7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему 'Һөнәр сайлыйбыз' (4 класс русскоязычная группа)

Конспект урока по татарскому языку на тему 'Һөнәр сайлыйбыз' (4 класс русскоязычная группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 4 нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Һөнәрләр"темасын үтеп бетергәч,кабатлау,ныгыту дәресе итеп "Һөнәрләр сайлыйбыз"темасына дәрес уен оештырырга була.Шундый дәреснең план-конспектын тәкъдим итәм.Уен-дәреснең барышы 3 турга бүленә.1нче тур "Безнең һөнәрләр" дип атала.Бу ту
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре 120 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заляева Алсу Мансур кызы



4 нче сыйныфның рустелле балалары өчен татар теле дәресе.



Тема. Һөнәрләр сайлыйбыз.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет-лексик-грамматик күнекмәләрне системалаштыру,ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту,мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Предмет-һөнәр атамаларын белдергән исемнәрне төрле килешләрдә куллана белү;исемнәргә тартым кушымчасын ялгый белү.

Шәхескә кагылышлы-гаилә әгъзаларына, төрле һөнәр ияләренә,аларның хезмәтенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. "ң" авазы кергән сүзләр һәм рәсемнәр,презентация, проектор, ноутбук, кисмә сүзләр,музыка.



Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру.

Укучыларны сәламләү. Уңай психологик халәт булдыру.

-Хәлең ничек ?

-Кәефең ничек?

-Әниеңнең хәле ничек?

-Әтиең эшлиме?

-Дәү әтиең картмы?

-Әбиең авыртмыймы?

Һава торышы турында сөйләшү.

-Бүген һава торышы нинди?

2.Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

3.Уку мәсьәләсен кую.

-Бүгенге дәресебезнең темасын ачыклау өчен предметларны татарча әйтергә Һәм беренче хәрефләреннән сүз төзергә кирәк.(2 нче слайд)

Укучылар дәреснең темасын ачыклыйлар.

-Бүген дәресебезнең темасы "Һөнәр сайлыйбыз" дип атала һәм без аны уен итеп үткәреребез.

4.Фонетик зарядка.(3 нче слайд)

[н]-[н]-[н]

[ң]-[ң]-[ң]

На-на-на-ана

Ңа-ңа-ңа-аңа

Ян-ян-ян-яна

Яң-яң-яң-яңа

Сүзләрне әйтү һәм шул сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.

Сүзләр: яңгыр,чаңгы, чаңгычы,мең, кыңгырау,бәрәңге.

5.Актуальләштерү.

Тәрҗемә ит: моя мама,моя сестра,мой папа...

Сез ничек аңлыйсыз?

-по профессии врач

-по профессии учитель

-по профессии рабочий

-по профессии продовец

(Укучылардан җаваплар алына)

Тәрҗемә эше.

Моя мама по профессии врач

Мой брат по профессии рабочий

Мой папа по профессии учитель

Моя сестра по профессии продовец

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Дәрес-уеныбызны дәвам итәр өчен ике командага бүленергә кирәк.

(Сыйныф ике командага бүленә һәм командаларга исемнәр сайлана.)

I тур. Безнең һөнәрләр.(5 нче слайд)

1нче бирем.( 6нчы слайд)

Татар телендә нинди кушымчалар һөнәр исемнәрен ясыйлар? (-чы/-че)

2нче бирем. (8 нче слайд)

-чы/-че кушымчалары белән һөнәр исемнәре әйтегез.

3 нче бирем .(9нчы слайд)

Кем кайда эшли?

Укытучы төрле һөнәр ияләре һәм аларның хезмәте турында сораулар бирә.

-Кем кибеттә эшли?

-Сатучы кайда эшли?

-Укытучы кибеттә эшлиме?

-Укытучы кайда эшли?

-Укытучы мәктәптә нишли?

(Шушы тәртиптә дәвам ителә)



Бирелгән кисмә сүзләрдән җөмләләр төзү.



Җырчы сәхнәдә

Тегүче фабрикада

Сатучы кибеттә

Бакчачы бакчада

Укытучы мәктәптә эшли.

Табиб шифаханәдә

Китапханәче китапханәдә

Эшче заводта

Тәрбияче балалар бакчасында

Хат ташучы почтада

4 нче бирем.(11 нче слайд)

Кемгә кирәк?

-Тарак, кайчы, көзге, фен, чәч өчен лак кемгә кирәк? (Тарак, кайчы, көзге, фен, чәч өчен лак парикмахерга кирәк.)

-Көзге кемгә кирәк? (Көзге миңа кирәк)

-Тарак кемгә кирәк? (Тарак малайга кызга кирәк)

(Шушы тәртиптә дәвам ителә)

Дәфтәр,мәктәп,такта,акбур,журнал

Кашык,пычак, кәстрүл, тәлинкә, аш

Үлчәү, акча, сатып алучы, касса,сум, тиен

II тур.Һөнәр һәм эш коралы.(17 нче слайд)

5 нче бирем.

Бу предмет кемнеке?(18 нче слайд)

Укучылар рәсемнәр буенча соруга җавап бирәләр.(19-24 нче слайдлар)

-Бу кемнеке? (Бу градусник табибныкы)

Энә,акбур,хат,кирпеч,тәлинккә рәсемнәре буенча шул тәртиптә сорауларга җавап алына.

Ял минуты.( 24 нче слайд) Күңелле музыка уйный.

Укучылар төрле һөнәр ияләренең хезмәтләрен тән хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.

Шофёр нишли?(Машина йөртү хәрәкәте)

Пешекче нишли?(Ашарга пешерү хәрәкәте)

Парикмахер нишли?(Чч тарау,чәч кисү хәрәкәтләре)

Җырчы нишли?(Микрофон тотып җырлау хәрәкәт)

Биюче нишли?(Биеп күрсәтү)

Табиб нишли?(Температура үлчәү,укол кадау хәрәкәтләре)

Бакчачы нишли?(Җир эшкәртү хәрәкәтләре)

Балыкчы нишли? (Балык тоту хәрәкәтләре)



III тур.Һәр һөнәр дә кирәкле.

6 нчы бирем.(25 нче слайд)

Мәкальләрне дәвам итәргә һәм тәрҗемә итәргә.

  • Тимерченең кулы кара,...(икмәге ак.)

  • Текмичә тегүче ...(булмыйсың.)

  • Баш эшли ,...( кул ял итә.)

  • Хезмәт кешене ...(бизи.)

  • Хезмәт кешене ашата, ...(ялкаулык боза.)

  • Кем эшләми, ...(шул ашамый.)

  • Агач җимеше белән, ...(кеше эше белән.)

  • Балтасыз балтачы түгел, ...(энәсез тегүче түгел.)

7 нче бирем.(27-33 нче слайлар)

1нче диалог тыңлыйбыз һәм җавап бирәбез.(Ашамлыклар кибетендә темасына диалог тыңланыла)

Диалогның темасын билгеләгез

Даруханәдә

Киемнәр кибетендә

Ашамлыклар кибетендә

Базарда

Сатып алучы нәрсәләр ала?

Ипи,шикәр, йомырка , балык ,сөт,конфет, тоз,каймак, кыяр.

Сатып алучы ничә сум акча бирә?

200, 230, 250,300, 1000.

2 нче диалогны тыңлыйбызһәм сорауларга җавап бирәбез.(Табибта темасына диалог тыңлана)

Диалогның темасын билгеләгез

Ашханәдә

Кибеттә

Табибта

Даруханәдә

Авыруның нәрсәсе авырта?

Кулы

Башы

Тамагы

Теше

Авыруның нәрсәсе бар?

Тарагы

Температурасы

Дәфтәре

Дәреслеге

8 нче бирем. (34 нче слайд)

Һөнәрләр сайлыйбыз.( Командаларга сатучы һәм журналист һөнәрләре исемнәре бирелә.)

-Һәр команда үз темасына диалог төзеп уйнап күрсәтергә тиеш.

III.Рефликсия.

Рефликсив кабатлау.

-Укучылар,бүгенге дәреснең темасын әйтегез әле?

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Дәрес ахырына җитте,сезнең кәефләрегез ничек?

2.Бәяләү.

-Сез бик тырыш булдыгыз,бик зур рәхмәт сезгә.(Дәрестә иң актив һәм дөрес җавап биргән команда билгеләнә,укучыларга билгеләр куела)

3.Өй эше.Сезгә иң охшаган һөнәрегез турында язарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал