7


  • Учителю
  • Исследовательская работа деятельности Каюма Насыйри

Исследовательская работа деятельности Каюма Насыйри

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Фәнни-эзләнү эше

Каюм Насыйри - күренекле галим, педагог


Эчтәлек


  1. Кереш

  2. Төп өлеш. Татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле

  3. Тел- милли үзаңны үстерүнең төп предметы

  4. Тарихка кагылышлы хезмәтләре

5. Халык иҗатын өйрәнүче әдип

6. Йомгак Каюм Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте


Кереш

19 гасыр уртасыннан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри - татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле. Күренекле галим, укытучы-педагог, фольклорчы һәм әдип К.Насыйри татар теле, әдәбияты үсешендә мөһим урын тота.

Эшебезнең максаты - олуг шәхес Каюм Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  • галимнең фольклор өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү;

  • тел, тарих, фольклор өлкәсендәге хезмәтләрен барлау һәм тикшерү;

  • Җирле чыганаклардан мәкалҗләр туплап, дидактик материал буларак куллануга ирешү.

Төп өлеш

Татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 - 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.

1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый.

Язучының китапларын күздән кичергәч, аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары - бөтен татар дөньясы. Каюм баба әйтерсең гомер буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.


3. Тел- милли үзаңны үстерүнең төп предметы

К. Насыйриның гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге XIX гасыр урталарында яшь буынга төрле уку китаплары һәм дәреслекләр язудан башлана. Аның иң зур хезмәтләреннән берсе - тел өлкәсендәге эшчәнлеге. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкара: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итә.

Татар телен практик һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәтә. К. Насыйри тел гыйлеме, сүзлекләр төзү буенча аеруча күп эшләр башкара. Бу өлкәдә ул кагылмаган, өлеш кертмәгән бер генә тармак та юк диярлек.

К. Насыйри татар теленең байлыгын рус теле белән чагыштырып карый. Рус матур әдәбиятындагы сурәтләүләрне татарчага уңышлы тәрҗемә итә.

Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп, татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертә.


4. Тарихка кагылышлы хезмәтләре

Телдән тыш, К. Насыйри сабак бирә торган предметларның берсе һәм мөһиме - тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.

К. Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе турында яза. К. Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.

К. Насыйри, Казан тарихы белән берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ. б.) тарихы хакында да мәкаләләр яза.

Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя.


5. Халык иҗатын өйрәнүче әдип

Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя. Бу - аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Икенчедән, К. Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченчедән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен, татарча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара.

Шул рәвешле К. Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.

Мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.

Йомгак

Каюм Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте


Күргәнебезчә, К. Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге күпкырлы. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булырлык. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрә, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирә. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт . Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтә, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерүгә ирешә.

Каюм бабаның эшчәнлеге - милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары - хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал