7


  • Учителю
  • Татар теленнән Республика олимпиадасы биремнәре

Татар теленнән Республика олимпиадасы биремнәре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен

республика олимпиадасы биремнәре (2011-2012 нче уку елы)



10 нчы сыйныф



  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез.

Лесная сказка

Это и вправду было как в сказке. Кленовые листья повисали на нитках осенней паутины. Лес прощается с солнцем. А при прощании все бывает особенно ласково. Светлые зайчики играли на опавших листьях. Я выбрал зайчика покрупнее и накрыл плащом. Получилась мягкая постель. Присесть на такую постель после долгой ходьбы - одно удовольствие!

(В.Песков)



  1. Тел турында мәкаль-әйтемнәр языгыз.



III. Җөмләләрдәге сөйләм хаталарын төзәтегез.

  1. "Бадминтон уйнау процессында травма алу куркынычы да зур түгел", - дип аңлаталар. 2. Жокейның ничә кило булырга тиешлеге программкага языла. 3. Атлар яратуларын белдергәндә, уйнаклыйлар һәм тешләшәләр, тик авырттырып түгел. 4. Боз, су һәм су пары абсолют бер үк төрле молекулалардан торалар. 5. Җир өслегендәге кар катламының массасы 7500 млрд тоннадан да кимеми. 6. Очрашуда традицион сораулар да яңгырамый калмады. 7. Аяк киеме - мөһим пунктларның берсе. 8. Безнең әби-бабаларыбыз заманында итекне чаңгыга каешлап утыртканнар. 9. Авыл халкы "Ленин" исемендәге нәсел заводы ҖАКХда (җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы) хезмәт куя.

IV. Биш рәвеш һәм биш сыйфатны антоним парлары белән языгыз.



V. Хикәяне укыгыз. Аннан соң бирелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Кырмысканың суны кичүе

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. 4) Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле.

5) Көннең үзәге. 6) Кырмыска "халкы", гадәтенчә, җитди эш белән мәшгуль. 7) Җилкәләренә "бүрәнә", "кура" кебек һәртөрле төзү "материаллары" салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 8) Шуларның берсенә игътибарым юнәлде. 9) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. 10) Ләкин ул, эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 11) Менә ул кыяклы үлән арасындагы кечкенә "елга" каршына килеп туктады. 12) Авыр йөк белән бу "елга"ны ничек кичәргә? 13) Ул уңга барды, ләкин, кире борылып, яңадан үз сукмагына килде. 14) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 15) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 16) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге "елга" аркылы башын иде. 17) "Елга" бөгелгән кыяк астында калды, йөк белән кайтып килүче кырмыска кире чыкты да, "йөген" алып, кыяк очыннан "яр"га төшеп, үз сукмагына басты һәм ашыга-ашыга китеп барды.

(Г. Галиевтән)

1. Кайсы җөмләдә ирен гармониясе күзәтелгән ике сүз бар?

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

2. Кайсы җөмләдә ассимиляция күренеше булган сүз бар?

1) Ул уңга барды, ләкин кире борылып, яңадан үз сукмагына килде. 2) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 3) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 4) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге "елга" аркылы башын иде.

3. Сингармонизмга буйсынмаган сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. 2) Шуларның берсенә игътибарым юнәлде. 3) Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Менә ул кыяклы үлән арасындагы кечкенә "елга" каршына килеп туктады.

4. Алгы рәт сузыклары гына кергән сүзләрдән төзелгән җөмләне табыгыз.

1) Җилкәләренә "бүрәнә", "кура" кебек һәртөрле төзү "материаллары" салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 2) Кырмыска "халкы", гадәтенчә, җитди эш белән мәшгуль. 3) Көннең үзәге. 4) Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле.

5. Кайсы җөмләдә әйтелеше белән язылышы туры килмәгән 5 сүз бар?

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте.

6. Ике аваз кушылмасыннан торган хәрефләр иң күп кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 2) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 3) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге "елга" аркылы башын иде. 4) "Елга" бөгелгән кыяк астында калды, йөк белән кайтып килүче кырмыска кире чыкты да, "йөген" алып, кыяк очыннан "яр"га төшеп, үз сукмагына басты һәм ашыга-ашыга китеп барды.

7. Алынма сүзләр булган җөмләләрдән торган рәтне күрсәтегез.

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле. 2) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. Җилкәләренә "бүрәнә", "кура" кебек һәртөрле төзү "материаллары" салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 3) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

8. Тамыр+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән сүзләр рәтен билгеләгез.

1) болыннарда, тугайлыкларда; 2) көннең, үзәге; 3) төпләренә, җилкәләренә; 4) материаллары, бөҗәкләр.

9. 17 нче җөмләнең дөрес билгеләмәсен күрсәтегез.

1) иярченле кушма җөмлә; 2) тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмлә; 3) беренче ике җавап та дөрес; 4) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.



VI. Алдагы биремнәргә хикәядәге җөмләләрдән дөрес җавапларны табып языгыз.

1. 16 нчы җөмләдән бәйләгеч сүз төркемнәрен языгыз.

Җавап: .........

2. 7 нче җөмләдән бүлүче теркәгечләрне языгыз.

Җавап: .........

3. 2 нче җөмләдән асыл сыйфатның артыклык дәрҗәсен белдергән күләм-чама рәвешен языгыз.

Җавап: .........

4. Хикәядәге саннарның төркемчәләрен языгыз.

Җавап: .........

5. 17 нче җөмләдәге затланышсыз фигыльләрне языгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Җавап: .........

6. Хикәядәге 4 сыйфатның антонимнарын языгыз.

Җавап: .........

7. 4 нче, 17 нче җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне табып языгыз.

Җавап: .........

8. Тезүле бәйләнештәге сүзләр булган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.

Җавап: .........

9. 11 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатып языгыз.

Җавап: .........

10. Иярченле кушма җөмләнең номерын күрсәтегез, төрен билгеләгез.

Җавап: .........

11. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.

Җавап: .........

12. 3 нче җөмләдән иярүче сүзе дә, ияртүче сүзе дә исем булган дүрт сүзтезмәне языгыз.

Җавап: .........

13. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........

14. Да сүзенең көчәйтүче кисәкчә һәм тезүче (җыючы) теркәгеч буларак кулланылган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........

15. Аерымланган хәлләр булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........



VII. Хикәядә тыныш билгеләреннән өтерләр бар. Алар ни өчен куелган? Җавабыгызны хикәядәге җөмләләр белән раслагыз.

Өтер тагын нинди очракларда куелырга мөмкин? Фикерегезне мисаллар белән ныгытыгыз.

VIII. Билгеле булганча, кырмыскалар һәрвакыт хәрәкәттә, эштә. Нинди кешеләргә карата "ул кырмыска кебек" диләр? Үзегез яхшы белгән шундый бер кеше турында 6-8 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз.









3







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал