7


Минем гаиләм (1 нче сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Тема: " Минем гаиләм" (ныгыту дәресе) интеграл дәрес

Дәрес максатлары:

Үстерү максаты: 1)Балаларны татар телен һәм инглиз телен өйрәнүгә кызыксындыру уяту;

Белем бирү максаты: 2)Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, ике телдә кабатлау;

Тәрбияви максат: 3) Укучыларда гаиләләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

  • Укуга карата кызыксыну хисе

  • Нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль

Метопредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

  • Укытучы ярдәмендә эшне планлаштырырга өйрәнү

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Коммуникатив УУГ:

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Танып-белү УУГ:

-Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: Биремле карточкалар, аудио, фото, ноутбук.

Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше

  1. Уңай психологик халәт тудыру, укучылар белән исәнләшү, хәлләрен сорашу.

  2. Дежур укучыны билгеләү, аның белән әңгәмә алып бару;

(инглиз теле)

  1. Актуальләштерү.

  1. Дәрес темасы белән таныштыру.

  2. Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлату.

  3. Дәреснең темасын, максатын ачыклау.

(Инглиз теле укытучысы)





  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  1. аудирование.

  2. Карточкалар белән эш.

  3. Физкульт минутка.

  4. Фото рәсемнәр буенча,балалардан гаиләләре турында сөйләтү.

  5. Шигырьләр тыңлау.

IV. Рефлексия.

  1. Йомгак





Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

  • Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар.

  • Исәнмесез, укытучы апа!

  • Хәлләрегез ничек?

  • Рәхмәт, әйбәт.

  • Укучылар, әйдәгез әле, кунаклар белән дә исәнләшеп алыйк.

  • Исәнмесез!

  • Хәзер бер-беребезгә карап елмайдык һәм тыныч кына утырдык, Балалар, бүген безнең гади генә дәрес түгел, интеграл дәрес, без дәресебезне инглиз теле белән параллель алып барачакбыз. Бүген сыйныфта кем кизү?

  • Бүген сыйныфта мин кизү.

  • ..., дәрестә кемнәр юк?

  • Бүген дәресне калдыручылар юк.

  • Бүген ничәнче число?

  • Бүген.....

  • Атнаның нинди көне?

  • ....

  • Рәхмәт, .... , утыр.

( инглиз теле укучысы)

  1. Актуальләштерү:

  • Укучылар, дәресебезне алга таба дәвам итәбез. Әйдәгез фонетик зарядка ясап алабыз:

  • Ни-ни-ни - Бу минем әни

Ти-ти-ти - Бу минем әти

Бай-бай-бай - Бу минем бабай

ңел-ңел-ңел - Бу минем сеңел

нем - нем - нем - Бу минем энем

ам-ам-ам - Бу минем апам

бый - бый - бый Бу минем абый.

  • Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән нинди темага сөйләштек?

  • Гаилә темасына сөйләштек.

  • Әйе, дөрес,бүген бу теманы өйрәнүне дәвам итәбез. Без сезнең белән нинди сүзләрне өйрәндек?

  • Әни, әти, бабай, әби, апа, сеңел, абый, энем.

  • Дөрес укучылар, молодцы. Әйдәгез бу сүзләрнең әйтелешен аудио язмада тыңлап китик. (аудио язманы тыңлыйлар)

(Инглиз теле)

  • Хәзер менә бу язуларга карыйк, минем кулымда татар телендә һәм рус телендә сүзтезмәләр . ( Моя мама-Минем әнием, мой папа - минем әтием, моя бабушка-минем әбием, мой дедушка-минем бабам, моя сестра-минем апам, мой брат-минем абыем, моя сестренка - минем сеңелем.)һ.б. Сезгә, кул күтәреп шул сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен әйтергә туры килә. Бирем аңлашылдымы?

  • Әйе.

  • Башладык.

  • Укучылар, ардыгызмы?

  • Әйе!

  • Әйдәгез, ял итеп алыйк.

  • Тыныч йокы, әнигә!

  • Тыныч йокы, әтигә!

  • Тыныч йокы, үземә!

  • Тыныч йокы, күземә!

(Ял итәләр)

(инглиз теле укытучысы)





  • Молодцы укучылар, Без үткән дәресебездә гаиләгезнең фотосурәтләре белән проект ясадык. Әйдәгез, шул фотосурәтләр буенча безне дә гаиләгез белән таныштырып китегез әле. ( укучылар сөйли)

  • Бик матур сөйләдегез укучылар, молодцы.

(Инглиз теле)

  • Укучылар, дөньяда бик күп әти-әниләр, әби-бабайлар турында шигырьләр язылган, ишеткәнегез бармы?

  • Әйе.

  • Ә өйрәнгәнегез бармы?

  • Әйе, Венера Анфировна.

  • Алайса, әйдәгез Сезне тыңлап китик. (Шиг. Сөйлиләр.)

  • Укучылар, шундый матур итеп гаиләгез белән таныштырдыгыз, шигырьләр сөйләдегез, молодцы, әйдәгез хәзер уйланып алыйк, без барыбыз да менә шундый матур мәктәптә укыйбыз, зур, иркен, чиста сыйныфта утырабыз, пөхтә, матур киенгән, тук. Моның өчен без ата-анага, әби, бабайларга рәхмәтле. Балалар, хәлдән килгәнче без аларга ярдәм итергә тиеш, без аларны беркайчан да онытырга тиеш түгел, гел хөрмәт итеп, яратып яшәргә тиеш. Сез минем белән килешәсезме?

  • Әйе.

  • Укучылар, әйдәгез дәресебезгә нәтиҗә ясыйк, бүген без сезнең белән нинди теманы ныгыттык?

  • "Минем гаиләм" темасын.

  • Әйе, дөрес, без бүген "Минем гаиләм" темасын ныгыттык. Өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп китик. (кабатлыйбыз)Молодцы, укучылар. Әлеге тема буенча өйрәнелгән сүзләрне сөйләмебездә кулланып, сүзлек запасыбызны баеттык. Балалар, сезнең барыгызның да парталарда светофориклар бар, хәзер шуларны кулларыгызга алыгыз, әгәрдә сез бүгенге дәресебездә үзегез белән канәгать икәнсез - сары төсне күтәрәбез, канәгать булмасагыз кызылны. (укучылар тиешле төсне күрсәтәләр).

  • Бүген дәрестә барыгыз да әйбәт катнаштыгыз, мин сезнең белән бик канәгать. Молодцы!

  • Укучылар миңа сорауларыгыз бармы?

  • Юк.

  • Сорауларыгыз булмаса, моның белән безнең дәресебез тәмам, сау булыгыз.

  • Рәхмәт дәрес өчен, сау булыгыз укытучы апа!





(инглиз теле укытучысы)















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал