7


  • Учителю
  • Авторская программа по татарскому языку

Авторская программа по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әлмәт шәһәре 13енче урта гомуми белем бирү мәктәбе

























"9 ынчы сыйныф укучыларын татар теленнән Дәүләт Йомгаклау аттестациясенә әзерләү"

темасына

АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ









(Авторская программа на тему

«Подготовка учащихся 9 класса к ОГЭ по татарскому языку»)

























Укытучы:Гарипова А.Ш.









Аңлатма язуы

Курс 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә багышланган. Программа татар телен укыту стандартларының максатлары нигезендә төзелгән, укучыларның орфография, лексика, сүз төзелеше, морфология , синтаксис, пунктуация буенча булган белемнәренең ничек үзләштерүләрен бәяләүне үз эченә ала.

Инша һәм изложение язу текстны комплекслы анализлау эшен камилләштерүгә юнәлтелгән.

Тестлар белән эш һәрбер теманы гомумиләштереп кабатлау өчен төзелгән. Кабатлау материаллары катлаулана бару принцибына нигезләнгән.

</ Программада бланкларны дөрес тутыруга карата да эш алып барыла.

Программаның максаты:

Укучыларны татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыруга әзерләү.

Программаның бурычлары:

  1. Текстны комплекслы анализлау күнекмәләрен булдыру.

  2. Инша һәм изложение язу күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Татар теле буенча алган белемнәрне комплекслы файдалану күнекмәләрен формалаштыру (мәктәп программасы кысаларында).

Формалары һәм вакыты

Программа 35 сәгатькә каралган (17 сәгать - теория, 17 сәгать - гамәли укулар). Укучыларның яше - 15 - 16 яшь.





Көтелгән нәтиҗәләр

Татар теленнән имтихан тапшыру укучылардан түбәндәге күнекмәләр булуны таләп итәчәк:

  • тел һәм сөйләм төрләрен классификацияләү, активлаштыру;

  • текстны дөрес эшкәртү алымнарын файдалану;

  • дөрес, камил сөйләм төзүгә ирешү;

  • язма сөйләмне дөрес төзүне, куйган максатларга ирешүне бәяләү;

  • сөйләм үзконтролен булдыру.

Программаны өйрәнгәннән соң, укучылар татар теленнән имтиханны уңышлы тапшырачаклар.

Бу программаның уңышлы үзләштерелүе өстәмә укуларның дөрес оештырылуына бәйле. Алар дәрес формалары белән бәйләп алып барганда укучыларда кызыксыну уятачак.

Программаны үзләштерү нәтиҗәләрен тикшерү формалары:

  • татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү җыентыгы буенча кабатлау имтиханы үткәрү;

  • өйрәнгән материал буенча тест эше үткәрү;

  • кыска изложение язу;

  • аерым бер темага инша язу.

Кереш (2 сәгать)

Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары. Бланкларны дөрес тутыруга биремнәр эшләү.

































I бүлек.

Изложение (6 сәгать)

Укучыларның сөйләм телен үстерү: гамәли грамотлылыкны үзләштерү, өйрәнгән материалны кабатлау, булган белемнәрне ныгыту, эзлекле сөйләм булдыру күнекмәләрен камилләштерү.

  1. Текст билгеләрен, характеристикасын билгеләү. Текстның темасы, проблемасы, формалаштыру.

Гамәли эш № 1.

Композиция, текстның логик һәм грамматик структурасы.

Микротема турында төшенчә. Микротема һәм кызыл юл төзелешенең тәңгәллеге.

Кызыл юлны тыныш билгесе итеп карау.

Тексттагы төп һәм өстәмә мәгълүмат. Яңа мәгълүмат чикләре һәм аларны билгели белү.

Текстны кыскарту алымнары: грамматик, логик, синтаксик.

Гамәли эш № 2 - изложение язу.

II бүлек. Лексика (3 сәгать)

Лексика буенча күнегүләр. Бу эш сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү, күпмәгънәле сүзләрне аера белү, синонимнарны алыштыру принцибын куллану, укучыларның сүзлек запасын баетуны үз эченә ала. Махсус күнегүләр эшләү сөйләм теленең сәнгатьле икәнен, текстны анализлаганда моның мөһим булуын укучыларга җиткерергә булышлык итә.

Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теле лексикасы. Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

Гамәли эш № 3.





III бүлек. Орфография һәм синтаксис. (13 сәгать)

Программа кайбер тел күренешләрен анализлау, синтаксик берәмлекләрне таный белүне (җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре), текстны аңларга булышучы кушма җөмлә төзелешен өйрәнүне үз эченә ала.

Моннан тыш һәрбер дәрестә орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрне ныгыту эше дә алып барыла. Төрле күнегүләр эшләү барышында, 9 нчы сыйныф укучылары тексттан орфография кагыйдәләрен кабатлауга төгәл мисаллар табарга өйрәнәләр. Бу эш аларга ДЙАның В биремен үтәгәндә кирәк булачак.

Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер - берсенә бәйләнеше.

Гамәли эш № 4.

Сүз тамыры. Орфограммалар.

Гамәли эш №5.

Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Бер составлы җөмләләр.

Гамәли эш № 6.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Гади җөмлә.

Гамәли эш № 7.

Морфология. Аерымланган кисәкләр. Катлауландырылган гади җөмлә.

Гамәли эш № 8.

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

Гамәли эш № 9.

Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр.

Гамәли эш № 10.

Күп тезмәле кушма җөмлә. Күп иярченле кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмлә.

Гамәли эш № 11.

Сүзләрнең ясалышы. Ясалма, кушма, тезмә парлы сүзләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм тыныш билгеләре.

Гамәли эш № 12.

Кушымчаларның дөрес язылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Гамәли эш № 13.

Туры сөйләм. Кыек сөйләм. Диалог. Цитата.

Мөстәкыйль эш № 1





IV бүлек. Инша (10 сәгать)

Инша турында аңлатма. Иншаны бәяләү критерийлары. Текстның темасы, уе, проблемасы.

Гамәли эш № 14.

Автор позициясе. Үзпозиция. Дәлилләр туплау.

Гамәли эш № 15.

Иншаның композициясе (тезис, дәлилләр, нәтиҗә). Башлам һәм бетем өлешләрен оештыру.

Язылган иншаны анализлау. Хаталарны төркемләү.

Гамәли № 16.

















9 нчы сыйныфларда татар теленнән Дәүләт йомгак аттестациясенә әзерлек буенча календарь - тематик планБүлек саны

Дәрес саны

Дәрес темасы

Сәгать саны

Эчтәлеге

Үткәрү вакыты

1

1

Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары

1

Курсның максатлары һәм бурычлары. Имтихан материалларының эчтәлеге белән танышу

2.09

2

Бланкларны дөрес тутыруга биремнәр эшләү

1

Бланкларны дөрес тутыруга күнегүләр эшләү.

1 нче бланкны тутыру

Җавап бланкларын тутыру.

9.09

2

3

Текст билгеләрен, характеристикасын билгеләү. Текстның темасы, проблемасы, формалаштыру.

Гамәли эш № 1.

1

Изложение язуга таләпләр.

Бирелгән текст буенча изложение язуга таләпләр.

Укучыларның эшләрен анализлау: эчтәлеген,стилистик хаталарны, сөйләм кимчелекләрен, кызыл юл төгәлсезлекләрен, грамматик, орфографик, синтаксик хаталарны төзәтү.

16.09

4

Композиция, текстның логик һәм грамматик структурасы.

1

23.09

5

Микротема турында төшенчә. Микротема һәм кызыл юл төзелешенең тәңгәллеге.

1

30.09

6

Тексттагы төп һәм өстәмә мәгълүмат. Яңа мәгълүмат чикләре һәм аларны билгели белү.

Текстны кыскарту алымнары: грамматик, логик, синтаксик.

1

7.10

7-8

Гамәли эш № 2

2

14.10

21.10

3

9

Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теле лексикасы.

1

Лексика буенча күнегүләр. Бу эш сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү, күпмәгънәле сүзләрне аера белү, синонимнарны алыштыру принцибын куллану, укучыларның сүзлек запасын баетуны үз эченә ала. Махсус күнегүләр эшләү сөйләм теленең сәнгатьле икәнен, текстны анализлаганда моның мөһим булуын укучыларга җиткерү. Махсус күнегүләр ярдәмендә бирелгән текстны дөрес, матур анализлау эшен оештыру

28.10

10

Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

1

11.11

11

Гамәли эш № 3

1

18.11

4

12

Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер-берсенә бәйләнеше

1

Кайбер тел күренешләрен анализлау, синтаксик берәмлекләрне таный белүне (җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре), текстны аңларга булышучы кушма җөмлә төзелешен өйрәнүне махсус күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

Дәрестә орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрне камилләштерү. Төрле күнегүләр эшләү барышында, 9 нчы сыйныф укучыларын тексттан орфография кагыйдәләрен кабатлауга төгәл мисаллар табарга өйрәтү. Бу эш ярдәмендә аларга ДЙАның В биремен үтәүгә булышлык итү



25.11

13

Сүз тамыры. Орфограммалар.

Гамәли эш №5.

1

2.12

14

Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Бер составлы җөмләләр.

Гамәли эш № 6.

1

9.12

15

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.Гади җөмлә.

Гамәли эш № 7.

1

16.12

16

Морфология.

Аерымланган кисәкләр. Катлауландырылган гади җөмлә.

Гамәли эш № 8.

1

23.12

17

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

Гамәли эш № 9.

1

13.01

18

Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр.

Гамәли эш № 10.

1

20.01

19

Күп тезмәле кушма җөмлә. Күп иярченле кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмлә.

Гамәли эш № 11.

1

27.01

20

Сүзләрнең ясалышы. Ясалма, кушма, тезмә парлы сүзләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм тыныш билгеләре.

Гамәли эш № 12

1

3.02

21

Кушымчаларның дөрес язылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Гамәли эш № 13.

1

10.02

22

Туры сөйләм. Кыек сөйләм. Диалог. Цитата.

1

17.02

23

Кушма җөмләләр арасында бәйләүче чаралар

1

24.02

24

Мөстәкыйль эш № 1

1

2.03

5

25

Инша язу. Гамәли эш № 14

1

9.03

26 -27

Инша язу

2

16.03

23.03

28

Инша язу. Гамәли эш № 15

1

6.04

29

Инша язу. Гамәли эш № 16

1

13.04

30

Мөстәкыйль эш № 2

1

20.04

31-33

ДЙА биремнәрен эшләү

4

27.04

4.05

11.05

34

Имтихан нәтиҗәләре. Уку елы нәтиҗәләре. Үзлектән әзерләнү өчен киңәшләр

1

18.05

























































































































Кулланылган әдәбият

  1. "Мәгариф" журналлары

  2. "Мирас" журналлары

  3. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәттахова, Н.Г. Сазонова. Татар теленнән язма эшләр һәм тестлар // Тарих, 2010 нчы ел

  4. ВН. Максимов. Татар теленнән тестлар // Мәгариф, 2004.

  5. Х.С. Сәлимов. Татар теленнән 222 тест. - Алабуга, 2004.

  6. Татар теле һәм әдәбияты программалары. - Казан: 2010.

  7. Татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

  8. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.// "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

  9. Кушма җөмлә синтаксисыннан күнегүләр җыентыгы. - Алабуга, 2005

  10. Татар теленең фразеологик сүзлеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

  11. Татар теленең орфографик - орфоэпик сүзлеге// "Яңалиф" нәшрияты, 2004

  12. Х.Х. Сәлимов. Тел гыйлеме сүзлеге. - Алабуга, 2003.

  13. Ә.Ш.Юсупова, Г.Р. Мөгътәсимова, Г.Ә. Нәбиуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. Татар теле. 9 нчы сыйныф. Бердәм Республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. - Казан, "Гыйлем" нәшрияты, 2015.























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал