- Учителю
- 9 Нчы сыйныф укучыларына БРТ эшендә изложение язу алгоритмы
9 Нчы сыйныф укучыларына БРТ эшендә изложение язу алгоритмы
9 нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә изложение язу алгоритмы
-
Текстның темасын ачыклагыз, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында булуын билгеләгез. Моны билгеләүдә сезгә текстның исеме, анда күп тапкыр кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала.
-
Тексттан төп фикерне, идеяне табыгыз. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. "Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди?" - дигән сорауларга җавап табу тексттның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә.
-
Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз. Әлеге гамәл текстны җыйнакландырганда кирәк булачак. Җыйнакландырылган тектта да автор стиле сакланырга тиеш. ( Мәсәлән, әдәби текстта башлам, вакыйгалар үстерелеше, кульминация һәм чишелеш бирелә; тасвирлама текст сөйләм предметы һәм аңа хас төп сыйфатларны аерып күрсәтү белән аерылып тора; фикерләмә текстта гомуми тезислар, аргументлар, дәлилләр һәм нәтиҗә бирелә).
-
Текстның микротемаларын ачыклагыз һәм язма өчен план төзегез. Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер-берсе белән бәйле булалар.
Һәр микротеманы ачыклый торган сүзләр җыелмасын туплагыз.
Һәр кызыл юлның төп фикерен ачыклагыз.
Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырыгыз.
Текстны тулы килеш укып карагыз. Кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуына, артык сүзләр булмауга игътибар итегез.
9нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә хат язу алгоритмы
-
Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сорауларны ачыклагыз.
-
Хатның башлам өлешен языгыз. Башлам өлешендә исәнләшү була, хатны язучының исеме әйтелә, хәлләре сорала, алынган хат өчен рәхмәт белдерелә.
-
Терәк хаттагы мәгълүматка фикерегезне белдерегез. Андагы мәгълүматны сылтама буларак файдаланыгыз.
-
Терәк хаттагы сорауларга җавап языгыз. Җавабыгызда шулай ук терәк хаттагы гыйбарәләрне куллана аласыз.
-
Хатыгызны йомгаклагыз. Йомгак өлешендә үз сорауларыгызны да яза аласыз. Саубуллашырга, җавап хаты көтүегезне белдерергә онытмагыз. Шулай ук хатны язучының исемен (үз исемегезне) һәм хат язылу көнен күрсәтергә кирәк.