7


  • Учителю
  • Муса Җәлил – патриот шагыйрь 8 класс

Муса Җәлил – патриот шагыйрь 8 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



















Муса Җәлил - патриот шагыйрь

темасына 8 сыныфта

татар әдәбиятыннан уздырылган

ачык дәрес эшкәртмәсе





































Тема: Муса Җәлил -патриот шагыйрь.



Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең

тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,

горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

3. Фотоальбом. Муса Җәлил.

4. Компьютер.

5. Диск "Күренекле шәхесләр". Муса Җәлил.

6. Тестлар.

7. М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләр.



Дәрес барышы.



"Җырларым"җыры яңгырый.(М.Җәлил сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы, Диск "Күренекле шәхесләр". Муса Җәлил.)

  1. Укытучының кереш сүзе.

" Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма ..."

М.Җәлил.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар - инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Укучылар, М.Җәлилгә багышланган дәресебез бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырыла. Шул ук вакытта шагыйрь иҗатына йомгак та ясарбыз. Компьютер аша дисктан М.Җәлилнең шигырьләрен, җырларын һәм тормышы турындагы истәлекләрне тыңларбыз. Сөйләм телегезне тикшерү һәм үстерү максатыннан шигырләренә анализ ясарбыз. Шулай ук өстәмә өй эше итеп бирелгән М.Җәлил турындагы истәлекләр белән танышырбыз.



  1. Төп өлеш.

  1. Сорау-җавап.(М.Җәлилнең тормыш юлын һәм өйрәнелгән әсәрләрен искә төшерү сорауларын слайдларда күрсәтү һәм укучылардан җавап алу).

1).Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Көтелгән җавап: Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2).Сугышка кадәр кайсы өлкәдә эшләгән?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил 13 яшендә үк үзенең авылында культура-агарту эшләре алып бара, Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә"Кечкенә иптәшләр", "Октябрь баласы" дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли һәм шул елны ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.

3).Муса Җәлил ничәнче елда сугышка китә?

Көтелгән җавап: М.Җәлил 1942 нче елның февралендә Төньяк Көнбатыш фронтка җибәрелә.

4).Сугышта иҗат иткән елларын әйтегез?

Көтелгән җавап: М.Җәлил фронтка җибәрелгәч тә иҗат эшеннән аерылмый. 1942 нче елның февраленнән 1944 нче елның февраленә кадәр шагыйрь каләмен ташламый.

5).Муса Җәлилнең кайчан һәм ничек гомере өзелә?

Көтелгән җавап: 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Суд аларны "дәүләткә каршы җимерү эше" алып баруда гаепли һәм үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

6)."Тик булса иде ирек"шигерендә дүртенче куплет алдагы өчесеннән кайсы ягы белән аерыла? Шагыйрьгә барыннан да элек нәрсә кирәк?

Көтелгән җавап: Өч куплетта да шагыйрьнең татлы хыяллары тасвирлана. Ул тоткынлыкта да хыяллана, Туган илен, сөйгәнен, кызын сагына. Әмма аның олы хыялы - ирекле булу, иреккә чыгу, кулына корал алып, Туган илен саклау. Ул шушы изге юлда, данлы сугыш кырында, ирекле булып, көрәшеп үләргә әзер.

7)."Сандугач һәм чишмә" балладасы кайчан иҗат ителгән?

Көтелгән җавап: " Сандугуч һәм чишмә" балладасының төп идеясе шуннан гыйбарәт: илгә, җиргә, табигатькә, аның гүзәл гәүдәләнеше булган Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен, Егет исән калырга тиеш! Сандугачның соңгы гамәле буларак үлеме аның азатлык хөрмәтенә бирелгән корбан булуы ул.

  1. Шигырьләрне төркемләү. (Дисктан шигырьләр тыңлау һәм слайдта күрсәтелгән темалар буенча шигырьләрне төркемләү, аларга анализ ясау.)

1).Беренче теманы билгеләү. "Соңгы үпкә" шигыре.(Укучылар шигырьләрне тыңлаганнан соң, төркемнәрдә, я аерым-аерым укылган шигырьләрнең темасын билгелиләр һәм аларга кыска анализ ясый баралар).

Көтелгән җавап: "Соңгы үпкә" шигыре "Ирек" темасына туры килә. Туган илгә булган мәхәббәт шигырьдә бик оста чагылдырыла.

2).Икенче теманы билгеләү. "Серле йомгак" шигыре.

Көтелгән җавап: "Серле йомгак" шигыренең темасы - "Фашизмга нәфрәт". Шагыйрь, фашистлар яклы булып, аларга каршы яшерен көрәш алып бара. Ләкин моны үзебезнекеләр белерме? Шагыйрь аны белми. Ләкин аның бик ныклы һәм ышанычлы таянычы бар! Ул - җырлары.

3).Өченче теманы билгеләү. "Күлмәк" шигыре.

Көтелгән җавап: "Дуслык һәм мәхәббәт" темасы "Күлмәк" шигырен колачлый. Шигырьдә герой күңеленең сафлыгы, мәхәббәт тойгысының матурлыгы, гүзәллеге, аның үлемнән дә көчле булуы тасвирлана.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Герой - каһарман, батыр.(герой сүзенең синонимнарын билгеләү).



Физкультминут. Дисктан "Җиләк җыйганда" җырын тыңлау һәм бер үк вакытта башка, кулларга физик күнегүләр һәм куллар катнашында бию хәрәкәтләре ясау.



  1. Дисктан Муса Җәлил турында хатыны Әминә Җәлилова истәлекләрен тыңлау.

  2. Компьютерда биремнәр башкару." Эш өстәле"ндәге "Татар әдәбияты" папкасын ачып, бирелгән тест биремнәрен үтәү( Һәр биремне башкаруга 20 секунд вакыт бирелә).

Тест биремнәре:

  1. М.Җәлилнең туган елын курсәтегез.

а) 1902

б) 1904

в) 1906

2. М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

а) Мөхәммәтгариф

б) Мостафа

в) Кәрим

3. Беренче шигеренең исеме ничек?

а) "Кызыма"

б) "Бәхет"

в) "Ишек төбендә

4. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?

а) Лилия

б) Чулпан

в) Ландыш

5. 1941 нче елда сугышта М.Җ.әлил кем буларак катнаша?

а) хәрби хәбәрче

б) шагыйрь

в) журналист

6. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

а) 1941

б) 1943

в) 1942

7. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?

а) Абдулла Алиш

б) Фатих Әмирхан

в) Әмирхан Еники

8. "Тик булса иде ирек" шигыре ничәнче елда иҗат ителгән?

а) 1943

б) 1941

в) 1942

9. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

а) Тегель

б) Моабит

в) Шпандау

10. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?

а) Моабит

б) Шпандау

в) Плетцензее

( Билгене компьютер куя)

  1. Сәләтле балалар белән эш. ( Укучылар өстәмә өй эше итеп бирелгән биремнәрен үтиләр - М.Җ.әлил турында төрле истәлекләр белән таныштыралар.)

1 нче укучы: "Муса Җәлил үзенең кыска,әммә якты поэтик юлында батырлыкка һәм үз каны белән дә расланган иҗади батырлыкка дан җырлады, безгә киләчәк буыннар да хөрмәт белән искә алырлык, мәңге сүнмәс васыять һәм наказ калдырды.

Эдуардас Межелайтис, литва шагыйре

2 нче укучы: "Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Хәтта шаян, күңелле, шук шигырләре дә кан түләп алынган. Алар - көрәшче шигырьләр. Батыр шигырьләр. Алар тоткынлыкта да батыр булып тудылар һәм шунда ук көрәшкә ташландылар. Мин алар алдында баш иям.

Михаил Львов, рус шагыйре

  1. Сорау-җавап. ( Укучылар төркемнәрдә җавап бирәләр, һәр төркем өчен аерым слайд ачыла.)

1 нче төркемгә сорау: Муса Җәлилнең без өйрәнгән әсәрләреннән чыгып, нинди нәтиҗә ясарбыз? Өмете акланамы? Ничек?

Көтелгән җавап: Үзе үлсә дә, шигырләре илгә кайтыр, илдә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип, өметләнә ул. 1956 нчы елның 2 нче февралендә СССР Верховный Совет Президиумы Указы белән М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, чөнки илгә "Моабит дәфтәре" җыентыгы кайта.



2 нче төркемгә сорау: Ни өчен М.Җәлил - каһарман? Ни өчен М.Җәлил - каһарман шагыйрь?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил дошман төрмәсендә легион оештыра, татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дөньяга таныта. Аның шигырьләре исә Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый.



3 нче төркемгә сорау: ( сәләтле балалар өчен) М.Җәлил иҗатында күптөрле төсләрне, төсмерләрне үз эченә алган һәм иң зур гомумиләштерү куәтенә ия булган үтә көчле традицион һәм символик образ бар. Ул - җыр сүзе. Сез М.Җәлилнең җыр сүзе кергән нинди шигырьләрен атый аласыз?

Көтелгән җавап: "җырларым, сез шытып йөрәгемдә..."("Җырларым"), "нәфрәт һәм мәхәббәт җыры, соңгы җыры, көчле җыры"("Кошчык"), "бу җырым - соңгысы"( "Соңгы җыр"), "җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, җырлар түгел, җилләр җитәлмәс"("Күлмәк"), "ялкынлы җыр"("Ышанма"), "җырларымны минем кабатлар"("Серле йомгак") һ б. лар.



  1. Дәресне йомгаклау.

  1. Укытучының йомгак сүзе.

Әйе, җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.

Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы "Җырларым" шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра тынычлык, иминлек сагында тора.



2.Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).

- Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: Без бу дәрестә М.Җәлилнең талантлы шәхес, герой шагыйрь булуын тагын бер кат расларга, аның гүзәл иҗатына анализ ясарга, шул ук вакытта сөйләм телебезне баетырга, компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерергә тиеш идек.

- Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап:Үз алдыбызга куйган максатка ирешү өчен без бик күп төрле эшләр башкардык: төрле төр соруларга җавап биргәндә бәйләнешле сөйләмгә игътибар итү белән беррәттән компьютерда эшләү күнекмәләрен арттырдык, төркемнәргә бүленеп эшләдек, тест чиштек, игътибарлы тыңлау күнекмәләрен камилләштердек, бик кызыклы физкультминут үткәрдек.

- Нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: Иптәшләрем сөйләгәнчә, без күп төрле эшләр эшләдек. Шул рәвешле, талантлы шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык. Аның герой шагыйрь булуын раслаучы шигырьләренең батырлык эшләвен - Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклавын аңладык. Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.



IV.Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана).



V. Өйгә эш. 1. "Гомрем минем моңлы бер җыр иде..." темасына инша язарга.( бу эш мәҗбүри, ягъни һәркем башкарырга тиеш).

2. М.Җәлилнең 1944 нче елның май-август айларында иҗат иткән шигырьләрен эзләп табарга ( бу бирем ихтыяри, әмма бик мөһим).



VI. Укытучының дәресне йомгаклавы.

Укучылар, бүгенге дәресебезне чуваш халык шагыйре Педер Хузангайның шигри юллары белән йомгаклыйсы килә:

"Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә".































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал