7


  • Учителю
  • Внеклассная работа Матур әдәбият

Внеклассная работа Матур әдәбият

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мәрданов Р.Ә.

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районының

«Урта Кирмән урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.



Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫ ҺӘМ МАТУР ӘДӘБИЯТ

Халыкның күп гасырлар дәвамында камилләшеп килгән һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән әхлакый Һәм эстетик норма-кагыйдәләре бар. Р. Фәхреддин тәрбияне үгет-нәсихәт, вәгазь уку итеп кенә карамый. Чын мәгънәсендә җәмгыятькә лаеклы, һәр өлкәдә мәгълүматлы, итәгатьле, гомумән алганда, эчке культурага ия шәхес үстерү өчен, тәрбиянең һәртөрле чаралар җыелмасын кулланырга кирәк, дип куя ул мәсьәләне.

Р.Фәхреддин әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны мәктәп, мәгърифәт белән генә чикләү дөрес булмас иде. Галим матур әдәбият әсәрләрендә кешеара, шәхесара мөнәсәбәтләргә, этика кагыйдәләренә, аларның җәмгыять тормышындагы роленә зур игътибар бирә. Бу - заман һәм чор ихтыяҗларына җавап бирердәй шәхес тәрбияләүнең аерылгысыз бер өлеше.

Хәзерге вакытта балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә мәхәббәт уяту, рухи яктан бай булган, физик яктан камил булган шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора.

Риза Фәхреддин тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге житмештән артык китап язылуын күрсәтергә мөмкин. Бу - "Гаилә" /Оренбург, 1902-1916/, "Нәсыйхәт I" /Малайлар очса. Казан-Уфа-Оренбург, 1903-1919/, "Нәсыйхәт " /Кызлар өчен. Казан-Оренбург, 1903-1913/, "Нәсыйхәт " /Зурлар өчен. Казан-Оренбург, 1898-1909/, "Тәрбияле хатын" /Казан-Оренбург, 1899-1910/, "Тәрбияле ата" /Казан, 1898/, "Тәрбияле бала" /Казан-Оренбург, 1898 -1914/, "Тәрбияле ана" /Казан, 1898 - 1909/, "Әдәбе тәгълим" / Оренбург-Казан. 1902-1908/, "Әһле гыяль" /"Кыз балалар вә хатыннар өчен, Оренбург, 1908-1910/. Октябрь инкыйлабына кадәрге барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылганнар һәм Ризаэддин бине Фәхреддиннең әлеге китаплары шул дәресләрдә кулланылганнар.

Р.Фәхреддин язып калдырган әдәп-әхлак кагыйдәләре җыелмасы бүгенге көндә дә үзенең кыйммәтен югалтмый. Хезмәтләр класс сәгатьләре, тел һәм әдәбият дәресләрендә, төрледән-төрле кичәләрдә кулланыла. Мәчет, мәдрәсә мөгаллимнәре, хәзрәтләрнең сөйләгән вәгазьләрендә дә Р.Фәхреддин әйткән алтын фикерләрне ишетергә туры килә.

Дәресләрдән тыш эшләрне оештырганда, Р.Фәхреддин язып калдырган әдәп-әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп, әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлак нормаларын булдыруны максат итеп куям. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләвемне дә искә алсам, мин бер максат белән ике юнәлешне тәңгәлләштерәм.

Бүген мәктәп укучыларына әхлак нормалары хакында сөйләп кенә төгәл нәтиҗәгә ирешеп булмый. Аларга тормышның үзеннән мисаллар, дәлилләр китереп, исбатлап күрсәтергә кирәк. Бу очракта безгә татар әдәбияты ярдәмгә килә. Матур әдәдбиятта язылган гыйбрәтле вакыйгалар безне уйландыра, ә шатлыклы мизгелләр сөендерә.

Еш кына татар телендә гөнаһсыз сабый сүзтезмәсе кулланыла. Бала дөньяга килгәндә әнә шундый саф була. Шуннан соң әти-әни баланы тәрбияли башлый. Нинди фактор йогынты ясый? Уңай булса, бала шатлана, ә киресенчә икән-тупаслык һәм дорфалык хөкем сөрә. Шуны онытмаска кирәк: чама хисе тиешле дәрәҗәдә булсын.

Бала дөнья турында беренче мәгълүматны гаиләдә ала. Ул уен белән генә яшәми, фикер йөртә, тирә-якка күз сала. Күп нәрсәне аңларга һәм белергә тырыша. Гаилә баланың көндәлек тормышын һәм хезмәтенең уңай тәҗрибәсен өйрәтүне, эшчәнлек, гадәтләр, мөнәсәбәтләрнең кабатланмас шәхси тәҗрибәсен туплауны тәэмин итәргә тиеш.Тәрбиянең уңышы аның нинди шәхесләрдән торуына, төзелешенә, мавыгулары, зәвыкларына, өлкәннәр арасында һәм өлкәннәр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле.

Тәрбия юнәлешендә беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Бу эштә ата-аналарга дөрес юл күрсәтүчеләр- балалар бакчасы тәрбиячеләре тора. Ә аннан соң мәктәп укытучылары, класс җитәкчеләре, өстәмә белем бирүче педагоглар, туган-тумачалар, күршеләр, әдәби әсәрләр һ.б.

Балалар бакчасына йөри башлаган сабыйга тәрбия ике тарафтан юнәлә. Беренчесе, ата-ана, икенчесе- тәрбияче. Тарафлар ике булса да, балага тәрбияви яктан тәэсир итү бер-берсен тулыландырып алып барыла. Алай булмаганда балада икеләнү барлыкка килә. Кемгә ышанырга? Я булмаса бала берьякны гына кабул итә. Я әни, я тәрбияче сүзе өстен. Мондый каршылыклар килеп тумасын өчен матур әдәбиятка мөрәҗәгать итсәң отышлы килеп чыга. Баланы орышып кына яхшы якка үзгәртеп булмый. "Кара әле, Расим, иптәшеңә шулай дәшәләрмени? Әнә Зәки абый Нури шигырендәге Саматның бер иптәше дә калмаган,"- дип тәрбияче баланы шигырь белән таныштыра. Бер караганда монда баланың бер гаебе юк. Өйдә сабыйның әти-әниләре башкаларны кушаматлар белән атап сөйләшә. Ә бала шуларны ишетеп үсә һәм иптәшләре арасында әти-әнинең бу гамәлен куллана. Бала башкаларга карата дустанә мөнәсәбәттә булсын өчен, әйтик, шул ук З. Нуриның "Телең шешәр", Ә Бикчәнтәеваның "Тәмле тел" хикәясе, яисә "Ни өчен колмак шалканга ике төрле сәлам биргән?" әкиятен кулланырга була. Мондый алымны бала мәктәп бусагасын атлап кереп, кулына өлгергәнлек таныклыгы алганга кадәр кулланырга була. Коры сүзгә караганда, матур әдәбият аша балага үгет-нәсыйхәт бирү үтемлерәк. Халкыбызның атаклы улы Р.Фәхреддиннең тәрбия турында алтын белән язарлык сүзен китерәм : "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы үзгәртә алмас".

Әдәби әсәрләр белән танышу класстан тыш эшләрдә дә актив алып барыла. Иң элек Р.Фәхреддиннең "Нәсыйхәт" китабыннан берәр теманы сайлап алабыз.Бу тема хакында укучыларга мөгаллим алдагы атнада таныштырган була.Шушы теманы яктырткан нинди әдәби әсәрләр укыганнары бар? Булмаса мөгаллим үзе тәкъдим итә. Әңгәмә буласы көнне билгели. Билгелән көн җиткәч, мөгаллим класс тактасына теманы, укучылар белән фикерләшәсе сорауларны яза. Сорауларга җавапларны укучылар үзләре укып килгән әсәрдән чыгып әйтәләр. Җаваплары әдәби әсәр ярдәмендә дәлилләнә, анализлана. Бу эштә классның һәр укучысы да катнашмаска мөмкин бит. Мондый очракларда укытучы, класс җитәкчесе шушы теманы яктырткан кыска күләмле берәр әдәби әсәрне әлеге укучылардан укыта. Укучылар белән бергәләшеп фикер алышалар.

Айгөл Әхмәтгалиеваның "Мин гашыйк булдым" китабын алыйк. Бу китапта язучының төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре һәм повесте тупланып бирелә. Аларда яшүсмерләрнең катлаулы, шул ук вакытта якты хыяллар белән өретелгән күңел дөньясы чагыла. әсәрләрне укыгач, тормыш матурлыгына гашыйк булып яшәү, күңел аклыгы һәм кичерә белүнең бәхеткә илтә торган якты юл булуына ышанасың.

Тәрбия дәресләрендә әлеге китапта басылган түбәндәге әдәби әсәрләрне кулланып була.Әсәрләр

Кеше әйберенә кагылмау, ярдәм кулы сузу

"Табыш" хикәясе

Начар гадәтләрнең башка кешеләргә тәэсире, кешелеклелек

"Кичер мине, әти!"

Дуслык, ярдәмләшү, олыларны олы итү, кичерә белү

"Кыргый"

Гаилә мәсьәләсе, бала тәрбиясе, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте.

"Минем әтинең кызы"

Һәр кешенең дөньяга карашы

"Көй"

Милләтебез тарихы

"Без ачасы серләр бар"

Байлык, гадилек, кешеләрнең үзара мөнәсәбете.

"Кызыл чәчәк, ал чәчәк"

Йомгаклап шуны әйтәм: кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә матур әдәбият чын мәгънәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Матур әдәбият кешеләрне фикер йөртергә, хыялланырга, иҗатка өйрәтәләр, башкаларның кайгы-шатлыкларын, рухи халәтләрен аңларга ярдәм итәләр. Кешенең гомуми культурасын үстерүдә сүз сәнгатенең роле зур.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал