7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе на тему Г. Тукай иҗаты турында белешмә. “Су анасы”әкияте.

Конспект урока по татарской литературе на тему Г. Тукай иҗаты турында белешмә. “Су анасы”әкияте.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар әдәбияты дәресенең технологик картасыУкытучы

Камалова Мөнирә Котдус кызы

Дәрес

Татар әдәбияты

Сыйныф

5"А" ( татар төркеме)

Дәрес төре

Яңа белемнәрне үзләштерү

Дәрес темасы

Г. Тукай иҗаты турында белешмә. "Су анасы"әкияте.

Максат

Г.Тукай иҗаты һәм тормышы буенча төп вакыйгаларны белү. "Су анасы" әкиятенең идея эчтәлеген ачыклау

Логик фикерләүне камилләштерү, сөйләм үстерү, үз фикереңне төгәл итеп әйтә, дәлилли белү

Җәмгыятьтәге әхлак-әдәп кагыйдәләрен белү



















л

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.



Укытучы: - Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә?

Уен-көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?









-Укучылар, кәефләрегез ничек?

Әйдәгезәле ,бер-берегезгә елмаегыз һәм миңа смайликлар ярдәмендә кәефләрегезне күрсәтегез әле.

Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар: - Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.









Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)



II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган сүзләрне, үткән материалны кабатлау,



1.Электрон тактага Г.Тукай

әсәрләреннән өзекләр чыга. Авторын, әсәрнең исемен әйтегез.



































2. -Тактага карагыз һәм әйтегез:бу исемнәр сезгә нәрсә турында сөйли?



















3.Дәресебезнең аерылгысыз өлеше -

сүзлек эше. Ни өчен?

Мифологик - уйдырма, уйлап чыгарылган

җен

посып

коры калдың

бая

шәүлә

коточкыч

килбәтсез

карак



Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән .(Гали белән Кәҗә)

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык)

"Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр:

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр…" "Шүрәле"

...Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?.." "Бала белән Күбәләк"

- Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар - эш белү уңгайсыз ул! (Кызыклы шәкерт)



Бу авыл һәм шәһәр исемнәре Г.Тукай белән бәйле.



Төркемнәрдә эш. 1төркем.

Казан, Сасна, Өчиле, Кушлавыч, Җаек, Кырлай. Г.Тукай тормышында алар нинди урын алып тора? Уклар белән тоташтырыгыз һәм сөйләргә әзерләнегез.

2 төркем.Кроссвордны чишәргә.













Тәрҗемәсен дәфтәргә язалар.





Качып

Югалттың

Вакыт аралыгын белдерә (күптән түгел)

Тень

Куркыныч

Ямьсез

Кеше әйберен сораусыз алучы

Регулятив УУГ.Барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша, дөрестән дөрес булмаганны аера белү.





























Төркемнәрдә килешеп эшли, фикереңне әйтә белү. (Шәхескә кагылышлы УУГ)



Барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү (РегулятивУУГ)

Тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу (танып белүУУГ)



Максатчан эшли белү(РегулятивУУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.



1.Аңлагансыздыр дип уйлыйм, бүген безнең дәресебез кайсы язучының иҗатына багышлана?

Сезгә "Су анасы" әкияте танышмы?

Ни өчен әсәрне тагын 5 нче сыйныф программасына керттеләр икән? 5 нче сыйныфта без бу әкиятне нинди максат белән укырбыз?



2. Слайд. Су анасы рәсемнәре. Су анасы образын Г.Тукай кайдан алды икән?









Слайд . Әсәрнең беренче юллары слайдка чыга. Әсәр нинди формада язылган?

Әсәр 1908 нче елда язылган. Бу вакытта Г.Тукай кайда яши?





Г.Тукай иҗатына.



















Су анасы татар халык иҗатындагы мифологик образ. Ул суда яши. Аның чәчләре озын һәм килбәтсез.

Шигъри формада.



Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)



Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

















Вакыйгалар арасында бәйләнеш урнаштыра белү (Регулятив УУГ)

IV Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.Текстны аудиоязмадан тыңлау.

Максат: текстның яңгырашын, телнең матурлыгын тою.



Эчтәлеге буенча сораулар.

Сораулар. Әсәр ничәнче заттан сөйләнә?

Малай кем белән булган вакыйганы сөйли?

Бу вакыйга аны нәрсәгә өйрәтә?



Димәк, Г.Тукай шушы әсәре бик күп буын балаларына нинди сабак бирә?



Бу- әсәрнең төп идеясе, ягъни авторның әйтергә теләгән төп фикере.











1.Укучылар күзәтеп баралар.

-Беренче заттан.

-Үзе белән булган вакыганы сөйли.

-Башка кешеләрнең әйберләренә тимәскә өйрәтә.

Сорамыйча кеше әйберен алырга ярамый.

























Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)



Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)





Текст өстендә эш.

  1. Рәсемнәр буенча эпизодларны табып укыгыз. Слайд



2.Текстны ничә өлешкә бүлеп булыр иде? Ни өчен әсәрне өлешләргә бүләргә кирәк









Төркемнәрдә эш.

Дәфтәрләргә планны яза башлау

1.Эссе җәйге көндә малай суда коена.

2. Басмада утырган куркыныч хатынны күрә.

3.Су анасының басмада калдырган тарагын алып йөгерә.

4. Берзаман аның артыннан су анасы чаба, ләкин ул, этләрдән качып, кире йөгерә.

5. Таракны алып кайтып әнисенә бирә.

6. Кич белән су анасы тәрәзәгә шакый.

7. Әнисе, таракны табып, тышка ыргыта.

8. Малай кеше әйберләренә тимәс була.



Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)







</<font face="Times New Roman, serif">Танып белү УУГ

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.



- Кем бүгенге дәрестә рәхәтләнеп эшләде, дәресне яратты смайликларыгызның кояшлы ягын күрсәтегез..

ӨЙ ЭШЕ

1.61-65 нче битләрдәге әкиятне бик матур итеп укырга өйрәнергә.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.







Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал