7


  • Учителю
  • Конспект урока по теме 'Дополнение' 8 класс

Конспект урока по теме 'Дополнение' 8 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Тәмамлык турында төшенчә".

Максат:

-Тәмамлык җөмлә кисәге турында төшенчә формалаштыру, яңа теоритик белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәсен үстерү.

-Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

-Җаваплылык, дисциплина, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе тәрбияләү.

Тибы: Кереш дәрес

Методы: презентация карау, әңгәмә, төркем белән эш,, тестлар чишү, дәреслек белән эш, индивидуаль мөстәкыйль эш, рәсем буенча иҗади язма эш, иҗади диктант.

Җиһазлау: дәреслекләр - Б.М.Мифтахов, Г.М.Сөнгатов "Татар теле 7", Ф.С, Сафиуллина, С.М. Ибраһимов "Татар теле 7", Н.В.Максимов "Татар теленнән тестлар", компьютер презентациясе -"Тәмамлык турында төшенчә", карточкалар, тест, пейзажлы рәсемнәр, сурәтле карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

-Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән тәмамлык дип аталган иярчен җөмлә кисәген өйрәнербез. Шулай ук әлеге яңа тема буенча күнегүләр, биремнәр башкарырбыз, иҗади характердагы эшләр үтәрбез, тест чишәрбез. Гомумән, фикерләү сәләтен үстерү өчен, яңа материалны практикада куллану буенча төрле биремнәр башкарырбыз.

Дәресне кыска гына әңгәмәдән башлыйк.

II. Үткән материалны ныгыту :

Якынча әңгәмә сораулары

- Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? ( баш һәм иярчен кисәкләр)

- Җөмләнең баш кисәкләренә нәрсәләр керә, алар җөмләдә нинди функция үтиләр? ( Баш кисәкләр - ия һәм аергыч, алар җөмлә төзиләр, җөмләнең үзәген тәшкил итәләр)

- Ә иярчен кисәкләр ничәү? Алар нинди бурыч башкара? ( иярчен кисәкләр 4-әү: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч. Алар җәмләне тулыландыра)

- Әйдәгез аергычны искә төшерик. Сез әлеге иярчен кисәк турында ниләр беләсез? (Укучылар аергычка җбилгеләмә бирәләр, аның ничек белдерелүе хакында сөйлиләр, аерылмыш белән бәйләнешен күрсәтәләр)

Укытучы: Әйе, дөрес, балалар. Хәзер әйдәгез без өйрәнгән җөмлә кисәкләре буенча белемнәребезне төркем белән башкара торган эштә сыныйк.

III. Яңа материал өстендә эш :

1.Төркемнәрдә эш

Мини текстны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

1 төркем. Салкын кыш килде. Карлы бураннар башланды. Якты көннәр кыскарды. Ә айлы төннәр озайды. Кыш матур.

2 төркем. Ямьле җәй башланды. Җылы көннәр килде. Якты кояш кыздыра. Зәңгәрсу болытлар йөзә. Җәй айлары гүзәл.

3 төркем. Сары көз килеп җитте. Елак яңгырлар башланды. Һава торышы начарланды. Салкын җилләр исә. Рәхимсез крыау төшә. Көз күңелсез.

// Контроль: 3 минуттан соң, һәр төркем үз тектсы буенча җавап бирә.

-Укытучы: Әйбәт, бик яхшы башкардыгыз. Дәресебезне алга таба дәвам итик. Бүген яңа иярчен кисәк - тәмамлык турында сөйләшербез дидек. Башлангычта истә калганнарны барлыйк әле: сез әлеге җөмлә кисәге хакында ниләр беләсез? (Укучыларны якынча җаваплары тыңлана)

-Укытучы: Яхшы. Әлеге Җөмлә кисәге турында күбрәк белер өчен презентация белән танышыйк.

2."Тәмамлык турында төшенчә" презентациясен карау.

Укытучы. Хәзер дәреслектә бирелгән кагыйдәләр белән танышыйк.

3.Дәреслек белән эш.

-Укытучы: Хәзер дәреслектән бер күнегү башкарып үтик. 68 нче күнегүдә кара хәрефләр белән бирелгән тәмамлыкларга сораулар куеп, ничек белдерелүен күрсәтергә, җөмләдә кайсы кисәкне ачклавын билгеләргә.

4.Дәреслектә күнегү башкару.

-Укытучы. Мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкада тәмамлыкларны табып билгеләргә кирәк булачак.

5.Карточка буенча индивидуаль дифференциаль эш

Карточкалар:

а)Сәләтлеләр өчен

1.Иркен кырлар акка төренгән. Болыннарны кар юрганы каплаган.

2.Балыклар суда күңелле итеп уйный. Эреләрен чиләккә сала барам.

3.Әнис белән басуны урап кайттык. Игенчеләр тарфыннан уңыш җыеп алынган.

б)Яхшы үзләштерүчеләргә

1.Кышкы агачларга кар яткан. Яшел чыршы горурлыгын саклый белә.

2. Куакларда соңгы җимешләр калган. Суык песнәкләрне куркытмый. 3.Ятимнәргә мәрхәмәтле булыйк. Бишкә бишне кушу җиңел.

в)"3" ле билгесенә

1.Мин апамны яратам. Аңа хат килде.

2.Мөнирә белән дуслаштым. Кәгазьгә языгыз.

3.Кышка сокланыгыз. Әтидән үрнәк алам.

Берничә укучының карточка буенча җаваплары тикшерелә ( сайланма рәвештә)

Укытучы. Мин сезгә яңа тема буенча иҗади эш тәкъдим итәм. Сезгә тактадагы сюжетлы картинага нигезләнеп мини хикәя төзергә кирәк булачак. әмма хикәя төзегәндә җөмләләрегездә тәмамлыклар булуга да игътибар итәргә кирәк.

IV. Теманы ныгыту

1.Картина буенча иҗади эш.

/Берничә укучының хикәясе тыңлана.

-Укытучы: Инде, укучылар, тәнебезне, акылыбызны ял иттерик. (Музыка астында физик күнегүләр).

//Физкультминутка

-Укытучы: Хәзер, балалар, тәмамлыкларның ничек белдерелүен һәм нинди ысуллар белән ияртүче кисәккә иярүен искә төшереп үтик.

- тәмамлыклар нинди сүз төркеме белән белдереләләр? (исем, исем мәгънәсендәге башка сүз төркемнәре)

-Ияртүче кисәккә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? (килеш кушымчалары яки бәйлек, бәйлек сүзләр ярдәмендә)

2.-Укытучы: Киләсе эшчәнлегебез - "кирәклесен өстәп яз" дип атала. Димәк - иҗади диктант. Диктант барышында һәркем тексттагы җөмләләргә тәмамлыклар кертеп язарга тиеш.

Текст.

Мин дус. Хөрмәт итәм. Без ярдәм итәбез. Ул ярата. Алар кызыга. Сез дус булыгыз. Дуслык сынала.

// Берничә укучы язган текстын укый.

V. Рефлексия

Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Бүгенге дәрестә үзләштергән материалны ягез кабатлап үтик әле.

  • Тәмамлык нинди җөмлә кисәге?

  • Ул нинди сорауларга җавап бирә?

  • Тәмамлык нәрсәләр белән белдерелә?

  • Ияртүче кисәккә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

  • Дәреснең кайсы моменты сезгә авыр булды

VI. Өйгә эш:

Тәмамлык темасын өйрәнүне алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез. Хәзергә өйгә эш алыгыз:

1.Дәреслектәге кагыйдәләрне өйрәнергә.

2.69 нчы күнегүне башкарырга, мисалларны күчереп язу барышында тәмамлыкларның астына сызарга, җәя эчендә сорауларын күрсәтергә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал