7


  • Учителю
  • Дәрес эшкәртмәсе.Сүз төзелешен кабатлау.

Дәрес эшкәртмәсе.Сүз төзелешен кабатлау.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышын ныгыту, кабатлау.

Максат: 1)Сүз ясалышы турында белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

2) Кушымса төрләрен дөрес куллана белергә өйрәтү. Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.

Җиһазлау: дәреслек, слайдлар, карточкалар, тестлар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру этабы

Хәерле көн алсу таңнарга,

Хәерле көн сайрар кошларга,

Хәерле көн зәңгәр күкләргә,

Хәерле көн, якын дусларга,

Хәерле көн матур кызларга!

Хәерле көн, батыр улларга!

Балалар. Бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Исәнмесез, балалар. Дәресебезне башлыйбыз. Хәзер сүзне дежур укучыга бирәбез.

</ (Бүген......., дүшәмбе. Сыйныфта барысы да бар. Барлык укучылар да өй эшләрен эшләгәннәр).

Өй эше табигатьне саклау, яз темасына кушма парлы сүзләр кулланып кечкенә генә хикәя(инша) язып килергә иде.

2 укучы хикәясен укый парлы сүзләрне әйтеп чыга.

Әйдәгез балалар иң беренче дәфтәрләргә матур язу күнегүе эшләп алабыз.

Күп нокталар урынына тиешле кушымча куеп мәкальләрне күчереп язабыз.

  1. Дус ... (лык) таш коймадан ныграк.

  2. Дус ... (ны) табу җиңел, саклавы авыр.

  3. Баш ... (ыңда) белем аз булса, аягыңа авырлык күп килә.

  4. Сүз ... (дә) тору - зур ... (лык), сүз ... (дә) тормау - хур ... (лык).

  5. Үз ана ... (сын) зур ... (лаган) кеше анасын хур ... (ламас).





Ягез, укчылар, без алдагы дәресләрдә нәрсәләр белән таныштык, нинди кушымчалар сүз ясалуның нинди ысулларын карадык?

Укучы: Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше.

Кушма, парлы ,тезмә ,кыскартылма сүзләрне өйрәндек.





Укытучы: Хәзер үткәннәрне ныгытып, кабатлап китәбез.





Сорауларга- җавап

  1. Сүз төзелеше нәрсәләр өйрәнә (тамыр һәм кушымча)

  2. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дип нәрсәгә әйтәбез (бер яки берничә)

  3. Тамыр дип нәрсәгә әйтәбез? (Тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым кулланыла ала)

  4. Кушымча дип нәрсәгә әйтәбез (кушымча - тамырга бер-бер артлы ялганып, аның төп мәгънәсен яки формасын үзгәртә.)

  5. Кушымчаларның нинди төрләрен беләсез? ( сүз ясагыч, модальлек, бәйләгеч)

Дөрес , укучылар, бик яхшы үзләштергәнсез. Афәрин, хәзер биремнәр белән ныгытабыз Ягез әле балалар игътибар белән монда карагыз,

Кайсы сүзләр иҗекләргә, кайсы сүзләр мәгьнәле кисәкләргә бүленгәннәр? (ки-лер-ләр, кил-ер-ләр, кү-ңел-ле, күңел-ле, кы-зым, кыз-ым, у-лы-быз, ул-ыбыз, кө-ле-гез, көл-егез)Әйдәгез, укучылар, тамыр һәм кушымчаларны шартлы билгеләр белән күрсәтеп сүзләрне язабыз.( бакчачылык, киләбез, аучылар, татарча, сабырлык, әбием, уйлы, уйсыз уйла)

ФизкультминуткаИсә җилләр, оча кошлар,

Килә коштай очасы.

Куккә мнеп, җиргә тошеп,

Шул җилләрне кочасы.

Табигатьнең матурлыгы

Килә саклап каласы

Аның белән дус торасы

Сау сәламәт буласы.





Игътибарлыгыгызны туплау өчен бер уен уйнап алабыз.

Акколак ,ташбака, хатын-кыз , көньяк, бала-чага, кат-кат,Гөлшат, ир-ат, табак-савыт , көнбатыш, төркем-төркем,башкала.

Сүз ясалышы буенча тест.

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәт:

а) кай-та-лар сү-зем-не

ә) кит-ә-сез эш-лә-гән

2.Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәт:

а) са-бын са-тып са-ры-рак

ә) кар-лар сөз-геч-кә яшь-лек

3.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) белгеч юлдаш йонлач

ә) мәктәпкә яшьрәк балалар

4.Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде

ә) һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән

5.Модальлек кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) кызгылт, дускай ,күлләр

ә) матурлык, сүзчән ,сердәш

6.Дуслык сүзенең нигезе нинди ?

а) тамыр

ә) ясалма

7.Тамырдаш сүзләрне күрсәт:

а) кешелек, кешелекле ,кешелексезлек

ә) җырлы, җырсыз, җырчы

8.Парлы сүзләр ничек языла

а) кушылып

ә) аерым

б)сызыкча аша языла

- Укучылар ә хәзер әйдәгез җавапларыгызнын дөреслеген тикшерәбез.

Тест җаваплары

1.ә) кит-ә-сез эш-лә-гән

2.а) са-бын са-тып са-ры-рак

3.а) белгеч, юлдаш ,йонлач

4.ә) һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән

5.а) кызгылт, дускай ,күлләр

6.ә) ясалма

7.а) кешелек, кешелекле, кешелексезлек

8.б)сызыкча аша языла





Хәзер, укучылар, дәреслек белән эшлибез. 321 нче күнегү эшләнә. Табигать турында сөйләшү.

Карточкалар таратам. Перфокарталар белән эш. Җөмләләрдәге сүзләрнең

схемасын сызасыз.

Безнең авылда зур төзелешләр бара. Анда электростанция төзелде, клуб салынды. Колхозчылар клубта ял итәләр, газета-журнал укыйлар.

Тамыр о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о

Ясалма о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о

Кушма о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о

Парлы о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о

Тезмә о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о

Кыскартылма о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о о





  • Әйдәгез, укучылар, Ясалма сүз дип нәрсәгә әйтәбез?

1.Сүзләрнең я беренче авазлары ( яки хәрефләре), я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүз тулысынча алынган сүзләр.

2.Болар нәрсәләр -ча,- лык, -ның, -а, -га,-даш.

3. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерә башлавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән сүз?

4.Бер тамырдан ясалган сүзләр нинди сүзләр була?

5.Сүзләр кушылу ысулы белән ясала, сызыкча аша языла

Укучылар, дәресебез шуның белән ахырына якынлашты. Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин бик канәгать. Хәзер үзегезнең бүләкләрегезне санагыз.

Йомгаклау

Өйгә эш. Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше темасы буенча контроль эшкә әзерләнергә.



































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал