7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку ' Татарча да яхшы бел', 5 класс, проведенного в рамках общешкольной акции ' Мин татарча сөйләшәм'

Конспект урока по татарскому языку ' Татарча да яхшы бел', 5 класс, проведенного в рамках общешкольной акции ' Мин татарча сөйләшәм'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелгән дәрес конспекты

Максатлар:

1. Татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

2. Татар телендә аралашу күнекмәләрен үстерү;

3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

4. Балаларны интернет чыганаклар белән кызыксындыру, үзлектән мәгълумат үзләштерергә этәрү.

Дәрес тибы: катнаш дәрес

Җиһазлау: мультипроектор, он - лайн дәреслек, перфокарталар, сүзлекләр, "Татар теле - анам теле " дигән темага презентация.

Сыйныф: 5 нче А сыйныфының рус төркемендә укучылар

Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

Слайд - тел рәсеме.

Укытучы: Язык - орган чрезвычайно важный. Находится он, как известно, во рту. Имеет очень удобное мышечное устройство, позволяющее показывать его, когда это необходимо. Но, сегодня давайте поговорим серьёзно о том, зачем человеку нужен язык.

Слайд - ана һәм бала рәсеме

  1. Өй эшен тикшерү.

( балалар тел турында өйрәнгән мәкаль һәм табышмакларны сөйлиләр)

Слайд - тел турында мәкальләр:

  1. Үткәннәрне кабатлау, нәтиҗә ясау. Шигырь конкурсы.





1 нче укучы:

Габдулла Тукай "Туган тел":

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

2 нче укучы:

Энҗе Мөэминова «Туган телем»:

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул - минем туган телем.

"Балам!" - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
"Әнием!" - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

3 нче укучы:

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
"Туган ил" сүзен дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам

4 нче укучы:

Шәйхи Маннур «Яхшы бел»:

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.

Белемнәрне тигезләү:

Слайд - тел турында кыскача кызыклы информация :


  • Татар теле -ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

  • Русским языком владеет около 500 миллионов человек, он занимает в мире огромное пространство - географическое, гуманитарное, культурное, входит в десятку мировых языков, занимает 4 место по числу владеющих им после китайского, английского и испанского.

Укытучы: Татар теле бик бай, затлы, матур тел. Тел - кешенең гомерлек юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз кешенең аерылгысыз юлдашы.

«Канатымның берсе - татар теле,

Икенчесе - бөек рус теле...»



слайд - кош рәсеме

5 нче укучы (рус телендә шигырь сөйли):

В какой бы стране ты не жил,
Куда бы сейчас не стремился,
Запомни о том, кем ты был,
Чего бы сейчас не добился!
Про корни свои не забудь,
Язык твой родной - самый лучший!
Родное твоё, твоя суть,
Как яркий в ночи, светлый лучик!


Укытучы: Күбегез өчен туган тел - рус теле. Без сезнең белән татар телен өйрәнәбез, чөнки Татарстанда яшибез. Татарстанда ике дәүләт теле бар: татар теле һәм рус теле. Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (а у нас в республике, это государственные языки -русский, татарский, а для других национальностей - это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости

Слайд буенча нәтиҗә ясау.

Укытучы: Наш родной язык как хлебосольный хозяин радушно распахивает двери перед языками других национальностей, обогащаясь в свою очередь словами и выражениями. Ничто на свете не связано с человеком так прочно как язык. Нет на свете лучше средства общения. Чем лучше ты владеешь родным языком, а также другими языками, тем больше у тебя права называться человеком.

  1. Белемнәрне ныгыту, дәреснең практик өлеше:

Слайд- тел турында мәкальләрне дәвам ит.

Әйткән сүз - (аткан ук)

Яхшы сүз - җан азыгы - (яман сүз - баш казыгы)

Сөйдергән дә тел - (көйдергән дә тел)

Авыздагы сүзгә син хуҗа - (авыздан чыккач җил хуҗа)

(мәкальләрнең икенче өлеше тактага язып куелган)

Слайд -парын тап,( найди пару)

Бездонная бочка.

Озын телле

Отвечать головой.

Сүзне җилгә ташлау

Гнаться за двумя зайцами.

Башың белән җавап бирү

Бросать слова на ветер.

Ике куян артыннан куу

Длинный язык.

Төпсез мичкә

Зуд в языке.

Теле кычыта

( он - лайн китаптагы бирем) - слайд , (һәр укучыга бирем бирелгән)

Впишите слова на татарском языке.

Салкын килде. Көндә ява, җил исә, буран. Бөтен җирдә кар ята.

Кая карама кар . көннәрдә аяк астында кар шыгырдый. Юлларда .

Агачлар ап-ак белән капланды.

шундый матур. чиста. Кояш нурларында кар бөртекләре ялтырый.


сүзлек:

гололед - бозлавык

сугробы- кар көрте

иней- бәс

зима - кыш

воздух- һава

природа- табигать

в холодные - салкын

снег - кар

( Җавапны чагыштыру юлы белән тикшерәбез - яшел төс)

Физкультминутка "Йолдызлы юл»


Составьте предложения. ( әзер перфокарталар таратылып чыга)

  • башкаласы

  • Татарстанның

  • Казан



  • бар

  • флагы

  • аның

  • һәм

  • гербы



  • музейлар

  • күп

  • бар

  • Казанда

  • бик



  • алты

  • Казанда

  • метро

  • бар

  • станциясе



  • уртасыннан

  • шәһәр

  • елгасы

  • ага

  • Казансу



  1. Йомгаклау - слайд

На татарском языке говорят около 7 миллионов человек, из них в Татарстане проживает 1 миллион 765 тысяч, остальные - в 80 регионах бывшего Союза и за рубежом - в Финляндии, Турции, Германии, Америке, Китае, Японии, Австралии и тд

Укытучы: Автобуста эштән кайтам... Каршымда ике рус кызы утыра, студентларга охшаган... Автобуста тукталышны татар телендә игълан иттеләр. Кызларның берсе көлеп куйды...
- Интересно так, - ди...
- А что, правильно, мы же в Республике Татарстан живем! - ди икенчесе.
- Ну да.. Все равно интересно. - дип дәвам итә теге кыз.
- Вот мы изучали в школе татарский язык, - я тогда толком не изучала, думала, что потребности такой нет. У меня мама татарка, отец русский, дома в основном только на русском языке разговариваем. Хотя я татарский понимаю, но разговаривать не умею... - икенче кыз бераз оялып алды. Иптәш кызына татар телендә әйтелгән игъланны рус теленә тәрҗемә итеп үзенең алдамавын раслады. - А вот татары они и русский, и татарский языки хорошо знают, у них и при изучении английского проблем нет, уже через неделю могут как англичане разговаривать - почти такой же акцент как у них. Это у нас тяжело. А вообще-то мы по закону два языка должны знать!
Рус кызының татар теле турында шундый фикерләрен тыңлап ис-акылым китте... Закон барлыгын да белә, татар теленә ихтирамы да бар, үзенчә фикерли, фикерләре дөрес. Ә безнең татарлар?! Менә дигән телләре булып шуны саклый белмиләр...
Менә шундый хәлләр...

  1. Рефлексия өлеше: Нәрсә белдек? Тел өйрәнү ни өчен кирәк?" Тел белгән - ил гизгән" мәкален аңлатып бирегез. (Балалар фикерен тыңлау)

  2. Билге кую, өй эшен аңлату, ( дәреслектән - 107 нче бит, 5 нче күнегү, он - лайн китабыннан " Казан " темасын өйрәнеп бетерергә)

Дәрес ахырында барлык балаларга "Мин татарча сөйләшәм" логотибын таратып чыгарга



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал