7


  • Учителю
  • Шигырьләрдә кеше язмышы. 7 классның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Шигырьләрдә кеше язмышы. 7 классның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ 7 нче классның рус төркеме өчен

Тема: Шигырьләрдә шагыйрь язмышы.



Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет - репрессия еллары турында төшенчә бирү.

Предмет - Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Агыла да болыт агыла" шигырен өйрәнү. Хафиз строфасы турында теоретик төшенчә бирү.

Шәхескә кагылышлы - туган илне сагыну хисләрен аңларга өйрәтү.

Материал: дәреслек ( 2 нче кисәк, 21- 24 нче битләр), эш дәфтәрендә 28, 29 нчы битләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), Х.Туфан портреты, Х.Туфан китаплары.



Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү, бәяләү (укытучы планлаштыруы буенча). Укучылар дусларына язып килгән хатларын тикшерү; бергәләп ясаган фотоальбомнарын карау, фотографияләргә язылган сүзләрне укып, укучыларның эшен бәяләү.

  2. Укытучы юнәлдерүче сораулар биреп, әңгәмә кора.

  • Без кайда яшибез? Сез "туган җир" төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

  • Читкә китсәк, туган җир сагындырырмы?

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы бүгенге дәрестә Хәсән Туфан иҗаты белән танышачакларын искәртә.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Автор белән танышу

  1. Укытучы Х.Туфанның шигырьләрен һәм китапларын күрсәтә,тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра. Презентация күрсәтә.

  2. Дәреслектән Х.Туфан турында белешмә укыла.

  3. Укытучы, сораулар ярдәмендә, укылганның аңлауларын тикшерә.

2. Сүзлек белән эш.

"Агыла да болыт агыла" шигырен укуга әзерлек, сүзлек өстендә эш. Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар, авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра. Укытучы сүзләрнең русчасын әйтә, укучылар тәрҗемә итәләр.

3. Х.Туфанның "Агыла да болыт агыла" шигырен уку.

  1. Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп үзе укый һәм Айрат Арсланов башкаруында аудиоязмада тыңлата.

  2. Шигырьне укучылар үзлекләреннән укыйлар.

  3. Шигырьне тәрҗемә итәләр.

  4. Берничә укучы шигырьне кычкырып укый. Сәнгатьле укуга әзерлек.

  5. - Шигырь строфалары ничә юллы? «Хафиз строфасы» дигән

теоретик төшенчәне укыгыз. Шигырьдән шуңа мисаллар китерегез.

4.Биремнәр һәм сораулар,эш дәфтәрендә эшләү.

5.Укытучы ярдәмендә әсәрне анализлау (төркемнең эшли алу дәрәҗәсенә карап).

  • Шигырьнең исеменә нинди мәгънә салынган? (Болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Тоткынлыктагы шагыйрь лирик герое аша үзенең кайгы, хәсрәтен, сагыну хисләрен белдерә).

  • Лирик герой болытка мөрәҗәгать итеп, нәрсәгә өметләнә? Аның өметләре акланамы? (Тоткынның ирекле болытка мөнәсәбәте ачыла. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгылардан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны тагы да борчый.)

  • "Роман кебек күңелле син,юл!"- дигән чагыштыру китереп, лирик герой ни әйтергә тели? (Юл образы тормыш юлын ачыклап килә. Чабаталар,итекләр туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да, лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны хәтта "роман кебек күңелле" дип, матур чагыштыру аша бирә.)

  • Лирик геройның бүгенге хәле ничек? (Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел, әмма ул авырлыкларга түзәргә күнеккән, моның өчен бик аптырамый.)

  • "Зират" сүзе шигырьгә ни өчен килеп кергән? (Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә.)

  • "Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!" - дип ни өчен борчыла?( Бу сорауга җавап эзләп, болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора.)

  • Лирик герой автор белән тәңгәл киләме? Х.Туфан биографиясен өйрәнгәч, бу шигырь аның үзе турында дип әйтеп буламы? (Бу шигырь тоткынлыкка эләккән шәхеснең драматик кичерешләрен чагылдыра.)

  • Шигырьнең темасын билгеләгез. (Тоткынның авыр язмышы.)

  • Хәсән Туфанның бу шигыренә язылган җырны Интернет челтәреннән табып тыңлагыз.

6. Дәреслектән 23 - 24 нче биттәге 1 -8 нче биремнәр телдән эшләнелә

7. Эш дәфтәрендә 5,9 нчы биремнәр язмача эшләнә.

III. Рефлексив бәяләү

  • Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Туган илдән читкә киткәч, нинди хисләр били?

  • Автор туган җирне сагыну хисен нинди шигъри сурәтләр аша тасвирлый?

  • "Агыла да болыт агыла" тезмәсе, болыт, яңгыр, зират, юл образы турында ниләр әйтә аласыз?

Бәяләү.

  • Үзеңә һәм иптәшләреңә нинди билгеләр куяр идең?

Билгеләр куела.

Өй эше:

а) шигырьне сәнгатьле укырга;

ә) ике строфаны ятлагыз;

б) эш дәфтәрендәге 3 нче биремне эшләргә

































Укытучы өчен өстәмә материал

...1905 елгы революциягә кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән йөргән. Әти-әнисе кушкан исем-Хизбулла.

Белем алырга теләге зур булса да,мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә "тормыш арбасына" җигелергә мәҗбур итә. 1914 елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә (әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч, абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы "Галия" мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. Х.Туфан белән бер сыйныфта киләчәктә күренекле әдипләр булачак Сәйфи Кудаш һәм казакъ Баембәт Майлин да укыйлар. Мәдрәсәдә әдәбиятны аларга Г.Ибраһимов укыта. Ул вакытта инде танылган әдип, Х.Туфанның 1916 елда язган "Йолдызлар" исемле беренче әсәренә бәя биреп, аның туфандай кисиякен өермәле,үзенчәлекле булуын әйтә. ( Берничә елдан әлеге "туфан" сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) "Галия" мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. 1917 елның Февраль һәм Октябрь революцияләрензаводта каршылый.

1934 елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салигаскәровага өйләнә. Тиздән аларның кызлары туа. Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Матбугатта аның иҗаты турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басыла. Аерым алганда, "Ант" (1935) поэмасы контрреволюцион рухтагы әсәр дип бәяләнә. 1937 елны Х.Туфанны язучылар берлегеннән чыгаралар, ә 1940 елның 18 ноябрендә " советларга каршы милли оешмада катнашкан" дигән нахак гаеп белән кулга алалар. Бу вакытта аның кызына 4 яшь, ә улына 4 ай була. 1942 елның 7 мартында булган суд Х.Туфанны атарга хөкем итә. Тиздән, 21 мартта, СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үлем карарын 10 елга лагерьга җибәрү һәм тагын 5 ел сәяси хокуклардан мәхрүм ителү белән алыштыра.

Төрмә-лагерьларда утырганда да Х.Туфан ил язмышы турында уйлана, үзенең гаепсезлеген исбатлау юлларын эзли. Әмма шагыйрьнең үтенечләре, башкаларныкы кебек үк, җавапсыз кала. 1950 елны Х.Туфанның лагерь срогы тула. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, аны Новосибирск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Ул анда терлекче булып эшли. Кышын фермада,ә җәйләрен көтү көтә. Монда шагыйрьгә язу өчен мөмкинлекләр арта. Буш вакыты булу белән, ул иҗат эшенә керешә, үзенең сагыш белән тулы лирик әсәрләрен яза.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал