ураза гаетендә була)

-Ни өчен читек алынган, башка аяк киеме түгел? (Өстенлекне күрсәтә, дәрәҗәле; ул Әхмәдулла бит!)

- Ни өчен Әхмәдулла хикәя ахырында да читексез кала? (Чөнки ул ир-ат, ул тәҗрибә тупларга, читекне көрәшеп алырга тиеш)

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә Дәрәҗәле булып күп йөрергә, кайгыртырга, тәҗрибә тупларга, көрәшергә тиеш. Искә төшерегез: бу - 1912ел.

Әхмәдулланы башка образлар белән бәйләнештә карыйк: (Группада эш башкару (2 партада 4 кеше), фикерләрне туплау)

Миңлегали малайлар ("олы, бөек") надан, күп тыңлый үч ала, кыйный

Фәхрулла Әхмәдулла Рәбига мулла абый көтә каршылый сеңелесе

укымышлы сыерны ашата "тиле"

әтисе әбисе әнисе

хуҗа с.т. киңәш бирә саплы калач бирә

кием, күчтәнәч читек тегә хушбуй сөртә

аркадан сөя

гаеткә озата

кәвешен бирә

янында елый

юата

бәйрәм белән котлый

- Малайлар, түгәрәккә алып, Әхмәдулланы кыйныйлар, үч алалар. Ни өчен? (чөнки ул - бердәнбер белемле, дәрәҗәле малай) Наданнар арасында белемле кыйнала.

- Хәзер дә шулай түгелме? Мисаллар юкмы?

- Читекне мулла абыйсына бирә? Ни өчен? (Хөрмәт итә, үрнәк ала. Бу - милли идеология, белемгә омтылыш)

- Димәк, әтисе кем? Әнисе кем? Әбисе кем? (Тормыш тартучы; ашатучы, киендерүче; тәрбияче)

- Ни өчен әбисе тәрбияче? (Чөнки ул - өлкән буын, аларга аерым хөрмәт, башкаларның вакыты юк).

- Әхмәдулла әбисенә тартыла, аны тыңлый. Ни өчен? (Әбисе - тәрбияче, барысы да аны хөрмәтли, чөнки ул тәҗрибәле, акыл, киңәш бирә белә һ.б. )

Нәтиҗә Исхакый өлкән буынга зур роль бирә, ул тәрбияче булырга, ә үсеп килүче буын укымышлы, көчле ихтыярлы хуҗа булырга тиеш.

Төп проблеманы ачыклыйбыз: тәрбия проблемасы (ата-ана һәм балалар, наданнар һәм укымышлылар, йола һәм тәрбия һ.б.)

Ә хәзер нәтиҗәләрегезне искә төшерик һәм Гаяз Исхакыйның әйтергә теләгән фикерен ачыклыйк.

- Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән? Идеясен табабыз. (Татар язмышы, милләт язмышы тәрбияле яшьләр кулында булырга тиеш, бу очракта Әхмәдулла кулында милләт язмышы).

"Кәҗүл читек" бүген актуальме? Әйе, бу проблема бүгенге көндә дә кән кадагында тора, чөнки...

IV. Рефлексия этабы Шулай итеп, без сезнең белән "Кәҗүл читек" хикәясен анализладык. Г.Исхакый бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләде икән? (Тыйнак, сабыр булырга, кешегә авырлык килгән вакытта аны ташламаска, бер - береңә ярдәмчел булырга, башкалардан үзеңне өстен куймаска; динебез, гореф - гадәтләребезгә инану, алар белән горурланырга кирәклекне күрсәткән).

- Димәк, Г. Исхакый гомере буе халыкка хезмәт иткән, милләтен үстерү өчен тырышкан, «Кәҗүл читек» әсәре дә шул максаттан языла. Язучы үз әсәрендә татар халкын халык иткән гореф - гадәт, традицияләрне сурәтли. Ул традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлегенә ишарә ясый. Әсәрдәге проблемалар хәзер дә актуаль. Укучылар, татар халкы - үз гореф - гадәтләренә бай булган олы халык. Аның башка милләтләрдән аерып торучы үз традицияләре бар. Без татар милләтеннән булуыбыз белән горурланырга тиешбез. Әсәләрләрендә бүгенге көндәге актуаль проблемаларны күтәрә, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчыла, тәрбия проблемаларын ачып сала.

-Бүгенге дәрестә нинди яңалык алдык? Шул турыда сөйләп чыгыйк.

-Дәреснең бигрәк тә кайсы өлеше ошады? Ни өчен?

- Куйган максатка ирештекме?

V. Өй эше.

Әхмәдулла кем булып үсәр? (Инша язарга)

Әсәргә иллюстрация ясарга (укучылар теләге буенча)

Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә

VI. Билгеләр кую.

6







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал