7


  • Учителю
  • Урок татарской литературы Голубь и мальчик (4 класс)

Урок татарской литературы Голубь и мальчик (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Күгәрчен һәм малай" хикәясе, 4нче сыйныф.

Максат: Р.Хафизованың "Күгәрчен һәм малай" хикәясен өйрәнү. Укыган әсәрне тормыш белән бәйләргә өйрәтү. Уку техникасын камиллаштыру, монологик һәм диалогик сөйләм үстерү. Ярдәмчеллек, кошларга, җәнлекләргә карата игътибарлылык, игелеклелек тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа материал белән танышу дәресе.

Укыту методы: күрсәтү, аңлату, эзләнү методы.

Укыту алымнары: әңгәмә, сорау-җаваплар, мәкаль әйтү, һүзлек эше, укытучының тасвири укуы, укучыларның чылбырлы укуы, ИКТ куллану, 3 укучының алдан хикәя буенча сүрәт төшерүе, ял минуты, дидактик уен.

Предмет буенча нәтиҗәләр: Р.Хафизованың "Күгәрчен һәм малай" әсәренең эчтәлеген төшендерү.Уку техникасын камиллаштыру.

Метапредмет буенча нәтиҗәләр: дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашыру, дәреслектән кирәкле мәгълүмәтне таба белү, укыган әсәрне тормыш белән бәйли белү, сорауларга җавап бирү, үз белемеңне бәяләү.

Шәхси нәтиҗәләр: Ярдәмчеллек, кошларга, җәнлекләргә карата игътибарлылык, игелеклелек турында юнәлешне үстерү.

Җиһаз: Уку китабы, сүзлек, укучыларның тема буенча төшерелгән сүрәтләре, компьютер, презентация материаллары, такта.

Дәреснең план-конспекты



Хәерле иртә, агачлар! Хәерле иртә, кошлар! Хәерле иртә, табигать!



Артикуляр күнегүләр

Тактадагы тизәйткечне укыйбыз. Аның белән ни эшлибез?

Укыйбыз, тиз һәм дөрес итеп әйтергә өйрәнү күнекмәсе үткәрәбез

Тактада язылган тизәйткеч.

Өйгә эшне тикшерү

Өйгә эшне тикшерү

Нинди өй эше бирелгән иде, тикшерәбез.

Күгәрчен һәм малай темасына сүрәт ясарга кушылды.





Сүрәтләр нинди темага ясалган, аңлатып бирегез әле

Якынча: 1)малай күгәрченнәрне ашата, 2)малай күгәрченне очыра,

3)күгәрчен оча, малай кул болгый..

Укучылыр ясаган сүрәтләр.

Дәреснең максатын, темасын билгеләү. Актуальләштерү.

Башкарылачак эшләрне күзаллау

Хәзер тактага карагыз. Анда бүгенге дәреснең эпиграфы язылган. Анда нинди сүзләр язылган?



Кычкырып уку.

Изгелекнең бәясе зур халык өчен,

Изгелек кыл җир, су

һәм дә балык өчен. Рәшит Шәкүр.



Язылган юлларның төп фикерен аңлатып карагыз.

Төп фикер:

Һәр кем, һәр нәрсә өчен изгелек эшләргә кирәк.





Нәрсә ул изгелек? Парлашып эшләп, изгелек төшенчәсен аңлатып карагыз

Ярдәм итү, булышу.





Бу төшенчәне сүзлектән карап әйтегез

Сүзлектән уку: Изгелек - кеше өчен саф күңелдән эшләнгән яхшы эш, яхшылык.

Изгелек - доброта, благое дело, хороший поступок.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1993

Интерактив такта белән эш

Уку: Изгелек -татар халкының иң яхшы сыйфатларының берсе.Үз теләгең белән эшләнгән яхшылык кына изгелек булып санала. Дөньяда ни тиклем изгелек күбрәк булса, шул тиклем яшәве җиңелрәк, күңеллерәк.

Укучы укый, бергәләп фикер алышу

Интерактив такта, презентация (С1)

Парлашып эшләү. Әсәрнең темасын ачыклау.

Хәзер өйгә бирелгән эш белән бүгенге дәреснең эпиграфын берләштереп, бүгенге дәреснең темасын ачыклагыз.

Күгәрчен һәм малай арасында изгелек мөнәсәбәте булырга тиеш. Я малай күгәрченгә, я күгәрчен малайга изгелек итә. Без укыячак әсәрдә изгелек хакында сүз барырга тиеш



Хикәя белән танышу

Хикәя белән танышу

Әйе, укучылар, бүген без Р.Хафизованың "Күгәрчен һәм малай" әсәрен укып, анда нәрсәләр хакында сүз барганын ачыкларбыз. Укытучының әсәрнең бер өлешен укуы.

Укучыларның чылбырлап укуы











Күзгә гимнастика

Күзләргә гимнастика ясап алабыз. Күзләрне шушы юнәлешләрдә ике тапкыр йөртеп алабыз



Юнәлешләр күрсәтелгән схема тәкъдим ителә

Текст өстендә эшләү

Әсәрне кыскача гына сөйләп чыгабыз

2-3 укучы кыскача сөйләп чыга



" Тәнкыйтчел фикер йөртүнең алты түбәсе" дигән уен белән әсәрне ничек аңлаганны ачыклыйбыз. Ягъни хикәягә төрле яктан карыйбыз.

Слайдта күрсәтелгән сорауларга җавап бирәләр.

Презентация

С2-С7

Ныгыту



Кызыл түбә. Вакыйгалар тезмәсе.

Әсәрдәге бөтен вакыйгаларны санагыз

1.Күгәрченнең тәпиләре урамдагы чүп савытындагы капрон җепкә эләккән.

2. Битараф кешеләр ярдәм итми үтеп йөриләр.

3. Стадионга ашыгучы малай күгәрченне ычкындырды.

4.Малай кошчыкны очырып җибәрде.

5.Күгәрчен, канатыннан бер каурый төшереп, очып китте.

6. Малай, бәхетле елмаеп, стадионга йөгерде.

(С2)



Ак түбә.Төп фикер.

Шушы вакыйгалар арасыннан иң мөһимен сайлап әйтегез

Малай кошчыкны коткарды.

(С3)

Кара түбә.

Әсәрдә нинди вакыйга сезне кайгырырга, борчылырга мәҗбүр итте?

1)Күгәрченнең бәлагә таруы

2)Кешеләрнең битараф- лыгы, күгәрченне күрмәүләре

(С4)

Сары түбә.Оптимистик факторны ачыклагыз. (Нәрсә сезне шатландырды?)

1) Малайның яхшылыгы

2) Күгәрченнең бүләге

(С5)

Зәңгәр түбә.Ирекле фикер йөртү. Малайның эшенә бәя бирегез

Балаларның җаваплары.

(С6)

Яшел түбә.Стандарт булмаган җаваплар табу. Шушы сыйфатларның кайсысы хикәядәге малайга туры килми, ни өчен?

Игелекле

Мәрхәмәтле

Тыйнаксыз

Ярдәмчел

Ялкау

Батыр

Спортчы

Тәвәккәл

(С7)

Йомгаклау.



Төшеп калган сүзләрне һәр юлга куеп барыгыз.

1. Без күгәрчен һәм .........турында хикәя укыдык.

2.Ул (аның турында ике сыйфат языгыз)

3.Малай (ул эшләгән өч эшне языгыз)

4.Үз фикерегезне белдереп, өсәр буенча 4 сүздән торган җөмлә төзеп языгыз.

5. Малайга, аның эшенә сезнең бәягез(бер сүз белән)

  1. малай

  2. ярдәмчел, мәрхәмәтле

  3. ашыкты, коткарды, йөгерде

  4. Яхшылык эшләсәң, бәхетле буласың.

  5. ИЗГЕЛЕК

(С8)

Укытучы сүзе

Укучылар, ни өчен дәртенче җөмләдә Яхшылык эшләсәң, бәхетле буласың дигән фикергә килдегез? Бу фикер ничек күренә?

Җаваплар тыңлау: күгәрчен дә малайга яхшылык эшли, каурыен бүләк итә, малай шатлана, елмаеп уенга йөгерә.





1)Ә сезнең өйгә эштә бу фикер бар идеме?

2) Ни өчен андый сүрәт эшләмәгәнсез?

3(Ниөчен шулай, сезнең кошларга ярдәм иткәнегез бармы?, булса, ничек?

1)Юк

2)Сүрәт эшләгәндә, без бары тик аралашу мөнәсәбәтен генә күрсәткәнбез, ә изгелек хакында уйламаганбыз

3)Ашаткан бар, коткарган юк.



Рефлексия



Малай кичергән хисләрне сөйләп аңлатып карагыз, аның урынында булырга теләр идегезме? Кошлар га ярдәм итеп, үзегез шатлыклы хисләр кичерер өчен аларга ничек ярдәм итеп була?

Мондый хисләрне үзегез кайчан, ничек кичергәнегез булды?

Җаваплар тыңлана. (Укучылар уңай җаваплар бирделәр).



Тагарак ясап, җим куярга, аларга һәм башка җан ияләренә игътибарлырак булырга теләкләр әйтелде



Укучылар искә төшереп сөйли.



Өйгә эш(сайлап алырга була)



1. Әсәр сюжеты буенча сүрәт ясарга

2. Тагарак ясап эләргә

3. "Мин изгелекле эшләрем" темасына кечкенә инша язарга

Көндәлеккә язып кую



Билгеләр кую



Укучылар, сез бүген эшегездән канәгатьме? Үзегезгә нинди билге куяр идегез?

Җаваплар тыңлана



Миңа да сезнең җавапларыгыз бик ошады.Сезнең тасвири укуыгыз, сорауларга җавапларыгызны күз уңында тотып, сезгә шундый бәһалар куям...





Йомгаклау сүзе



Язучының сабакларын истә тотып, изге гамәлләр кылып яшәгез!

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал