7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку на тему Исемнәрнең тартым белән төрләнеше (6 класс)

Открытый урок по татарскому языку на тему Исемнәрнең тартым белән төрләнеше (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яшел Үзән районы Васильево 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Шекаева Надия Фаяз кызы

Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Дәрес тибы: Белем күнекмәләрен камилләштерү

Дәрес максатлары:1) Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау һәм ныгыту;

2) фикерләү сәләтен үстерү;

3) укучыларны иҗади сөйләмгә тарту,телгә хөрмәт тәрбияләү.



Җиһазлау: дәреслек (К.С. Фәтхуллова "Татар теле)" , мультимедиа проекторы, экран, Р.С.Нурмухаметова "Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся"



Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты

Хәерле иртә,балалар!

-Хәерле иртә!

-Кәефләрегез әйбәтме?

-Әйе.

-"Көнне яхшы сүз белән башласаң,бөтен көнең яхшы үтәр"-диләр.

Әйдәгез әле,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, яхшы.

-Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, әйбәт.

-Ә хәзер бер-беребезгә комплиментлар әйтик.

-Олеся ,син бүген бик матур

-Коля , синең күлмәгең яңа.

-Гоша,син матур язасың.

-Ксюша,күлмәгең сиңа килешә.

-Рәхмәт,укучылар.Бик яхшы

Бүгенге сыйныфта кем дежур?

Яна: Бүген мин дежур.

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

- Бүген ничәсе?

- Унбишенче октябрь.дүшәмбе.

-Рәхмәт,утыр.

Фонетик күнегү.

Республикам, көн, кагыйдәсе, китабыгыз, гөлең, гөмбәләре, чишмәбез, чиләкләрендә, чаңгыгыз

II. Актуальләштерү

1. Аудирование:

-Укучылар, хәзер мин сезгә җөмләләр укыйм.Сез тыңлаган җөмләләрдән тартымлы исемнәрне язып барыгыз.

Минем гаиләм бар. Китабым яңа һәм чиста. Валяның компьютеры бар. Дәфтәрең чистамы? Каләмең бармы?

Укучылар:

-Гаиләм, китабым, компьютеры , дәфтәрең, каләмең.

-Дөрес.Укучылар, ә хәзер дәреслектәге күнегүләрне эшлибез.



III. Тема өстендә эшләү:



  1. Дәреслек белән эшләү: (Шул ук вакытта тактада да эшләү)

127 нче бит, 4 нче күнегү- төшеп калган тартым кушымчаларын әйтә баралар



  1. Тактада эшләү:

2 укучы республика ,бистә сүзләрен тартым белән төрләндерәләр



  1. Тәрҗемә итү . 126 нчы бит , 2 нче күнегү



4. Ситуатив күнегүләр башкару

-Полина купила новые тетеради.Похвалите её тетради.

-Полина,синең дәфтәрләрең яңа,матур



-Максим, попроси у Алеши ручку.

-Алеша, миңа ручка бир әле.



-Ксюша, попроси у продавщицы тетрадь.

-Миңа дәфтәр бирегез әле. Рәхмәт.

-Яхшы,укучылар. Биремне дөрес эшләдегез.





IV . Ныгыту:

  1. Хаталарны төзәтү

Дөресме- ялгышмы?



  1. Казан- борынгы шәһәр.

  2. Татарстанның башкаласы- Мәскәү шәһәре.

  3. Казансу елгасы ярында Кремль балкып тормый.

  4. Кремльдә Сөембикә манарасы, Президент сарае, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан.

  5. Кремль каршындагы мәйданда Габдулла Тукай һәйкәле бар.





  1. Коммуникатив күнегүләр башкару



Ребята,а теперь попробуйте сказать моя книга.

-Минем китабым.

-Дөрес.

-Алеша, а как скажешь твои гости?

-Синең кунакларың.

-Наташа, а теперь скажи моя книга без местоимения.

- Китабым.

--Дөрес.

-Саша,как сказать твои гости без местоимения?

-Кунакларың.

-Яхшы.

-Максим, скажи без местоимения его рука.

-Куллары.

-Дөрес.



  1. Карточкалар белән эш



Укучылар, без бүген дәрестә нинди теманы кабатладык? Нәтиҗә ясап карыйк әле.

-Ребята, вот видите, в отличие от русского языка в татарском языке принадлежности предмета кому-либо или чему-либо можно выразить с помощью окончаний. Эти окончания называются категория принадлежности (тартым кушымчалары).



V. Өй эше:



128 нче бит, 9 нчы күнегү. Написать по 3 примера

VI . Дәресне йомгаклау, билгеләр кую.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал