7


  • Учителю
  • 'Белем — бәхет ачкычы' темасына буенча әдәбият фәненнән технологик карта.

'Белем — бәхет ачкычы' темасына буенча әдәбият фәненнән технологик карта.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Дата: 09.11.2015

Укытучы: Ситдикова Р.Р.

Тема: Белем - бәхет ачкычы.

Максат. Татар халкының мәгърифәтлелеге, белемгә омтылышы турында мәгълүмат бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Пр е д м е т- "Белемгә омтылу" белешмәсен уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, мәгърифәтчелек төшенчәсен аңлату.

Шә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Материал: дареслек (1 нче кисәк, 78 нче бит)

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру


-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

- Сыйныфта кем дежур?

- Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне?

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Яхшы.

- Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Бүген мин сыйныфта деңур?

- Бүген 9нчы ноябрь, дүшәмбе.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү


II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

1.Өй эшен тикшерү.

- Укучылар өй эше нинди иде?

-Әйдәгез, өй эшен тикшерик, кем әзер? (берничә укучыдан сорарга)

2. Актуальләштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән белем алу турында әңгәмә оештыра.

-Безнең шәһәрдә кайларда белем алып була?

- Сез кайларда укырга теләр идегез? һ.б

Дәреснең максаты белән таныштыру.

- Өй эше 68-73 нче битләр. Һәр бүлеккә план төзергә һәм рәсем ясарга.

- Ярыймы?



- НХТИ, МГЭИ һ.б.

-

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Татар халкының элек-электән белемле булуы белән таныштыру.

  1. Сүзлек белән эш. (78 нче бит)

1) Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.

2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтәләр.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр тезеп әйтәләр.

2. "Белемга омтылу" белешмәсен уку.

1. - Татар халкы борынгы заманнарда нинди язу кулланган?

2) Укытучы белешмәне укый.

3) Укучылар тәржемә итәләр.



Укучылар сүзләрне укытучы артыннан кабатлыйлар.



Укучылар тәрҗемә итәләр.



3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзиләр.

- гарәп алфабиты.

4) Аннан соң чылбыр буенча укучылар укыйлар.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

IV.Ял минуты

БҖ "Җил исә", "Бакалар"

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

1. Укытучы "мәгърифәтчелек хәрәкәте" төшенчәсен укый, тәрҗемәсен укучылар үзләре укый.

Укучыларның аңлау дәрәҗәсен белү өчен, сораулар биреп фикер алышу.

- "Мәгърифәтчелек хәрәкәте" ничек тәрҗемә ителә?

- "Мәгърифәтчелек хәрәкәте" дип нәрсәне атыйлар?

2. Биремнәр һәм сораулар.

Дәреслектән 1-3 нче биремнәр эшләнелә. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, авыр булса, тәрҗемә итәләр. Җавапларны язмача эшләтеп алырга да мөмкин.

4 нче биремдә җөмләләрне бер-бер артлы укып, тәрҗемә итеп барырга була.

- "Мәгърифәтчелек хәрәкәте" "Просветителҗское движение" дип тәрҗемә ителә.

- Мәгърифәтчелек хәрәкәте - кешене белем бирү юлы белән алга җибәрү идеясе.


1-3 нче биремнәрне үзлектән эшлиләр.

4 нче күнегүне группада эшлиләр, аннары бер-бер артлы укып, тәрҗемәне укыйлар.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

VI.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

Укучылар дәреслектәге 5, 6 нчы биремнәрне эшлиләр.

Үзбәя бирү.

-Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам, 5ле. Әйбәт эшлим, материалны аңладым, 4 ле. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3 ле

Укучылар 5 нче биремне эшлиләр.

6 нчы биремне эшлиләр.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Өй эше: дәреслектәге 7, 8 нче биремнәрне эшләргә.

Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап, нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:

- Бүгенге дәрестә мәдрәсә турында сез нәрсәләр белдегез? - Анда нәрсәләр өйрәтәләр?



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал