7


  • Учителю
  • Конспект :Проектная работа Родной край Минем Алабугам

Конспект :Проектная работа Родной край Минем Алабугам

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4



(1-2сл) Минем Алабугам.

Минем туган җирем Татарстан республикасы. Мин Казанда яшим,әммә минем туган җирем Алабуга шәһәре. Мин шунда беренче тапкыр дөньяга аваз салдым,тәпи йөреп киттем, чишмә суын эчтем. Шуңа күрә дә мин туган ягым

Алабуганың тарихы белән кызыгам һәм өйрәнәм.

(3-4сл)

Алабуга Кама ягьни Чулман елгасы буенда урнашкан. Шәһәрдә 70 мең кеше яши.Бер мең җиде йөз җитмешенче елны Екатерина 2 боерыгы буенча Алабугага шәһәр статусы бирелде. Шул вакыттан бирле шәһәр Поволжьеның сәүдә үзәге иде.

(5-6сл)

Алабуга бик матур, борыңгы һәм тарихка бай шәһәр.Алабу-

галылар үзенең данлыклы кешеләре белән горурлана: Бөек рәссам Иван Иванович Шишкин бер мең сигез йөз утыз беренче елның унеченче январенда Алабуагада туды .Бер мең сигез йөз алтмыш беренче елның 8 мартына кадәр яшәп иҗат итә .Аннан соң ул яшәгән йортта музей ачылды. Бу йортта Шишкиннарның йорт җихазлары һәм рәссамның, егерме ике картинасы саклана .

(7-сл)

Беренче хатын-кыз офицер Надежда Дурова Алабугада яшәде. Аның һәйкәле һәм аңа багышланган йорт-музей Алабугада тора. Монда Надеҗда Дурованың тормышы һәм әдәби иҗаты ачык чагылган. Ватан сугышы герое, данлыклы кавалеритст -кыз официры Н.Дураваның утыз ел гөмере Алабугага белән бәйләнгән.

(8-сл)

Дурова узенең хыялын тормышка ашыра. Ләкин азатлык өчен түләү бик кыйммәткә төшә. Н.А. Дурова бик ялгыз була. Бердәнбер юанычы аның көндәлеге . Провинциаль

Алабугадагы тыныч тормыш Дуровада язучы талантын ача.

"Кавалерист-кыз язмалары" дигән китабын яза.Алексадр

Сириевич Пушкин бу китапка зур бәя бирә.

Музейда бик күп кызыклы экспонатлар,материаллар туп-

ланган. Тау битендә аның бик матур атка атланган һәйкәле

тора.(9-сл).

М.Цветаева бер мең сигез йөз туксан икенче елның 26 нчы сентябрендә Мәскәүдә туа. Бер мең тугыз йөз кырык беренче елның августында, улы Георий белән Алабуга шәһәренә эвакуацияләнә.10 гына көн яшәп кала,аның гөмере фаҗигале төстә өзелә.

Бөек шагыйрь Марина Цветаевага, бер мең тугыз йөз туксан икенче елда Алабуга шәһәрендә М.Цветаева исемендәге Хәйрия фонды әдәби музей оештыра.Соңгы көннәре үткән Хәтер йрты бар.Музейда күп томлы китаплары саклана. Ел саен илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән меңнәрчә туристлар М. Цветаева эзләре буйлап йөрергә Алабуга шәһәренә киләләр. Алабуга шулай итеп зур турестлык үзәгенә әверелә бара.

(10,11,12,13-сл)

Минем шәһәремне, чыннан да һәйкәлләр шәһәре дип атап була. Тагын Бөек табиб Бехтерев В.М., Стахеевлар музейлары һәм һәйкәлләре бар. Үзәк урамда баганага менгән хәбәрче егет,аңа шак катып карап торган почтальион кыз һәйкәле бар.Хәтер мемориалының мәңгелек утына гел чәчәкләр салынган була.

(14-сл)

Унынчы гасырда болгаларның корылмалары Шайтан каласы иде. Бу корылма элек бик зур иде. Аның майданы утыз мең квадрат иде. Корылма Кама елгасы буенда урнашкан. Шуңа күрә болгалар монда сәүдә эшләре алып барганнар. Унсигезенче гасырда бу корылма җимерелеп төште. Ике мең дә җиденче елны Шайтан каласының бер манарасын яңадан торгыздылар. Бүгенге көндә Шайтан каласы Алабуганың истәлекле урыны булып санала. Шәһәр музие да бик матур , бай, кызыклы.(15-16сл) Ачык һавадагы музейлр да кешене җәлеп итми калмый.



Алабуга нефтьчеләр шәһәре булып тора. Нефть промышленности " Прикамнефть " Татарстанда нефть җитештүре буенча алдагы урыннарны алып бара. Җиңел автомобиль җитештерү буенча "Елаз" заводы машиналар ясый. Көнкүреш техника заводы мясорубкалар, электрообогревателләр җитештерә. Азык төлек промышленносте Алабугада үсә. Консервалар, колбасалар, сөт продукцияләре һәм ипине бу шәһәрдә бик тәмле ясыйлар. Ике мең дә бишенче елны Алабугада ачык экономик зона ачылды.

Ике мең җиденче елда Алабуга шәһәре бер мең еллыгын билгеләп үтте. Мин Алабуга шәһәрен бик яратам. Алабугада булган чакта мин музейларга һәм Шайтан каласына бармыйчы калмыйм.Сез дә барыгыз Алабугага,үкенмәссез!



Үсә Алабуга,матурлана

Үткәненнән данлы бүгенгесе

Казаннан ул ике генә елга

Соңрак туган кадерле сеңлесе

Бертуганнар алар,апа-сеңел

Алабуга ,Казан каласы

Аерылмас кан кардәшләр алар

Бер атаның ике баласы. -диеп язган (Дибәҗә Каюмова)Алабуга язучысы.









Кулланылган чыганаклар:

Дмитрий Стахиев.1992ел.

Никольский.М. Биография Д.И.Стаеева

Шишкин И.В.История города Елабуги.1871г.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал