7


  • Учителю
  • Татар теле. ФДББС. Кушымча, аның төрләре.

Татар теле. ФДББС. Кушымча, аның төрләре.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Кушымчалар һәм аларның төрләре.

</<font face="Times New Roman, serif">Максат: 1.Кушымчалар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2.Кушымчаларның функцияләре турында күзаллау булдыру.

3. Сүзләрнең лексик мәгънәсен һәм формасын үзгәртүче кушымчаларны аера белергә өйрәтү.

4. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

5. Туганлык хисләрен үстерү.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек, схемаУкытучы эшчәнлеге+



Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Укучыларны саләмләү, уңышлар теләү.Тәрәзәгә чиртә,

  • Хәерле иртә!

Чемердәтеп тәнне

Салкын

Таң җиле исә.

Ул да гүя тели безгә

Хәерле иртә.

Безне яңа эшләр белән

Яңа көн көтә.

Сәлам сиңа өр-яңа көн,

Хәерле иртә.



Саләмне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;



әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Актуализация

  1. Теоретик белемнәрне янарту, сорауларга җавап бирү рәвешендә:

  • Сүз нинди мәгънәле кисәкләргә бүленә?

  • Сүзнең мәгънәле кисәкләрен нинди бүлек өйрәнә?

  • Сүзне юлдан-юлга күчерү сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлү дип атала аламы?

  • Сүзне иҗекләргә бүлү сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлү дип атала аламы?

  • Сүз ничә мәгънәле кисәкләрдән тора ала?

  • Мәгънәле кисәкләрне икенче төрле ничек атыйлар?

  1. Яңа зур тел теманы кабул итәргә әзерләү, теманы ачыклау:

  • Кат-кат тунлы,

Карыш буйлы. (кәбестә)

  • Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк. (урындык)

  • Ап-ак булса да, кар түгел,

Тәмле булса да, бал түгел. (шикәр)

  • Китап минеке дигән сүзтезмәне бер сүз белән әйткәндә нинди кушымча ярдәм итә? (ым)

  • Җәен-кышын бер төстә,

Үзгәрми ул бөртек тә.(чыршы)

  • "Алма!" - дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар? (Алма)

Укучылар өй эшләрен сыйныфка тәкъдим итәләр.





Сорауларга җавап бирәләр.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау(алдан фаразлау)

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары



Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәреснең максатларын ачу.

Укучылар мәгънәле кисәкләрен аера белмиләр, үзенчәлекләрен аңлата белмиләр.

Укучыларга максатларны билгеләү өчен "Модель-Эйр-Гайд" эшен тикшерергә тәкъдим ителә.





  • Без бүген нинди эш белән шөгыльләнербез?

"Модель-Эйр-Гайд" таблицасын тикшерәләр.

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;



Авырлык

тан чыгу юллары.

Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.



Сүзлекләр белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.



- проблеманың әйтелеше яки бирелеше

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Яңа материалны аңлату.

1.Кушымчалар турында белешмә бирү, үзенчәлекләрен аңлату.



А.Мисаллар карарга, проблемалы ситуация тудырып, аны хәл итәргә. сорауга җавап табу:

Сүз сүзсез сүзем

Күз күзлек күзнең

  • Сүзләрне укыгыз. Сүзләрнең лексик мәгънәләрен аңлат.

  • Кайсы сүзләрдә яңа лексик мәгънә барлыкка килә?

  • Мәгънәле кисәкләрне билгеләгез, аларның үзенчәлекләрен анлатып карагыз.

  • Кушымча нәрсәгә ялгана?

  • Алар сүзнең лексик мәгънәсен генә үзгәртәме?

2. Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (125,127б.) Укучыларның нәтиҗәләре белән чагыштыру.



Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.



Нәтиҗә чыгару. Кагыйдә белән чагыштыру (100б.)

Сүзлекләрне карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.















-кирәкле информация туплау;

- билге-символлар

- модельләштерү



Логик

- билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;

- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;



Материал

ны беренчел ныгыту.

  1. Кагыйдә ярдәмендә модель төзү. 282нче, 283нче күнегү ярдәмендә мисаллар өстәү:

Кушымчалар



Төрле лексик сүзнең төрле

мәгънәле сүзләр формалары



ясагыч кушымчалар мөнәсәбәт

белдерә торган

кушымчалар

дуслык урманнар

дуслаш урманда



Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Күнегү өстендә эшлиләр.



Схеманы өйрәнәләр, алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерәләр. Фикерләрен сыйныфка әйтәләр. Мисаллар ярдәмендә дәлиллиләр.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

- логик фикерләү чылбырын төзү,

- исбатлау.

Телдән аңлату.

Физкультминутка

  • Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

  • Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

  • Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

  • Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.

  • Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

  • Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.

Ишетеп аңлау

Мөстә

кыйль эш.

285нче күнегүне башкару.

  • Укучыларга эшләү рәвешен аңлату, үрнәк белән таныштыру.

  • Укучылар шигырьне укыйлар, мәгънәсе буенча сорауларга җавап бирәләр;

  • Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрдәге кушымчаларны аңлаталар.

  • Язма эшләрен үрнәк буенча тикшерәләр.

  • Су сүзеннән тамырдаш сүзләр ясау.

Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;



Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Төркемдә эшләү:

286нчы күнегү өстендә эшләү, Җөмләләр төзү.



Сүзлекчәдән карау.

Татар теленең җөмлә төзелеше үзенчәлеген исләренә төшерәләр. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.

Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә

Рефлексия. Өй эше.

Дәрескә йомгак ясау.

  • Нинди эш башкардык?

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Кайсы эш катлаулы булды?

  • Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез?

Үзбәя.

1.288нче күнегү.

2. Кагыйдәне ятлагыз 125-128б.

3. Иҗади эш. Тел сүзе белән тамырдаш сүзләр кергән 3 мәкаль языгыз.

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.



















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал