7


  • Учителю
  • 'Табигать-безнең язмышыбыз' темасына дәрес план-конспекты

'Табигать-безнең язмышыбыз' темасына дәрес план-конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар әдәбияты.

9 нчы сыйныф.

Тема: Табигать язмышы- безнең язмыш (И.Юзеевның "Гашыйклар тавы" әсәре буенча)

Максат: әсәргә нигезләнеп табигать кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне күрсәтү;

Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен камилләштерү;

Туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: 9 нчы сыйныф дәреслеге, И.Юзеев портреты, проектор, компьютер

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү.

Әсәрне вакыйгаларга бүлү һәм кыскача эчтәлеген искә төшерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы: укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән "Гашыйклар тавы" әсәрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Хәзер минем сезне әсәрнең язылу тарихы белән таныштырып китәсем килә. Әсәрнең сюжетын автор чынбарлыктан алган. Вакыйга аның туган якларында-Башкортстанда бара. Автор Себергә баргач, Сәет Зилаеровның прототибы белән, ә туган якларына кайткач, Мөнирәнең прототибы белән таныша. Һәм аларның язмышын әсәргә нигез итеп ала.

- Әсәргә эпиграф итеп автор нәрсә алган? (Риваять) (пр.)

- Ә риваять жанры нәрсә соң ул? (пр.)

язмада тыңланыла.

- Бу риваять нәрсә турында? (Аучы үрдәкне ата, матурлык бетә)

Укытучы: Әйдәгез, хәзер әсәргә әйләнеп кайтыйк әле. Мөнирә белән Сәетнең язмышы ничек була?

- Алар кайда очрашалар? (Алар урманда очрашалар.)

- Сәет урман турында ничек искә төшерә. Китаптан табып укыгыз.

Укытучы: Ә гашыйклар тавында алар вәгъдәләшәләр. Әсәрдә бу тау ничек итеп сурәтләнә. Китаптан табып укыгыз.

Укытучы: Безнең геройлар да Гашыйклар тавында, матур табигать кочагында вәгъдәләшәләр. Аларның тормышы матур булыр кебек. Ә алар бергә була алмыйлар. Ни өчен? (Сәет бу күлдә үрдәк ата.)

- Сәетнең язмышы алга таба ничек була? (Ул бәхетсез)

Укытучы: Әйе, табигатьне, матурлыкны югалтучы беренче булып Сәет тора. Һәм бу аңа бәхетсезлек китерә. Ул үзенең якыннарына да бәхетсезлек алып килә.

- Ә Мөнирәнең язмышы ничек була? (Ул табигатьне, элекке гореф-гадәтләрне саклый)

- Ә чынбарлыктагы Гашыйклар тавының язмышы ничек соң? Автор Таллыкүлгә килгәч, авылны таныймы? Ни өчен? Бу юлларны китаптан табып укыгыз.

Укытучы: Әйе, тау беткән, авыл югалган, авыр хәлдә. Ә шундый матурлык ни өчен югалган соң? ( Анда нефть эзлиләр, җирне актаралар)

- Гашыйклар тавының матурлыгы югалуның сәбәпчеләре кем? (Беренче чиратта Өмет, кешеләрнең комсызлыгы, эчкечелек)

- Өмет кем ул?

- Ни өчен Мөнирә улына Өмет дип иисем кушкан? (Мөнирә Сәет кайтыр дип өметләнә, улы табигатьне, Гашыйклар тавын саклаучы тбулыр дип өметләнә)

- Өмет Мөнирәнең өметен аклыймы? ( Соң булса да аңлый) (Өметнең сүзләре язмада тыңланыла)

Укытучы: Укучылар, менә без карап киттек. Шулай итеп, табигатьне кеше югалта. Бу әсәрдә дә без моны күрә алабыз. Ә хәзер төркемнәргә бүленеп бер эш эшлибез. (Укучылар төркемнәргә бүленә. Элекке һәм хәзерге авыл, Гашыйклар тавы табигатен чагыштыралар. Соңыннан тактага чыгып язалар) (пр.)

Элек Хәзер

Матур авыл ташландык өйләр

Мәһабәт зур тау зур булмаган тау

Куе матур урман сирәк агачлар

Сәламәт кешеләр авыру кешеләр

Шат тавышлар карга авазлары

Укытучы: Шулай булгач, укучылар, шушы матурлык үзгәрүгә кем гаепле? (Моңа кеше, аның ваемсызлыгы гаепле)

Нәтиҗә: табигатьнең, тауның, авылның үзгәрүенә кеше гаепле. (пр.)Сез моның белән килешәсезме?

Укытучы: Ә табигать нәрсә?

- Ә табигать нинди компонентлардан тора? (Җир, су, һава, урман һ.б.)

- Бу компонентлар безгә кирәкме?

- Бу компонентларның берсе югалса, кем күбрәк зыян күрә? (Кеше)

- Ни өчен?

- Шулай булгач, кеше үз-үзенә зыян сала. Кеше- табигать баласы. Ә кеше нинди булырга тиеш?

- Хәзерге вакытта кешеләр нинди?

- Ә Өмет нинди?

- Өмет киләчәктә әнисенең өметен аклар микән?

Укытучы:

- Укучылар, әсәр нәрсә белән тәмамлана? Шул юлларны табып укыгыз әле. Автор моның белән нәрсә әйтергә тели?

- Гашыйклар тавының киләчәге бармы?

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?

- Бу әсәи сездә нинди хисләр калдырды?

- Хәзерге вакытта бупроблема актуальме?

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше. Берсен сайлап алырга.

1. Бер образга характеристика бирергә.

2. "Табигать- туган йортыбыз" темасына инша язарга. (пр.)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал