7


  • Учителю
  • Сочинение по татарской литературе ' Тарихыбызны белик'

Сочинение по татарской литературе ' Тарихыбызны белик'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тарихыбызны белик.

Күзләремне төбим мәчетләргә,

Күңелемдә дога юллары.

Адашмасак иде тормыш сукмагында,

Бир, ходаем, имам нурларын.

"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк", - дигән бит хаклы әйтем бар. Без бүгенге көндә Ислам тарихын өйрәнәбез.Ул безнең яшь буын өчен белем чыганагы булып та тора. .

Ислам - иң киң таралган диннәрнең берсе. Ул гарәп телендә "буйсынучан", "күндәм" дигән мәгънәне аңлата. Ислам сафлык , тазалык, хаклык мәгънәсендә дә кулланыла. Ислам дине кешелек дөньясының яшәешен мәгънәле итәргә тырыша, сафлык, илаһилык белән сугара.

Ислам дине әхлагының барлыкка килүе Аллаһы исеменнән вәгазь сөйләүче Мөхәммәд эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Мөселманнарның изге китабы Коръән дип атала. Ә Коръән турында без нәрсә беләбез соң? Ислам өйрәтүенчә, Аллаһы Коръәнне кешеләргә яхшылык белән явызлыкны аеруда кулланма булсын өчен иңдергән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд 570 елда Мәккә шәһәрендә туган. Пәйгамбәр - Аллаһы Тәгаләнең илчесе.

Ислам дине кешене әхлакый яктан гел камиллеккә чакыра, әхлаксыз кешеләргә исә теге яки бу рәвештә җәза бирүне күздә тота. Ислам "яхшы" һәм "начар"ның гомуми кагыйдәләрен билгели. Әгәр дә инде кеше Ислам дине кушканча яшәми икән, әлеге зат бу дөньяда да , ахирәттә дә (теге дөньяда) "тәмуг утының утыны" булачак. Бу турыда Мөхәммәд пәйгәмбәребезнең бер хәдисендә болай диелгән: "Йә адәм баласы, ... үлемне истә тотып, хәрәмнән саклан, ... берәр гөнаһ эшкә кул сузудан элек һәрвакыт булачак җәза вә газапларымны истә тот". Ислам дине кушканча яшәүнең нигезе:

Иң элек гаиләдә һәр баланың Коръән аятьләренә, тормыш тәҗрибәсе туплаган әби - бабайларның, әти-әниләрнең үгет-нәсыйхәтләренә, халык өйрәтүләренә колак салуы кирәк. Бала кечкенәдән хезмәттә тәрбияләнергә тиеш.

Мөселман кешесе барлык эш-гамәлләрен сабырлык белән, уйлап башкарырга, игелекле һәм йомшак күңелле булырга тиеш. Ислам өйрәтүенчә, чын күңелдән башкарылган эш игелекле була, ә оятсызлык - яхшылыкны юкка чыгара. Мөселманның һәр гамәлендә тәкәбберлек түгел, кешелеклелек чагылыргатиеш, барлык кешеләрне дә хөрмәт итәргә, алар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Мөселман түземле булырга , азыкны гадел хезмәт белән табарга тиеш.

Коръәндә безнең хакыбыз күптер. Анда безнең тел байлыгыбыз, гореф-гадәтләребез, сафлыгыбыз һәм саулыгыбыз чагыла.

Дини йортлар миңа һәрвакыт серле һәм изге кебек тоела. Алар кырыеннан узганда күңелем шунда керергә омтыла. Шулай итеп, мин шәһәребезнең мәчетләре белщн кызыксына башладым.

Шәһәребездә "Тәүбә", "Ак Мәчет", "Әбүзәр", "Нур-Ихлас", "Тау","Әбүзәр", "Туфан", "Рамазан", "Ихлас", "Чишмә", "Сөембикә" мәхәлләсе мәчетләре уңышлы халыкка хезмәт күрсәтә. Һәрбер мәчетнең тарихы үзенчәлекле, зур игътибарга лаеклы һәм кадерле. Шунысы шатлыклы: милләтебез дингә карата карашын, мөнәсәбәтен үзгәртә һәм горурланып яши. Мәчетләребезнең, мәдрәсәләребезнең саны елдан-ел арта, шуңа күрә әйдәп баручы югары белемле мөгалиммнәр кирәк. Шул сәбәпле чит илләрдәге дини уку йортлары белән дә бәйләнеш үсә. Һәрбер мәчетнең тарихы үзенчәлекле, зур игътибарга лаеклы һәм кадерле.

Минем сезгә "Ак Мәчет" турында әйтеп үтәсем килә. "Ак Мәчет" мәдрәсәсе урта һөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала. Ул Тукай районында Яңа шәһәрдә урнашкан. Мәдрәсәдә уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып барыла. Мәдрәсә "Ак Мәчет" каршында эшләп килә һәм мәчет бинасында урнашкан. "Ак Мәчет" мәдрәсәсендә укыту өч бүлектән тора: көндөзге, кичке һәм читтән торып уку. Бүгенге көндә шәкертләр, ир-егетләр, хатын-кызлар белем ала. "Ак Мәчет" мәдрәсәсендә белемле мөгаллимнәр белем бирә. Шуларның күбесе дини белем белән берлектә югары дөньяви белемгә дә ия. Мәдрәсәдә уку вакыты 3 ел тәшкил итә. Мәдрәсәне тәмамлагач, чыгарылучыларга урта дини һөнәри белем алу турында, ислам фәннәре һәм тәрбиясе белгечлеге буенча шәадәтнәмә алып чыгалар. "Ак Мәчет" шәһәр мәчетләре арасында иң зур намаз залына ия булу сәбәпле, соңгы елларда биредә балаларның республика күләмендәге Коръән уку ярышлары үтә. Аны Чаллы мөхтәсибәте инде 19 ел рәттән оештыра. Корбан гаетендә мәчет территориясендә корбан чалулар оештырыла.

Соңгы елларда милли бәйрәмнәребезне тантаналы үткәрү дә кешелек дөньясында зур әһәмияткә ия. Милләтебез гореф-гадәтләрне яңадан торгыза. Бигрәк тә яшь буын өчен бу бигрәк тә кирәк. Һәрбер мәчетнең тарихы үзенчәлекле, зур игътибарга лаеклы һәм кадерле.

Бабаларыбыз белән бер рәттән мәчетләргә җан өргән, ата-бабаларыбызның йолаларын истә тотып, шушы мәчетләрне торгызырга булышкан архитекторларга да рәхмәтлебез. Бабаларыбыз торгызган мәчетләребезнең нигезләре таркалмас дип ышанам. Дин, бигрәк тә ислам, һәрвакыт тәртипкә, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, чисталыкка өйрәтә.

Минемчә, яшь буын өчен болар бигрәк тә хәзерге тормышта бик кирәкле сыйфатлар дип уйлыйм

Мин үземнең эшемне Р.Фәхретдинов әйткән сүзләр белән тәмамлыйсым килә. "Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын," - дип язган Р.Фәхретдинов үзенең хезмәтләрендә. Мин аның белән тулысынча килешәм. Яхшылыкка өметләнеп калам.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал