7


  • Учителю
  • Публикация 'Тукай премиясе Лауреаты шагыйрә Клара Булатова'

Публикация 'Тукай премиясе Лауреаты шагыйрә Клара Булатова'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан - бәхет җырым син!

Гөлия Нәбиулла кызы ҖАМАЛИЕВА

милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары,

Әлмәт шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Күкрәгеңнән кара алтын аккан,

Илгә җырлар биргән урын син.

Беркая да китмим туган яктан,

Татарстан - бәхет җырым син!

Клара Булатова


«Әлмәт ягы җырга, моңга, югары һөнәри дәрәҗәдәге шагыйрьләргә, җырчы- композиторларга бай төбәк.

Безнең бүгенге бәйрәмебез шәһәребезнең йөзек кашы булган шагыйрәбез - Клара Гариф кызы Булатовага багышлана.

…1965-1969 елларда Клара Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы - лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Университетны тәмамлаганнан соң Клара Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.

Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгара. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган.

Клара Булатова- 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены» дип берсен - берсе уздырып, мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясый укучыларым.

Укучыларның чыгышларын игътибар белән һәм гаять дәрәҗәдә дулкынланып тыңлап утырган Клара ападан күземне алалмыйм. Әле кичә генә Клара апа белән якыннан танышкан идек кебек. Баксаң 30 ел тулып килә икән. 1985 ел, Клара апа җитәкчелегендә уздырыла торган шигърият бәйрәмнәренең берсендә, Әлмәт шәһәренең Горький исемендәге клубында, шагыйрәнең яттан укыган шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештем. Моңа кадәр китаплардан гына укып белгән шигырьләрне шагыйрәнең үзенә генә хас аһәң белән сөйләгәнен шундый ук дулкынлану белән тыңлаган идем. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез. Шул көннән алып Клара Булатова исемле якты Йолдыз шигърият күгендә яңа балкыш белән балкыды. Аның катнашында һәм ул үткәргән кичәләргә кешеләр бөтен дөньяларын онытып, гаиләләре белән бергәләп йөриләр иде. Олысы да, кечесе дә мөкиббән китеп, таң калып тыңлап, хисләнеп, моңланып утыра. Заллар шыгрым тулы, гөрләтеп кул чабулар, кат-кат сорап сәхнәгә чыгарулар. Бу, әлбәттә, бүген дә шулай. Бернәрсә дә үзгәрмәгән, без генә бераз үскәнбез дә, әзерәк олыгаеп барабыз, бугай. Ә Клара апаның иҗаты тагын да саллыланып, көчәеп, халыкның ихтирамын казанган. Иҗатын яратып, зурлап Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә берничә ел рәттән тәкъдим итәләр икән, бу инде моның ачык мисалы. 50дән артык китап авторы, халкым тормышын яктырткан иҗат җимешләре: шигырьләр, поэмалар һәм проза әсәрләре язган шагыйрә - укытучы моңа лаек.

Иҗатына кечкенә генә күзәтү ясыйм: туган илгә, җиргә, кешеләргә булган мәхәббәт, сөйгәненә, хезмәтенә тугрылык, намус белән яшәү, кешеләргә ярдәмчел булу һәм игелеклелек эшләү, туры сүзлелек. Бу сыйфатлар шагыйрәнең геройларына гына түгел, үзенә дә хас. Әйткән сүзендә тору, килешкәнчә һәм һәр эшне үз вакытында эшләү, киләчәк буын алдында җаваплылык тоеп яшәү - аның тормыш принцибы. Укучыларын да шуңа өнди, өндәп кенә дә калмый, аларны тәрбияли, үстерә.

Әйе, бүгенге көндә Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (һәм атказанган мәгариф хезмәткәре дисәк тә дөрес була) Клара Гариф кызы Булатова иҗатын балалар да, яшьләр дә, олылар да яратып укый, яттан өйрәнә, шигырьләренә көйләр яза. Һәм үзләре дә иҗатка тартыла.

Уйлап, барлап, санап утырам да: искитмәле ич, Клара Булатова белән очрашмаган балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, техникум, институт студентлары, укытучылар коллективы, язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорларында авыл хезмәтчәннәре калмагандыр, мөгаен. Әле, Әлмәт районы гына түгел, күрше Сарман, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама районнары да керә. Чөнки, кайда гына таралмаган, Клара апа күңелләренә иҗат очкыны салган укучылары. Хәзер инде шул укучыларның оныклары белән очрашуларга чакырып алалар, чиратка язылып, алдан хәбәрләшеп көтеп торалар.

«Кызыл каурыйлар»ны оештырып, никадәр яшь иҗатчыларга канат ярдырып, аларны ныгытучы да. Мәктәпләрдә укучыларга мәгърифәт нуры чәчеп лаеклы ялга чыккач, шәһәребездә ачылган муниципаль институтта тел һәм әдәбият укытучыларының мөгаллимәсе дә. Үзе ачкан «Җомга» тапшыруының ун ел дәвамында режиссеры да, алып баручысы да, монтажлаучысы да, оештыручысы да (сәләтле балаларны, талантлы шәхесләрне, әбиләрне, бәбиләрне, гади хезмәтчәннәрне, үз эшен яратып башкаручыларны телевизор экраны аша халыкка чыгаручы). Шәһәребездә татар телендә алып барылган телевизион тапшыруларның иң беренчесе ул, ә Клара Гариф кызы Булатова дәүләт телебезне саклау һәм хаклау үрнәге.

Мәдәният, мәгариф өлкәсендә үткәрелгән чаралар берсе дә Клара ападан башка узмый, берәр җитди сәбәп белән булалмаса, аны бар да юксына. Ел әйләнәсендә иҗат кешеләре белән очрашуларда, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә - һәркайда кадерле кунак һәм актив катнашучы, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова. Чын мәгънәсендә халык шагыйре, нинди генә милләт вәкиле булмасын, бар да аны якын итә, иҗатына хөрмәт белән баш ия.

Халкым гаме җыр булып,

Телемә күчкән җирем син,

ТАТАРСТАН! (Клара Булатова)

Соңгы бишьеллыкта елына икешәр китап бастырып чыгарган "Чичән" шагыйрәбезнең шигырьләрендә ватанпәрвәрлек тагын да көчле, җитлегеп яңгырый:

...

Татар иле!

Балаларың бүген

Тугрылыкта сиңа ант итә.

Безнең рухта бүген яшәп килә

Сөембикә атлы ханбикә. ("Сөембикә" шигырендә).


Дөньяны иңләп буйлаган

Юлларны кичеп тә, син

Татарлар турында яман,

Начар сүз ишетмәссең.


Аларның асыл сыйфаты

Кешегә уртак, бөек.

Әйтерләр,

"тыйнак" диярләр,

Әйтмәсләр "куркак" диеп.


"Ул телсез, моңсыз" димәсләр

Тукайны ишеткәннәр,

"Эшсез, булдыксыз" димәсләр

Уңганны иш иткәннәр.

"Кунакчыл", "Матур" диярләр

Илемне күргәннәре.

"Үлемсез", "Батыр" диярләр

Җәлилне белгәннәре.


Тарихны өйрән, Дөнья гиз,

Юлда йөр, ничек тә син!

Юк, минем халкым турында

Начар сүз ишетмәссең! ("Тарихны өйрән!" шигырендә)


25 ел шәһәрдән авылга, 35 елдан артык авылдан шәһәргә йөреп укыткан мөгаллимә - шагыйрә иҗатында туган телгә, илгә, халкына булган мәхәббәт таң калырлык.


... Ялгышмыйм, хезмәт юлымда

Туган тел терәк дисәм:

Тел яшәсә - милләт исән,

Милләт сауда - тел исән! ("Бишек җыры гына түгел" шигыре)


Бу дөньяда

Яшәү яме өчен

Күпме көч куюын кешенең

Үз иңнәрем белән татыдым мин,

Үз йөрәгем белән кичердем.

...Тормыш матур,

Аның матур торуын

Тели халык бөтен җир белән.

Тыныч көннең нинди кыйммәт булуын

Беләсеңме?

Ә мин, мин беләм! ("Күрдеңме син" шигыре)

...Мин кулыма утлы корал алмам

Мылтык тотмам, тотмам кылыч та.

Мин - шагыйрә, мин тик җырлар язам,

Җир яшәсен өчен тынычта... ("Мин - шагыйрә" шигыре).


...Әҗерен генә бирик тә

Кадерен генә белик.

Кадерләп, сөеп үз җирен,

Кем яши эше белән -

Безнең як куйган көчеңне

Кайтара бише белән. ("Туган як" шигыре)


Кан кардәшләребез керәшеннәрне зурлап, балачакта кичергән хатирәләрне саклап, аларга рәхмәт юллап язылган иҗаты җыр булып күңелләргә уела, күз яшьләрен керфекләргә элә:


...Сугыштан соңгы елларда,

Ачлы-туклы чорларда,

Кеше җаны җылылыгын

Күпме җыйдым мин анда.

...Матур бәйрәм булып тусын

Һәр таң аткан көннәре.

Бәйрәмнәрдә бәйге тотсын

Үз керәшен көйләре:

"Ләкеләрдә җиде күпер,

Күпер саен бәкеләр"...

Үзе үстергән шагыйрәсен

Хәтерлиме Ләкеләр?

Ә мин, кайчан күзем йомылып,

Бу тәнем гүргә иңәр -

Шунда гына, бәлки, сезне

Оныта алырмын, Ләкеләр! ("Ләкелеләргә" шигыре).


Якташыбыз Гәрәй Рәхим "Келәү" китабына язган кереш сүзендә шагыйрә иҗатына бик дөрес һәм төгәл бәя бирә: "Мин Клара Булатованың бу китапка тупланган әсәрләрен халкыбызга, тормышка, яшәешкә изге теләкләре дип кабул иттем. Шагыйрә үзенең халыкчан, үзенчәлекле, кешелекле шигырьләре, керәшеннәр тормышына багышланган повесте белән якты дөньяга, дус-ишләренә изге теләк тели - келәү итә!..."


Мин халыкның бәйрәмнәрен барлыйм:

Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,

Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,

Табигатькә, җиргә бәйлиләр. ("Бәйрәмнәрне барлыйм" шигыре)


Олылар биргән үгеткә

Без колак сала идек,

Яшәүнең яхшы - яманын

Аера ала идек.

Мөселман - христианын

Аера белми идек.

"Бер Алла балалары" дип,

Тәүфыйклы йөри идек. ("Мин балачактан хәтерлим" шигыре)


...Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек

Керәшеннең асыл үрнәге -

Моңлы җанда мәкер, явызлык юк,

Җыр тулы бит аның йөрәге. ("Җыр тулы бит аның йөрәге" шигыре)


"Сәяхәтнамәләр" китабындагы шигырьләре дә туган якны сагыну, горурлану хисләре белән сугарылган:

...Ә туган як - ул диңгезсез иде,

Кыр - басулар диңгездәй киң иде,

Кайда гына йөрмик, шул якларда

Сагынуыбыз диңгезгә тиң иде.

Диңгездә гөжли акчарлаклар,

Бездә гөрли әнә күгәрченнәр.

Акчарлаклар күчкән җирдәгеләр

Безнең яктан әле көнләшерләр. ("Безнең яктан әле көнләшерләр" шигыре)


Туган ягында, үз илендә бәхет тапкан шагыйрә - халкымның чая, батыр кызы үз фикерен "Башта бер көй йөри" шигырендә ачык итеп, өзеп әйтә:

Көнне төнгә ялгый - ялгый эшләдек без,

Арганда да зарлануны белмәдек.

Туган илне ташлап чыгып китмәдек без,

Җиңел яшәү юлы эзләп йөрмәдек.

Күңелләрдә чиста дуслык хисе иде,

Беркемгә дә беркем ташлар атмады.

Бер байракка табынулар көчле иде,

Бер аяктан бер җыр белән атладык.

Нигә бүген бөтенесен җимерергә?

Ник таптарга бар тарихын буынның?

Безнең буын - гадел хезмәт иткән буын -

Ышаналмый хаклыгына бу юлның.

Бар тарихның астын өскә китерүдән

Ни алырбыз, ни табарбыз, илдәшләр?

Айнымасак дәррәү кубып бәрелүләрдән,

Иминлекне күктән төшеп бирмәсләр...

Әлеге шигырь юллары көн үзәгендә торган мәсьәләләргә аваздаш һәм барыбызны да яхшыдан үрнәк, яманнан гыйбрәт алып яшәргә чакыра.


"Кабатлау - белемнең анасы" -

Күптәннән галимнәр телендә.

Кешелек!

Кабатла, кабатла

Үзеңә кирәген бүген дә!

Яз көне чәчүне кабатла,

Кабатла көз уңыш җыюны,

Тик, зинһар кабатлап яңартма

Сугышны -

Җирдә кан коюны. ("Кабатлап яңартма Сугышны"шигыре)

Сугыш чоры баласының, ир хатыны, әни, әби кешенең җан авазы бу! Кешеләр ишетик, аң булыйк, ут - күз белән сак булыйк.























Кулланылган әдәбият исемлеге


  1. К.Булатова. Гел кояшка карап. 1981. Казан. Татарстан китап нәшрияты.

  2. К. Булатова. Хәтер тәрәзәләре.1989. Казан. Татарстан китап нәшрияты.

  3. К. Булатова. Миләш кагы.1991. Казан. Татарстан китап нәшрияты

  4. К. Булатова. Келәү. 2011. Казан.

  5. К. Булатова. Сәяхәтнамәләр.2013. Казан. Татарстан китап нәшрияты.

  6. К.Булатова. Күрдеңме син. 2014. Казан. Татарстан китап нәшрияты.

  7. Мәйдан журналы.2006. Казан










 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал