7


  • Учителю
  • Программа школьного театрального кружка 'Театр яктылыкка, нурга илтә. . . . '

Программа школьного театрального кружка 'Театр яктылыкка, нурга илтә. . . . '

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Г.Тукай.

"Хыялсыз кеше - канатсыз кош" дигән халык мәкале бар. Хыял тормышка ашсын, дисәң, бу дөньяда төшенкелеккә бирелергә ярамый. Һәркемнең якты киләчәге һәм бәхете үз кулында. Болар өстенә тырышлык, намус, әдәп, ихтыяр көче дә кирәк. Бүгенге көндә татар теленең дәрәҗәсе бик үк югары булмау милләт җанлы һәркемне борчый. Шунысы гаҗәп: рус балалары кайбер очракларда телебезне татар балаларына караганда тырышыбрак та өйрәнә. Яшьләрнең әхлак- тәрбия ягы да мактанырлык түгел. Монысы инде - чорыбызга хас "авырулар"ның берсе. Әлеге проблемаларны чишү безнең, тел белгечләренең, төп бурычы булып тора. Мәктәптә төрле - төрле сәләтле, һәвәслеге төрле булган балалар укый. Аларның һәрберсенең сәләтен исәпкә алып, төпле белем бирергә кирәк. Укучылар арасында әдәбият -сәнгать белән мавыгучылар да шактый. Шуңа күрә, укучыларның кызыксынучанлыгыннан чыгып, "Театр һәм мәктәп" дигән түгәрәк оештыруны кирәкле дип саныйм.

Театр - изге гамәлләр сарае булса, сәхнә аның таҗы. Театр - кеше күңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да... Ә иң мөһиме: театр игелекле булырга өнди. Театрга гаять зур миссия йөкләнгән - уен аша тәрбияләү. Татар өчен театр - тамаша гына да түгел, ул аның тарихын да, язмышын да, үзаңын да эченә алган уникаль күренеш. Тормышыбызны аңлау, белү өчен, безгә нибары әдәби әсәрләргә анализ ясарга өйрәнәсе генә бар бит. Нәтиҗәне автор чыгарып бетерми, безгә уйланырга куша. Күп мәртәбә укылган пьесаларның тирәндәрәк яткан мәгънәләрен эзләп укысак, бөтенләй башка дөнья ачачакбыз. Яшәү хаҗәтләре кешедә мәгълүм бер максат, ният уята да, аңарда уй-фикер туып, шуны бүтәннәргә җиткерү ихтыяҗы барлыкка килә. Шулай итеп аралашу башланып китә. Бу катлаулы күренеш. Шулай да ул - тормышчан, чын күренеш. Чөнки һәр очракта аның нәтиҗәсе була. Бу нәтиҗәне күрергә, ишетергә дә, фәнни күзәтергә, анализларга да мөмкин.

Түгәрәк планы төрле методик алымнар кулланып төзелде, милли төбәк компоненты материаллары һәм фәнара бәйләнеш игътибар үзәгендә тора.

" Театр һәм мәктәп" түгәрәге түбәндәге максатларны куя:

-яшүсмерләргә әхлак тәрбиясе бирү, аларда милли гореф- гадәтләребез, дини йолаларыбыз белән кызыксыну уяту, халкыбызның милли җәүһәрләренә ихтирам, хөрмәт хисе белән сак караш тәрбияләү;

-укучыларның татар театры турында белем-күнекмәләрен тирәнәйтү; әсәр буенча фикер алышу барышында әдәби сөйләм формалаштыру, анализлау осталыгын үстерү, матур әдәбият укуга омтылыш, назари белемне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен булдыру; тормышта югалып калмау, кыюлык, әхлаклылык, тырышлык, үз көчеңә ышану, иптәшлек-дуслык кебек хисләрне тәрбияләү;

-укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү, театрга мәхәббәт тәрбияләү; киләчәктә һөнәр сайлауга ярдәм итү;

-курсны үзләштерү дәвамында интервью, рецензия, аннотацияләр язу, драма әсәрләренә күзәтү ясау һәм аларга бәя бирү.

Без еш кына бер үк төрле проблема белән очрашабыз: балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында акыл өйрәтәбез, файдалы киңәшләр бирәбез, хаталардан кисәтәбез. Шуңа карамастан, капма-каршы нәтиҗә килеп чыга. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Бәлки безнең кылган гамәлләребез һәрвакытта да сөйләгән сүзләребезгә тәңгәл килмидер? Балалар безнең һәр адымыбызның шаһиты, күпме генә яшерергә тырышсак та, алар уңышсызлыкларыбызны да, хаталарыбызны да күрә бит. Бәлки, бөтен хикмәт балаларның тормышта яшәргә өйрәнүендәдер? Кеше тумыштан ук эстетик хисләргә, иҗади сәләткә билгеле бер күләмдә ия була. Ләкин бу хисләр, бу сәләт үзләреннән- үзләре генә ачылып китә алмый, аларны формалаштырырга, тәрбияләргә кирәк. Эстетик тәрбия акыл һәм хисләрне тәрбияләү, хисләр ярдәмендә акылны тәрбияләү ул. .Тормышны матурлык кануннары нигезендә кора белү - һәрьяклап җитлеккән кешедә булырга тиешле зарури үзенчәлек.

Түгәрәк эшенең планы


Тема

Кулланылган материал

Өстәмә эш

1.

Театр - серле дөнья.

Драма әсәрләре. Драматик жанрлар.

"Сәхнә" театр һәм эстрада газетасы. №1;

№2; №7; №8; №9; 2002

театр артистлары турында материал туплау;

2.

Татар театрының тарихы. Габдулла Кариев тормышы, иҗаты. "Сәйяр" труппасы.

Тинчурина З. Яраткан укытучы. Г.Кариев турында истәлекләр. Казан , 1967;

Садретдинова Г.С., Садретдинова Г.Х. Туган җире Кари Габдулланың. Казан. 1996.

папкага материал туплау; альбом төзү;

3.

Г.Камал. Татар театрының оешуында Г.Камалның роле. Татар сәхнә культурасын үстерүдәге эшчәнлеге.

Илялова И.И. Театр имени Камала. Очерк истории. Казань, 1967;

Султанова Р. К 125 -летию Г.Камала. Сценография произведений Г.Камала. Ж-л «Научный Татарстан» №3; 2004.

презентация өчен материал туплау;

4.

Татар театры. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарихы.

фотобуклетлар;

Кадыйрова Ф.С. Сәхнә кичерешләре һәм романтик уен алымы.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына экскурсия оештыру;

5.

Г.Камал "Беренче театр" комедиясе.

Г. Камал .Әсәрләр. Өч томда. Казан. 1978;

Татар классик драматургиясе. XXVII том. ТаРИХ -2004;

газета- журнал материаллары.

Комедиядән өзекне сәхнәләштерү;

презентация өчен материал туплау;

6.

К.Тинчурин - драматург, режиссёр, артист.

К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар" драмасы.

Татар совет театры. Казан. 1975;

Игламов Р. Драматургия К.Тинчурина в становлении татарского советского театра. -Автореф. Канд. Дисс. Л., 1981,

Коллектив. Кәрим Тинчурин. Казан. 2003;

К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар" драмасын видеоязмасын карауны оештыру;

өзекләрне сәхнәләштерү;

7.

Хәй Вахит - әдәбият -сәнгатьнең төрле жарнларында эзләнүче драматург.

Х.Вахит "Беренче мәхәббәт" драмасы.

Хәй Вахит турында

газета- журнал материаллары;

Х.Вахит әсәрләре;

папкага материал туплау; альбом төзү;

дәреслектә бирелгән өзекне сәхнәләштерү өчен әзерлек;

8.

Буа сатира театры.

Аманулла "Кылый Кирам балдагы" комедиясе.

"Аферистлар" комедиясенең видеоязмасы;


Аферистлар" комедиясенең видеоязмасын карауны оештыру;

Буа сатира театрына баруны оештыру;


9.

Эсфир Яһудин "Оҗмах газабында өч төн" музыкаль пьесасы.

Эсфир Яһудин турында матбугат материаллары;


Эсфир Яһудин "Оҗмах газабында өч төн" музыкаль пьесасын тулысынча укуны оештыру;

сәхнәләштерү өчен әзерлек;

10.

Шәһәребез һәм районыбыз тарихы. Шәһәрнең төбәк музеена сәяхәт - дәрес.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан бастырылган буклетлар, ярдәмлекләр;

папкага материал туплау; альбом төзү;

презентация өчен материал туплау;

11.

Халык театрлары. Тәтеш муниципаль районында иҗат итүче халык театрлары тарихы.

Төрле елгы "Тәтеш таңнары" газеталар;

Гарипова Н.Н., Галиев И., Загфарова Х.М. белән очрашу;

газета материаллары буенча чыгышлар әзерләү; сораулар әзерләү;

12.

Ошаган әсәрне сәхнәләштерү.

13.

Әсәргә рецензия, аннотация язу. Район газетасына мәкалә язу.

Эш кәгазьләре үрнәкләре; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге;

район газетасы өчен

бирелгән тема буенча мәкалә язу;


Файдаланылган әдәбият.

  1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.

Казан. Мәгариф. 2004.

  1. Яхин А.Г. Әдәбият. Татар гомуми белем мәктәбе 6нчы сыйныфы өчен дәреслек - хрестоматия. Казан. Мәгариф. 2000.

  2. Яхин А.Г. Әдәбият. Татар гомуми белем мәктәбе 8нче сыйныфы өчен дәреслек - хрестоматия. Казан. Мәгариф. 2001.

  3. Яхин А.Г. Әдәбият. Татар гомуми белем мәктәбе 10нчы сыйныфы өчен дәреслек - хрестоматия. Казан. Мәгариф. 2001.

  4. Яхин А.Г. Ал яулык, зәңгәр шәл. Казан. Мәгариф. 2005.

  5. Аманулла. Моңлы ядкәр. Казан. 2005.

  6. Игламов Р. Драматургия К.Тинчурина в становлении татарского советского театра.- Автореф. Канд. Дисс. 1981.

  7. Воспоминания о Г.Кариеве. Казань. 1967.

  8. Гиззатуллина- Волжская С. Истәлекләр. Совет әдәбияты. 1941 №1,2;

  9. Аитов Л. Артист юлы. Казан утлары. 1966 №7.

  10. Кадыйрова Ф.С. Сәхнә кичерешләре һәм романтик уен алымы.

Академия Наук СССР Казанский филиал. Татарский театр.

Казань. 1981.

  1. Габитова Р. Краткий очерк воспоминаний о культурных начинаниях среди учащейся молодежи мусульман и в частности о начале спектаклей на татарском языке в Казани. Гос.музей Татарской республики. 1952, 5 июля.

  2. Илялова И.И. Театр имени Камала. Очерк истории. Казань. 1986.

  3. Тинчурина З. Любимый учитель. Воспоминания о Г. Кариеве. Казань.1967.

  4. Благов Ю.А. Казанский театр юного зрителя. Очерк истории. Казань. 1986.

  5. Султанова Р. Сценография произведений Г.Камала: особенности художественного пространства. К 125-летию Г.Камала. Журнал. Научный Татарстан. №3 2004.

  6. "Сәхнә" журналлары 2002ел №1; 2; 7; 8; 9;

  7. Район газетасы "Тәтеш таңнары" номерлары.

  8. Татар пьесалары. Антология. Казан. 1987.

  9. Тинчурин К. Пьесалар. Казан. 1979.

  10. Илялова И. Кантор Г. Народные артисты. Казань.1980.

  11. Дьякова А.Л. Татарстан - мой край родной. Казань. 1973.

  12. Белинский. В.Г. О театре. Москва. 1961.

  13. Харисова Л.А. Культура народов Татарстана. Казань. "Магариф" 2005.

  14. Мөхәммәдова Р. Татар халык киемнәре. Казан. 1997.

  15. Бәйрәмова Ф. Сәнгать дөньсына сәяхәт. Казан. 1989.

  16. Сергеева Н. Татар чигүе. "Мәгариф" 2005.

  17. Алексеева А. Колокольчик. Изд. «Малыш» Москва. 1988.

  18. Садретдинова Г.С. Туган җире Кари Габдулланың. Казан. 1996.

  19. Хәлим Айдар. Пьесалар, йәки мин нигә драматург булалмадым? Казан, Идел-пресс, 2004 ел.

Дәрестән тыш чараның эшкәртмәсе.

Тема: Г.Камал "Беренче театр" комедиясе.

Максат: укучыларның татар театры турында белем-күнекмәләрен тирәнәйтү; әсәр буенча фикер алышу барышында әдәби сөйләм формалаштыру, анализлау осталыгын үстерү, матур әдәбият укуга омтылыш, назари белемне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен булдыру;

укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү, театрга мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (буклетлар.)

Г.Камал "Беренче театр" комедиянең видеоязмасы;

  1. Психологик уңай халәт тудыру. Эпиграф өстендә эш.

Театр - яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

-Кайсы шагыйрь сүзләре?

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның татар театры яши генә башлаган чорда, 1907 елда язган "Театр" шигырендәге юллар мәңгелек хакыйкать булып яңгырый. Шагыйрь әнә шулай театр дигән серле һәм сихри дөньяны күкләргә күтәреп мактый, аңа дан-мәдхия җырлый.

Чыннан да театр - изге гамәлләр сарае булса, сәхнә - аның таҗы.

Сәхнә ул - безнең бай тарихыбыз.

Сәхнә - бүгенге тормышыбыз.

Сәхнә - милләтнең иртәнгесе көне. (М. Сәлимҗанов)

2. Г Камал биографиясен кабатлау.

- Г.Камал турында сез нәрсә әйтә аласыз? ( Укучыларның җавабы тыңлана).

Укучылар чыгышыннан соң нәтиҗә ясала.

Г Камал - драматург;

Г Камал- журналист;

Г Камал - театр эшлеклесе;

Г Камал - тәрҗемәче;

Г Камал- прозаик;

Г Камал - рәссам;

Г Камал - шагыйрь;

Г Камал - классик язучы.

Г. Камалның беренче пьесалары искә төшерелә.

"Беренче театр" комедиясе өйрәнелүе искәртеп кителә.

3. Г.Камал "Беренче театр" комедиясенең тарихы белән таныштыру.

Видеоязмада "Беренче театр" спектакленнән өзек карала.

(Әзерләнгән укучы чыгышы)

Г. Камал комедияләре үз чорындагы актуаль мәсьәләләрне, иҗтимагый тормышта булган реаль вакыйгаләрне сәхнәгә күтәрүе белән аерылып торалар. "Беренче театр" (1908) комедиясенә язган рецензиясендә Ф.Әмирхан бу үзенчәлекләрне аеруча билгеләп үтә: " Бу комедия нәкъ шул театр мәсьәләсе кайнаган вакытта чыгуы белән бигрәк әһәмиятледер. Татарча театрга мохалиф үз кыланышларын шул ук татар театрында барып күрсеннәр" (Әльислах", 1908 ел, 10 июль. )

Театрны булдырмас өчен патша самодержавиесенә татар карагруһлары, шул җөмләдән динчеләр актив ярдәм иткәннәр. Шулай итеп, милли азатлык хәрәкәтенең бер чагылышы булган театрга каршы кара көчләр кулга-кул тотынышып бергә барганнар. Димәк, театр өчен көрәшү бер үк вакытта һәр төрле прогресска дин исеменнән каршы чыгучы реакцион көчләрне фаш итү дә иде. Һәм ул татар җәмгыятендәге иске белән яңалык арасындагы каршылыкларны аеруча тирән ачып күрсәтә. Бер төркем Казан муллалары дин исеменнән театрны тыю турында 1909 елда фәтва чыгарып, "Мәгълүмат" журналында бастырып тараталар. Г.Камал бу көрәшләрдә демократик көчләрнең барыбер җиңеп чыгачагына нык ышана һәм әлеге "фәтва"чыларның берсе булган Хәмзәләрнең ни генә кылансалар да, барыбер юлдан алынып ташланачакларын ачык күрә. "Беренче театр" әнә шул алдынгы көчләрнең яңа уңышлар яуларга сәләтле булуын раслый.

Комедия һәр урында сәхнәдә яратып уйнала, аңа рус җәмәгатьчелеге дә игътибар итә.


Әсәр төзелешен анализлау.

"Беренче театр" бер пәрдәлек кенә әсәр, зур күләмле түгел. Дүрт күренешкә бүленгән, һәр күренеш үз эчендә тәмамланган. Шунысы кызыклы: һәр күренештә бер үк вакыйга-хәл кабатлана, ягъни, театрга чыгып китү белән тәмамлана. Әмма һәр кабатлану үзенчә - әсәр, калейдоскоп кебек үзгәреп, җемелдәп тора. Хикмәт шунда - һәр күренешнең үз геройлары бар, без аларны гына күреп укыйбыз, танышабыз һәм саубуллашабыз, чөнки алар әсәргә - "сәхнәгә" башка әйләнеп кайтмыйлар. Шуңа күрә күренеш үзе генә дә аңлашыла, әсәр дүрт тартмадан торган шкатулка булып күренә.Шул ук вакытта әсәр таркау да түгел, ул - бер тында укыла торган, бербөтен матурлык. Әсәрне бербөтен итеп, күренешләрне бәйләп торган сәбәп күз алдында: вакыйга бер гаилә эчендә, бер өйдә, хәтта бер үк бүлмәдә бара.


Образларның үзара бәйләнеше.

Геройлар парлы булып безнең күз алдыннан үтеп чыгалар: ирле-хатынлы Вәли белән Гафифә, Хәбибрахман белән Факиһә; егет һәм кыз Фатыйх белән Биби; хуҗа белән асрау (хезмәтче) - Хәмзә белән Биби. Үзара алар очрашмыйлар, әмма аларның бер гаиләгә бәйле кешеләр икәнлеге, катнашучылар исемлеген укымыйча да, үзара сөйләшүләреннән җиңел аңлашыла.

Образларга кыскача характеристика.

Әсәрнең төп герое кем дип сорау куйсаң, формаль яктан Биби дип әйтергә була, чөнки ул - әсәрне башыннан ахырына кадәр күренеп, барысы белән дә аралашып барган бердәнбер персонаж. Ләкин автор үзе үк аңгыра кыз дип тәкъдим иткән Биби төп герой була алмый. Чынлыкта төп герой яки геройлар җитди мәсьәләләр яки хис-кичерешләр белән бәйле каршылыкларга керешү, нәрсә өчендер актив тырышучы -көрәшүче кеше ул. Бу очракта театр. Аның да беренчесе турында сүз бара, геройларны да шуңа мөнәсәбәттән чыгып эзлибез, бәялибез.

Вәли - яңалыкка аңлы рәвештә омтылып, ашкынып торучы кеше, ул инде әллә кайчан әзерләнеп ( алдан билет алып), киенеп куйган, Гафифәнең җыенганын гына көтеп тора. Гафифәне шактый көтәргә, үгетләргә, хәйләләргә, хәтта "үзем генә барам" дип куркытырга туры килә.

Гафифә -ул бизәнә, пудрам тигез төшмәгән дип юынып, яңабаштан бизәнә; Бибинең аңгыралыгыннан зарланып вакыт үткәрә; кайсы күлмәгемне киим икән дип Вәлинең башын катыра; кеше күп булыр микән, мин оялам дип иркәләнә. Шулай да театрга бармыйм дип аяк терәп каршы тормый. Аңа хатын- кыз табигатенә хас булган, аңа килешеп- матурлап торган сыйфатлар - матур күренәсе килү, матур күлмәк киясе килү, чит кешеләрдән оялу-уңайсызлану хисе гомумән дә хатын-кызга хас.

Факиһә - кешеләрдән калышырга теләмәгәнгә генә булса да ( театрның нәрсә икәнлеген аңлап ук бетермәсә дә) ирен эткәләп - төрткәләп булса да театрга алып чыгып китә. Аның кыюлыгы, тәвәккәллеге, үз теләгенә ирешә алуы сокландыра.

Хәбибрахман - әтисеннән коты очып курыккан, гомумән тормыш мәшәкатеннән читтәрәк яшәргә ярата. Бу очракта рольләр алмашынган: активлык - инициатива хатын-кыз кулына күчкән.

Фатыйх - Бибине үртәве, ирекле булмавы, хуҗаларына буйсынырга, кимсетүләргә түзәргә мәҗбүр булуы кызгандыра. Шулай да курыкмыйча театрга китеп баруы сокландыра.

Биби -ирекле түгел, кимсетүләргә түзәргә туры килә, бик оста итеп кимсетү-орышулары өчен үч ала белә.

Хәмзә - чамадан тыш холыксыз, берәү белән дә исәпләшми.Театрны булдырмас өчен шәһәр буйлап йөргән Хәмзә соңга кала: "куймагыз, рөхсәт юк!" дип тавыш куптаруы файдасыз, спектакль куярга инде рөхсәт бирелгән; өйдәгеләрне театрга барудан туктатырга да соңга калган - ул кайтып кергәнче үк чыгып китеп өлгерделәр. Хәтта ул үзе дә "барам да якаларыннан өстерәп алып кайтам" дип театрга чыгып китә.

4. Практик эш.

Төркемнәрдә эшләү.

I төркем. Вәли белән Гафифә диалогын сәхнәләштерүгә әзерли.

II төркем. Хәбибрахман белән Факиһә диалогын сәхнәләштерүгә әзерли.

5. Йомгаклау.

Укытучы сүзе.

Комедия - драма әсәренең бер төре. Ул иҗтимагый тормыштагы яки көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп язылган, чынбарлыктагы һәм кешеләрдәге көлкеле якларны күрсәтүче сәхнә әсәре.

"Беренче театр" комедиясенең төп темасы - кадимчеләрнең яңалыкка аяк чалулары, тормыш барышын туктатырга теләүләре.


Әйе, сәхнә ул - безнең бай тарихыбыз.

Сәхнә - бүгенге тормышыбыз.

Сәхнә - милләтнең иртәгесе көне.

Марсель Сәлимҗановның бу сүзләре белән килешмәү мөмкин түгел. Тормышыбыз безнең - сәхнә. Дөрес нәтиҗә чыгарып, алдагы көнебездә хаталардан үзебезне сакласак, әйбәт булыр иде.


6. Өй эше. (Сайлап алу хокукы бирелә).

1нче төркем - ошаган өзекне сәхнәләштерүгә әзерләү;

2нче төркем - "Беренче театр" комедиясенә аннотация язу;

3нче төркем- Г.Камал тормышы, иҗатына багышланган альбом төзү;


Файдаланылган әдәбият.

  1. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары (1-11 сыйныфлар) Казан. Мәгариф. 2003.

  2. Әхмәдуллин А. Галиәсгар Камал. Әсәрләр. 1нче том. Казан. 1978.

  3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар классик драматургиясе.ТаРИХ-2004.

  4. "Мәгариф" 1/2009.

  5. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.

Казан. Мәгариф. 2004.

Укучылар өчен әдәбият.

  1. Татар классик драматургиясе. ТаРИХ - 2004.

  2. "Сәхнә" журналлары.

  3. Кадыйрова Ф.С. Сәхнә кичерешләре һәм романтик уен алымы.

  4. Габитова Р. Краткий очерк воспоминаний о культурных начинаниях среди учащейся молодежи мусульман и в частности о начале спектаклей на татарском языке в Казани. 1952, 5 июля.

Кушымта итеп укучыларның сәхнәдә уйнау күренешләре һәм алар турында газетада чыккан мәкаләләр китерәм .Кушымталар театр һәм мәктәп тормышын күзалларга ярдәм итә.



Г.Камал «Беренче театр» комедиясеннән күренешләр

Э.Яһудин "Оҗмах газабында өч төн" музыкаль комедиясеннән күренеш




К.Тинчурин "Зәңгәр шәл" әсәреннән өзек




Аманулла "Кылый Кирам балдагы" комедиясеннән күренеш



Х.Вахит "Беренче мәхәббәт" драмасыннан күренеш



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал