7


  • Учителю
  • 'Татар теле иленә сәяхәт' - конспект урока по татарскому языку в 3 классе

'Татар теле иленә сәяхәт' - конспект урока по татарскому языку в 3 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәрес тибы: кабатлау дәресе.Максатлар: -Укучыларның булган белемнәрен ныгыту, камилләштерү; -Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; -[к] һәм [къ] авазларын дөрес әйтүне ныгыту; -Уеннар ярдәмендә игътибарны коррекцияләү; -Сөйләм культурасы тәрбиял.
предварительный просмотр материала

Сыйныф: 3

Тема: Татар теле иленә сәяхәт.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

Максатлар:

  • Укучыларның булган белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

  • Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  • [к] һәм [къ] авазларын дөрес әйтүне ныгыту;

  • Уеннар ярдәмендә игътибарны коррекцияләү;

  • Сөйләм культурасы тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, уенчык (үрдәк), маскалар, карточкалар

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. (1 нче слайд)


- Исәнмесез, укучылар. Нинди матур көн! Әйдәгез әле, бер-беребез белән исәнләшик. (Укучылар бер-берсе белән өйрәнгән сүзләр белән исәнләшәләр)

- Бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.

- Укучылар безнең дәрескә тагын бер кунак килде. Бу нәрсә?

- Үрдәк. Ул сезнең исемнәрегезне белми. Әйдәгез, аның белән танышыйк һәм исәнләшик. (2 нче слайд)


- Укучылар, бүген мәктәпкә килгәндә сез аның белән (мәктәп) исәнләштегезме? Әйдәгез, бергәләшеп мәктәп белән исәнләшәбез.

"Исәнме, мәктәп!" җыры башкарыла. (3 нче слайд)


  1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

- Үткән дәресләрдә без сезнең белән йорт хайваннары һәм кошлары белән танышкан идек. Бүген шул сүзләрне актив сөйләмдә кулланырбыз.

- Фонетик күнегү.

- Ә хәзер [к] һәм [къ] авазларынның әйтелешен искә төшерербез. (4 нче слайд).

Бергәләшеп укыйбыз. (5-6 нчы слайдлар)

Кара карга Әкияттәге күлләр күк

Кунган карга. Бар бик матур зәңгәр күл.

Карга кунган Күл өстендә үрдәк йөзә

Ак карга. Бата, чума, калка ул.

К хәрефе ике аваз белдерә: [къ] - авазы калын әйтелешле сүзләрдә әйтелә, [к] - авазы нечкә әйтелешле сүзләрдә әйтелә.

  1. Үткән материалны актуальләштерү.

- Үрдәк безгә төрле биремнәр алып килгән.

1) Сүзләрне күплек санда әйтергә. ( 7-15 нче слайдлар)

Үрдәк - үрдәкләр сарык - сарыклар

Әтәч - әтәчләр сыер - сыерлар

Тавык - тавыклар ат - атлар

Кәҗә - кәҗәләр дуңгыз - дуңгызлар

- Нечкә әйтелешле сүзләрдә -ләр кушымчасы куела, калын әйтелешле сүзләрдә -лар кушымчасы куела.

2) Сүзләргә -лар\-ләр кушымчалары куегыз.( 16 нчы слайд)

Эт ...

Ат ...

Карандаш ...

Китап ...

Алма ...

Песи ...

3) "Артык сүзне тап" (карточкалар белән эш) (17-18 нче слайдлар)

- Песи, сыер, алма, дуңгыз, кәҗә;

- Китап, кәҗә, ручка, дәфтәр, көндәлек;

- Бүре, аю, куян, төлке, кәбестә;

- Сикерә, йөгерә, оча, үрдәк, йөзә.

  1. Физминутка (19 нчы слайд)


"Кечкенә үрдәкләр биюе" көенә хәрәкәтләнү.

  1. Кош һәм хайван балаларының атамаларын искә төшерү. (20-26 нчы слайдлар)

Үрдәк - бәбкә тавык - чеби

Сарык - бәрән сыер - бозау

Ат - колын кәҗә - бәти

Һәр хайванның һәм һәр кошның балаларының атамалары төрле була.

  1. Дәфтәрләрдә эш.

Укучыларның язу күнекмәләрен ныгыту максатыннан Үү хәрәфләрен һәм үрдәк сүзен язу. (27 нче слайд)


- Укучылар, ә сез минем турыда берәр әкият беләсезме?

- Әйе, "Сертотмас үрдәк" (28 нче слайд)


- Укытучы: Безнең балалар сиңа аны уйнап күрсәтерләр. Ә син кара.

7. "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү.

Автор:

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак - озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый - тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. "Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим" - дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Беркөнне...

Хуҗа йорт хайваннарын, кошларын җыя.

Хуҗа:

  • Мин утынга барам.

Өйдә юклыгымны беркемгә дә әйтмәгез. Этне дә үзем белән алам. Әйдә Акбай, киттек.

Бер төн кунгач җыелганнар.

Тавык : Ко-ко-ко-ко-ко. Хуҗа бүген дә кайтмаса, нишлибез?

Бәрән: - Бэ-э-э-э-э. Мин куркам

Әтәч: - Кикрикүк. Кемне хуҗа артыннан җибәрәбез?

Тавык: - Ко-ко-ко-ко-ко. Үрдәк! Син суда йөзәсең, күктә очасың, җирдә йөрисең. Син бар.

Әтәч: - Кикрикүк. Кая бардың, кемне эзләдең беркемгә дә сөйләмә!

Үрдәк: -Бак, бак, бак. Ярар, мин киттем.

Үрдәк урман буйлап бара, каршына керпе килә:

Керпе: Кая барасың болай?

Үрдәк: Бак, бак, бак. Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Керпе: Синең өең еракмы соң? Анда тычканнар, еланнар юкмы?

Үрдәк: Бак, бак, бак. Менә шушы сукмак туп - туры безнең өйгә алып бара.

Керпе: Мин усал түгел. Серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Сак бул. Серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса йортың тыныч булыр.

Керпе сукмак буйлап китә, ә үрдәк юлын дәвам итә.

Каршына куян йөгерә.

Куян: Әй, үрдәк!Көзге кебек матур күл булганда нишләп урманда йөрисең?

Үрдәк: Бак, бак, бак. Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.

Куян: Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк: Менә шушы сукмак туп - туры безнең өйгә алып бара.

Куян сукмак буйлап китә, ә үрдәк юлын дәвам итә.

Каршына бүре чыга.

Бүре: Әй, үрдәк! Куе урманда ялгызың ничек курыкмыйсың?

Үрдәк: Бак, бак, бак. Хуҗабыз утын кисәргә китте, этне дә алып китте. Йорт- җирне саклаучы юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.Син аларны күрмәдеңме?

Бүре: Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик уңайлы чак икән. Юк, аларны күрмәдем. Ә сезнең өегез кайда?

Үрдәк: Менә шушы сукмак туп - туры безнең өйгә алып бара.

Аланда аю йоклап ята.Үрдәк аны уята.

Үрдәк: Эт иярткән, балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю: Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. Юк күрмәдем.

Аю хуҗалыкка юл тота, үрдәк урман эченәрәк керә.

Аның каршына төлке килә

Үрдәк: Матур апакай, минем хуҗаны күрмәдеңме?

Төлке: Чибәркәй, күрдем мин аны, янында эте, билендә балтасы да бар иде. Әйдә күрсәтәм.

Төлке үрдәкне урман эченәрәк алып керә.

Төлке: Ах тәмле дә соң үрдәк ите.Хәзер авылга барам, берьюллы берничә үрдәк алып кайтам.

Автор:

Бер сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.

Үрдәк: Ай рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Ләкин минем сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Саубулыз балалар.

  1. Йомгаклау. Бүген дәрестә нәрсә эшләдек?

- Сүзләрнең күплек санын кабатладык;

-Артык сүзләрне таптык.

- Үү хәрефләрен, үрдәк сүзен яздык.

- "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштердек.

1) Билгеләр кую (29 нчы слайд)

2) Өй эше: йорт һәм кыргый хайваннарының һәм аларның балаларының исемнәрен кабатларга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал