7


  • Учителю
  • Авторская программа: Укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү юллары.

Авторская программа: Укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү юллары.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Чистай муниципаль районының мәгариф бүлеге

Чистай муниципаль районының 3 нче гимназия муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе

















Укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү юллары

(1-4 нче сыйныф укучылары өчен түгәрәк эше буенча авторлык программасы)







































Хөсәенова Рәмзия Зөфәр кызы,

беренче квалификацин категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Казан 2013

1 нче бүлек . Аңлатма язуы.



Укыту эшчәнлегенең дидактик максаты-укучыларга фәнни белем һәм тәрбия бирү, аларның фикерләү сәләтен үстерү. Бу педагогикадагы мәңгелек проблема. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары бик күп. Күп еллар балалар белән эшләү тәҗрибәмнән чыгып, мин мәктәпләрнең иң мөһим бурычы-"укучыларда укытучы ярдәменнән башка яңа белем алу теләген һәм үзлектән эшләү сәләтен үстерергә кирәк"- дип санаган К.Д.Ушинский фикере белән килешәм. Мин дә һәр дәресне уен рәвешендә үткәрергә тырышам, чөнки уен-сөйләм телен, туган телне өйрәтү, камилләштерүнең иң үтемле һәм нәтиҗәле чарасы. Алар дәресне күңелле итеп үткәрергә,балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итү белән бергә, укучыда иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тә тәрбиялиләр. Бала сүзле уеннар белән никадәр иртә танышса,аның сүз байлыгы тизрәк арта, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә, сөйләшү, аралашу даирәсе киңәя. Дәрестә актив катнашкан бала, мөстәкыйль фикер йөртә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән кораллана, грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессын уңышлы үтә. Иң мөһиме-белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес булып формалаша ала.

Ни кызганыч, бүгенге көндә җәмгыятебездә бик җитди проблема туды. Җөмһүриятебездә икетеллелек турында закон күптән кабул ителсә дә, рус милләтеннән булган әти-әниләребез һәм укучыларыбыз татар телен теләп өйрәнмиләр."Татар теле бик авыр тел, өйрәнү өчен күрсәтмәлелек тә аз,аның киләчәк һөнәр сайлауда артык кирәге юк!,-диючеләргә татар милләтендәгеләр дә кушылучылар юк түгел.

Менә шул проблеманы җиңеләйтү һәм телне И.Л.Литвинов дәреслекләре буенча өйрәнүче рус телле укучыларымны, фәнни белем системасыннан уңышлырак файдаланырга өйрәтү бурычын тормышка ашыру өчен, шөгыльләремне уеннар ярдәмендә, кроссвордлар кулланып өйрәтү максатын гипотеза итеп алдым һәм шул программа буенча эшләсәм,минем гипотезам расланыр дип уйлыйм. Укучылар тел фактларын кызыксынып, мөстәкыйль фикер йөртеп, анализлап өйрәнсәләр, шул анализдан чыгып, үзләре нәтиҗә ясасалар, материалны үзләштерү, нәтиҗәле булачак. Түгәрәк шөгыльләрен әңгәмә, экскусия ,проект эшен яклау һ.б. формаларда үткәрергә мөмкин.

Программа атнага 1 дәрес исәбеннән төзелде, барлыгы-1-2 нче сөйныфларда-32сәгать, (30 минут); 3-4 сыйныфларда 34сәгать (40 минут). Түгәрәктә 1-4 нче сыйныф укучылары шөгыльләнә ала.

Мин яңа Федераль Дәүләт белем Стандарты куйган таләпләргә нигезләнеп, үземнең мөмкинлекләремә һәм иҗади карашларыма, укучыларның ихтияҗына карап, укытуда үз алымнарымны булдырдым һәм дәрестән соң үткәрелгән түгәрәк эшләрендә уку максатларын уңышлы үтәүгә ирешәм. Укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәтү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.

Яшь буынның фикерләү сәләтләрен үстерү юлларын түбәндәге максатлар һәм бурычлар ярдәмендә тормышка ашырам:

- Балаларның зиһеннәрен киңәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен тирәнәйтү өчен уңай алшартлар тудыру ;

- Аерым темалар буенча алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен үстерү;

-Шәхескә индивидуаль белем бирүгә юнәлдерелгән үзлектән эш төре- кроссвордлар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү:

-Сыйныфта бирелә торган төрле яклы тәрбияне (патриотик, гуманлылык, эстетик, дуслык-иптәшлек, хезмәт тәрбиясе һ.б.) сыйныфтан тыш эшләр белән бәйләп дәвам итү.

Түгәрәкнең юнәлеше,көтелгән нәтиҗәләр:

- Белемнәр системасын, универсаль уку гамәлләрен формалаштырып, белем алуны дәвам итү шартлары булдыру, уку мәсьәләләре чишкәндә үз-үзләрен көйли, оештыра белүгә ирешү;

- Укучыларны уеннар аша мавыктырып иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

- Төрле сүз уеннары аша балаларның сөйләм телен баетып лексик темалар буенча эзлекле сөйләм оештыра алу;

- Әңгәмәдәш яисә партнер белән үзара аралаша алу;

-Теоретик белемнәрне анализлап һәм практик күнекмәләрне үзләштереп, аларны мөстәкыйль рәвештә куллана белү эшчәнлегенә, фәнни эзләнүләргә тизрәк кереп китү юлларын күрсәтүгә ирешү;

Эш барышында кулланылган метод һәм алымнар:

-укытучының аңлатуы, үрнәк текстлар һәм терәк схемалар, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләр, үз эшеңне яклау.

Заманча технологияләр куллану:

-интерактив такта аудио һәм видиоязмалар Интернет ресурслары әлеге чаралар дәреснең эчтәлеген баета, укучыларның танып белү мөстәкыйльлеген үстерә, активлаштыра.



































2 нче бүлек. Кроссвордларга билгеләмә.



Нәрсә соң ул кроссворд? Шул турыда чит телләр сүзлегеннән укып, аның билгеле бер бирем буенча уйлап табылган сүзләрне язар өчен горизонталь һәм вертикаль яссылыкта бертигез шакмакларга бүленгән фигура икәнен белеп була.

Кроссвордның төп өлешләре:

1. Кроссвордның тышкы күренешен бизәүгә аның үзәгендә яисә башка җирендә урнашкан тулы һәм өлешчә рәсемнәр,фотосүрәтләр,төрле орнаментлар,реклама текстлары һ.б. бурычларны үтәүне эченә алган фигуралар ярдәмгә киләләр.

2. Горизонталь һәм вертикаль баганалар буенча башланган сүзләр торышы саннар рәвешендә шакмакның өстәге сул ягына куела.Бу саннарның торышы вертикаль һәм горизонталь буенча да уртак булуы шарт.

3. Хәзерге техника заманында, дөрес чишелгән сүзләрне үзара бүлү өчен кара шакмаклар гына түгел, ә йөрәк, кар бөртеге, орнамент, штрих формалары да куллананылалар.

4. Биремнәр җавабындагы сүзләрнең саны вертикаль һәм горизонталь шакмактагы хәрефләр санынча гына бирелгән булуы-кроссвордның төп шарты.

5.Кроссвордның җаваплары кагыйдә буларак, киләсе саннарда, яисә шул ук санның алдагы битләрендә, яисә әйләндерелгән җаваплар рәвешендә дә бастырылырга мөмкин.

6.Эзләнеләсе сүзләр туры,кыек һ.б. мәгънәдә булырга мөмкин (мәсәлән,анаграммалар,антонимнар, синонимнар табарга,бирелгән рәсем буенча символ,формулалар тапканда,һ.б. очракларда)Кроссворд челтәренә дөрес җаваплар язу,аның чишелешенә китерә.



Кроссвордның төрләре



Бик күп еллар буена кроссвордлар үзгәртеләләр, тулыландырылалар. Аны чишүчеләр дә, төзүчеләр кебек әледән-әле яңа кроссворд чишү һәм төзү вариантларын эзлиләр һәм югары эрудицияле, сүзлек байлыгын арттыручы кешеләр булып формалашалар. Әгәр якынча гына булса да кроссвордларны бер системага салып карасак,аларның бик күп төрле булуларын һәм һәр илнең үзе генә яраткан кроссвордлары булуын билгеләп үтәргә була.

Уку-укыту системасында дәрестә һәм дәрестән тыш булган чараларда кулланылган кроссвордларның формалары да бик күп төрле: өчпочмак, дүртпочмак, ромб, диагональ,рәвешендә, фоторәсемле, табышмаклар, мәкальләр, афоризмнар, терәк хәрефләрдән торган кроссвордлар (атна исемнәре белән) һ.б.кулланылалар.

Кроссвордларның классларга бүленеше



• формасы буенча:

- кроссворд - квадрат; - кроссворд-ромб; - кроссворд-өчпочмак;

- түгәрәк (циклик) кроссворд; - челтәрле кроссворд; фигуралы кроссворд;

- диагональ рәвештәге кроссворд,кроссворд"баскыч", кроссворд"пирамида", кроссворд"башваткыч," кроссворд"почмак"һ.б.

• урнашуы буенча:

- симметрияле; - симметриясез; -ирекле урнашкан сүзләр белән һ.б.

• эчтәлеге буенча:

- тематик; - юмористик; - санлы.

- ил атамалары буенча:

- скандинав; - венгер; - инглиз; - немец; - америка; - эстон; - итальян һ.б.



Классик кроссвордлар

Кагыйдә буларак,бу кроссвордларның рәсеме ике һәм дүрт яклы симметриядән тора.Кара өлешләрнең диагональ буенча киселеше уңай күренеш булып санала.

Япон кроссворды

1.Япон кроссвордының размеры 20-35 яисә 55 шакмак булырга һәм шакмаклар саны 5кә калдыксыз бүленергә тиеш.

2. Багана үз эченә буялган шакмакларны 5 төркемнән дә артык алмаска тиеш.

3. Барлыкка килгән рәсем матур һәм кызыклы булырга тиеш.

4. Япон кроссворды бертөрле чишелешкә генә ия булырга тиеш.



Кейворд

Шакмаклардагы саннар хәрефләрне алыштырырга тиеш.Бертөрле хәрефләр өчен,бертөрле саннар кирәк.Кроссвордны чишүгә җиңеллек өстәп ,янәшә иҗек яисә сүз күрсәтелә.

4 рәс. Крисс - крос

Крисс-кросс

Кроссворд һәм анда урнаштырыр өчен сүзләр бирелә.Кейордтагы кебек үк чишәргә җиңел булсын өчен монда да челтәрдә берничә хәреф яисә сүз бирелгән булырга тиеш.



Сканворд

Сканвордта сораулар челтәр эченә языла.Сорауларның сүзләргә туры килүе уклар белән күрсәтелә.Уклар бары тик вертикаль гына булсалар-бу сканвордның тибы готика,әгәр диагональ буенча да булса,бу италика тибындагы сканворд.



Филлворд

Кроссвордның бу төренә карасаң,хәрефләр белән тулы кыр күз алдына килә.Кроссвордларның бу төре белән кызыксынучылар, челтәр эчендә бирелгән хәрефләрдән янәшәдә бирелгән исемлектәге сүзләрне табарга тиешләр.Филлвордлар ике типта булалар: немец һәм венгер телләрендә.Венгер кроссвордында сүзләр төрле юнәлештә һәм сынык сызык буенча да урнаша алалар.Мондый типтагы филлворддларда бер хәреф бер генә тапкыр кулланыла ала.

Кроссвордлар төзүгә төп таләпләр

Кроссвордлар төзегәндә күрсәтмәлелек һәм аңлаешлылык принипларына таянырга кирәк.

1.Кроссворд челтәрендә тутырылмаган шакмаклар булырга тиеш түгел.

2.Табылган сүз берлек сандагы,баш килештәге исем булырга тиеш.

3.Ике хәрефле сүзләр ике киселештә булырга тиеш.

4.Өч хәрефле сүзләрдә икедән дә аз киселеш булырга тиеш түгел.

5.Кыскартылма исемнәр булмаска тиеш (драмтүгәрәк һ.б.)

6.Ике хәрефтән торган сүзләр аз кулланырга тәкъдим ителә.

7.Текстлар дөрес, аңлаешлы язылган һәм бастырылган булырга тиеш.

8.Һәрбер биттә авторның фамилиясе,кроссвордның исеме язылган булырга тиеш.

Рәсмиләштерүгә таләпләр:

1.Кроссвордның рәсеме ачык,төгәл булырга тиеш;

2.Кроссвордлар челтәре ике данәдә:

1 нче данә-цифрлар белән;

2 нче данә-тутырылган сүзләр белән;

Кроссвордка җаваплар аерым биттә бастырыла.Алар кроссвордларның дөрес үтәлешен тикшерү,сүзлек запасын баету,акыл эшчәнлеген активлаштыру өчен бик кирәкле булган эшнең нәтиҗәсе булып санала.

Кроссвордларга җавапларны урнаштыру:

- Кроссвордлар һәм чайнвордларда:аерым биттә;

- Скандинав кроссвордларында: тутырылган челтәр;

- Венгер кроссвордларында: пөхтә итеп сызылган кроссворд челтәре һәм эзләнеләсе сүзләр;

Кроссвордны төзү өчен куелган шартлар.

• Беренчедән,алар күпсүзле,артык катлаулы булмаган,күп информаия таләп итмәгән сүзләр булырга тиешләр.

• Икенчедән,сүз,биремнәрне биргәндә билгесезрәк яктан булганын бирергә тырышырга.

• Өченчедән,сүзлектән карап,дөреслеген тикшереп,тамырдаш сүзләр булмаганнарын сайлап алып бирергә кирәк.



























3 нче бүлек. Түгәрәк эшен планлаштыру



1 нче уку елы ахырына куелган таләпләр.

Татар телендәге үзенчәлекле авзларның әйтелешен истә калдыруга ирешү.

"Телдән әзерлек чоры" өчен тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрдән исем,сыйфат, санны фигыльне табу.

Исемнәрдә сан,килеш кушымчаларының ялгану тәртибен истә калдыру.

Хикәя,сорау,җөмләләр төзеп әйтергә өйрәтү.

Халык авыз иҗаты үрнәкләрен (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтә алу.



1-класс(32 сәг.)





























































2 нче сыйныф (32 сәг.)



2 нче уку елы ахырына таләпләр:

1) Сүзләрне үзгәрешсез күчереп язу күнекмәләре.

2) Укытучының сөйләмен ишетеп аңлау.

3) Лексик темалар буенча сөйләшү үткәрә алу.

4) Бирелгән үрнәк буенча котлау яза алу.

5) Җөмләнең коммуникатив төрләрен(раслау,хикәя,боеру) диалогик һәм монологик сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.





























































3 нче уку елы.



Программа эчтәлеге

1)Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә куллану.

2) Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп,сөйләмдә куллану.

3)Бәйлек сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү.

4)Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен яттан әйтә белү.

5)Тәкъдим иткән ситуация яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйли алу.



Сүзләрне онытмадыңмы? "Сүзләр дөнясыннан кем күбрәк сүзләр таба һәм яза? " "Орфографик ярыш".

Компьютерда эш.

1



2

Тел әфәнде хәзинәләре.Сүзнең мәгнәсен кайчан, ничек аңларга?

1



3

Компьютерда эшләү күнекмәләрен кабатлау.



1

4

Уку,язу,мәктәп темасына кроссворд төзү.



1

5

Компьютерда практик эш.



1

6

Компьютерда практик эш.



1

7

Сүзләр нәрсәдән төзелә?

1



8

Тамыры бер,ә сүзләре күп...

1



9

"Тере чайнворд".

1



10

Бәйлек,бәйлек сүзләр. Викторина.

1



11

Кабатлау



1

12

Практик эш. Компьютерда кроссворд төзү



1

13

Һөнәрләр-кросссвордларда.Мин зур үскәч...

1



14

Кабатлау."Сүз кем турында бара?

1



15

Компьютерда практик эш.



1

16

Кабатлау.



1

17

Саннар(тәртип,микдар,тезмә) турында кроссворд.

1



18

Компьтерда практик эш.



1

19

Микрогруппаларда "Санлы мәкальләр"гә кроссворд төзү.

1



20

Кабатлау.

1



21

Сыйфат дәрәҗәләре турында кроссворд чишү."Серле кәрзин"уены.

1



22

Сыйфат турында кроссворд төзү."Почта"уены.(тасмаларга сыйфатлы сүзләр яз".

1



23

Кабатлау."Дустыңны макта!"уены.

1



24

Компьютерда практик эш."Кире әйтелешле" уены.



1

25

Кабатлау."Авторның хатасы" уены.



1

26

Бәйрәмнәр турында бергәләп рәсемле кроссвордлар чишү.

1



27

Бәйрәмнәр турында үзләренең кроссворд төзүләре.

1



28

Кабатлау."Бәйрәмнәр бәйрәме"."Иң күңелле бәйрәм". Кроссворд буенча сөйлә,дәлиллә!

1



29

"Сәламәтлек аланы" кроссворды.

1



30

А,Б,С,К,витаминнары,сез кайда? Компьютерда мөстәкыйль эшләүләре.



1

31

Кабатлау.



1

32

Иҗади эшләрне яклау.



1

















































































4 нче уку елы (32-сәг.)



4 нче уку елына таләпләр.

1.Әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булган сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

2. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне,барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

3.Аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешләр кертеп яза алу.

4.Тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйләм оештыра алу.

5.Тыңлаган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирә алу.



























































Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары



6..Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов "Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел" "Мәгариф" нәшрияты, 1998

6.Карнеги Дейл.Как вырабатывать уверенность в себе. -М.: Прогресс,1995

7. Р.Ягъфәров "Кәҗә-мәкәрҗә" "Мәгариф" нәшрияты ,1994

7.Ягъфәров Р.Р. Алтын кашык: такмаклар, санамышлар, уеннар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996.Кушымта № 2.



8.Ф.С.Сафиуллина Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь "ТаРИХ" 2001

8. Шәфи Р. Җомак әйтәм -җавап көтәм. Табышмаклар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1991.



9."Мәгариф" "Сүзләр дөньясына сәяхәт" 07. 1993, Мәгариф"09.2012,»Кызыклы грамматика»

9. Закирова К.В. Уйный - уйный үсәбез. Казан. Мәгариф нәшрияты 2005.



10. Низамов Р.А. Педагогик уйланулар. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.



10. . Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. I том, Татарстан Республикасы. Хәтер

нәшрияты ( ТаРИХ), 2003.



11.Электрон ресурслар:

Һttp://gzalilova.narod.ru, sh2barda2006.narod.ru,muslum-tat.narob.pu, proshkoiu.ru,tat.tatar-inform.ru/.

11. Ягъфәров Р.Р. Алтын кашык: такмаклар, санамышлар, уеннар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996.Кушымта № 2

12."Татар халык иҗаты" Татарстан китап нәшрияты, 1977

12. . Хәсәнова М.Х. Риторика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2003.



13. "Фән һәм мәктәп" "Мәгариф" журналлары, "Мәгьрифәт", "Ачык дәрес" газеталары

13. . Ягъфәров Р.Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1995.















4 нче бүлек.



1-4 нче сыйныф укучылары өчен"Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары" дигән түгәрәк эшенең нәтиҗәлелеге.



"Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары"дигән түгәрәк планы Чистай шәһәренең 3 нче гимназиясендә апробацияләнде 1-4 нче сыйныф укучылары түгәрәккә бик теләп йөриләр...

Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен өйрәнү, ачыклау, мөстәкыль эшчәнлек күнекмәләре булдыру түгәрәкнең төп бурычларыннан берсе. Һәр шәхес бер- берсеннән үзенең эчке дөньясы, чынбарлыкны үзенчә аңлавы,сүрәтләве белән аерылып тора. Менә шул, субъектив эчке дөнья, шәхеснең үзенә генә хас индивидуальлелеген билгели.Укучы,билгеле бер фикергә ия булмыйча торып,тирән һәм эзлекле фикерләүче була алмый.Танып белү активлыгы арта барган саен, баланың иҗади эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе дә үсә бара.

Чит кеше фикерләренә таянмыйча, бары тик үзлектән белергә тырышып, аңлап, мөстәкыйль рәвештә зур нәтиҗәләргә ирешкәндә һәм шул уңышларның нәтиҗәлелеген практикада күргәндә генә иҗади эшләүче шәхес барлыкка килә дияргә була. Шуңа күрә бу өлкәдә махсус эш алып барылырга тиеш дип уйлыйм.

Түгәрәктә мин балаларда үзлектән иҗади мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудырам, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачам һәм шуны үстерү өстендә эшлим. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Аларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, иҗади күзаллавын, логик фикер йөртүен үстерү өчен күп материал туплыйм. Мөстәкыйль эшләр төркеменә эчтәлеге һәм үтәлү ысулы ягыннан индивидуальләшкән мөстәкыйль эшләрне алам. Шәхескә индивидуаль белем бирүгә юнәлдерелгән үзлектән эш төрләренә төрле уенлы биремнәр: кроссвордлар,ребусларны кертәм,чөнки төрле күнегүләр формасында бирелгән шигъри текстларның эчтәлеген ачардай кроссвордлар, тел үзләштерүне тагын да уңышлырак, күңеллерәк итәләр. Укучыларның үз белемнәрен тупларга, белемнәрен тикшерергә һәм кабатлап ныгытырга, интеллект формалаштыруга ярдәм итү белән бергә, алар зиһен, игътибарлылыкны да үстерәләр. Мондый төр эшләрне дәреснең төрле этапларында я әзер формада, я үзлектән төзү биреме итеп тәкъдим итәм.

1 нче сыйныфта кроссворд төшенчәсен аңлатканда "Сабыйга","Салават күпере" журналлары үзләренең төсле рәсемнәре, кроссвордлары белән ярдәмгә килделәр. Эш барышында "җанлы һәм җансыз сүзләрнең атамасы кабатланды һәм дөрес сорау куя белү күнекмәләре формалашты. Балалар җавап сүзләрне әзер аерым шакмакларга яздылар, шакмакларның саны хәреф санынча гына булырга тиеш икәнен аңладылар."Минем яраткан төсләрем"кроссвордына карап, кемнең нинди төсне күбрәк яратканлыгы белән уртаклаштылар.Уку елы азагында күрмә зиһеннәре активлашты, алар кроссворд челтәренә салынган табышмакларны яттан авырсынмыйча сөйләделәр. 2 нче класста кроссворд төзү күнекмәләре кабатлап ныгытылды. Дәресләрдә "яшәүче"геройларга ярдәм итү йөзеннән орфоэпик һәм орфографик күнекмәләр кабатлатылды,белемнәр кроссворд челтәренә салынды. Дәрес-викторина,дәрес -бәйрәм кебек дәрес төрләре мавыктыргыч кроссвордлар чишү белән үрелеп барды. 3нче класста укучыларга информатика дәресләрендә алган белемнәре ярдәмгә килде. Алар үзләре компьютерда кроссворд рәсеме ясый алдылар һәм "Сыйфат"."Рәвеш" темаларын үткәндә табышмакларның,мәкальләрнең җавапларын үзләре ясаган кроссвордка урнаштырдылар. 4 нче класста балаларның мөстәкыйль иҗат итүгә теләкләре тагын да үсте. Алар фотографияләр һәм рәсемнәр белән презентацияләр ясарга өйрәнделәр. Укылган шигырь, хикәя, әкият эчтәлегенә нигезләнеп ясалган кроссвордлардан күргәзмәләр оештырдык. Төрле эш төрләренән файдалану, уку материалын үзләштерергә, төрле сораулар буенча белемнәрен тирәнәйтергә һәм үткән темаларның белем сыйфатын тикшерергә ярдәм иттеләр.

Иҗади эшчәнлеккә хирыслык кече яштән үк салына. Кече яштән үк компьютерда иҗади эшләү күнекмәләре формалашкан яшь буын, тора-бара мөстәкыйль рәвештә рефератлар яза, тестлар да төзи ала һәм имтиханга да үзлегеннән әзерләнә алачак Ул укучыларның мөстәкыйль эшләрендә теге яки бу тема буенча әдәбиятны белүләрен, андагы проблемага карашын, материалны гомумиләштерә, анализлый, эшне дөрес рәсмиләштерә белүен күрсәтә. Шулай итеп, иҗади эшләү алымнарын яштән үк үзләштергән укучы, мәктәпне тәмамлаганда үз алдына максат куеп, аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелә һәм югары уку йортларында да эзләнү эшләрен тизрәк һәм киңрәк алып бара ала торган шәхескә әверелә.Бу яңа стандартта эшлекле белем дип атала.

Мөстәкыйль эшчәнлеккә юнәлдерелгән түгәрәк эшенең әһәмияте менә шунда да инде. Иҗади һәм фәнни эзләнү эшләре язып, укучыларда конкурсларда катнашу тәҗрибәсе үсә, үз-үзләренә ышанычлары арта, иҗади сәләтләре үсә. 4 ел элек түгәрәккә йөргән балалар эзләнү эшләрендә шул методларны кулландылар һәм эшләрен уңышлы яклап чыктылар:

Маслакова Л. - муниципаль күләмдәге"Мин татарча сөйләшәм" конкурсында җиңүче, Әгзамова Ә.-"Туган як белгечләре" исемле республика күләмендәге бәйгедә призер, муниципаль олимпиадаларда җиңүчеләр - Зубкова А., Юртаева Т., Гаврилова Н.. Гатина И. - "Фән иленә бер адым фәнни- гамәли конференциядә җиңүче. Лысова К.-рәсәй күләмендәге"Күренекле хатын-кыз исемнәре"конкурсында җиңүче исемен яулый алдылар , һ.б.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк ки, мәктәптә алынган иҗади мөстәкыйль күнекмәләр киләчәктә прозводствода катнашып өстәмә яңа белем, күнекмәләр алырга, теләсә нинди шартларда да югалып калмый торган оешкан, мөстәкыйль, тырыш, эшлекле, үз-үзенә таләпчән, тәртипле шәхес тәрбияләргә ярдәм итәчәк.























Үрнәк дәрес коспектлары



1 нче класс, 23 нче дәрес



Тема:"Йолдызлы сәгать" уены.

("Җитте салкын кыш" бүлегеннән соң йомгаклау дәресе).

Максатлар:

1. "Җитте салкын кыш" бүлегендә алган белемнәрне бер системага салу.

2. Кыш турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

3. Ребуслар һәм кроссвордлар чишәргә өйрәтү, йөгерек фикерләү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. Сүз язылган карточка.

2. Кроссворд, аның җаваплары.

3. Санлы флаглар.

4. Җиңүчеләргә эмблемалар.

1. Актуальләштерү:

I. Кереш.

- Бүген без "Җитте салкын кыш" темасы буенча йомгак дәрес үткәрербез һәм шушы бүлектә алган белемнәребезне бер системага салырбыз.

2. Дәрес төрен билгеләү.

- Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә эшләячәгебезне белер өчен

безгә менә бу кроссвордны чишәргә кирәк булыр.

- Моны чишәр өчен мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавап әйтерсез.

- Аларны кроссвордка язып барырсыз.

1. Кич булганда күренер,

Таң булдымы-күмелер (йолдыз).

2. Утта янмый

Суда батмый (боз).

3. Кулсыз - аяксыз тәрәзә кага (җил).

4. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт (помидор).

5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык (кыяр).

б. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай (карбыз).

7. Түгәрәк ай түгел,

Сары-май түгел,

Койрыгы бар - тычкан түгел (шалкан)

8. Койрыгы озын,

Үзе кыска,

Мәчедән курка (тычкан).

9. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм (суган).

10. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк (кәбестә).

11. Гәүдәсе бар-җаны юк,

Эшләпә кигән-башы юк (гөмбә).

12. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста (аю).

13. Нечкә билле, көлтә койрыклы (төлке).

14. Кышның соңгы ае (февраль).

- Я, укучылар, нинди сүзләр килеп чыкты инде безнең, игьтибар белән карагыз әле? (Йолдызлы сәгать)

- Әйе, без бүген дәрестә йолдызлы сәгать уенын уйнарбыз.

II. Белемнәрне бер системага салу.

- Бу уенны, укучылар, ике төркемгә бүленеп уйнарбыз. Моны уйнаганда жавап бирер өчен мин сезгә карточкалар бирәм (0, 1, 2, 3, 4 саннары язылган).

1 тур.

- Мин хәзер тактага рәсемнәр куям, ә сез мин әйткән сорауга карточка күтәреп җавап бирерсез.

- Кем җавап биргәнен үзегез сайлагыз. Кайсы төркем алдан җавап бирә, шуларга йолдыз бирелә.

Тактада рәсемнәр.

1.Яз 2.Көз 3.Кыш 4.Җәй

1. Тышта нинди ел фасылы? (3)

2. Гөрләвекләр кайчан ага? (1)

З. Малай урамга чыга. Ул бүрек, бияләй, итек кигән. Бу кайсы вакыт? (З)

4. Кыш бабай һәм Карсылу кайчан кунакка килә? (З)

2 тур.

"Табышмакларның җавапларын тасвирлап сөйлә!" (Февраль салкын. Аю кышын йоклый. Боз суда батмый һ.б.)

З тур.

- Хәзер, укучылар, мин тактага язылган "Табышмак" сүзеннән, сез

бүтән сүзләр төзергә тиеш буласыз.

(кыш.каба.тап.ак.табыш,так,ат.аш.аша,Ык,Кама һ.б.)

III. Йомгаклаую. Йолдызчыкларны санау һәм алдан ясалган эмблемаларны укучыларга өләшү

























































2 нче сыйныф, 16 нчы дәрес.



Тема: Боерык фигыльнең а,р,т,л хәрефенә беткән сүзләрне кабатлауга кроссворд төзетү.



Максат: 1.Боерык фигыльнең а,р,т,л хәрефенә беткән сүзләре белән бергәләп кроссворд чишү күнекмәләренә өйрәтү.

2.Лексик - грамматик күнекмәләрне ныгыту,сөйләмдә активлаштыру.

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.



Җиһазлау: Магнитофон, рәсемнәр, терәк схема, кыш билгеләре язылган кар бөртеге, хат,

карточкалар, Шүрәле өчен киемнәр.



Шөгыльнең барышы.



I.Оештыру.

1.Исәнләшү.

а)Психологик халәт тудыру:дустыңа кара,елмай,матур сүзләр әйт.

б) Фонетик күнегү.Балалар, сыйныфта ә авазы белән нинди сүзләр бар ?

(Мәктәп, тәрәзә, пәрдә, дәфтәр, чүпрәк, хәреф, каләм, дәреслек, идән,түшәм, өстәл, көндәлек, дәрес, тәнәфес.)

II.Өй эшен тикшерү.Терәк "ак" иҗеген кушып ясалган сүзләрдән төзелгән рәсемле кроссвордларын тикшерү.

а) Аның 4 аягы бар,аңа утыралар. (урындык)

б) Аның белән уйныйлар. (уенчык)

в) Анда биек-биек зур агачлар үсә.(урман)

г) Жирафта ул озын була. (муен)

д) Аның колаклары озын. (куян)

е) Аның күчтәнәче була. (кунак)









III.Фигыльнең юклык формасын кабатлау.

1)Решив ребус узнаем, кто к нам придет в гости.Тот, кто из леса к нам торопится, нам ребус и писмо отправил.(Ребуста- Күр әле!-Шүрәле)

-Кем безгә кунакка килер икән?

-Шүрәле.

(Шүрәле керә,кытыклый, укырга теләк белдергәнен әйтә,утыра.

Ул урман җәнлекләре җибәргән хатны тапшыра.)

Әйдәгез,Шүрәледән сорыйк, хатны укып та бирсен! Ул нәрсә турында икән?

Укы!(Укымый) Җырла! (Җырламый) һ.б.фигыльләрне кабатлау,ахырда Уйна!

IV.Физминут.(Әй Шүрәле, Шүрәле! уенын бергәпәп уйнау һәм Шүрәленең китүе.)

2. Кошлар һәм җәнлекләрнең кышын ярдәм сорап язган хатларын магнитофон язмасыннан тыңлау.

- Текст нәрсә турында?

- Шүрәленең эше нинди? Ул нәрсә сорап килгән? Ни өчен кошларга, җәнлекләргә кыен?

3.Текст өстендә эш.(Яңа сүзләрне сүзлеккә язу,сүзлек эше,тәрҗемә һ.б. сорау,җавап,әңгәмәләр)

V. Ныгыту. Компьютерларда эш.Текстан боерык формасындагы (бел, бир, булыш, аша, чык, кил) фигыльләрне табарга тәкъдим итү, шулар белән үзләреннән кроссворд төзетү.

1.Булыш фигыленең горизонталь яссылыкта ятуы шарт икәнен искәртү.

2.Барлыкка килгән кроссворд бер төрле чишелешкә генә ия булырга тиешлеген исләренә төшерү.

VI.Йомгаклау."Игътибарсыз һәм кайгыртучан укучының гамәлләре". (-мый, -ми кушымчаларын кулланып, монологик сөйләмгә чыгулары)

















































3 нче класс, 13 нче дәрес





Һөнәрләр кроссвордларда.Мин зур үскәч...



Максат:

1.Аерым темалар буенча кроссвордлар төзүне камилләштерү.

2. .Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.

Җиһазлау:

Компьютер; мультимедия; C.И. Ожеговның сүзлеге; хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр; карточкалар; ребуслар; кроссворд.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

1.Балалар белән исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысыз!

-Кәефләрегез ничек?

-Бик яхшы. Кояшлы иртә кебек.

-Сез татарча сөйләшергә әзерме?

-Әйе, әзер.

-Бик әйбәт. Утырыгыз!

II.Актуальләштерү.

Без һөнәрләр, һөнәр ияләре турында сөйләшүебезне дәвам итеп һөнәрләр турында шигырьләрне искә төшереп үтәрбез.

(табиб, сыер савучы, тәрбияче,сатучы, очучы)

1."Доктор." Р. Миңнуллин

Малайлар, юкка сез

Доктордан куркасыз

Бик әйбәт ул, димен

Әни бит ул минем.

2."Әнием һөнәре." Ф. Яруллин

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

3."Һаҗирә апа." М. Садри

-Ә менә минем апа

Конфет-прәник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

4."Минем әби" М. Садри

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда - алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә - төзүче.

5."Шофёр булам" З. Туфайлова

Мин дә әтием шикелле

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен мин һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

-Укучылар, сез нинди һөнәрләр ишеттегез? (Табиб, тегүче, сатучы, укытучы,шофер)

III. Физминутка.

IV. Компьютерларда эшләү,"баскычлы" кроссворд ясарга тәкъдим итү.

-чы/-че кушымчасы ярдәмендә һөнәр исемнәрен ясагыз,

Җыр, бию, гармун,тәрҗемә,урман, тимер, умарта, тарих, хисап, тегү.

а) Слайдтан "баскыч"формасындагы кроссвордның рәсемен карау.

б) Шакмаклар санының төгәллеген,баганаларга симметрияле бүленешне исләренә төшерү.

в ) Һөнәр ияләренең атамаларын шакмакларга дөрес урнаштыруларын күзәтү.

Нинди һөнәр исемнәре барлыкка килде?-чы/-че кушымчалары белән нинди һөнәр исемнәрен ясап була?

V. Йомгаклау.

-Укучылар, тактадагы "Мин үскәч, кем булырга телим?"- соравана жавапны бергәләп ясаган кроссвордлар күргәзмәсеннән эзлик.(Җавапларны тыңлау,тикшерү).

-Балалар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә ничек уйлыйсыз: һөнәрнең кайсысы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? -Дөрес, укучылар: Бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы. Һөнәр сайлау - җаваплы адым.

VI. Өй эше.

"Гаиләм һөнәрләре" темасына презентация ясап килергә;



















































4 нче класс, 4 нче дәрес



Тема: Антонимнар темасына үзләренең кроссворд төзүләре.

Максатлар:

1. Белем бирү максаты

а)) антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын тирәнәйтү.

2. Үстерү максаты

а) төркемнәрдә кроссворд белән эшли белү күнекмәсен үстерү;

3. Тәрбияви максат

а) туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, "Татар теленең орфографик сүзлеге", индивидуаль биремле карточкалар, тест биремнәре.

Шөгыльнең барышы

I Оештыру.

Укытучы:

Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? "Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне бүгенге көн белән котлыйк.

Укучылар теләкләр телиләр:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

II Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.

Көтелгән җавап: Алдагы дәрестә без синонимнарның мәгънәдәш сүзләр икәнен белдек.Индивидуаль карточкалар белән эшләү.

Укытучы: Укучылар, сезнең карточкаларыгызда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлар алып язырга кирәк.

Карточка №1

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

Карточка №2

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

Карточка №3

Зур , кечкенә, олы, яшел, киң, дәү,

Карточка №4

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә,еракка, төпкә.

Карточка №5

Арзан, кыйммәт, җиңел, очсыз, авыр, түбән бәяле.

Карточка №6

Зал, урам, түр як, аш бүлмәсе, олы як, өй

Карточка №7

Курчак, кыю, ямьсез, гайрәтле, тырыш, батыр.

Карточка №8

Шифалы, дәвалы, шифаханә, дару, файдалы, кызыклы.

Карточка №9

Талант, булдыксыз, сәләт, җитез, осталык, ялкау.

Карточка №10

Гомер итү, яшәү, уйнау, гомер, көн күрү, уен.

Үзбәя

Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенә -"5"ле, кемнең бер хатасы -"4", ике хата җибәргән укучы - "3"ле билгесе куя.

III. Уку мәсьәләсен кую.

а)Укытучы: Укучылар, алдагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирем: Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. (2 нче слайд)

Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек

Батыр бер үләр, ... мең үләр.

Дошман боерса - барма, ... боерса - калма.

Аз сөйлә, ... эшлә.

Эшләгән үлмәс, ... көн күрмәс.

Тырышлык - зур бәхет, ... - хурлык.

Укытучы: Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез (3 нче слайд). Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

Көтелгән җавап: яхшы - яман, көн - төн, батыр - куркак, дошман - дус, аз - күп, эшләгән - эшләмәгән, тырышлык - ялкулык.

Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Көтелгән җавап: Бу сүзләр - антонимнар, алар капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы: Дөрес,укучылар без бүген шундый сүзләр турында сөйләшүебезне дәвам итеп,өч төркемдә мөстәкыйль эшләрбез.Бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, җавап парларын үзегез төзегән кроссвордта күрсәтегез.

(4 слайд )1 нче төркемгә ярлы, ирек,ямьсез,надан,юаш,начар сүзләре

Укытучы:2 нче юлдагы сүзләрне икенче төркемгә бирәбез: арзан ,эссе ,сай, хата,ямьсез.

Нәфрәт,акыллы,ягымлы,ямсез,югары,йомшак,арзан сүзләрен өченче төркемгә бирәбез.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: тикшерү өчен беренче(2,3) төркемдәге сүзләрдән барлыкка килгән кроссвордларны карыйбыз.





и





у

я

р



г

с

х

б

е

с

а

а

ш

а

к

ы

л

л

ы

й



л

и









у

м



























Укытучы: Барлык сүзләрнең дә антонимнарын дөрес тапкансыз,теләк буенча һәркем үзенең кроссвордын бизәп куя ала.

б) Үзбәя

VI Рефлексия

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, экрандагы сүзләр белән кечкенә генә тест эшләп алабыз.Алар турында нәрсә әйтеп була?

Бай хәерче, акыллы юләр, юаш усал, надан галим, сакаллы сабый.(4 нчы слайд)

Көтелгән җавап: Сүзтезмәдәге сүзләр капма-каршы мәгънәдә.

Тест

1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә;

б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;

в) охшаш сүзләргә.

2. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;

б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;

в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат;

б) фигыль, рәвеш;

в) барысы да.

Үзбәя

Укытучы: Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(5 нче слайд) Бер хатасыз эшкә - "5"ле, бер хаталы эшкә - "4"ле, ике хаталы эшкә - "3» ле.



















































1-4 нче сыйныф укучылары өчен"Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары" дигән түгәрәк эшенең нәтиҗәлелеге.



"Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары"дигән түгәрәк планы Чистай шәһәренең 3 нче гимназиясендә апробацияләнде 1-4 нче сыйныф укучылары түгәрәккә бик теләп йөриләр...

Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен өйрәнү, ачыклау, мөстәкыль эшчәнлек күнекмәләре булдыру түгәрәкнең төп бурычларыннан берсе. Һәр шәхес бер- берсеннән үзенең эчке дөньясы, чынбарлыкны үзенчә аңлавы,сүрәтләве белән аерылып тора. Менә шул, субъектив эчке дөнья, шәхеснең үзенә генә хас индивидуальлелеген билгели.Укучы,билгеле бер фикергә ия булмыйча торып,тирән һәм эзлекле фикерләүче була алмый.Танып белү активлыгы арта барган саен, баланың иҗади эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе дә үсә бара.

Чит кеше фикерләренә таянмыйча, бары тик үзлектән белергә тырышып, аңлап, мөстәкыйль рәвештә зур нәтиҗәләргә ирешкәндә һәм шул уңышларның нәтиҗәлелеген практикада күргәндә генә иҗади эшләүче шәхес барлыкка килә дияргә була. Шуңа күрә бу өлкәдә махсус эш алып барылырга тиеш дип уйлыйм.

Түгәрәктә мин балаларда үзлектән иҗади мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудырам, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачам һәм шуны үстерү өстендә эшлим. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Аларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, иҗади күзаллавын, логик фикер йөртүен үстерү өчен күп материал туплыйм. Мөстәкыйль эшләр төркеменә эчтәлеге һәм үтәлү ысулы ягыннан индивидуальләшкән мөстәкыйль эшләрне алам. Шәхескә индивидуаль белем бирүгә юнәлдерелгән үзлектән эш төрләренә төрле уенлы биремнәр: кроссвордлар,ребусларны кертәм,чөнки төрле күнегүләр формасында бирелгән шигъри текстларның эчтәлеген ачардай кроссвордлар, тел үзләштерүне тагын да уңышлырак, күңеллерәк итәләр. Укучыларның үз белемнәрен тупларга, белемнәрен тикшерергә һәм кабатлап ныгытырга, интеллект формалаштыруга ярдәм итү белән бергә, алар зиһен, игътибарлылыкны да үстерәләр. Мондый төр эшләрне дәреснең төрле этапларында я әзер формада, я үзлектән төзү биреме итеп тәкъдим итәм.

1 нче сыйныфта кроссворд төшенчәсен аңлатканда "Сабыйга","Салават күпере" журналлары үзләренең төсле рәсемнәре, кроссвордлары белән ярдәмгә килделәр. Эш барышында "җанлы һәм җансыз сүзләрнең атамасы кабатланды һәм дөрес сорау куя белү күнекмәләре формалашты. Балалар җавап сүзләрне әзер аерым шакмакларга яздылар, шакмакларның саны хәреф санынча гына булырга тиеш икәнен аңладылар."Минем яраткан төсләрем"кроссвордына карап, кемнең нинди төсне күбрәк яратканлыгы белән уртаклаштылар.Уку елы азагында күрмә зиһеннәре активлашты, алар кроссворд челтәренә салынган табышмакларны яттан авырсынмыйча сөйләделәр. 2 нче класста кроссворд төзү күнекмәләре кабатлап ныгытылды. Дәресләрдә "яшәүче"геройларга ярдәм итү йөзеннән орфоэпик һәм орфографик күнекмәләр кабатлатылды,белемнәр кроссворд челтәренә салынды. Дәрес-викторина,дәрес -бәйрәм кебек дәрес төрләре мавыктыргыч кроссвордлар чишү белән үрелеп барды. 3нче класста укучыларга информатика дәресләрендә алган белемнәре ярдәмгә килде. Алар үзләре компьютерда кроссворд рәсеме ясый алдылар һәм "Сыйфат"."Рәвеш" темаларын үткәндә табышмакларның,мәкальләрнең җавапларын үзләре ясаган кроссвордка урнаштырдылар. 4 нче класста балаларның мөстәкыйль иҗат итүгә теләкләре тагын да үсте. Алар фотографияләр һәм рәсемнәр белән презентацияләр ясарга өйрәнделәр. Укылган шигырь, хикәя, әкият эчтәлегенә нигезләнеп ясалган кроссвордлардан күргәзмәләр оештырдык. Төрле эш төрләренән файдалану, уку материалын үзләштерергә, төрле сораулар буенча белемнәрен тирәнәйтергә һәм үткән темаларның белем сыйфатын тикшерергә ярдәм иттеләр.

Иҗади эшчәнлеккә хирыслык кече яштән үк салына. Кече яштән үк компьютерда иҗади эшләү күнекмәләре формалашкан яшь буын, тора-бара мөстәкыйль рәвештә рефератлар яза, тестлар да төзи ала һәм имтиханга да үзлегеннән әзерләнә алачак Ул укучыларның мөстәкыйль эшләрендә теге яки бу тема буенча әдәбиятны белүләрен, андагы проблемага карашын, материалны гомумиләштерә, анализлый, эшне дөрес рәсмиләштерә белүен күрсәтә. Шулай итеп, иҗади эшләү алымнарын яштән үк үзләштергән укучы, мәктәпне тәмамлаганда үз алдына максат куеп, аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелә һәм югары уку йортларында да эзләнү эшләрен тизрәк һәм киңрәк алып бара ала торган шәхескә әверелә.Бу яңа стандартта эшлекле белем дип атала.

Мөстәкыйль эшчәнлеккә юнәлдерелгән түгәрәк эшенең әһәмияте менә шунда да инде. Иҗади һәм фәнни эзләнү эшләре язып, укучыларда конкурсларда катнашу тәҗрибәсе үсә, үз-үзләренә ышанычлары арта, иҗади сәләтләре үсә. 4 ел элек түгәрәккә йөргән балалар эзләнү эшләрендә шул методларны кулландылар һәм эшләрен уңышлы яклап чыктылар:

Маслакова Л. - муниципаль күләмдәге"Мин татарча сөйләшәм" конкурсында җиңүче, Әгзамова Ә.-"Туган як белгечләре" исемле республика күләмендәге бәйгедә призер, муниципаль олимпиадаларда җиңүчеләр - Зубкова А., Юртаева Т., Гаврилова Н.. Гатина И. - "Фән иленә бер адым фәнни- гамәли конференциядә җиңүче. Лысова К.-рәсәй күләмендәге"Күренекле хатын-кыз исемнәре"конкурсында җиңүче исемен яулый алдылар , һ.б.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк ки, мәктәптә алынган иҗади мөстәкыйль күнекмәләр киләчәктә прозводствода катнашып өстәмә яңа белем, күнекмәләр алырга, теләсә нинди шартларда да югалып калмый торган оешкан, мөстәкыйль, тырыш, эшлекле, үз-үзенә таләпчән, тәртипле шәхес тәрбияләргә ярдәм итәчәк.





















Кушымта

















Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары



6..Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов "Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел" "Мәгариф" нәшрияты, 1998

6.Карнеги Дейл.Как вырабатывать уверенность в себе. -М.: Прогресс,1995

7. Р.Ягъфәров "Кәҗә-мәкәрҗә" "Мәгариф" нәшрияты ,1994

7.Ягъфәров Р.Р. Алтын кашык: такмаклар, санамышлар, уеннар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996.Кушымта № 2.



8. Ф.С.Сафиуллина Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь "ТаРИХ" 2001

8. Шәфи Р. Җомак әйтәм -җавап көтәм. Табышмаклар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1991.



9. "Мәгариф" "Сүзләр дөньясына сәяхәт" 07. 1993, Мәгариф"09.2012,»Кызыклы грамматика»

9. Закирова К.В. Уйный - уйный үсәбез. Казан. Мәгариф нәшрияты 2005.



10. Низамов Р.А. Педагогик уйланулар. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1994.



10. . Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. I том, Татарстан Республикасы. Хәтер

нәшрияты ( ТаРИХ), 2003.



11. "Татар халык иҗаты" Татарстан китап нәшрияты, 1977

11. . Хәсәнова М.Х. Риторика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2003.



12. "Фән һәм мәктәп" "Мәгариф" журналлары, "Мәгьрифәт", "Ачык дәрес" газеталары

12. . Ягъфәров Р.Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы. Казан. Мәгариф нәшрияты, 1995.









</



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал