7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока Исем һәм аның категорияләре

Технологическая карта урока Исем һәм аның категорияләре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6 нчы сыйныф рус төркеме . Дәреслек.К.С.Фатхуллова



Тема : Исем, аның категорияләре.



Максаты: - Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

-Китапка мәхәббәт тәрбияләү.



Метапредмет нәтиҗәләре:

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. ;

Шәхси: әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт.

Регулятив: үз-үзеңне көйләү; белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып - белү : эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару .

Коммуникатив: партнер гамәлләре белән идарә итү , фикерне әйтә белү, иптәшең белән аралашу әдәбе.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Төп төшенчәләр: мәктәп, укучы, укытучы, сыйныф.

Чыганаклар: дәреслек, слайдлар, проектр, ноутбук











п/п

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру



Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү

2.

Мотивлаштыру . Белемнәрне актуальләштерү.



Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, өйгә бирелгән иншаны тикшерәбез?



- Исемнәрне табабыз, нинди исемнәр, уртаклыкмы , ялгызлыкмы?



- Исемгә билгеләмә бирәбез.



Укытучының сорауларына җавап бирәләр



Предметны яки затларны белдереп , кем? яки нәрсә? соравына җавап биргән сүз төркеме исем дип атала

3.

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру



Укучылар эшчәнлеген оештыру

Сыйныф бүлмәбез чиста һәм матур.Сыйныф бүлмәсендә шкаф, такта , тәрәзәләр бар. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә. (слайдлар)



- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?

- Алар нәрсә белән төрләнгән?

- Нәтиҗә ясагыз.





Сорауларга җавап табалар, дәфтәргә язалар, нәтиҗә ясыйлар.

























4.

Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.



Дәреснең темасын һәм максатын кую .

- Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы нинди?





- Теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.

- Сезгә бу тема танышмы?

- Әйдәгез әле, дәрескә максат куеп карыйк





Укучылар һәрберсе үзләренең уйларын әйтәләр.

Исем, аның категорияләре



Теманы язалар.

…таныш

Дәрескә максат кую.

-Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

5.

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү



Белемнәрне системага салу .

- Дәреслекнең 10 нчы битен ачыгыз. 9 нчы күнегүне укыйбыз, парлап эшлибез түбәндәге таблицаны тутырабыз

Таблица буенча нәтиҗә ясыйбыз(слайд)

Тексттан исемнәрне табалар,таблицага тутыралар



Җөмләдә нинди кисәк булып килә

Җөмләдә барлык кисәкләр дә булырга мөмкин

6.

Динамик пауза (ял минуты)

7

















Яңа белемнәрне ныгыту



10 нчы биттәге 6 нчы күнегү өстендә эш

Бирем: Татарча тәрҗемә итәргә, исемнәрне язып алырга, морфологик анализ ясарга(слайд)



Укытучы белән берлектә.

6 нчы күнегүне эшлиләр

Нәтиҗә ясыйлар

8





Үзлектән эш



Исемнәрнең җөмләдә синтаксик ролен билгеләү:

бирем: шигырьне күчереп языгыз, исемнәр җөмләдә нәрсә булып килгән , нәрсә белән төрләнгән билгеләгез.

Бу якты йорт -сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен.

Эчләрендә булган гадел сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.



"Китап - белем чишмәсе" дигән мәкальне ничек аңлыйсыз?



Үзлектән эшләү. Слайд буенча үз-үзләрен тикшерү













Мәкальнең мәгънәсен аңлату

9.

Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.



9 нчы бит, 7 нче күнегү өстендә эш, исемнәрне җөмләдә дөрес куллану. (слайд)

7 нче күнегүне үзлектән эшләү.

10.

Рефлексия

- Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңалыклар белдек?

Тема буенча үзегезнең белемнәрегезне бәяләгез,поляга языгыз: әгәр сез барысын да аңласагыз - чәчәк ясагыз, әгәр аңламаган булсагыз - буран ясагыз.



Үзбәя

11.

Өй эше

Аңлатып өй эше бирелә.

6 нчы бит, 1 нче күнегү, мәктәп тормышы турында диалогны тулыландырыгыз, исемнәрнең астына сызыгыз, морфологик яктан тикшерегез.

Өй эшен язалар

12.

Йомгаклау

Укытучы укучыларга билге куя һәм дәрескә характеристика бирә .



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал