7


И туган тел, и матур тел

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«И туган тел, и матур тел!»





  • Хәерле иртә, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! ("Әссәламәгаләйкем" җыры. Аудиоязма)

  • Әби - бабай гадәтләре белән

"Хәерле" дип башлыйк эшләрне.

Хәерле иртә, хәерле көн телик,

"Хәерле" дип башлыйк бәйгене.

  • Сәлам сезгә урманнардан

Сәлам сезгә кырлардан,

Сәлам сезгә басулардан

Күктәге йолдызлардан. (Җыр "Исәнмесез". Аудиоязма.)

  • Исәнмесез, туган телне сөюче дусларыбыз! Без сезнең белән "И туган тел, и матур тел!" дип исемләнгән телдән журнал бәйгесенә җыелдык. Ул уен формасында узар һәм бик күңелле, эшлекле булыр дип ышанам.

  • Укучылар, игътибар иткәнсездер, бәйрәмебез "Әссәламәгаләйкем", "Исәнмесез" исемле җырлар белән башланып китте. Нәрсәне аңлата ул? Ишеткәнегез бармы? (Исәнмесез!)

  • Дөрес, укучылар, ә бу сүзне без кайчан кулланабыз? (Очрашканда, күрешкәндә, авылга кайтканда һ.б.)

  • Сез мәктәптә 4 тел өйрәнәсез. (Рус, татар, башкорт, инглиз телләре.)

"Дустым" дигән сүзне барыгыз да өйрәндегез, беләсез, ә хәзер әйдәгез бергәләп "Исәнмесез" сүзен 4 телдә әйтәбез, хор белән:

  • Татар телендә - Исәнмесез!

Башкорт телендә - Һаумыһығыҙ!

Рус телендә - Здравствуйте!

Инглиз телендә - Helloy!

  • Молодцы! Сез рус һәм инглиз телләре атналыкларында актив катнаштыгыз, ә хәзер, туган телдә көчегезне сынап карагыз.

Журналыбызның беренче бите: "Туган телләр турында әңгәмә" дип атала.

... И туган телем,

туган тел,

Сүзең алтын сүзле тел.

Син - татар баласы диеп,

Сайрап торган изге тел!

Татарның бар - татар теле,

Башкортның бар - башкорт теле,

Урысның бар - рус теле,

Һәркайсының үз анасы,

Һәркайсының үз теле.

  • Безнең туган телебез - татар теле. Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә яши.

  • Әйе, бүген дөнья халыклары 6 мең төрле телдә сөйләшә. Сүз дә юк, һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Ана телебез ярдәмендә без бер-беребез белән иркен аралашабыз, матур китаплар укыйбыз, язабыз, шигырьләр өйрәнәбез, мәкаль- табышмаклар ятлыйбыз. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без туган тел аша тоябыз. Туган телне өйрәткән өчен без әти-әниебезгә рәхмәтле булырга тиешбез.

  • Әйе, төрле-төрле җирдә яшәсәк тә, барыбыздан да бер кан ага. Себер татарымы син, мишәрме - бу мөһим түгел. Иң мөһиме - син үз телеңне беләсең һәм аны саклыйсың! Ә милләтне ярату өчен әллә ни күп әйбер кирәк түгел, бары тик тарихны белергә, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә кирәк. Шул вакытта гына сине дә хөрмәт итәрләр!

  • Ә хәзер журналыбызның икенче битенә күчәбез. Ул "Блиц - турнир" дип атала. Мин сезгә сораулар бирәм, сез тиз генә җавап бирергә тиеш буласыз.

  1. Без нинди республикада яшибез? (Башкортстан)

  2. Башкортстанның башкаласы? (Уфа)

  3. Мәктәптә нинди тел дәүләт теле буларак укытыла? (Башкорт теле)

  4. Туган тел көне ничәнче елдан билгеләнеп үтелә? (2000)

  5. Г.Тукайның туган елы? (1886)

  6. Күп телләр белүче кеше? (Полиглот)

  7. Табигатье саклау турындагы фән нчек атала? (Экология)

  8. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

  9. Телләрне өйрәнүче фән? (Лингвистика)

10)Сөембикә манарасы ничә катлы? (7)

11) Татар халкының милли аяк киеме? (Читек)

12) Башкорт алфавитында ничә хәреф? (42)

13) Балалыгы ятимлектә үткән татар шагыйре? (Тукай)

14) Уфада нинди югары уку йорты кайсы язучының исемен йөртә? (Акмулла)

15) "Кыйссаи Йосыф" әсәренең авторы кем? (Кол Гали)

16) Тукайның балачак кушаматы? (Апуш)

17) Татар хатын-кызларының милли баш киеме? ( Калфак)

18) Без кайсы авыл мәктәбендә укыйбыз? (Күзәй)

19) 2013 ел - .........? ( Тирә-як мохитне саклау елы)

20) "Кәкре каенга терәтү" фразеологизмының мәгънәсе? ( Алдау)

Икенче төре "Тиз тап" уены. Сүзләргә "А" хәрефеннән башланган исемнәр әйтергә.

Шәһәр - ...... (Агыйдел, Алма-Ата һ.б.)

Диңгез ........ ( Арал, Азов)

Ил - ....... (Америка, Африка һ.б.)

Елга - ....... (Агыйдел, Амур һ.б.)

Хайван - ...... (Ат)

Язучы - ....... (Алиш һ.б.)

Җимеш - ........ (Абрикос, апельсин, алма һ.б.)

Ай исеме - .......(Август, апрель)

Елан төре - ....... (Анаконда) И туган тел, и матур тел



Молодцы!

3 нче турына күчәбез. "Кем зирәк, әйт тизрәк!" дип атала. Мәкальләрнең ахырын әйтеп бетер.

  • Йөз сум акчаң булганчы, ............ (йөз дустың булсын)

  • Көче булган берне егар, ............ (белеме булган меңне егар)

  • Егет кешегә ........... (җитмеш төрле һөнәр дә аз)

  • Бауның озыны, ............ (сүзнең кыскасы яхшы)

  • Бүгенге эшне ............ (иртәгәгә калдырма)

  • Тел сөйли ........... (кул эшли)

  • Тырышкан табар, ......... (ташка кадак кагар)

  • Киңәшле эш ........... (таркалмас)

  • Кул ярасы бетәр, .......... (тел ярасы бетмәс)

  • Иле барның ......... (теле бар)

Алдагы уеныбыз "Кем-кем белән янәшә?" дип атала.

Сак (Сок), Йосыф (Зөлайха), Галиябану (Хәлил), Таһр (Зөһрә), Хөсрәү (Ширин), Гали белән (Кәҗә), Шүрәле (Былтыр), Төлке белән (Торна).

  • Молодцы!

"Әдәби манзара".

Мин укыган өзекләрнең авторлары кем?

  • "Дөньяда күп нәрсә белдем......... (Г.Тукай)

  • "Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма" (М.Җәлил "Җырларым")

  • "Ак каенга асылып менгән кебек,

Мин тормышта һаман югарыга" (Һ.Такташ "Мокамай")

  • "Башҡорттарым уҡыу кәрәк" (Аемулла)

  • "Мин халкымдың сәскә күңеленән

Бал ҡортодай ынйы йыямын" (Р.Ғарипов)

  • Татар халык җырының дәвамын җырлап әйт:

Бас кызым ........ (Әпипә)

Син басмасаң мин басам.

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

  • Молодцы!

Алдагы уен "Театр" уены. Ул "Декламация" дип атала. Шигырьне сәнгатьле укырга кирәк.

Әминә елый үкереп

Тубым суга төште, дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

Уйнарга 4 кеше чыга. И туган тел, и матур тел



  1. Сез бик туңгансыз.

  2. Авызыңа эссе бәрәңге капкансың.

  3. Аягың каядыр кысылган. И туган тел, и матур тел



  1. Нык итеп йокың килә.И туган тел, и матур тел







  1. Нәрсәдәндер бик нык курыккансың. И туган тел, и матур тел





  • Молодцы, укучылар!

  • Әйе, югарыда әйтелгәнчә, һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Әгәр милләтнең теле бетсә - халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең киләчәк буынның төп бурычы - телебезне саклау. "Алтыда белгән анаң теле алтмышта да онытылмас", - ди татар халык мәкале. Ана телебезне, туган телебезне беркайчан да онытмыйк, аны үстерик һәм кадерлик, дуслар!

  • Укучылар, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сез барыгыз да үзегезнең белемле һәм зирәк булуыгызны күрсәттегез. Бәйрәм ошадымы? Ә хәзер сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Г.Тукайның "И туган тел" җыры белән бәйгене тәмамлавыгызны сорыйм.

И туган тел, и матур тел

























Башкортстан Республикасы

Бүздәк районы Күзәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең









татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Резеда Әсләм кызының

5-11 нче сыйныфлар өчен үткәрелгән















"И туган тел,

и матур тел"





</ темасына

телдән журнал



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал