7


  • Учителю
  • 4 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан үткәрелгән дәреснең план-конспекты. Тема - Урманга сәяхәт

4 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан үткәрелгән дәреснең план-конспекты. Тема - Урманга сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Урманга сәяхәт

Максат:

1. Урман темасына бәйле сүзләрне кабатлау, сөйләмдә активлаштыру.

2. Лексик тема буенча бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

3. Укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, тестлар.

Дәрес планы.

1. Оештыру моменты

1) Исәнләшү.

2) Фонетик күнегү.

2. Актуальләштерү.

1) әңгәмә кору

- Урманда нәрсәләр яши?

- Урманда нәрсәләр үсә?

2) табышмакларга җавап бирү. (Җәнлекләр турында табышмаклар әйтү)

3) рәсемнәр белән эш.

- Бу яфрак кайсы агачныкы?

- Кайсы, чәчәкләр урманда үсми?

4) Ял итеп алу

3. Белемнәрне ныгыту.

1) Текст белән эш.

- яңа сүзләр белән таныштыру.

- яңа сүзләр җелән сүзтезмәләр төзү.

- текстны уку.

- текстны тәрҗемә итү.

- сорауларга җавап бирү.

2) Тестлар эшләү..

4. Өйгә эш бирү.

5. Йомгаклау, бәяләү.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә барабыз. Урман безгә узенең ишекләрен ачсын өчен, аның турында матур шигырь укып китик.

Урманда

Кояш көлеп торганда

Килеп кердек урманга.

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы.

Җиләк белән сыйлады,

Шатлык эчкә сыймады

Заһирә Гомәрова

2. Актуальләштерү.

- Укучылар без сезнең белән табигатьнең иң гүзәл почмагы булган - урманга кердек.

Безнең алда җәнлекләр аланы. Бу аланда җәнлекләр яши. Тик алар бездән куркып агачлар арасына качканнар. Хәзер без аларны эзләп табабыз.

Аның өчен без бирелгән табышмакларга җавап бирик.

1) Энәләре үзе белән йөри,

Үзе тегә белми. (Керпе)



2) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

3) Кояш түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

4) Үзе бал ярата,

Кыш буе йоклап ята. (Аю)

5) Нечкә билле, хәйләсе күптөрле. (Төлке)

6) Сорыдыр төсе,

Усалдыр үзе. (Бүре)

- Укучылар сезнең ярдәмендә урмандагы җәнлекләрне эзләп таптык. Аларның нинди булуларын әйтик: керпе - энәле, куян - куркак, тиен - йомшак, аю - зур, төлке - хәйләкәр, бүре - усал.

Хәзер алга таба барыйк. Безнең алда агачлар аланы. Монда берничә яфрак коелган. Әйдәгез, ул яфракларның кайсы агачтан коелгангын әйтик. (Укучылар яфракларның кайсы агачныкы булуын әйтәләр). (Имән, каен, нарат, чыршы).

- Укучылар без сезнең белән яфракларның кайсы агачтан коелганын белдек. Бу агачлар урманда берәр генә түгел, алар күп. Күплек санда алар ничек булалар? (каен - каеннар, имән - имәннәр, нарат - наратлар, чыршы - чыршылар).

Хәзер алга таба бырыйк. Безнең алда чәчәкләр аланы. Игътибар белән карагыз әле, аланда ялгыш үскән чәчәкләр дә бар. Әйдәгез, аларны табып әйтик (гөлчәчәк, лалә)

- Молодцы, сез барысын да дөрес әйттегез. Димәк, урманда нинди җәнлекләр яши, нинди агачлар һәм чәчәкләр үсә?

- Укучылар, без сезнең белән күп йөрдек, арыдык.

Ял итү аланында туктап, бераз ял итеп алыйк.

- Ял итеп алдык. Ә хәзер тактадагы сүзләргә игътибар итик. Алар бүген безгә кирәк булачаклар.

байлык - богатство

файда - польза

файдалы - полезные

җәяү - пешком

үләннәр - травы

  • Шул сүзләр белән сүзтезмәләр төзик һәм тәрҗемә итик.

1) Минем байлыгым, табигатьнең байлыгы, халыкның байлыгы

2) Даруның файдасы, үләннәрнең файдасы, урманның файдасы

3) Җәяү барабыз, җәяү йөрибез, җәяү кайтабыз

- Укучылар, ә хәзер китапларның 60 нчы битен ачыгыз, текстны табыгыз. Мин укыйм, ә сез игътибар белән тыңлап, карап барыгыз.

- Текстны чылбыр буенча укып, тәрҗемә итик.

- Текст буенча бирелгән сорауларга җавап бирик.

1) Кешеләр өчен урманның файдасы нинди?

2) Бу урманда гөмбә күпме?

3) Кемнәр бу кечкенә урманны яраталар?

4) Кайчан әбием белән урманга йөрибез?

5) Без җиләк җыябызмы, гөмбәме?

6) Без урманнан автобус белән кайтабызмы?

- Хәзер мин тестлар өләшәм, сез аларны тиз генә эшләп алыгыз. Ахырдан җавапларны тикшерербез.

- Укучылар без бүгенге дәрестә кая бардык, нишләдек?

- Өй эше: текстның эчтәлеген сөйләргә.

- Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям.































Тест

Выберите правильный ответ.



  1. ... урманның файдасы бик зур.

    1. урманнар өчен

2) хайваннар өчен

3) кешеләр өчен



2. Бу урманда ... күп.

1) хайваннар

2) гөмбә

3) агач



3. Җәен ... урманга йөрибез.

1) дустым белән

2) әбием белән

3) әнием белән



4. Без ... җыябыз, әбием файдалы үләннәр җыя.

1) чикләвек

2) җиләк

3) гөмбә



5. Без урманнан ... кайтабыз

1) машина белән

2) автобус белән

3) җәяү







Она хитрая. У неё красивый, длинный хвост. Она любит рыбу и курицу.





Летом белый, зимой серый. Он очень трусливый.





Это большое и сильное животное. Зимой спит. Любит мёд.





Она с дерева на дерево прыгает. Любит орехи.





Он маленький с иголками. Собирает яблоки и грибы.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал